Мәдәни җомга

Индус ТАҺИРОВ: КУЛДАН КИТКӘН АЗАТЛЫК

Бөеклегебезнең дә, коллык чорыбызның да сәбәпчеләре аерым шәхесләр түгел, ә милләт үзе. Милли холык гасырлар буе чарлана. Ул бер халыктан икенчесенә күчми, аның төп сыйфатлары буыннан буынга тапшырыла. Мәгълүм сәяхәтче Иоанн де Плано Карпини, татарларны яхшы сугышчылар, чыдамлылар, 1-2 көн ач торсалар да, бернинди түземсезлек күрсәтмиләр, киресенчә, ныклап ашагандай кебек,...

Бөеклегебезнең дә, коллык чорыбызның да сәбәпчеләре аерым шәхесләр түгел, ә милләт үзе. Милли холык гасырлар буе чарлана. Ул бер халыктан икенчесенә күчми, аның төп сыйфатлары буыннан буынга тапшырыла. Мәгълүм сәяхәтче Иоанн де Плано Карпини, татарларны яхшы сугышчылар, чыдамлылар, 1-2 көн ач торсалар да, бернинди түземсезлек күрсәтмиләр, киресенчә, ныклап ашагандай кебек, уйныйлар, җырлыйлар, дип язган. Тик, күрәсең, менә ул сыйфатларның уңайлары гына түгел, тискәреләре дә милләтебезнең үзенә тигәнәктәй ияреп йөргән. Шулар харап иткән татарны, шулар аны коллык чорына китереп терәгән.
Татар башкаларга ышанучан, аларга юл ачучан халык. Ул берәүне дә сәбәпсез кимсетмәгән, берәүне дә җәберләмәгән. Татар золымы дип тарихка кергән атама тик уйдырма гына. Ул берәүне дә диннәреннән яздырып, үз диненә күчермәгән. Киресенчә, башка диннәргә юл ачкан, хәтта аларга тел тидерүне дә тыйган.
Шулай да, татарның чын-чыннан тискәре сыйфатына тукталмый булдыра алмыйм. Монысы - аның бердәмлеге булмау. Бердәмлек аны бөеклеккә иңдергән булса, аның юкка чыгуы коллык упкынына ташлый. Башкалар татарның шушы кимчелегеннән дә бик оста файдалана. Аны бер-берсенә каршы куярга өйрәнә. Казан ханнарын кырымныкыларга каршы куя. Нугай Урдасын аларның икесенә дә каршы юнәлтә. Ахыр чиктә барысын да үз кулларына төшерәләр.
Байлык бәрабәренә башкаларга сатылу өске катлам, тәхет тирәсендәге түрәләргә хас сыйфат. Башкалар исә шуннан файдаланып, аларны төрле рәвештәге бүләкләр, мөмкинлекләр биреп, үз якларына күчерә килгән. Нәтиҗәдә, алар ягына йөзләгән морза күчеп, араларына кереп сеңә, югала. Шактыйлары үзләрен барлыкка китергән милләтнең кан дошманына әверелә. Хәтта Шаһгали, Камай морза кебекләре Казанны яулауга да өлешләрен кертеп, милләт тарихында кара эзләрен калдырды.
Татарның янә бер тискәре сыйфаты - бер-берсеннән көнләшү. Бу күпләрне хәтта дошманга сатылуга, үз туганнарын кан дошманына әверелдерүгә кадәр китереп җиткергән һәм, ни кызганыч, һаман да шулай, алардан арына алмый гомер кичерә. Татар һаман, Тукай сүзләре белән әйткәндә, бер-беренә ук атып яши бирә.
Егылдык, инде биш гасырга якын коллык базында яшибез. Ләкин моңа без тик үзебез сәбәпче. Ә үзе егылган еламас, дигән халкыбыз. Елашып, уфтанып, мескенләнеп утыру бер кемне дә бизәми. Мескенне кызганмыйлар, кыйныйлар һәм тукмыйлар.
Бөек чорыбызда дуслар күп булса, коллыкка күчкәч, милләт япа-ялгыз калды. Бердәнбер таянычы, аңа яшәү көче биреп торучы бердәнбер зат Аллаһы Тәгалә генә икәнлеге ачыкланды. Әгәр дә милләтебез Ислам белән ныгымаган булса, ул 1552 ел фаҗигасеннән соң юкка чыгар иде.
Тарих үзеннән өйрәнүчеләрен зурлый, ә өйрәнергә теләмәгәннәрен хурлый икәнлеген һич кенә дә онытырга ярамый.
Ә бит үткән тарихыбыз искиткеч гүзәл. Ул милли горурлык чыганагы. Башкалар юк тарихларын бар итәләр. Ә татар күп вакыт хәтта үзенең кем икәнлеген дә белми яши. Алай гына түгел, хәтта үз исеменнән, атамасыннан качарга тырыша. Имеш, без татар түгел, татарлар ул - монгол баскыннары.
Безнең эзләр "татар бугазы", "татар култыгы", "татар биеклеге" кебек атамаларда уелып калган. "Татар авылы", "Татарстан" атамалары да шул вакытта ук барлыкка килгән. Алар - борынгы бабаларыбызның безгә калдырган әманәте.
Татар моңы күктән төшмәгән. Аны Алтай киңлекләреннән күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре алып килгән. Бу моңның гүзәллегенә сокланган кытайлар аны үз моңнары иткән. Кытай императорлары татарлар янына көйчеләр җибәреп, аларны яздырып алган. Кытайлар шушы моңыбызны барлык Ерак Көнчыгыш илләренә, хәтта Япониягә кадәр илтеп җиткергән.
Мин болгарлыкка һич кенә дә каршы кеше түгел. Болгарлар да - безнең төрки бабаларыбыз. Алар өчен монда күчеп килгән туганнары белән кушылу һич кенә дә авыр булмаган. Менә дигән гүзәл шәһәрләр төзү осталыгы да, җир эшкәртеп, зур уңышлар ала белү сәләте дә бүгенге татарга алардан күчкән. Аларның бүгенге татарга күчкән иң зур әманәте - Ислам дине, Ислам культурасы. Шунлыктан без болгар бабаларыбызга да мең рәхмәтле.
Сөйләмебезне тел иткән кыпчак бабаларыбызны истән чыгарсак, шулай ук һич кенә дә дөрес булмас иде. Иң зур дәүләтләребезнең берсе Алтын Урда, нигездә, кыпчак далаларында барлыкка килгән. Кыпчаклар - шулай ук төркиләр. Алар шушы җирлектә гомер сөргән башка туганнары белән берлектә бүгенге татар милләтенә нигез салган.
Уйлар мине рус булмаган милләтләргә дәүләтчелекләрен торгызу яки булдыру өчен мөмкинлекләр тудырган 1917 ел революциясенә китерә. Бу вакыт илне милли хәрәкәт дулкыны кап­лый. Татарларның төрле рәвештәге милли оешмалары барлыкка килә. Июль аенда Казанда үткән мөселман съездында татарларның Милли мәдәни мохтарияте игълан ителә. Боларны искә төшергәндә, Садри Максуди, бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, бертуган Борһан һәм Галимҗан Шәрәфләр, Галимҗан Ибраһимов һәм башка дистәләгән милли каһарманнарыбыз күз алдына баса. Шул ук вакытта төрле рәвештә кулдан ычкындырылган мөмкинлекләребез турындагы үкенечләр хасил була. Менә аларның кайберләре.
1917 елның җәеннән башлап Россиянең кайбер төбәкләрендәге гарнизоннарда, шул исәптән Казанда, Симферопольдә татар роталары, батальоннары барлык­ка килә. Хәрәкәттәге армиядә татарларның армия һәм фронт комитетлары төзелә. Румын фронтында генерал Сөләйман Сөлкеевич җитәкчелегендә мөселман корпусы тернәкләнә башлый.
Татар роталары нигезендә Казандагы 95 нче, Уфадагы 144 нче запас полклар мөселманлаштырыла. Бу эшләрнең башында 23 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин җитәкчелегендәге Бөтенроссия Мөселман хәрби шурасы тора. Шушы көчләргә таянган рәвештә Милли мәҗлес сайлана һәм ул Уфада 1918 елның гыйнварында Идел-Урал штатын игълан итү өчен Коллегия төзи. Эшне Мәҗлес рәисе Садри Максудов һәм Ильяс Алкин җитәкли. Күренекле галим Галимҗан Шәрәф Штатның картасын барлыкка китерә. Хәтта чувашлар да бу Штатка керү теләген белдерә. Башкортлар бераз каршылык күрсәтә күрсәтүен. Тик монысы да аны тормышка ашыруга әллә ни куркыныч тудырмый. Галимҗан Ибраһимов башкортларның юлбашчысы Зәки Вәлидине бу эшкә күндерә. Дәүләтчелегебезне аякка бастыру өчен тулы мөмкинлек барлыкка килә һәм киләчәккә өмет уята. Ләкин, ни кызганыч, бу изге өмет тормышка ашмый кала. Нилектән?
Коллегия Штатны игълан итү максаты белән Казанга килә. Бу Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең икенче съездында гамәлләшергә тиеш була. Ләкин татарларның аерым кавемнәре төрле рус партияләренә кушылып, бер-берсенә каршы гамәлләр кыла башлый. Югыйсә, милли бердәмлеккә өндәүчеләр булмый түгел, була. Әйтик, Казанда чыга торган "Корылтай" газетасында Фуат Туктаров милләттәшләрен шушындый җаваплы чорда сыйнфый принципларны онытып торырга, берләшүгә өнди. Ләкин милли бердәмлек барлыкка килми, татарлар бер-берсенә ук атуны туктатмый.
Гәрчә 1918 елның гыйнварында Штат Казанда җыелачак 2 нче Бөтенмөселман хәрбиләр съездында игълан итәргә тиеш була. Тик коллегия әгъзалары җирле татар большевиклары белән уртак тел таба алмый.
Әйткәнемчә, татарлар - башкаларга ышанучан халык. Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев, Шамил Усманов кебек шәхесләр большевикларга ышана, аларга иярә. Алар үз милләттәшләре булган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннарга, Галимҗан Шәрәфкә каршы төшә. Шуларның әмере буенча, Хәсән Урманов җитәкчелегендәге кораллы кызылгвардеецлар, төнлә өйләренә килеп, съезд җитәкчелеген кулга ала. Съезд җитәкчелексез кала. 95 нче полк командиры Әкрәм Биглов аңлашылмастай битарафлык күрсәтә. Югыйсә, милли гаскәрнең большевикларга каршы торырлык мөмкинлекләре дә була.
Соңрак Солтангалиев тә, Усманов та хаталарын таный. Тик төзәтергә соң була шул инде. Алар үз милләттәшләренә караганда, большевик К.Грасис һәм Я.Шейнкманнарга күбрәк ышана һәм алдана. Татар акылы төштән соң, диләр, шул раслана.
Югыйсә, Солтангалиев белән Усманов та - милләтпәрвәр шәхесләр. Бертуган Алкиннардан аермалы буларак, алар ихлас күңел белән Советлар артыннан бара. Аларның татарларга дәүләтчелекләрен торгызуга юл куячакларына ышана. Сталин һәм Вахитов имзалаган Татар-Башкорт республикасы проекты Штат идеясын юкка чыгару өчен барлыкка китерелгән буш кәгазь икәнлеген аңламый. Нәтиҗәдә татарлар үзбилгеләнү хокукын җуя. Бердәмлек булмау бу очракта да татарның башын ашый.
1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле респуб­лика төзү турындагы Ленин имзалаган декрет пәйда була. Дәүләтчелеген татар үзе түгел, Мәскәү игълан итә. Кирәк булса, шушы булыр-булмас дәүләтчелекне юк итү хокукы да аңарда кала.
Солтангалиев бәрелә-сугыла, шушы республиканы туып килә торган СССР ның тулы һәм тигез хокуклы, республикалар рәтенә кертергә тырыша. Ләкин барысы да бушка. 1923 елны ул партиядән чыгарыла, дәүләт эшләреннән азат ителә. Ахыр язмышы мәгълүм.
Аның Сталин палачлары тарафыннан атылуына да 75 ел үтте. Бәлки аңа, соңармыйча, большевистик поезддан төшеп каласы булгандыр? Әнә бит, поляк социалистларының күренекле җитәкчесе Юзеф Пилсудский, үзе язганча, социалистик поезддан бәйсезлек тукталышында төшеп кала. Ә Идел-Урал татар большевиклары өчен шулай ук бәйсезлек тукталышы була. Ләкин алар анда төшеп калмый, үз һәлакәтләренә юл тота. Бөек шагыйребез Дәрдемәнднең "Нинди юллар, кайсы упкын тарта безне җан сорап?" дигән сүзләренә җавап шуннан гыйбарәт. Болар - социализм юллары һәм большевистик упкын. Милләтпәрвәрләребезнең җаннарын нәкъ шулар сораган.
Ни кызганыч, татарның әле булса шушы тискәре сыйфатларыннан арына алганы юк. Элеккегечә, ул башкаларга кирәгеннән артык ышана, бер-берсеннән көнләшә, башкалар арасына сеңеп юкка чыга бара. Әгәр милләтебезнең мәңгелеген тәэмин итүне беренче бурычыбыз дип саныйбыз икән, без бу сыйфатлардан арынырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: