Мәдәни җомга

Ирек Сабиров: Көрәшне туктатырга ярамый! 

Казанга килүемнең берсендә танылган бер әдибебез белән сөйләшеп утырдык.

Мәктәпләрдә уку өчен түләү, дәреслекләр бәясе, дәүләт имтиханының мәнсезлеге турында фикер алышканда, әңгәмәдәшем, ачынып: “Совет чорын күпме тәнкыйтьләсәк тә, бар иде бит аның уңай яклары”, – дип куйды. 

Мин дә хатирәләремдә күпме актарынсам да, үзем яшәп белгән 1950-1980 елларда бернинди тискәре күренешләр тапмадым. Ә балачагымны алганда исә, анысын: “Балачагым чын мәгънәсендә бәхетле булды”, – дип авыз тутырып әйтә алам. Гаиләбез тату, авылдашларым ягымлы, дусларым эчкерсез булды. Ә укытучыларыбыз турында уйлый башласам, “Алар безгә белем генә түгел, дөрес тәрбия дә бирергә тырышты”, – дигән фикергә киләм. Такта янында басып җавап биргәндәме, имтиханнардамы – һәр укытучы безнең декабристлар һәм Наполеон, логарифмнар һәм интеграллар, фигыль һәм аергычлар турында белүебез-белмәвебезне түгел, гомумән, дөньяга карашыбызны, зур тормышка әзерлегебезне тикшерә иде кебек. 

Ул заманда илдә башкарылган һәр эш киләчәккә юнәлтелгән иде бит. Еш кына: “Совет чорында җитәкче кадрлар әзерләү системасы көчле иде”, – дигән фикерне ишетергә туры килә. Чынында исә бу җитәкче кадрларга гына түгел, тулаем, киләчәк җәмгыятьтә яшәячәк кешеләрне үстерү мәсьәләсенә кагыла иде. Хрущевныкы дип саналган: “Бүгенге заман совет кешеләре коммунизмда яшәячәк” – дигән сүзләр, матди җитештерү өлкәсендә утопия булып чыкса да, гамәлдәге идеологиягә, тәрбия, кадрлар резервы әзерләү сферасына нык тәэсир итте. Соңра, “үзгәртеп кору” чорында, “Коммунизм төзүченең мораль кодексы”н Коръән сүрәләренең, хәдисләрнең күчерелмәсе дип атасак та, андагы принципларның аңлаешлылыгын, илһамландыру көченә ия икәнен инкяр итеп булмый. 

Алай икән, советлар чорын ник сүгәбез соң? Хаклы ягы да бар: авылдагы көчләп күмәкләштерү кампаниясен, ГУЛАГ, сөргеннәр, меңнәрчә корбаннарның нахак гаеп белән үтерелүен, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин һәм вакытсыз һәлак булган тагын дистәләрчә талантларыбызның юкка чыгарылуын һич тә аклап булмый. 

1552 елдагы фаҗигадән соң халкыбыз дәүләтсезлек шартларында үзенең мәгариф, мәдәният, дин системасын саклап калырга, хәтта, һәр авылда мәчет-мәдрәсәләрен булдырып, “дәүләт эчендә дәүләтчек” рәвешендә яши белүгә ирешкән. Ул заманда туган телдән читләшү, катнаш никах кебек нәрсәләр булмаган. “Рус белән тормыш кичердек сайрашып”, – диелсә дә, татар җәмгыяте рус дәүләтендә мөстәкыйль анклав булып яшәгән. 1917 елгы вакыйгалар булмаган очракта, татар язмышын күз алдына китерүе кыен, ләкин нәкъ менә шул Октябрь революциясе безне гасырлар буе формалашкан яшәү рәвешебездән тагын бер кат мәхрүм иткән. Татарлыгыбыздан мәхрүм итү генә түгел, халкыбыз­ның иң эшчән һәм белемле катламын кырып бетерүгә китергән. 

Ә менә совет чорының соңгы 30-40 елы – режимның аңарчы кылынган гөнаһларны танып, илдә иркен-имин тормыш төзәргә омтыла башлаган еллары. Бу инде теге колхозлашу, индустриальләшү чорлары белән чагыштырганда бүтән ил кебек иде. “Тимер пәрдә” дә, илдә эшмәкәрлек тә  ачыла башлаган иде бит. Ә татар мәдәниятенә килсәк, 60-80 нче еллар – татар әдәбиятының һәм матбугатының алтын еллары иде, дияр идем. Безнең Мәмдәлдә 60 нчы елларда “Совет әдәбияты”н (соңрак “Казан утлары”н), “Татарстан яшьләре”н, “Азат хатын”ны яздырып алмаган гаилә калмады. 

Менә шулай, милләтебез дүрт гасыр эчендә ике “ахырзаман” аша үтеп, яңадан тернәкләнә башлаганда, 1990 еллар буталышы илне дистә елларга артка алып ташлады. Шул исәптән милләтебезне, татарлыгыбызны, мәдәниятебезне дә. Бүген без, моннан утыз ел элек азатлыкка, милли һәм сәяси мөстәкыйльлеккә өмет баглаган нарасыйлар, күрәбез: көнкүрештә татар теленең гамәлдән чыгып баруы тизләнә, татар әдәбияты укытылмый,  мәктәпләрдә туган телдәге бердәнбер предмет булып татар теле генә калды.  

Мин – татар әдәбиятында тәрбияләнеп, “Тирән тамырлар”ны укып, “Шүрәле”не ятлап, “Зәңгәр шәл” һәм “Галиябану” пьесалары битләренә күз яшемне тамызып үскән кеше. Минем өчен татар теленең бетүе – әдәбиятыбыз­ның бетүе ул. XII гасырның Кол Галиеннән (рус шигърияте XVIII гасырда гына яралган!) килгән шигъриятебезнең бетүе дигән сүз. 

Кем укый бүген татар әдәбиятын? “Саф күңел”, “Ак чәчәкләр” кебек әсәрләр дөнья күргән көннәрдәге ажиотаж кебек шау-шуның булуы мөмкинме? Булмаса, сәбәбе нидә? Язучыларыбызның сыйфаты төштеме, укучылар юкка чыктымы? 

Ниһаять, 2018 елда “стратегия” дигән сүз килеп чыкты. Татар дөньясы хәрәкәткә килде: киңәшмәләр, җыелышлар, бәхәсләр... “Татар халкының үсеш стратегиясе” кабул ителгәннән соң, аны ике миллион нөсхәдә брошюра форматында бастырып, татар халкына тәкъдим итү планлаштырылган иде. Давыллап алдык та тындык. Вакыт-вакыт шушы Стратегиянең Бөтен­дөнья татар конгрессы сайтында эленгән эскизын карап утырам. Кайбер гыйбарәләрен укырга тырышып аптырыйм. “Үзгәрештәге дөньяда татар үзаңын һәм конкурентлыкны үстерү...”, “Татарларның инновацион ментальлеген (күзаллавын, аңын) ныгыту-үзгәртү...”, “Бердәм социомәдәни тирәлекне хәрәкәткә китерү (генерация)...”, “Гыйлем һәм инновацияләрнең беренчеллеге...”, “Институциональ инфраструктура...”, “Мониторлау...”. Татар стратегиясе татарча язылырга тиеш дип уйлаган идем мин. Ә бу, күренгәнчә, әүвәл русча язылган булырга кирәк, соңра компьютер аңлы адәм татарчага күчереп куйган. Аннары эскизның бер битендә, “халык мәкале” дип: “Татар ташка кадак кагар”, дип өстәгәннәр. Безнең халыкта андый мәкаль юк. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигәне – бар.      

Моннан бер ел чамасы элек милләтпәрвәр шәхесләребезнең берсе: “Татар стратегиясендә дин мәсьәләсе юк дәрәҗәсендә, ә бит гасырлар буе милләтебезне саклап калуда төп сәбәпче ислам дине булган”, – дип язган иде. Анысы шулайдыр да... Ләкин бит хәзер матбугатта, интернетта, гамәлдә ислам динен популярлаштыру да рус телендә бара. Сылтау – мәчеткә йөргән тугандаш азиат кешеләрнең күплеге. 

Аңлыйм: зур дәүләттә “өлкән туган” тарафыннан йотылып бетүгә каршы тору – гаять кыен мәсьәлә. Ләкин бу бит – Стратегиянең иң төп максаты, төп темасы. Кайберәүләр тарафыннан: “Үз дәүләтебез булмый торып, милләтне саклап калу мөмкин түгел”, – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Тик бөтен хикмәт тә шунда бит! – татарлыгыбызны бүгенге шартларда саклап калыр­га кирәк. Мәрхүмебез Роберт Миңнуллин әйткән сүзләрне хәтерлисезме? “Җиңел сөйләшәбез. Ләкин без Россия эчендә яшибез. Аларның үз кануннары бар. Күп очракта алар безнең тәкъдимнәрне карап тормый. Карап, федераль хакимият сүз әйтмәслек һәм канунга каршы килмәслек итеп, үз мәнфәгатебезне кайгыртырлык стратегия кирәк. Бүгенге шартларда да стратегия кабул итеп була. Акыл белән эш итәргә кирәк”. 

Яңадан: “...бар иде бит аның уңай яклары”, – дигән сүзләргә кайтыйм. “Тарих – сабак, тарих – гыйбрәт” диләр. Чынында исә бер генә дәүләт эшлеклесе дә тарихтан гыйбрәт алып эшләми. Һәр шәхес, һәр чор үз хаталарын ясый. Татар халкы, дүрт ярым гасыр вакыт эчендә өч җимерелешкә дучар булып, һәр фаҗига нәтиҗәсендә  үзенең бердәмсезлеге, таркаулыгы, күндәмлеге аркасында телен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен югалту дәрәҗәсенә җиткән икән – табигатьтә милли деградацияне бер-ике ел эчендә туктатырлык кискен чаралар табу мөмкин түгел. Ләкин – туктарга ярамый. Хәзерге шартларда исә 2019 елда “стратегия, стратегия” дип шаулап алганнан соң, тынып калдык – җәмәгатьчелек моны аңламый: шаукым узды, җегәрлек җитмәде, димәк. Халыкның ышанычы шулай кими. 

Туктарга ярамый! Туктатырга ярамый! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: