Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: «ПИАР-АРГАМАКЛЫ» ҖИТӘКЧЕЛӘР

Яраткан шагыйрем Илдус Гыйләҗевнең бер шигырендә: "...Тарих юкса тукып тора: Түрәләрдә оят юк..." - дигән юллар бар. Шул темага берничә эпизод тәэсирен бүлешергә телим. Бу күренешләр Урал төбәге калаларыннан алынды, ләкин бүгенге көндә алар Россиянең бөтен төбәкләренә хас. Беренче эпизод. Шәһәр мэриясендә зур киңәшмә бара. Пресс-секретарь, бераз макта­ныб­рак, хисап бирә:...

Яраткан шагыйрем Илдус Гыйләҗевнең бер шигырендә:
"...Тарих юкса тукып тора:
Түрәләрдә оят юк..." -
дигән юллар бар. Шул темага берничә эпизод тәэсирен бүлешергә телим. Бу күренешләр Урал төбәге калаларыннан алынды, ләкин бүгенге көндә алар Россиянең бөтен төбәкләренә хас.
Беренче эпизод. Шәһәр мэриясендә зур киңәшмә бара. Пресс-секретарь, бераз макта­ныб­рак, хисап бирә: "Кичә телевидение һәм газета журналистлары яңа асфальт җәелгән Гагарин урамында булып, бик матур репортаж ясады", - ди. Шәһәр башлыгы, җене кузгалып, акырып җибәрә: "Мэр катнашмаган репортаж ничек матур булсын ул! - ди. - Аның нинди мәгънәсе бар! Ничек итеп алар минсез генә шундый объектларга барып репортаж ясап йөри? Главаның абруен төшереп! Не сметь ул материалны эфирга чыгарырга!"
Бу - бүгенге заманда - еш очрый торган хәл: хәзерге түрәләр өчен халык мәнфәгатен кайгырту - үзмаксат түгел. Супермаксат - шул кайгыртуда түрәнең дөньякүләм-тарихи ролен яктырту.
Тагын бер киңәшмәдә мэр урынбасары яңа инициатива белән чыгыш ясый: бу заманда гаиләдә ата кешенең абруе түбән; шәһәрдә әтиләр форумы үткәреп, аталарның фикер алышуын, тәҗрибә уртаклашуын оештырсак, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш булыр иде, янәсе. Мэр бу тәкъдимне мактап, хуплый: "Бу форумны тиешле итеп үткәрсәк, ул бик көчле пиар-адым булачак!" Ягъни эш­нең мәгънәсе, җәмгыятькә файдасы - икенче планда; иң мөһиме - пиар. Кыскасы - түрәнең, хакимиятнең абруен үстерү.
Өченче эпизод. Сайлау алды көннәренең берсе иде. Урамда алтмыш яшьләрдәге таныш хатын очрады. Сумкасыннан алып, затлы кәгазьгә басылган бер хат суза. Депутатлыкка кандидатларның берсе тарафыннан меңнәрчә сайлаучыларга почта аркылы җибәрелгән мөрәҗәгатьләрнең берсе булып чыкты бу. Укыганда бугазга төер тыгылды. "Уважаемый Равиль Садыкович!" - дип башлана иде моның тексты.
Эш шунда ки, бу көннәрдә шушы ханымның ире, хөрмәтле якташым Равил Садыйк улының вафатына инде ике ел тулып узды. Булачак депутатыбыз бу затлы мөрәҗәгатен мәрхүмгә җибәргән булып чыга.
Шуны әйтим - сайлаулар узгач ишеттем: мондый хатлар безнең шәһәрдә тагын сигез мәрхүмнең гаиләсенә килгән икән. Дәүләт Думасына сайланырга омтылган (нәтиҗәдә ул сайланды да) кеше мондый сөмсезлеккә хәзер юл куйган булгач, Думада эшли башлагач, моннан ни көтәргә?
Кешенең, шәхеснең бәясе төшеп барган заманда яшибез. Бердәнбер бурычы халыкка хезмәт итү булган түрәләрнең эш мәгънәсе имгәтелеп барган заманда. Сайлану алдыннан халыкка мәхәббәтен белдереп, мең вәгъдәләр биреп депутатлыкка ирешкән адәм биш ел эчендә берәр урамда асфальт тишеген ямап куйса, халыкка шул җитә, ә депутатның үзенә - шәхси бизнесын бермә-бер арттырып җибәрмәсә, аның бу еллары заяга узган дип санала. Аның каравы, теге ямаулы асфальт чираттагы сайлаулар алдыннан асфальтланган зур проспект дәрәҗәсенә күпертелеп мактала, һәм "халыкның сөекле хезмәтчесе", шул "пиар аргамагына" атланып, кабат депутатлык­ка ирешә.
Законлы җитәкченең абруен саклау һәм үстерү, һичсүзсез, кирәкле эштер. Ләкин, әнә, карагыз: бу хәтле арттырып җибәрү советлар дәверендә дә юк иде кебек: бер район үзәгенең киоскында шуларның җирле газеталарын алып укыдым - А4 форматындагы дүрт битлек газетаның бер санында гына да район башлыгы 17 тапкыр искә алынган! Өч материалда - аның фотолары. Бер авылда да, бер мәктәптә дә гаммәви бер вакыйга да ансыз узмый икән. Гүя талантлы эшчеләр дә юк монда, табибләр дә, укытучылар да, үзешчән сәнгать тә: "башлык" берүзе. Фикеремне газета сатучы хатын белән бүлештем. "Халык төкеренә генә инде хәзер", - дип җавап бирде ханым.
Мәгънәләр үзгәрү, төшенчәләр алыштырыну - милли сәясәттә, милләтара мөнәсәбәтләрдә дә чагыла. Һәр шәһәр мэры, һәр район җитәкчесе: "Бездә дистәләрчә милләт вәкилләре дус яши", - дип мактаныр­га ярата. Татулык, һичсүзсез, мөһим нәрсә, ләкин бит милләтара дуслыкны һәр милләтнең мәнфәгатен кайгырту аша гына ныгытып була. Хәзер исә өлкә хакимиятенең "Дәүләт милли сәясәте стратегиясе" бары тик террорчылыкка, экстремизмга каршы чаралардан тора, ә менә милләтләрнең үзенчәлекләрен һәм телләрен саклау турында исә сүз дә юк диярлек. Милли мәдәниятләрне үстерүдә дәүләт ярдәме турында бер чара да планлаштырылмаган. Соңгы елларда: "Безнең районда бюджеттан татар телен укытуга фәлән сум, башкорт үзешчән коллективына музыка кораллары алдыруга төгән сум бирелде," - дип чыгыш ясаган түрәнең беркайчан күренгәне булмады. Ә һәр түрә, бер-берсе белән ярышкандай: "Бездә милләтара низаглар юк", - дип хисап бирергә ашыга. Менә шулай, хәтта илебезнең чынлап та зур горурлыгы булган халыклар дуслыгы да вак түрәләр өчен шул ук пиар инструментына әйләнеп бара.
Мондый "чалышлыклар"ны "Заманнар шундый шул", - дип, заманга сылтап калдырырга да була. Ләкин хикмәт безнең үзебездә дә бит: бу тозсызлыклар елдан-ел көчәйгән саен, без аларга күнегә барабыз; пиар-­адымнар, икейөзлелек, сайлаулар алды ялганчылык кампанияләрен елдан-ел гадәти хәл итеп кабул итәбез. Җитәкчеләр профессия­се токымының зәгыйфьләнә, бозыла баруын күзәтеп торабыз.
Чиләбе өлкәсе,
Еманжелинск каласы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: