Мәдәни җомга

Индус Таһиров: Санлы милләт булып калыйк!

Мәгъ­лүм ки, санлы, яки мәртәбәле, дәрәҗәле халыклар да була. Ни кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында аларның сансызга әверелгәннәре дә булмый тормый. 

Россиядә булып үтәчәк халык санын алу кампаниясе халыкларның, шул исәптән татарларның нинди рәвештә икәнлеген күрсәтәчәк. Элеккегечә санлы булып калабызмы, әллә инде санлылык­тан ерагайган, зәгыйфь милләт икәнебез ачыкланачакмы? Мәгъ­лүм ки, санлы, яки мәртәбәле, дәрәҗәле халыклар да була. Ни кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында аларның сансызга әверелгәннәре дә булмый тормый. 

Бу илдә татар белән, хәтта ул дәүләтчелеген югалтканнан соң да санаштылар һәм санашалар да. Чөнки ул – заманында илләр, җирләр белән идарә иткән шанлы һәм дәүләти халык. Ә кайберәүләр халыкларны монда кол дәрәҗәсендә тотты һәм тоталар, аларны санга да сукмыйлар. (Русның “сановник” сүзе дә татарның “сан”ыннан чыккан булса кирәк). Тик  беркайчан да арифметик санның сыйфатка бәйле икәнлеген онытырга ярамый. Чөнки, бер яктан, арифметик сан сыйфати үзгәрешләргә тәэсир ясаса, сыйфат, үз нәүбәтендә, күләмнең арту яки кимүенә сәбәп була.

Кем ничек кенә уйламасын, татарлар – төркилекнең башында торган, иң затлы нәселләреннән хасил булган халык. Татар тарихының мәгълүм чишмәсе  1895 елда ук инглиз галиме Эдвард Паркерның, “Татарлар тарихыннан мең ел” исемле әсәрендә расланганча, 3 мең еллык чоңгылга барып тоташа. Безнең атамабызда, татарлыктан үсеп чыккан болгар, кыпчак, хазар тамырларыбыз да әнә шул тарих чоңгылында яралган. Борынгы тамырлар безне  хәзерге рәвештәге милләт итеп формалаштырган.

Кайберәүләр татар исемен башка исемгә алыштырып, татарны төрле рәвештә таркатырга тырыша. Әгәр борынгы бабаларыбыздан калган атамабыздан баш тартсак, бу иң зур гөнаһларның берсе булыр иде.

Бүгенге телебезнең, моңыбыз­ның яралгылары да әнә шул борынгы татар чорында барлыкка килгәнлеген онытмыйк.   Гомумән татар – берничә дәүләт төзеп, утны-суны кичеп, Габделбари Баттал язганча, тарих тарафыннан чарланган эшсөяр халык.

1870 елны Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта “татарлар русларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсынды, алар – Россиядә башкаларга да йогынты ясаучы халык”, дип язылган.  Әйе, татар – горур булып яшәгән халык.   

1937 елда ук дөнья куйган румын татары Мәхмүт Ниязиның түбәндәге сүзләре искә төшә:   

Мизарымнан мин сорармын
Татар бармы?
Ала алмасам яхшы җавап,
Аһ, җылармын!

Юк, Мәхмүт ага, җыламассың. Татар – мәңгелек халык. Ул –сынауларны лаеклы рәвештә кичерә белүче, шагыйрь Ибраһим Биектаулы язганча, үлемне дә, кайгыны да җыр белән җиңә белә торган горур халык. 

Шулай да үткәннәрдән гыйб­рәт тә ала белергә кирәк. Мәхмүт Ниязи да, инкыйраздан кисәтә килгән Гаяз Исхакый да, большевиклар өере бүләк иткән  автономиянең үлем алдыннан бирелгән бер дару гына икәнлеген ассызыклаган Һади Атласи да юкка гына борчылмаган. Үткән гасырларның, бигрәк тә совет чорының милләтебезгә сугып калдырган кара һәм зәхмәтле тамгалар бүген дә үзләрен сиздереп тора һәм аларның кайберләре бу җанисәп нәтиҗәсендә дә чагылыш табачак. 

Иң беренче куркыныч – милләтне һәм туган телне юкка чыгаручы катнаш никахлар. Алар татарны милләтсезлеккә һәм телсезлеккә өстери.

Әлбәттә, татарның кайсыдыр бер өлеше башка милләтләр белән кушылып, эреп бетәчәк. Моны татарның үткән тарихы да, бүгенгесе дә раслап тора. Сүз шушы процессны бермәбер киметү турында гына бара. Әгәр бездә дә, башкалардагы шикелле, киткәннәр урынына бүтән милләтләрдән татарлык­ка күчкәннәре өстәлеп торса, бу нормаль хәл,  кан алмашу гына булыр иде. Бәла шунда ки, татарларда бүген башка милләтләргә кушылу  процессы тизрәк бара. Моңа татарның дөньяга сибелгән булуы, көндәлек тормышында башка милләтләрнең йогынтысы астында яшәве дә сәбәп. 

Татарның башка милләтләргә кушылып китүен янә ике рәвештә күрсәтергә мөмкин. Аның берсе – кан вә дин кардәшләренә, икенчесе - чыгышлары белән төрки, диннәре белән мөселман булмаган халыкларга кушылу. Шушы ике рәвешнең дә бер уртаклыгы бар. Кагыйдә буларак, башка милләтләр татарның иң асылларын чүпли, шуның белән милләтнең җелеген суыра, генофондның  тамырын корыта. Моның өчен заманында чукынып руска күчкән 500 татар нәселдәшебезне искә төшерү җитә. Әгәр алар һәм башка халыкларга кушылган меңнәрчә бүтән ырудашларыбыз үз милләтебездә калган булса, Державин, Карамзин, Тургенев, Бунин, Куп­рин һәм бүтән затлы шәхесләр татарның үзенә хезмәт итәр һәм, шик юк, бүген татар дөньяның иң алдынгы милләтләрнең берсе булыр иде. Иң куркынычы шунда, бу процесс бүген дә дәвам итә, затлы кешеләребез ятларга китүдән туктамый.

Кан кардәшләребезнең бүтән тугандаш, якын булган халык­ларга кушылу сәбәбе шунда: алар әлеге халыкларның халәтенә, гореф-гадәтләренә бик тиз яраклаша, рухи дөньясына бик тиз үтеп керә. Мәгълүм ки, татар Урта Азия, Төньяк Кавказ халыкларына мәгърифәт тарата, аларның мәдәниятенә этәргеч көч бирә. Шунлыктан бу халыкларның кайчандыр татарга ихтирамлы булуы, аның интеллектуаль өстенлеген тануы татарның үз-үзен саклау инстинк­тын бермә-бер киметкән, аның уяулыгын саектырган.

Һәрбер уртак никахның үз тарихлары бар, аларның кайберләренең тамырлары инде күптән татарлыктан өзелгән. Ләкин шул ук вакытта, хаталарын төзәтергә тырышучылар да юк түгел. Бездән бүген игътибарлырак булу сорала. 

Милли яшәеш безнең бишек җырларыбыздан ук башлана. Нәкъ менә шунда ана кеше баласына милли моңнарыбызны сеңдерә, аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән тел ачкычын иңдерә.

Әйе, мин - Ана турында махсус сүз кирәклегенә инанган кеше. Чөнки анабыз Әминә Габделкаюм кызы бишек җырлары аша миңа  һәм туганнарыма татарлык сеңдерде, телебезгә, җыр-моңнарыбызга мәхәббәт уятты. Дөнья мәйданына телебезгә, гореф-гадәтләребезгә турылыклы булырдай рәвештә чыгарды.

Юк, мин үз анабыз турында гына сүз алып бармыйм. Сүз  гомумән татар аналары турында. Әгәр ана кеше баласына милли горурлык сеңдерә алса, бу бала үзе дә, аның балалары да, онык­лары да татар булып яшәячәк. Милли тәрбиянең башы ата-анада. Оясында ни күрсә, очканында шул була. Әгәр ананың үзендә туган теленә ихтирам юк икән, ул баланың атасы белән тик русча гына сөйләшә икән, боларның балалары да шул телдә генә сөйләшәчәк. Ата-ананың изге бурычы балаларын дөньяга татар итеп үстерә белүдән гыйбарәт. Югыйсә, алар ата-ана бурычын үти алмаган, дигән сүз. 

Күп вакыт, “ни эшләмәк кирәк, рус теленнән башка яшәп булмый бит”, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Тик башка телләргә, шул исәптән рус теленә дә, ачкыч - туган тел бит. Тукаебыз,  “дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”, дип юкка гына язмаган. Татар теле күп вакытлар буе рус булмаган халыклар өчен дә дөнья культурасына үтеп керү ачкычы булып хезмәт иткән. Хәтта төрки булмаган таҗик язучысы Садретдин Айни дә, революциягә кадәр Пушкинны белә идеңме, дигән сорауга, “әйе, белә идем, Тукай аша”, дип җавап биргән. Димәк, татар теле аша.

Чит илләрдә яшәүче татарлар мисалы да безгә гыйбрәт булсын иде. Әйтик, фин татарларының  беренче кагыйдәсе – гаиләдә тик ана телендә генә аралашудан гыйбарәт. Алар гасырлар буе шушы тел аша фин, швед, инглиз телләрен үзләштерә. АКШ һәм башка чит илләрдә дә шундый ук хәл: иң башта үз телең, аннары аның аша башка телләргә үтү.

АКШта яшәп ятучы милләттәшебез Сәгыйть ага Сәлахны мисалга китерик. Ул Кореядә туып-үсә. Үткән гасырның 50 нче елларына кадәр Сеул шәһәрендә 26 татар  гаиләсе яшәгән. Болар өчен бер татар җанлы милләттәшебез мәчет салдырган, татар мәктәбе ачкан. Ә мәктәп ачу – ул бина төзү генә түгел. Монда укытучылар да, дәреслекләр дә кирәк. Ул боларның барысын да тиешле дәрәҗәдә булдыр­ган. Бу гаиләләр татарлык нигезен бишек җырлары, ана теле, милли мәктәп аша ныгыта алган.  Алар туган телләреннән тыш корея, япон һәм инглиз телләрен үзләштергән. 

50 нче елларда Кореядәге  сугыш нәтиҗәсендә мәктәпне бетерергә ике ел калгач, язмыш Сәгыйть аганы АКШка китерә. Монда ул тиз арада урта белем, аннары 4 ел эчендә ике югары белем ала. Зур галим булып өлгерә, АКШ хөкүмәтенең атом-төш корал буенча киңәшчесе булып эшли. Алар Равилә ханым белән ике бала үстереп, ныклы рәвештә татарлык нигезен салып, мөстәкыйль тормыш юлына бастыра. Аларның Вашингтондагы йортында һәрвакыт татар музыкасы. Алар интернет аша Татарстан, татар тормышы белән танышып тора.

Махсус рәвештә Равилә ханым турында бер-ике сүз әйтим. Аның да язмышы зур сынауларга бәйле. Кытайда туып, Төркиядә белем алып, чын татар булгач АКШка килеп, Сәгыйть абый белән кавыша. Шулай ук югары белемгә ия була. Ул белмәгән татар җыры юк. Шунлыктан балалары да шундый ук гомер кичерә.

Юк, татар булып яшәү җиңел генә бирелми. Сүз Россиядәге татар аналары, татар хатын-кызлары хакында. Әгәр аларга игътибар җитми икән, димәк, без гаилә проблемасын тиешенчә күтәрә алмаячакбыз, дигән сүз. Ә татарның күңеле уяну гаиләгә күчәргә тиеш. Чөнки татар баласы аңында татар дөньясы бишек моңы белән урнаша башлый. Шуның өчен дә иң беренче урында хатын-кыз торырга тиеш.

Сер түгел, табигый хис кызларыбызның шактыен ятлар кочагына ташлый. Монда алар татарлыкларын бөтенләй диярлек җуя. Балаларының исемнәре, телләре, яшәү рәвешләре русча.  Әнә шул хисләр бервакыт саега, хәтта бөтенләе белән юкка чыга. Кайвакыт гаиләләр дә таркала ләкин инде соң була. Аларның балалары рус, үзләре буш кала. Терсәк якын да бит, тик гомер буе үкенеп яшәргә генә...

Ир-атларның да шактые марҗа кочагына кереп, хәтта кем икәнлеген дә онытып яши башлый. Алар үзләре генә түгел, балалары да урыс­ка әверелә. Азмыни бүген Николай Сөләйманов, Иван Мөхәмәтшиннар?  Ни кызганыч, шактый.

Безне борчыган тагын бер проб­лема, ул да булса татар-башкорт мөнәсәбәтләре. Бездәй бер-берсенә якын халык җир йөзендә юктыр. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми.

Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп,  АКШта яшәүче профессор Хафез Малек, бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел – татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән.

Халык санын алу вакытында татар татар булып, башкорт башкорт булып калырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу – ул бер көнлек гамәл генә. Безгә һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга ярамый. Иртәгә дә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклекне онытмаска иде.

Кайбер вакыт керәшен мәсь­әләсе дә калкып чыга. Аны кемнәрдер махсус рәвештә куерта. Күп вакыт керәшеннәрне христиан динендә булуларыннан чыгып, аерым милләт итеп күрсәтергә тырышуларны да очратырга туры килә. Дин һичничек милләтне аера торган фактор була алмый. Дөньяда берничә диндәге халыклар аз түгел. Әйтик, грузиннар яки осетиннар – ике динле халык. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленми. Гарәп­ләр дә – берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдләре дә бар. Тик бит бу - бер гарәп халкы.

Керәшеннәрнең чыгышлары башка диючеләр бар. Мишәрләрнең яки Себер татарларының килеп чыгышлары шулай ук үзенчәлекле. Алар да аерым милләтмени?

Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалык­лары да, яшәү рәвеш­ләре дә бер-берсеннән бик нык аерыла. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Алар Новгородта яшәүче милләттәшләре белән игезәк кебек тә  түгел, әмма моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүлергә җыенмый.

Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүче саналган профессор Н.В.Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә, керәшеннәрнең, шул исәптән ногайбәкләрнең 16 нчы гасырга кадәрге тарихын –  гомумтатар тарихы, дип билгели. Ногайбәкләрнең чыгышлары Арча ягыннан икәнен, Казан егылганнан соң көчләп чукындырылганлыкларын, шуннан соң Бакалы һәм Ногайбәк авылларына күчеп урнашулары хакында яза. Күренекле миссионер һәм галим Ефим Малов та керәшеннәрне элек тә һәм үзе яшәгән заманда да татарларның бер өлеше итеп таныган.

Ниндидер аерым керәшен теле барлыгын тәкрарлау да һич хакыйкать түгел. 1767 елны Екатерина II Казанга килгәч, аны керәшен-татар мәктәбенә алып баралар. Анда балалар әби патшага русча һәм татарча шигырьләр укый. Балаларның татарлыкны беренче урынга чыгарып, шуңа басым ясап, «Мы, Татары, своим же теперь разговором, сколько можно, скажем все всем нашим собором», дигән сүзләре игътибарга лаек. Шигырьдә шулай ук керәшеннәрнең элек ислам динендә булуы да, аларның татар икәнлекләре дә ачыктан-ачык әйтелгән.

Әгәр дә алдынгы керәшен җәмәгатьчелеге патшага балалар аркылы татарлыкларының, татар теленең үзләренә никадәр кадерле һәм рухларына хуш икәнлеген ишеттергән икән, бу юкка түгел. Бу – татар халкының, диннән гайре, аерылгысыз өлеше икәнлеген танытырга тырышуның бер гамәле. Гомумән, хәтта керәшен хәрәкәтенең иң җанланган вакыты булган 1917-1918 елларда да, башка татарлардан аерылу мәсьәләсе куелмаган. Киресенчә, мәдәният өлкәсендә бергә эшләүгә басым ясалган. Халык бүген дә шушы рухта яши. Ул татарның бердәмлеген, бөтенлеген яклый.

Керәшеннәр һәрвакыт татар булган һәм шулай булып калачак та. Халык ул мишәр булса да, керәшен булса да, нәкъ Григорий Родионов – Гәрәй Рәхим язганча татар булып кала:

Без - татарлар! 
Шушы исем белән 
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: