Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Тукай феномены 

Тукай дөньяның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген бердәм рәвештә күрә алган.

Тукайның иҗатын, аның тормыш юлын мин феномен дип бәяләр идем. Чөнки, аның иҗаты һәм язмышы беркемнекенә дә охшамаган уникаль сәхифә.

“Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, дип язган Тукай. Аның бу сүзләре турыдан-туры үзен бәяләүгә туры килә. Шагыйрь өчен ул заман үзе исән чагында ук башланып, үзе үлгәннән соң көчәеп, бүгенгәчә дәвам итә.

Ул, Пушкин сүзләре белән әйт­кәндә, үз бәясен үзе белеп, “я памятник воздвиг себе нерукотворный, к нему не зарастет народная тропа” дип әйтә алырдай зат булган. Чөнки аның күпкырлы иҗаты буыннан-буынга күчеп бара. Ул, “күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән, тугры күз салсаң эшенә, ул үзе миннән түбән”, дип үз бәясен үзе дөрес итеп бәяли алган. Шагыйрьнең “бер вакыт онтыр җиһан Пушкинны һәм “Евгениен”, дип язган сүзләре игътибарга лаек. Алар чыннан да онытыла бара. Пушкин, әлбәттә, бөек, ләкин ул Тукай кебек күпкырлы булмаган. Аның иҗаты нигездә дворян тормышының төрле якларын талантлы рәвештә шигъри юлларга салу белән чикләнгән. Ул Некрасов кебек яки Кольцов кебек гади халык тормышын барламаган. Аның иҗаты, Тукайныкы кебек, сәясәтне, иҗтимагый тормышны, гомумән, яшәешне бөтен тулылыгы белән иңләмәгән. Тукайны татарның бүгенгесе һәм киләчәге борчыган.

Балалар турында күп язган, аларны тырышып белем алырга, эшсөяр булырга өндәгән, кояштан үрнәк алып, иртә таңнан башлап кояш батканчыга кадәр эшләргә чакырган. Эш беткәч уйнарга да ярый, диеп язган.

Тукай, күпләрдән аермалы буларак, “коеп куйган поэт кына түгел, үз сүзләре белән әйтсәк, ул бер үк вакытта “дипломат та, политик та һәм общественный деятель” дә, күзе күп күргән, колагы күпне ишеткән”, кабатланмас шәхес булган. Аның бихисап әсәрләрендәге шигъри юллары милләтебезнең барлык катламнарына да юнәлтелгән һәм күпләр аны бүген дә йотлыгып укый. Аның “Туган тел”е исә милләтебезнең татар яшәгән һәммә җирдә башкарыла торган гимнга әверелде.

Тукайның иҗатында сәясәт тә, дипломатия дә, иҗтимагыйлык та бер-берсенә үрелгән. Менә аларның берсе. Ул күренекле сәясәтче “Союз 17 октября” партиясенең лидеры А.И. Гучковка бирелгән бәядән гыйбарәт. Тукай аның хакимияткә карата үзгәреп торган мөнәсәбәтен мәктәп баласы Гайнетдиннең хәлфәсе белән булган мөнәсәбәтләре белән чагыштыру рәвешендә бирә. Бу бала хәлфәнең башка балаларга бирә торган җәзаларына риза, ә үзенә кагыла торганнарына теш-торнагы белән каршы. Тукайча, Гучков та үз партиясенә каршы партияләргә “явыз тәкъдир” тели, ә хакимиятнең үз партиясенә каршы гамәлләрен болай бәяли: “Правительство хөррияте кәлам бирүдән курка, правительство золым итә”, дип зарлана, фөрьят итә”. “Бу кеше нигә болай итә? Әллә хөррият тарафдары булгангамы?- диярсез. Юк, ул хөррият тарафдары булмаган, бәлки менә хикәядәгечә, хәлфәсе үз аркасына тамыза башлагач фикере үзгәрә торган булган. Менә ул ни өчен “хөррияте кәлам” дә,”хөррияте кәлам” дип сөйләнгәли”. Тукайның шушы кешегә карата бирелгән сыгылмалы бәяләмәсе шагыйрьнең политик та, дипломат та, общественный деятель дә булганлыгына бер дәлил.

1917 ел революциясе килгәч, патша тәхете ныклап селкенә башлагач, моңарчы монархияне хуплап торган Гучков, аның кыл өстендә калганлыгын тоеп, тарафдарлары белән бергә фетнә дә оештыра башлый. Ләкин өлгерә алмый кала, февраль революциясе моны алданрак хәл итә. Тукай исә аның чын йөзен 1909 елда ук күреп, аңа биргән бәяләмәсен халкыбызга җиткерә алган. Моңа аның өчен рәсми трибуна да мөнбәр дә кирәкмәгән. Аның мөнбәре халык тарафыннан ныклап укыла торган газета битләре. Гәрчә, халык әдәбияты һәм халык моңнарына багышлаган лекцияләрендә мөнбәрләргә күтәрелгән чаклары булган булса да. Ул һәрвакыт трибун да, сәясәтче дә, дипломат та, общественный деятель дә булып яшәгән.

Тукайның үз сәясәтендәге фикерләре ясалма “милләтчеләргә”, чын мөселманлыктан ерак булган муллаларга, саран байларга биргән дистәләгән язма бәяләмәләре, аның ни рәвешчә сәясәтче, дипломат булганлыгын тулысы белән раслый. Шунлыктан кайберәүләрнең Тукай сәясәтче булмаган, дигән сүзләре белән һич килешеп булмый. Киресенчә, ул дөньяның ни рәвештә баруын тоемлап кына түгел, аңа йогынты ясап яшәгән. Әллә аның кайбер үзләрен сәясәтче рәвешендә күргән бәндәләрнең татарларны Төркиягә күченергә өндәүләренә каршы шигъри юллар белән милләттәшләребезне шушы ялгыш адымнан туктату өчен язган җавабы сәясәт түгелме? Гади, буш сүзгә корылган, берни дә бирми торган сәясәт түгел, халык күңеленә үтеп керер­дәй, үтемле сәясәт.

Аның колагы дөнья шау-шуын гына түгел, хәтта кош тавыш­ларына кадәр ишетә, аларның сайрауларының үзенчәлекләренә кадәр, адәм баласының дөньяга килүеннән актык көненә кадәрге юлын, хәтта куяндай җәнлекнең дә яшәешен, кайгы хәсрәтенә кадәр күзаллый. “И куян, куркак куян, йомшак куян, Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?” Ә куянның кайгысы зурдан да зур. Баштан яшь балаларын ашап китә бүре “бик усал, мур кыргыры”. Кайгысыннан күп тә үтми, куйды дөнья әнкәсе”, аучы килеп, “атты” үлтерде, аны мылтык белән”. “Шул вакыттан бирле аш булмый ашым, Моңланам ялгыз башым, агзам яшем”.

Ә аның “Мияубикә”се шулай ук гап-гади песинең эчке кичерешләренә үтеп керә сыман, “Бәбкәем! дип, күз нурым! дип, яшь баласын иркәли”, сүзләре белән тасвирлый ул аны. Аңардан куркып торган тычканнар ул үлгәч шатлана, идән астында “шатланып, җырлап биеп йөри”. Шушы сүзләрдән соң шагыйрь җәнлекләрнең үзара мөнәсәбәтләрен адәми зат тормышы белән чагыштыра. Алар арасындагы уртаклыкны күрсәтеп болай дип яза: “Һай гомерләр үтте китте, кайда китте ул заман. Бу җиһанның дусны дустан айруы бигрәк яман”. Әйе, яман, бүген бигрәк тә яман.

Тукай дөньяның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген бердәм рәвештә күрә алган. Әгәр дә ул шигърият дөньясының патшасына әверелмәгән булса, һичшиксез зур тарихчы булыр иде. Аңардагы кебек тарихны тоемлау, үткән вакыйгаларга бәя бирү сәләте сирәк кешегә бирелә. Аның иҗаты тарихыбыз белән сугарылган. Шигърияте ниндидер сүзләр тезмәсе түгел, анда милләтебезнең кичәгесе, бүгенгесе һәм киләчәге бер-берсенә уралып бара. Бу аның иҗатының мәңгелегенең сәбәпләренең берсе. Без аның “Шүрәле”сен бер авыл егетенең урман пәрие белән булган маҗаралары рәвешендә генә кабул итәргә күнеккәнбез. Һәм күп вакыт монда аның ни бары ике-өч юлга сыйган тарихи карашы ярылып ятуына игътибар бирми килгәнбез. Ә бит анда милли хакыйкать, яки үткән бөеклегебезне сагыну хисләре ярылып ята.

Шушы әсәрендә бөек шагыйрь Казан артындагы чикләре күренми торган “биниһая”, “бихисаптыр” урманны Чыңгыз гаскәренә тиңли. Аларны тасвирлаганда, аның күз алдына “кылт итеп” татарның “намнары, дәүләтләре”, яки үткәндәге бөеклеге килеп баса. Тарих театрының пәрдәсе ачылган кебек була. Һәм үткәндәге бөеклек бүгенге мескенлек белән каршылыкка килеп, ша­гыйрьнең күңелендә уфтану хисләрен уята: “Аһ! дисең. Ник без болай соң? Без дә хакның бәндәсе”. Әйе, без кемнән ким. Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам? Алар берсе дә юк. Менә шуңа борчыла шагыйрь. Бу юлларны укыганда без аның канына сеңгән эчке дөньясының хәрәкәткә килүен тоемлыйбыз.

“Ник без болай соң?” дип кемнән сорый шагыйрь? Укучыданмы, әллә үзеннәнме? Минемчә, ул бу сорауны милләтнең үз алдына куя. Аның вәкиле буларак, аңа җавап эзли, туган кавеменең тарихи хәтеренә мөрәҗәгать итә. Игътибарын аның җыр-моңнарына юнәлтә.

Ул халык иҗатына, аның моңына гашыйк, милли моң белән сугарылган шәхес булган. 1910 елның апрелендә Шәрык клубында укыган лекциясендә моңны күңелгә үтүчән иң нечкә милли хисләрне уятучы ачкыч, ә халык иҗатын аның йозагы, дип атый. “Уятасың килсә халык күңелләрен, тибрәтәсең килсә нечкә кылларын, кирәк, әлбәт, көйләү ачы хәсрәтле көй, кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен”.

“Милли моңнар” шигырендә берәүнең “зарлы, моңлы” җырын тыңлаганда аның күз алдына чал тарих килеп баса. Ул халкы белән бергә “мескен булып торган өч йөз елны” үзе кичерә, тәкъдирнең аны ни рәвештә изгәнлеген, “татар күңеле ниләр сизгәнен” йөрәге аркылы үткәрә сыман. Әйтерсең лә халкы белән бергә йөз еллар дәверендә үзе михнәт чиккән, күз яшьләрен түккән.

Тукайның милләтне тизрәк уятасы килә. Бер шигырендә мондый юллар бар: “Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың (язың), Кайчан китәр кичең, килер нәһарың (көндезең). Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?”.

Ләкин ул шул ук вакытта оптимист та. Татар үлмәгән дә, йокламаган да, тик һушы гына киткән, аны һушына китерсәк, ул кем дус, кем дошман икәнен үзе аерыр, дип яза. Шагыйрь коллык упкынына төшүнең сәбәбен патша режимыннан гына түгел, милләтнең үзеннән дә, дөресрәге, аның бердәм булмавыннан да күрә. Шушы тискәре сыйфатны җиңүнең иң беренче шарты итеп милли бердәмлекне фаразлый. Халыкны бер-беренә “ук атуын туктатырга” өнди.

Без әле Тукайның тарихи карашларын өйрәнүнең юл башында гына. Алар исә тирәннән-тирән. Бөек шагыйрьнең иҗаты бөтен барлыгы белән XIX һәм XX гасырлар чигендә барлыкка килгән милли дулкынның якты көзгесе.

Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. Милләтен бердәмлеккә чакыра, “тәнебез аерым булса да, бер җан булыйк”, дип өнди.

Тукай инде күптән юкка чык­кан дәүләтләрне халык иҗаты аша төсмерли, чөнки аларга, ди ул “туплар да атмады, уклар да кадамады”. Аларны тутыкмас көзгегә тиңли, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы итеп күрә. Моның шулай икәне аның “Милли моңнар”ында бигрәк тә ачык тасвирлана. Берәү, бу берәү дигәне “Болгар” нумерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйт Рәмиев, җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән “мескен булып торган өч йөз ел арасындагы” контраст картина тудыра. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә “сызылып-сызылып” милли хисләр сугарылган, әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып үзе дә җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә “өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә, татар күңеле ниләр сизгәнен.”

Әйе, татар күңелен, аңа хас кичерешләрне күзаллый ул.

Шагыйрь халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк. Аны тыңлаганда, ди ул, “аркадан каннар йөгерә”. Ул аның “алтынын коймаска” өнди. “Халык моңнары” рисәләсендә ул милли моңнарыбызны халыкның тарихи хәтере рәвешендә күзаллый.

“Мин кечкенәдән җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезгә сөю туды. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” Күренә ки, монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Ул шушы мәхәббәтне җыр-моң аша башкаларга да сеңдерүне алга сөрә.

Шагыйрь иҗатында юкка гына бишек җырларына махсус игътибар бирмәгән. Җыр, аның көе, теле – татар кешесенең гомерлек юлдашы. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән”. Ана кеше моң аша баласының Аллаһ биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта. Тукайның “Бишек җыруы”нда “Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем”. Монда ананың моң һәм тел аша, Аллаһ Тәгаләдән бала өчен изге теләкләр теләү нияте.

Тукайның “Ана догасы”нда бу бигрәк тә матур чагылыш таба. Авыл киче, тирә як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлык өстендә Аллаһыдан баласына теләк тели. “Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән газиз улым!” Күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама. “Карагыз, – ди шагыйрь, – шул догамы инде тәңре каршына бармас?”

Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләренең барысында да диярлек җыр, моң, туган тел бер җепкә тезелгән. Ул гомумән рәвештә баланың итагатьле, мәрхәмәтле, эшсөяр рәвештә зур дөньяга чыгуын беренче урынга куя. Балага мөрәҗәгатъ итеп, ул “Тынма, эшлә, и, сабый! Бел тәңредән эшләргә көн; эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокыга төн”, дип, аны кояштан үрнәк алырга чакырган. Кояшның иртә торып, таң аттырып, көнозын күктә йөзеп, дөньяны яктыртып арганнан соң “ирнеп кенә тауга батуын” тасвирлаган. “Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күп арасында, кояш күк, ялтырарсың берзаман”, – дип аны якты киләчәккә чакырган. Искиткеч төсмерле, мавыктыргыч рәвештә язылган “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренең исеме үк шагыйрьнең бала күңеленә хезмәткә ихтирамын арттыруга багышланган. Балаларга аталган әсәрләрендә ул балага милли хисләр сеңдерүне, аның татарлыгын уятуны беренче урынга куйган. Шул исәптән җыр-моң аша да.

Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда “җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итә иде”, бу “җырлаулар минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар”, дип язган Тукай. Ул татар җырларына аларның нечкә кылларына тукынулары өчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганлыгы өчен дә гашыйк. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?” Әйе, кайдан табасың?

Халкын, аның иҗатын җаны-тәне белән сөйгәнгә күрә, ул үзенең кыска гомеренең шактый өлешен моң һәм халык әдәбиятын җыйнап туплауга багышлый. Шәрык клубында укыган лекциясендә аларның берсен ачкыч, икенчесен йозак дип бәяли. Ачкыч белән, яки моң аша, халык күңеленә үтеп кереп була, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый торган җор шигъри теле белән аны югалмастай дәрәҗәдә саклап була. Тик гасырлар буе буыннан-буынга күчеп, үзенә үткән бай вә фаҗигале тарихыбызны сеңдерә барган моң һәм әдәби мирас чыннан да ачкыч һәм йозак рәвешендә яши ала.

Тукай шактый җырларның тарихын тикшереп, аларны юкка гына төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган “иң кадерле вә бәһале бер мирас” икәнлеген аңлап эш иткән. Болгар шәһәре, авыллары “беттеләр, эзләре дә калмады”, әмма алар “халкыбыз күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер”, дип язган шагыйребез. Ул конкрет мисаллар белән халык җырларының яшәү көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда Тукайның рухи дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.

Тукай шактый күп җырларны шигъри юллар белән генә тас­вирлап калмый, аларның тарихы турында да мәгълүмат бирә. Мәсәлән, “Тәфкилев” көе мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә бәхетсез мәхәббәтенә багышланган.

Нигездә исә бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән була. Алтын Урда ханы Туктамышның кызы Нәнекәйҗан да караим егетенә гашыйк була. Хан, әлбәттә, башка диндә булган егеткә кызын бирергә теләми. Кайгысыннан кыз кыядан сикереп, үзен үлемгә дучар итә. Шушы җырны ишеткән Зәки Вәлиди аның көе “Тәфтиләү”не хәтерләтә иде, дип язып калдырган. Димәк, җырның көе, әлбәттә, ниндидер үзгәрешләр белән саклана килгән, ә сүзләре һәрвакыт диярлек заман фаҗигасенә җайлаштырыла килгән булып чыга. Шунысы кызык. Шагыйрьнең “Җырлар дәфтәрендә” “Хан кызы көе” дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки ул Туктамыш хан кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр.

Тукай аша без “Ашказар” көен дә шундый ук бәхетсезлек тудыр­ган икәнлеген беләбез. Монда да моң һәм сүз ачкыч белән йозак мөнәсәбәтендә яшәгән булып чыга.

Тукай халык иҗатының бер туктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китерә, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучылар туа торуына ишарә ясый.

Шагыйрь үзенең “Халык әдәбияты” рисаләсен юкка гына “Туган тел” шигыре белән тәмамламый. Һәм инде бу шигырь юкка гына милли гимныбызга да әверелмәгән.

Шикләнмим, әгәр дә ул шушы халык җәүһәрләрен тупламаган булса, аларның күбесе инде онытылыр иде. Нинди генә җырлар юк монда! Аларның барысында да халык язмышы. “Озын эрбет”, “Сәгать чылбыры”, “Җырчы Фәхри” кебек җырлар үзләре генә дә ни тора! Болар халык җәүһәрләре. Бүгенге җырлана торган җырларның шактыеның сүзләре шул җырлардан алынган. “Хафизәләм иркәм” җырының сүзләрендә дә шуны күрәбез: “Ак куян дип аткан идем – булды тауның катлавы. Аргы яктан берәү килә – безнең җанаш атлавы”. Безгә мәгълүм җырда “безнең җанаш атлавы” сүзләре “Хафизәләм иркәм атлавы” дип кенә куелган. Мондый мисаллар дистәләгән.

Бу зур эшне яшь шагыйрь Уральскида вакытта ук башлап җибәргән һәм аны гомере буе дәвам иткән. Шушы шәһәрдәге әдәби-музыкаль кичәгә багыш­ланган бер мәкаләсендә ул “Тәфкилев”, “Әллүки”, “Сакмар суы” кебек җырларны “карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чык­кан” “туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре... саба җиле шикелле, рух өрәчәктер”, дип язган.

Шулай булсын да иде. Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Венера Ганиева, Ания Туишева, Рабига Сибгатуллина, Наҗия Теркулова, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Идрис Газиев, Фердинанд Сәлахов, Шамил Әхмәтҗанов, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин кебек җырчыларыбыз иҗатында Тукаебызның бу сүзләре язылмаган закон рәвешендә яши.

Тукайны татар шигырьләренең төзелеше дә ныклап кызыксындырган. “Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре – И.Т.) гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер” һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрь­ләренең шигырьләре дә килеп торадыр, дип язган ул. Бу, әлбәттә, рус җырларында да татар көйләре чагылганлыгына ишарә.

Бу турыда язарга яратмыйлар. Чөнки ничек инде ул бөек рус халкының җырларында татар көйләре чагылсын? Бу мөмкин түгел! Мөмкин икән шул! “Ямщик” җырына гына игътибар итик. Аның русчасы да, татарчасы да бер үк хисләрне уята.

Ә менә күренекле рус этнографы мәрхүм Евгений Прокофьевич Бусыгин бу турыда сөйләргә оялмый иде. Ул бик күп рус җыр­ларының татар көйләре белән сугарылуын ассызыклый килде. Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды.

Татар моңы – ул борынгы төркиләр моңы. Ул үзенә киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның эчке хисләрен сеңдергән. Юкка гына аны кытайлар да үз итмәгән, алай гына да түгел, аны Ерак Көнчыгышка таратканнар, хәтта япон утрауларына кадәр илтеп җиткергәннәр.

Ә ни эшләп аны татарлар белән йөзләгән ел янәшә яшәгән руслар үзләштермәсен икән? Юк, мин һич кенә дә рус музыкаль культурасын шик астына куймыйм. Ул бөек. Әмма борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән аваздашлыгына шик юктыр.

Тукай исә моны бик яхшы тойган. Нәкъ шунлыктан Пушкинның бер шигырен татар көе белән җырлау мисалын китергән. “Еду, еду в чистом поле,

“Җизнәкәй”(2 кәррә)
Колокольчик динь-динь– динь...
“Балдызым, ялгызым” (бер кәррә). Боларны язган вакытта аның алдында русларның “Народные песни” китабы булган.

Тукай дөнья әдәбиятын Шекс­пир, Гете кебек язучыларын һәм бигрәк тә рус әдәбиятын Пушкин, Лермонтовны гына түгел, Толстой, Горький, Майков, Кольцов, Дмитриев кебек шагыйрьләренең иҗатларын да яхшы белгән, шактыеның шәхси язмышлары белән дә таныш булган. Толстойның ни рәвештә үлгәнен дә, Горькийның Италиядә аңын югалтып егылуына кадәр белгән. Гомумән, анда рус халкына, уртак тарихыбызга махсус игътибар була.

“Рус җирендә без әсәрле, 
                                     эзле без.
Тарихында бер дә тапсыз 
                                    көзге без.
Рус белән тормыш кичердек
                                 сайрашып,
Тел, ләгат, гадәт вә әхлак 
                                   алмашып,
Бергә тормыш, бергәлек 
                             чиктән ашып,
Без шаярыштык тәхетләр 
                                   алмашып.
/Китапта “тәхетләр” сүзен “бәхетләр” сүзенә алмаштырганнар И.Т. /
Һич бетәрме тарихи бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә 
                                    теркәлеп.

Әйе, заман үзгәрә, татар дәүләтен торгызу өчен көрәш алып бара. Һәм ул дәүләт кайтачак та. Ләкин теләсә нинди очракта да, руслар татарларның махсус мөнәсәбәттә яшәүче күршеләре булып калачак.

Тукай – халык җырчысы. Аның шигырьләре, барлык язмалары моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен бернинди указ белән дә бирмәгәннәр. Милләт биргән исем ул. “Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле”, дип язган шагыйрь. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак санаган. “Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”. Теләге кабул була.

Тукай халыкны, ә халык Тукайны яраткан. “Барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда милләтем. Синең саулыгың – минем саулыгым. Синең авыруың – минем авыруым”. Ул шушы рәвештә яшәгән һәм шушы милли хисләр белән якты дөньядан киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев