Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: ӨЧ ТАРИХКА БЕР КАРАШ

Чиләбе өлкәсе татар дөньясында шәҗәрәләр конкурсы уза. Өлкә татар конгрессы оештырган бу конкурс бер көнлек шау-шулы тамаша түгел, ә берничә елга сузылган дәвамлы бер процесс булып бара. Шәҗәрәләр әле җыела гына. Мине куандырганы шул: гаилә тарихы белән кызыксынып, тамырларының, нәселенең кадерен белеп яшәүче кешеләр байтак икән. "Гадиләр" белән чагыштырганда, андый...

Чиләбе өлкәсе татар дөньясында шәҗәрәләр конкурсы уза. Өлкә татар конгрессы оештырган бу конкурс бер көнлек шау-шулы тамаша түгел, ә берничә елга сузылган дәвамлы бер процесс булып бара. Шәҗәрәләр әле җыела гына. Мине куандырганы шул: гаилә тарихы белән кызыксынып, тамырларының, нәселенең кадерен белеп яшәүче кешеләр байтак икән. "Гадиләр" белән чагыштырганда, андый "шәҗәрәлеләр" белән аралашуы, фикер алышуы да кызыграк, алар үзләре дә ныграк, сәләтлерәк, интеллектлырак булып тоела миңа. Тарихын белгәннәрнең киләчәге дә зур булырга тиеш, дип уйлыйсың. Белмәгәннәр - чүлдә ялгыз юлчы.

Һәр татарның өч дәрәҗәдәге (югарылыктагы, масштабтагы дип әйтимме) тарихы бар: нәсел тарихы, халык (милләт) тарихы һәм ил (дәүләт) тарихы. Өчесен дә белергә кирәк, әлбәттә.

Тиздән Русиянең бердәм тарих дәреслеге булдырылачак, диләр. Бу турыда Русия матбугатында, бер дөрләп кабынып, бер сүрелеп, бәхәс дәвам итә. Ягъни, дөресме бу, мөмкинме бу, демократик принципларга каршы килмиме? Байтак кына журналистлар, сәясәтчеләр радио-, телеканалларда кызып-кызып сүз көрәштерә. Әйтерсең лә алардан рөхсәт сорап торалар.

Дөресме, түгелме - бәхәсләшүдән ни мәгънә? Дәүләт бит бу! Үзенең идеологик нигезен ныгытыр өчен тарихны үзенә яраклаштырып язмаган берәр дәүләт бармы дөньяда?

Моннан берничә еллар элек хезмәттәшләрем минем туган көнемә алман тарихчысы Оскар Йегернең дүрт томлык "Бөтендөнья тарихы"н бүләк иткән иде. Өйдә кичләрен шул китапларның иллюстрацияләрен дә карап чыгарга өлгермәдем - бер коллегам, бик укыйсым килә, дип, бер кичкә генә "Борынгы дөнья" дигән беренче томын гозерләп сорап алып китте. Аннары "Урта гасырлар"ын, "Яңа тарих"ын... Чынлап та, тиз укый икән - калын-калын дүрт китапны дүрт көн эчендә "укып бирде" бу. Ул егет күп укучан булганга гына да хөрмәткә лаек, шуның өстенә, укыганына тирәнтен анализ ясап, төпле нәтиҗә чыгарып та куя. Бу юлы да, минем соравымны көтмичә үк: "Бик тенденциоз нәрсә, - диде. - Нимес почеркы күренеп тора: үз милләтенең, Алмания тарихының, Изге Рим империясенең дәрәҗәсен күтәреп язган. Чып-чын пангерманизм!"

Минем соңрак Йегер турында тарих белгечләренең дә фикерен укыганым булды: әйе, чынлап та, аның хикәяләвендә герман императорлары, гомумән, Германиянең тарихи шәхесләре портретлары бүтәннәргә караганда яктырак, тирәнрәк булып чыккан. "Бөтендөнья тарихы"ның "чын нимес патриоты" тарафыннан язылган булуын беркем дә инкяр итми.

Ни әйтмәкче булам? Оскар Йегер - үз империясенең патриоты. Безне дә бит үз империябезнең патриотлары итеп тәрбияләп үстерделәр. Әгәр бүген миңа: "Тарих дәресләрендә татар-монголларның коточкыч явызлыклары турында укыганда, сез - татар малайлары - нинди хисләр кичердегез?" - дип сорау бирсәләр, җавап бирә алмас та идем кебек. Хәтерләмим. "Ул замандагы татарлар - без түгел ул, безгә алардан исемнәре генә күчкән", - дип юаткан булды бугай өлкәннәр.

"Хәтерләмим" диюем - дөрес микән? Чынында, бәлки, без, сабыйлар, аңлап та бетермәгәнбездер хисләребезне. "Без шул кыргый вәхшиләр токымы икән," - дигән фикер шул вакытта ук анык булып формалашмагандыр, бәлки. Ләкин яшь психиканы җәрәхәтләп, гомер буе күңелне тырнап торган хис (гаеплелек хисеме, үзеңне икенче сортлы кеше итеп санаумы?) безнең никадәр яшьтәшләребезнең йөрәгендә юшкын булып яшәгән икән? Күпләрнең авылдан качып, шәһәр шау-шуына чумып, ят милләтләр арасына кереп кушылып, телен-тамырларын онытып, татар буларак югалуы сәбәпләренең берсе шулдыр да. Үзләре дә аңлап бетермичә, "татар" исеменнән качарга омтылганмы бичаралар?

Хәзер исә дөнья әдәбиятендә шул "татар-монгол изүе" чорын бөтенләй бүтәнчә сурәтләгән байтак хезмәт чыкты. Күбесенең авторлары - урыс галимнәре. Борынгы язма дәлилләргә караганда, бернинди "кыргый вәхшиләр" булмаган да икән: Алтын Урда ханнарының тышкы кыяфәтләре дә монголларныкына бик охшамаган, гаскәрләренең кораллары, көбә киемнәре дә урыс кенәзлекләре сугышчыларыныкыннан үзгә булмаган, православие тыелмаган, ясак та 10 процент күләмендә генә салынган, әле җитмәсә хан гаскәре кенәз гаскәре белән бергә тевтоннарга һәм бүтән уртак дошманнарга каршы да сугышкан.

Алай гына да түгел. Кайбер тарихчылар карашынча, Алтын Урда ханнары урыс кенәзләренең үзара низагларына чик куйган, Русьне ныгыткан һәм аның дәүләт булып берләшүен якынайткан.

Бу тарихчылар чыгарган төп нәтиҗә: татар-монголларның Руськә һөҗүме тарихта булмаган; Урда һәм Русь - бер үк нәрсә, хәтта кайберәүләр Батый белән Всеволод Зур Ояны да бер кеше дип саный; ул чорда булган вакыйгалар (бәрелешләр, ясак җыючыларны үтерү, кенәзлеккә ярлык бирү һ.б.ш.) - дәүләт төзелеше процессында булмый калуы мөмкин түгел табигый, закончалыклы күренешләр генә икән ул.

Мөгаен, беренче вариант, ягъни Урданың шәфкатьсез вәхшилеге, арттырып сурәтләнгән кебек үк, икенче вариант та - "Русь + Урда" идиллиясе дә - чынбарлыкка бик үк туры килеп бетмидер. Бу фикерләремне мин хакыйкать эзләп, яисә тарихи вариантларның тегесе дөрес, бусы ялган, дип бәхәсләшергә җыенып язмыйм. Бу адашкан җиһанда, культурасы да, вөҗданы да җитешеп бетмәгән җәмгыятьтә тарих, фән буларак, гаять авыр хәлдә генә, димәкчемен. Тәгаенләбрәк әйтсәк, тарих - фән түгел ул. Әнә математика - фән. Анда бит, тапкырлау таблицасын, патша заманында "ике икең - биш", совет заманында "ике икең - өч", хәзерге көндә "ике икең - җиде", дип, вәзгыятькә яраклаштырып үзгәртү мөмкин түгел. Ә тарихта - мөмкин.

Н.Карамзин белән безнең дәвер арасында гасырлар ята. Ләкин аңлашыла: XIX гасырда бу тарихчының шәхес культы безнең замандагы Ленин, Сталин культларыннан да көчлерәк булган, ахры, галимнең замандашлары арасында: "Аның "Тарих..."ы тарихи хакыйкатьне бозып язылган," - дип, турыдан-туры әйтергә кыюлыгы җиткән гыйлем ияләре булмаган диярлек. Шулай да, хәтта панегирик мәкаләләрдә дә мондый ишарә сизелгәли. Менә В.Белинский (ул Карамзин хезмәтен һичсүзсез хуплаучылыр рәтендә) нәрсә ди: "Карамзинның тарихчы буларак төп казанышы - аның Русиянең хак тарихын язуында түгел, ә хак тарихның киләчәктә барлыкка килү мөмкинлеген тудыруда". Аның бу мәкаләсендә: "Әгәр кайчан да булса Русиянең канәгатьләндерерлек тарихы дөньяга килсә..." - дигән гыйбарә дә ишетелеп китә. Бүгенге тарихчылар исә: "..."Тарих..."ының текстында Карамзин ышанычлы елъязмалардан читкәрәк китеп, үзенең сәяси максатына яраклаштырыпмы, тарихи вакыйгаларны "җанландырырга", бизәкләргә теләпме, - язма чыганакларның шиклеләрен яхшырак дип табып, шуларга таяна", - дип ачыктан-ачык бу әсәрнең күбрәк матур әкият булуына кинаяли.

Русиянең иң танылган, канунлаштырылган тарихчысы шулкадәр шикләнү тудыргач, бүтән, "ваграк" галимнәр нинди чыганакларга таянып язган икән тарихи әсәрләрен? Сәяси максат белән язылган "тарих"лар күпме икән дөньяда?

Гомумән, куәт иясенең (императормы ул, генсекмы, бүтән зур хакимме) күңелен күрергә дигән бердәнбер максат белән бөтен бер илнең (Русия булсынмы, Кытаймы, Алман илеме) тарихын, төзәтмәләр кертеп, өр-яңадан язу мөмкиндер, ахры. Язганың ышандырырлык булсын өчен, дәлил итеп борынгы елъязмаларга сылтама ясарга һәм шул ук вакытта, ялганыңны фаш итмәсеннәр өчен, ул елъязмаларны юкка чыгарырга кирәк. Сылтама бар, иншалау бар, төп нөсхә - юк! Вәссәлам. Нестор, Лызлов, Татищев, Миллер, Ломоносов, Шлёцер, Карамзин, Полевой, Соловьев, Вернадский, Гумилев, "СССР тарихы", "История ВКП(б)"... Менә мин үз гомерем дәвамында гына да байтак тарихи шәхесләргә (мәсәлән, Николай II, Ленин, Сталин, Солтангалиев) һәм вакыйгаларга рәсми бәяләрнең капма-каршыга үзгәрүен күрүгә ирештем. Тагын нинди тарихлар һәм тарихчылар көтә безне алда?

Бер яктан, кеше - җәмгыять әгъзасы - аңлы, сәләтле, үз җәмгыятенә файдалы булып формалашсын өчен, кечкенәдән үк бөтен яктан камиллеккә омтылырга, фәннәрнең нигезен, шул исәптән тарихның да чын дөресен белергә, ә аның чын дөресе әле фәнгә ачык түгел икән, төрле карашларның барчасыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Икенче яктан, дәүләт, үзенең абруен, яхшы данын арттыру һәм шуның аша халыкның горурлыгын үстерү үзенең иминлеген һәм бүгенге хакимиятне саклау өчен, тарих дәреслегенең отышлы сәхифәләрен көчәйтеп, оттырышлыларын киметеп язарга һәвәс. Дөрес, җәмгыять "Даёшь историческую правду!" дип, ризасызлык белдерергә мөмкин. Һәм белдерә дә. Ләкин... Әйткәнемчә, дәүләт бит бу.

Без - совет чорында туып-үскән буын. Без укыган тарихның фундаменты какшамас тимер-бетон иде. Бу тарихи вакыйгага (тарихи шәхескә) бүтән караш та бар, дип фикер йөртү безнең башыбызга да килмәгәндер. Шул ук вакытта, әгәр без үскәндә хәзерге замандагы мәгълүмат чаралары (Интернет кына булса да!) булса, яшьләр кечкенәдән эзләнергә, мөстәкыйль фикер йөртергә күнегеп җитлегер иде, "кем мин," "кем тудырган мине", "тарихым нинди", "шәҗәрәм кемнәрдән килә" дип уйланыр һәм, бәлки, бүген әйләнә-тирәбездә бу хәтле Сергей Илсурович Харисовлар, Алиса Тахировна Волковалар булмас иде.

Хәзер вәзгыять бүтән. Шуңа күрә бердәм дәреслек перспективасы мине әлләни борчымый. (Хәер, борчыса да, борчымаса да, миннән сорап тормаслар аны.) Хәзер хәтәрлек - мәгълүмат җитмәүдә түгел, киресенчә, аның артык күп булуында. Кызыксынган кешеләр өчен, билгеле. Ә бала аңы өчен, бер яктан - мәҗбүри "бердәм дәреслек", икенче яктан - иксез-чиксез Интернет океаны. Шунда ничек адашмаска?

Әмма бердәм дәүләт тарихыннан башка, милләт һәм гаилә тарихлары да бар әле. Гаилә. Без бу нигезебезнең юкка чыгып барган заманында яшибез.

Милли мәнфәгатьләребезнең кысылуына зарлана-зарлана, начар законнар чыгарган Думаны тирги-тирги, Мәгариф министрлыкларын, азгын телевидениене һәм тагын әллә кемнәрне тәнкыйтьләп сүгә-сүгә, без чишелүе үзебездән торган проблемаларны әллә күрмичә, әллә күреп тә, аларга түзеп яшибез. Бүгенге гаиләләрдәге идеологик катастрофа турында, әнә, «Мәдәни җомга»да Айгөл Әхмәтгалиева үзәккә үтәрлек итеп язган. "Орчык хәтле улына" 20 меңлек айпад тоттырган ата шул планшетны файдалы куллануда баласына юнәлеш бирергә сәләтлеме? Ул бу айпадның белем дәрәҗәсен арттыру өчен иң яхшы әсбап булуы мөмкинлегенә йөрәк парәсен ышандыра аламы? Ә бит чынында хәзер үсмерләрнең күпчелеге Интернетта сәгатьләр буе юләр сатып утыра. Интернетның чиксез мөмкинлекләреннән файдаланып, алар акылларын уку программасыннан тыш мәгълүмат белән баетып утыра дип уйлыйсызмы? Шымытыр. Балаларының Интернетта нәрсә карап утырганын белсә, кайбер ата-аналарның чәчләре үрә торыр иде.

Татар балаларына милләт тарихын, нәсел һәм гаилә тарихын җиткерү гомуми белем мәктәпләрендә булачак бердәм тарих дәреслегенә комачау итми. Бердәм тарих дәреслеге дә, хәтта анда, безнең империядәге гадәт буенча, күпертелгән урыннар күп булса да, гаилә һәм милләт тарихын өйрәнүгә киртә түгел. Монда бердәнбер комачау һәм бердәнбер киртә - без үзебез, нигезен һәм төп мәгънәсен югалтып барган гаиләләребез.

Юк, әлбәттә, бердәм тарих дәреслеген хуплап язуым түгел бу. Гаилә институтының череп баруы процессын туктату ысулын да белмим. Шулай да чарасызлык нотасы белән тәмамлыйсым килми бу язмамны. Әнә, Бөтендөнья татар конгрессы каршында гына да күпме оешма эшли - "Татар гаиләсе" фонды, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, эшмәкәрләр берләшмәсе, "Ак калфак"... Өлкәләрдә-төбәкләрдә дә милли оешмалар йә тегендә, йә монда туып тора. Уйлап эшләгәндә, җирле хакимиятнең гомумкультура чыгымнары планы кысаларында милли эшләребезгә бюджет акчасын да тотарга мөмкинлек бар: губернаторлар, хакимият җитәкчеләре арасында фәһемле, акыллылары байтак хәзер. Шул вәзгыятьтә гаиләләребез инде күптән гөрләшеп, балалары-оныклары белән татарча сөйләшеп яшәргә тиеш иде кебек. Ләкин... Үзгәртеп кору җиленнән илһамланып, ду китереп, йөзләрчә милләттәшебезне җыеп, Чиләбе өлкәсе милли үзәге оештырып куйганыбызга быел 25 ел тулды. Гаять күп эшләр эшләнелгән, әйе. Ләкин алар барысы да макродөньяда бара. Микродөньяга, ягъни гаиләгә, тәэсиребез юк. Бездә дә шулай ул, - казанлылар, алданмагыз! - Татарстанда да шулай.

Ялгышаммы? Ни кызганыч, ялгышмыйм бугай...

Чиләбе өлкәсе,
Еманжелински шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: