Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Татар берлеге

Татарларга, гомумән илдәге башка халыкларга, тискәре сыйфатлы аларның яшәешенә, тел вә гореф-гадәтләренә каршы булган ил түгел, ә чын мәгънәсендәге демократик Россия кирәк.

Татар халкының дөньяны дер селкеткән дәүләтләр төзеп, кешелек тавының олимпында торган заманы да булган. Биеклектән коллык упкынына төшү фаҗигасен дә кичергән ул. Кайсыдыр бер халык инде күптән юкка чыгар иде, ә татар барыбер исән. Ул “кайгыны да, үлемне дә җыр белән җиңгән халык”. 1552 елда Казаннан читкә сөрелгән булса, ул бүген шушы мәркәзне бар дөньяга мәшһүр шәһәргә әйләндерде. Җир йөзендә бердәнбер булган, йөзек кашыдай мәгърур, сигез манаралы мәчетен җимерсәләр дә, ул бүген янә Кремль уртасында ислам нурын чәчеп торган Кол Шәрифкә ия.

Явыз афәт нәтиҗәсендә йорт­сыз, дәүләтсез калса да, татар тарихи ватаныннан тыш Америка, Кытай, Төркия, Финляндия, Австралияләргә тикле сибелеп, үзен планетада зирәк, тырыш, итагатьле һәм абруйлы халык итеп танытып яши. Ул дошман тезгә куйган чагында да дөньядагы үзгәрешләргә һәрвакыт үз фикерен белдерүдән качып калмаган. Үз фикере хакына хәтта башын да фашист җәлладының балта астына салган. Такташның “Маяклы юллардан юлчы бара, печән белән күмгән чанасын, “Юлчы, кая болай ашыгасың, нин­­ди хәбәр алып барасың”, дип язган юллары искә төшә. Бигрәк тә шул юлчының җавабы кызыклы: “Чемберленның сатыйм анасын, тупка тоткан Мәккә каласын”, – ди ул. Югыйсә, көрт ерып баручы агайның чүл гарәбендә эше дә юк кебек. Әмма бар икән шул. Чөнки ул татар. Аның заманында Мәдинә, Истанбул, хәтта Дәһлида да вакыф-мәдрәсәләре булган. Татар уллары Йосыф Акчура, Садри Максуди Төркия президенты Кемаль Ататөрекнең киңәшчеләре дәрәҗәсенә ирешеп, бу илнең империалистик дәүләтләр агрессиясенә каршы көрәшенә зур өлеш керткән. Татар бүген дә Гыйрак, Ливан, Сүрияләрне таркатуга, Әфганстанны ут өермәсендә тотуларына, Иранга сугыш белән янауларга һич битараф түгел.

Күпләр Көнбатышны яшәү өлгесе итеп күрсәтергә маташа да бит, әмма андагы илләрнең вакчыллык, дилбегәсезлек һәм гаделсезлек чоңгылына кереп чумуын да чамалый белү кирәк. Аларда җитәкчелекне берсеннән-берсе ваграк кешеләр алмаштыра бара. Алар арасында бүген Черчилль, Рузвельт яки генерал Шарль де Голль биеклегенә күтәрелгән шәхесләрне лупа белән эзләп табулар да мөмкин түгел! Һәркайсында гөнаһлар җитәрлек. Ләкин алар 70-80 ел элек кенә фашизмны юк иткән, Берләшкән Милләтләр Оешма­сын барлыкка китергән һәм шушы изге эшләре өчен тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган дәүләтләр бит. Ә бүгенгеләрне тарих ничек тасвирлар?

Алар халыкара юридик нормаларга таянган булып, үзләре үк шул нигезне таптый. Халыклар язмышын төрле бизмән белән үлчәү бара. Косовоның бәйсезлеген таныдылар, ә Абхазия яки Төньяк Осетиянең азат дәүләт булу хокукын танырга теләмиләр. Алар үз-үзләрен генә азат халык дип игълан иткән, әмма кешелек тарафыннан танылмаган республика, имеш. Менә шушындый мин-минлек һәм тәкәбберлек чәчәк аткан чорда татар яки чечен милләтләренең бәйсезлеге турында хыяллану мөмкин гамәлмени? 

Башка илләр түгел, хәтта үз дәүләтләре эчендә дә ыгы-зыгы тынмый. АКШта Дональд Трамп белән Джо Байденның сайлау алды талашлары илләрен гражданнар бәрелешенә кадәр китереп җиткерә язды бит. Германия, Франция, Англия, Испания кебек илләрдә дә имин тынычлык юк. Әй, аларга төкереп бирик, үз кайгыбыз кайгы, дияр идек, ләкин аларның һәркайсында да безнең татар вәкилләре, туганнарыбыз яши ләбаса! 

Россиянең үз эчендәге чытырманлыкларны да егып чыкмалы түгел. Илнең икътисады коточкыч рәвештә артка тәгәри, шул ук вакытта бер өер байлар һаман саен байый, ярлыларның саны күбәя генә бара. Әле кайчан гына илдәге хәерчеләр санын 20 миллионга тиңлиләр иде, ә хәзер очын очка ялгап кына яшәүче мескеннәр 38 миллионга җитеп килә икән. Кеше хокукларын сак­лау онытылды. Власть вертикале федератив мөмкинлекләр үсешенә киртә салды. Рус булмаган милләтләрнең республикаларына һәм телләренә һөҗүм бара. Федерациянең җисеме бетеп, исеме генә калды.

Бу мәкерле сәясәтнең бер күренеше Россиянең гомум укыту стандартыннан милли-региональ компонентны алып ташлау булды. Дәүләт Думасы шул турыда закон чыгарды. Имештер, милли мәктәпләр балаларны сепаратизм рухында тәрбияли. Ә мондый компонент патша Россиясендәге һәм совет чорындагы укыту стандартларында була килде. Ул беркемгә дә комачауламады, сыңар гына татар баласын да фашист яисә хунвейбинчы итеп үстермәде. Киресенчә, ул балаларда патриотлык хисләре генә тәрбияли торган зур көч иде.

Татарлар бүген дә ватанпәрвәр, алар Россия яшәешен уңай якка юнәтүгә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта ныклы рәвештә миллилегебезнең сагында да тора. Хәзер республикадагы татар мәктәп­ләрендә татар телен һәм әдәбия­тын гына түгел, башка фәннәрне дә татарча укыту эше башланды. 64 дәреслек русчадан татарчага тәрҗемә дә ителде. Мәктәпләрдә дә телебезне саклау һәм үстерү өчен төрле рәвештәге класстан тыш чаралар арта тора. Казанда үз эчендә 37 мәктәпне туп­лаган милли мәгариф системасы бар. Татар телендә белем бирүче 83 балалар бакчасы һәм 327 мәктәпкәчә учреждениеләрнең татар төркемнәрендә 62 процент бала татар телендә тәрбия ала.

Халкыбыз, бала оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмәгәндер. Бала дөньяга үз теле, үз җыр-моңы, үз гореф-гадәтләре белән чыгарга тиеш. Бу исә, ата-ананың изге бурычы. “Балам русча укымаса чыгарылыш имтиханнарын бирә алмый”, дип Актаныштагы Алия Маликова шикелле аналар сафы ишәймәсен өчен, безгә бөек Ана телебезне укыту өлкәсендә һич туктамый көрәшергә кирәк. 

Көрәш һәр тарафка җәелә, бу эштән динебез дә читтә тормый. Татарстанның 100 дән артык мәдрәсәләрендә тел өйрәнү курс­лары эшли. Үткән ел анда 1225 шәкерт укыган. “Кәлам шәриф” хезмәте бастырылып, Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә, хәтта чит илләргә дә таратылды. Татар телен өйрәнү өчен Онлайн мәдрәсәсенең эше җайга салына. Анда 24 дәрес тупланган, аларны интернет аша да укып була. Анда инде 2,5 мең кеше теркәлгән. Тиздән Казанда кыз һәм ир балалар өчен аерым мәдрәсәләр эшли башлаячак. Мөфтият “Динем Ислам, милләтем татар” исемендәге конкурс игълан итте. Анда катнашырга теләүчеләр күренә дә башлады. Мөфтиятнең башка төрле проектлары да бар.

Татарстан шәһәрләрендә дә татарча сөйләшү арта, телебез гаиләләрдә ныклап урнаша. Рес­публикадан читтә яшәгән татарлар да калышмый, телебезгә игътибарларын арттыра тора. Уралның 500 мең татар яшәгән 42 авылында да шундый ук хәл. Андагы 18 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты тик фән булып кына укытылганлыктан күп мәктәпләрдә дәрестән тыш телебезгә багышланган шигырь кичәләре, әдәби сөйләү конкурслары кебек төрле чаралар үткәрелә. Мәктәп­ләрнең берсендә әдәби кичә “Туган телем – назлы гөлем” дигән атама астында үткәрелә. Мондый фактлар арта. Оренбург, Чиләбе, Төмән шәһәрләрендә һәм өлкәләрендәге татар мәктәпләрендә шуңа охшаш чаралар туктаусыз үткәрелә тора. Башка милләтләр дә безгә ияреп телләрен ныклап яклау юлына басты.

Татарларны сәясәттәге үзгәреш­ләр дә борчый. Алар Россия язмышын үз язмышлары итеп күрә. Тукай язганча, “хөр мәмләкәт, хөр Русия”. Чөнки Россиянең бөтенлеге – ул милләтебезнең бөтенлеге. Ләкин татарларга, гомумән илдәге башка халыкларга, тискәре сыйфатлы аларның яшәешенә, тел вә гореф-гадәтләренә каршы булган ил түгел, ә чын мәгънәсендәге демократик Россия кирәк. Алар шуның өчен тырыша. Шовинис­тик рухлы бәндәләр моңа каршы. Алар рус булмаган халыкларны руслаштырып, республикаларны гади административ берәмлекләргә әйләндерү турында хыяллана. Алар юкка гына республика башлыкларын президент атамасыннан баш тарттырмады. Бу, һичшиксез, илне тулысы белән руслаштыруга ясалган зур адымнарның берсе.

 Мирсәет Солтан-Галиевнең үткән гасырның егерменче елларында республикаларны гади административ берәмлекләр дәрәҗәсенә төшерергә ымтылулар СССРның юкка чыгуына китерәчәк, дигән күрәзәлеге искә төшә. Чыннан да, ул әйткәнчә булды, СССР таркалды. Бүгенге русистлар да Россияне шундый ук һәлакәткә алып бара.

Татарстан Россияне демократик федератив рельсларга бастырган төп көч булды. Ул яңача яшәү үрнәкләрен тудырып килүче республика. Республикабызның зур тизлек белән чимал экономикасыннан интеллектуаль экономикага күчү юлында булуы, авыл хуҗалыгының алга китүе, зур рәвештәге шәһәр төзелеше алып баруы һәм башка бик күп эшләр күпләрне көнләштерә.

Республикада нефть эш­кәртү темплары зур колач алды. Хәзер Татарстанның үзендә чыга торган 31,5 млн. нефтьнең 80 процентка якыны эшкәртелә. Респуб­лика нефть белән генә түгел, ә күбрәк аның продуктлары белән сәүдә итә башлады. Бу исә табышларның бермә-бер артуына ишарә. Республикабыздагы битум ятмаларын эшкәртүнең яңадан-яңа мөмкинлекләре барлыкка килде. Бу өлкәдә яңа технологияләр үзләштерү эше зур колач алды.

Чаллыбыз инде өр-яңадан аякка баса башлады. Кама автозаводы тулы куәтенә керде. Үткән ел яңа җиһазлар белән тулыландырылган 1000 машина җитештерелде. Күп урыннарда анда җитештерелгән автобуслар йөри башлады. Завод тиз арада өр-яңа технология нигезендәге җиңел машиналар да чыгара башлаячак. Бу кайбер чит илләрдә зур кызыксыну тудырды, кайбер фирмалар КАМАЗ белән бергә эшләү теләкләрен дә белдерде. 

Түбән Кама шәһәренә дә яңа нефть эшкәртү заводлары төзелә башлау аңа яңа сулыш өрде. Ул республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарының иң әһәмиятле үзәгенә әверелде дип әйтергә дә була. Республикабызда самолет һәм вертолет төзелешләре киң колач ала, яңа производстволар ачыла. Гомумән, безнең экономика үсештә. Республикабыз суверенлык сынауларын үтә тора. Дәүләтебез, Аллаһ боерса, аякка басмый калмас. 

    Җанисәп көннәре якынлаша. Татар халкының саны кимемәскә тиеш. Балалар туу саны буенча Казан каласы башкалар белән чагыштырганда бермә-бер артык. 2020 елда Казанда – 19,7 мең, Уфада – 14,5, Самарада – 12, 7, Пермьдә – 12,3, Түбән Новгородта – 11,4 мең бала туган. Менә шул бала һәм оныкларны саф татар итеп үстерү – төп таләп. Шулай булганда гына милләтебез юлы мәңгелек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев