Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус ТАҺИРОВ: ТЕЛ ҺӘМ МОҢ

Тел һәм моң - икесе дә, энә белән җептәй, бер-берсеннән аерылгысыз. Татарлар, күрәсең, моңнан һәм үз телләре белән яралгандыр. Телебез дә, моңыбыз да гүзәл, нәфис. Телебезнең һәрбер иҗеге моң белән сугарылган һәм шунлыктан ул җырдай яңгырашлы. Балдай татлы, искиткеч аһәңле безнең моңыбыз вә телебез! Моңыбызны Алтай киңлекләреннән борынгы бабаларыбыз алып...

Тел һәм моң - икесе дә, энә белән җептәй, бер-берсеннән аерылгысыз. Татарлар, күрәсең, моңнан һәм үз телләре белән яралгандыр. Телебез дә, моңыбыз да гүзәл, нәфис. Телебезнең һәрбер иҗеге моң белән сугарылган һәм шунлыктан ул җырдай яңгырашлы. Балдай татлы, искиткеч аһәңле безнең моңыбыз вә телебез!
Моңыбызны Алтай киңлекләреннән борынгы бабаларыбыз алып килгән. Аның күңелнең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй сыйфаты күрше кытайларга да зур тәэсир ясаган. Кытай императорлары татарлар янына композиторлар җибәреп, аларның моңлы көйләрен яздыра торган булган. Алар аны үзләштергән, аңа үзләренең милли рухларын өреп, яңа биеклеккә күтәргән һәм барлык Ерак Көнчыгышка тараткан.
Ә бабаларыбыз исә, кыпчак һәм болгар туганнары белән бердәм татар милләтенә әверелеп, аны Идел-Урал җирлегенә сеңдергән. Менә ни өчен безнең тауларыбыздан, урман-болыннарыбыздан әнә шул моң бөркеп, халкыбызга яшәү көче биреп тора.
Тел белән моң - татарның кү­ңел түрендә. Татарларыбызның Мәскәүдәге бер концертында катнашкан рус кешесе, аны алып баручыларга, "телегез искиткеч гүзәл, аның киләчәге зур, мин аны өйрәнергә сүз бирәм", дигән язу җибәргән иде. Чыннан да, аһәңлеге, моңлы яңгырашы һәркемне таң калдырырдай безнең телебез!
Ул яңа дөньяга килгән сабыйның канына сеңгән була. Бала теле, моңы белән күзен ача. Ана кеше, җыр көйләп, бишектәге баланың телен ача.
Моң. Нәрсә соң ул? Ул ике мең еллык тарихыбызны, халкыбызның үткән юлларын, аның зарын, кайгы-хәсрәтләрен, кичерешләрен туплаган эчке дөньясының тышка ыргылуы. Аның рухи дөньясының көзгесе.
Тукаебыз моны бик яхшы тоемлаган. Ул бертуктаусыз халык иҗатын, аның җырларын өйрәнә торган булган. Аларны халыкның үзеннән җыеп, бөртекләп туплап бару аның яшәү рәвешенә әверелгән. Моның шулай икәнлегенә инану өчен инде басылып чыккан әсәрләре арасындагы кырыкка якын халык җырларын күзаллап чыгу гына да җитә. Нинди генә җырлар юк анда! Тукай үзе дә, иҗаты да әнә шул җыр-моңнар белән сугарылган.
Моңа бигрәк тә аның "Милли моңнар"ын укыганда тулысы белән инанасың. "Ишеттем мин кичә берәү җырлый", - дип башлап җибәрә ул аны. Ә берәү ул - күңеленнән сызылып-сызылып милли хисләр белән ялкынланып җырлаучы, аның белән күрше бүлмәдә яшәүче шагыйрь Сәгыйть Рәмиев.
Шушы "зарлы, моңлы көй" Тукайның күз алдына тарихыбызны бөтен тулылыгы белән китереп бас­тыра. Әйтерсең лә шагыйрь җырны тыңлый гына түгел, халкыбызның күпме михнәт чиккәнен, күпме күз яшьләре түккәнен үз йөрәге аркылы үткәрә.
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен,
Мескен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Тукай, гомумән, татар моңына мөкиббән һәм аны ул тел белән бер җепкә үреп күрсәтә алган. Аның халык гимнына әверелгән "Туган тел"е - үзе бер могҗиза. "Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән".
Ана кеше милли моңга төрелгән җырулар белән баланың канына сеңгән телен ача. Халкыбызның тел ачу дигән әйтеме юктан гына барлыкка килмәгән. Булмаган телне берничек тә ачып булмый.
Әби кеше баланы әкиятләр дөньясына алып керә, аның телен чарлый, милли хисләрен хәрәкәткә китерә. Бала яшәү мәйданына туган теле һәм туган моңнары белән чыга.
Шушы рәвеш гасырлар буе яшәп килде һәм шуның аркасында баш өстендә бертуктаусыз кара болытлар йөзсә дә, хәтәр җилләр исә торса да, татар татар булып калды, Россиянең иң ныклы, бернинди ят йогынтыга да бирелми торган халкына әверелде.
Ләкин бүген яшәешебез катгый үзгәрешләр кичерә. Илдәге халык­ларны руслаштыру, аларны телләреннән биздерү сәясәте татарлар өчен дә зур куркынычлар тудырды. Миллилектән биздерү кизүе татарны да әйләнеп үтмәде, аны да шактый күп проблемалар каршына китереп бастырды.
Аның беренчесе һәм иң авыры - телебезне саклап калу. Күрәбез ки, аңа һөҗүмнәр кимеми, киресенчә, артканнан - арта бара. Бу турыда күп әйтелә, күп языла. Ләкин монда башка кемнәрнедер генә гаепләү дөрес булмас иде. Үз гаебебез дә җитәрлек.
Без күп вакыт руслар татар телен өйрәнергә теләми, дибез. Монысы да дөрес. Ләкин үзебезнең татарлар арасында да ана телен белмәүчеләр, аңа битарафлар юк түгел. Кызганычка каршы, аларның саны кимеми. Шәһәрләребездә инде үз телләрендә сөйләшми торган ата-аналар гына түгел, берничә буын әби-бабалар да өлгереп җитте. Алай гына да түгел, әнә шул үз телләрендә сөйләшми торган балалар ял көннәрендә авылларга кайтып, әбиләрен рус теленә өйрәтә. Татар авылларында да нык­лап рус теле яңгырый башлады.
Республикабызда татар теле, рус теле белән бергә, дәүләт теле итеп билгеләнде. Ләкин билгеләү яки кәгазьгә теркәү бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру - бөтенләй башка. Бу авырдан-авыр гамәл. Һәм аны милләт тик үзе генә хәл итә ала. Әгәр ул бу мәсьәләгә игътибарын бермә-бер арттырмаса, телебез мескенлек дөнь­я­сында калачак. Аны үзләштерүдә үзебез мисал тудырмасак, ул беркай­чан да дәүләт теленә әверелмәячәк. Алай гына да түгел, ул хәтта кухня теле булып та кала алмаячак.
Моңыбызны да тик үзебез генә саклый алабыз. Инде әйткәнемчә, татар моңы - ул могҗиза. Ул моңарчы буыннан-буынга күчеп барды. Әмма бүген шушы күчеш куркыныч астында калды. Моңа кадәр бу изге вазифаны - Рәшит Ваһапов, Габдрахман Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова һәм, Аллага шөкер, безнең арабыздагы Әлфия Афзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Флера Сөләйманова, Зөһрә Шәрифуллина, Роза Хәбибуллина, Айдар Фәйзрахманов, Мәсгуть Имашев, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Шамил Әхмәтҗанов, Миңгол Галиев, Закир Шаһбан кебек затлы җырчыларыбыз башкарып килсә, бүген аны дәвам итүчеләрнең саны бермә-бер кимеде. Дөресрәген әйткәндә, аңа телебездән аермалы буларак, башкалар түгел, үзебезнекеләр бертуктаусыз һөҗүм итә тора.
Эстрадабызны җыен булыр - булмас текстка көйләнгән, бернигә ярамаган музыкаль шалдыравыклар каплап алды. Анда дистәләгән нин­дидер "музыка фабрикасыннан" чык­кан җырчылар пәйда булды. Кайбер зур өметләр баглаган яшь җырчылар да шушы агымга кереп китте.
Шуларның берсенә махсус тукталмый булдыра алмыйм. Ул - Филүс Каһиров. Зур талант иясе, үзенең вазифаларын татар халык җырларын башкару белән башлап җибәргән егет - бүген әнә шул фабрикалардан чыкканнар рәтендә.
Бәлки, соңгы бер-ике концертын тыңламаган булсам, бу юлларны язмас та идем. Соңгы тапкыр без аны 2016 елның 5 гыйнварында Бәкер шифаханәсендә тыңладык. Сүз дә юк, оста башкаручы итеп күрсәтте ул үзен. Хәтта итальян җырын да ишеттерде. Тик менә бер генә татар халык җырын да башкармады. "Китмә, сандугач!" җырыннан башка бер генә дә истә калырлык җыры да булмады. Башкорт җыры дип башкарганы да иң уңышлыларыннан түгел иде. Нигә аңа "Янбикә", "Ашказар" яки "Азамат"ны башкармаска иде?
Тукайның васияти рәвешендә әйткән, "уятасың килсә халык күңелләрен, кирәк түгел көлке-уен" сүзләрен кулланма итеп аласы урынга сәхнәдә тыпыр-тыпыр бию, әллә кемнәрнең такмаклары хөкем сөрде.
Филүсне мин мисал итеп кенә алдым. Чөнки аның чын халык җыр­чысы булу, халкыбызның моңына таянып, яшьләребезнең миллилекләрен уяту мөмкинлекләре зур. Аның бу мөмкинлекләре бигрәк тә Рәшит Ваһапов фестивальләрендә ачык чагылыш тапты. Нәкъ менә шунда катнашу Филүскә карата зур өметләр барлыкка китерде дә инде. Филүснең концертын алып баручылар "алтын тавыш", дип кат-кат сәхнәдән кычкырса да, бу тавышның өч тиенлек көмешкә әверелүе бик тә ихтимал. Алай гына була күрмәсен! Без талантларыбызны югалтырга тиеш түгелбез.
Әгәр дә сүз бер Каһиров турында гына барса, моңа әлләни игътибар итмәскә булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, андыйлар күп. Айлар буе, көн саен бер шәһәрдән икенчесенә күчеп, бер үк такмакларын яңгыратып йөрүче гастролерларыбыз җитәрлек. Шунлыктан безнең консерваториябезгә, культура институтына һәм бигрәк тә Мәдәният министрлыгына бу эшләрне үз контрольләрендә тотарга кирәктер. Җырчыларның программаларында халык җырларына урын булмаса, аларга эстрадада урын булмаска тиеш.
Җырчыны үсендерергә түгел, халык юлына, аның җыр-моңына юнәтергә кирәк. Чын җырчы бизнес колы булмыйча, җаны-тәне белән халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ул бөртекләп халык җәүһәрләрен җыеп, аның үзенә сәнгати рәвештә кайтарып бирә алса гына халык күңелендә калачак.
Без шактый катлаулы, илләр белән илләр, җирләр белән җирләр тарткалашкан заманда яшибез. Татар яшәеше дә зур сынау үтә. Аның рухи нигезе булган моңы һәм теле зур авырлыклар кичерә. Ләкин, халкыбызның бу сынауны лаеклы рәвештә үтәчәгенә бернинди шик юк. Татар - ныклы һәм тарихта чыныккан халык. Ул үзе дә, теле һәм моңы да мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев