Мәдәни җомга

Индус Таһиров: Ил корабын җил сөрә

Киләчәкне күрәзәләүчеләр күп булган. Маркс, Энгельс, Ленин кебек гениаль шәхесләр – иң күренеклеләре.

Тик кайда ул алар күзалларга тырышкан  һәм бар дөнья халыкларын берләштергән дәүләтсез җәмгыять? Юк һәм булмаячак та.

Хрущев заманында шактый акыл ияләре тарафыннан барлыкка китергән “киләчәк буын коммунизмда яшәр” дигән фаразлар кая китте? Инде  ничәмә-ничә буын алышынды, ләкин җирдә оҗмах барлыкка килмәде. Аның  булмаячагы да бәхәссез. СССР да, андагы коммунизм идеясе дә юкка чыкты. 

Ә Татарстан? Аңа кизәнүчеләр һәм көнләшүчеләр бихисап. Алар аны юк итү юнәлешендә максатчыл сәясәт алып бара.

Соңгы вакытта татарның үсеш стратегиясен төзү җайга салынып килә. Бу эш Конгресска тапшырылган. Моңа иҗтимагый рәвештә  татар зыялылары да кушылды. Аерым шәхесләр  үз фикерләрен  белдерә башлады. Шик юк, андый документ барлыкка килер. Тик менә ул чын мәгънәсендәге эшли торган, хәрәкәттәге документ була алырмы? 

Стратегия милләтебезнең мәңгелегенә ирешү юлларын билгели алса гына гамәли документ булачак. Моны тәэмин итү өчен ышанычлы таянычлар билгеләү зарур. Ул таянычлар ниндидер кичә булмаган, бүген барлыкка килгән, иртәгәсен юкка чыгачак партия һәм оешмалар түгел, ә гомер-гомергә, гасырдан гасырга татарның яшәешен саклап калган ныгытмалар булырга тиеш.

Милләтебезнең нинди тискәре сыйфатлары, аны бәйсезлеген югалтып, дәүләтсез калдырып, бүгенгәчә чыга алмастай коллык упкынына ташлаган? Моңа җавапны тарих кына бирә. Татар фаҗигасенең төп сәбәпләренең берсе,Тукай сүзләре белән әйткәндә, татарның бер-берсенә ук атып яшәвендә. Шунлыктан  бу зәхмәти бәладән арынып, милли бердәмлек, аңлашып яшәү тантана итә башласа гына, без дөрес юлга басабыз.  Максатына ирешү өчен татардан, аның бер җан, бер тән булып яши башлавы таләп ителә. 

Шул ук вакытта татарга һәр заман  яшәү көче бирә килгән уңай сыйфатларын да барлап, яңартып тору зарур.  Милләтебезнең күпләрне таң калдырган, максатчыллык, белем-мәгърифәткә төренеп яшәве, түземлек, сабырлык кебек сыйфатларын җанландыру стратегиянең эчтәлегенә керә ала. Бүген бу сыйфатларның шактые саеккан, ә кайберләре бөтенләй юкка чыгу хәлендә.  

Аларның берсе – тел. Телебез бүген зур сынаулар аша үтә. Аңа карата кылына торган явызлыклар, туктаусыз һөҗүмнәр тынмый. Телебез укыту системасыннан гына түгел, хәтта, шактый күп гаиләләрдән дә кысрыклап чыгарылды. Анда рус теле тантана итә. Монда, гәрчә төп сәбәпче ул булса да, дәүләтне генә гаепләү дөрес булмас иде. Үзебезнең зур гөнаһ-хаталарыбыз да җитәрлек.

Стратегия моңа каршы торырдай чаралар билгеләп, телебезнең саклануына, камилләшүенә һәм үсешенә юл күрсәтергә тиеш.  Теле булса, милләт яши. Телсез калса, юкка чыгу юнәлешенә борыла.

Гаилә – тел сакчысы. Ана кеше милли моңнарыбызга төрелгән бишек җырлары белән баланың телен ача. Андый тел баланың канына сеңгән була. Баланың теле ачылмый калса, моңа гаилә, бигрәк тә ана кеше гаепле. Бала дөнья мәйданына рус телле бәндә булып чыга. Аның эчке дөньясына милли битарафлык кереп урнаша. Шуның белән катнаш никахларга юл ачыла. Башка дингә күчү очраклары туа. Араларыннан поплар чыгу мисаллары да бар. Стратегиядә ата-аналар белән эшләүгә дә урын табылсын иде.  

Стратегиядә дини тәрбия дә үзенең тиешле урынын алырга тиеш. Сүз, әлбәттә, башка диннәрне каһәрләү турында түгел, аларга ихтирамлы буларак, кешенең үз динендә калуы турында бара.  Ислам дине милләтебезне аның иң авыр чорларында да юкка чыгудан саклап калган. Ислам диненең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин әйткәнчә, стратегиядә “динебезнең, милләтебезнең нык­лыгын, гореф-гадәтләребезнең саклануын да чагыштырырга тиеш булачакбыз”.  

Бүгенге көндә татарлыгыбыз­ны саклауның дәүләти мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә.  Әлбәттә, аларның булган кадәрен файдалана белү кирәк. Ләкин төп көч – халык үзе. Халык бернигә дә карамастан үз-үзен саклардай көчкә ия. Аның мөмкинлекләре иксез-чиксез. Ләкин аларны тиешле хәрәкәткә китерү күп тырышлык сорый.

Бу һич кенә дә җиңел булмаган эшне башкаруда  иҗтимагый оешмаларның роле зур. Ни кызганыч, аларга әле тиешле рәвештәге игътибар юк. Заманында гөрләп торган Татар иҗтимагый үзәге бүген урам оешмасы рәвешендә. Аны бинасыннан сөрделәр,  башкасын бирмәделәр. Яшьләр оешмасының да хәле шуңа якын. Ә бит Стратегиянең киләчәге яшьләр кулында. Бүген исә аларга тиешле игътибар юк. Милли җанлы, үзләрендә зур белем туплаган яшьләребез чиксез. Ләкин аларның берсе дә дәүләт органнарында да, Дәүләт Советында да юк. Яшьләргә тиеш­ле игътибар бирә алмаган милләтнең киләчәге томанлы.

Әгәр дә Стратегия буыннан-­буынга күчеп йөрердәй документ булмаса, бик тиз онытылачак һәм бернигә дә кирәге калмаячак.  Бүгенге шартларда иҗтимагый оешмаларыбызга игътибарны арттыру сорала. Шундый оешмаларның берсе үз вакытында Роза ханым Туфитуллова җитәкләгән “Ак калфак”. Ул бүген дә Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә күп эшләр башкара. Аның белән бер дәрәҗәдәге гаилә фонды да активлыгын арттыра. Тик бу оешмаларга да дәүләти игътибар юк дәрәҗәсендә.

Болар – милләтебезнең мәңгелегенә гарантия тудыруның, аның сөтен саклауның кайбер проблемалары. Сөт калса, ватан кайтачак. Ә татарның сөте куе. Һәм бу Россиянең иртәгә нинди булуыннан да, хәтта, булу булмавыннан да тормаячак.

Ил өчен иң зур куркыныч – милли сәясәт өлкәсе. Россия язмышы өчен җаваплы кешеләр, СССРны шушы руслаштыру сәясәте юкка чыгарганын онытты, аның сәбәбе – интернационализм байрагы эченә төренгән руслаш­тыру сәясәте икәнлеген танырга теләми.  Үткән тарихка объектив бәя бирүдән бик ерак торалар. Аларча, бу тарих һәрвакыт ал да гөл генә булган. Бу ил беркайчан да халыклар төрмәсе булмаган. Киресенчә, бер милләттәшебез үз әңгәмәсендә “шаяртканча”,  Россиядә Рюриклардан, Романовлардан башлап Путин заманына кадәр  рус булмаган бер генә халык та юкка чыкмаган икән. 

Аныңча, патшалар һәм юлбашчылар тик халыкларны яклау­-саклау белән генә шөгыльләнгән. Явыз Иванның Казанны канга батыруы да, болын һәм урамнарның атлап үтә алмастай кеше мәетләре белән тулуы да, Идел буйлап Әстерханга кадәр ничәмә-ничә көннәр буе кеше мәетләре агуы да – болар берсе дә булмаган. Әйтерсең татарның шәһәрләре, авыллары таланмаган, гасырлар буе җыелган рухи һәм матди байлыклар юкка чыкмаган. Әгәр дә бу фактлар русларның үзләренең “Царственная книга”сында, елъязмаларында, шул заман кешеләренең истәлекләрендә сак­ланмаган булса, боларны инкяр  итәргә дә мөмкин.  

Ә көчләп чукындыру сәясәте, кешеләрне сындыру өчен аларга богау салулар, салкын бәкеләргә батыру, мәчетләрне җимерү факт­ларын кая куясың? Бу – татарларны диннәреннән биздереп, аларны  руслаштыруга юнәлтелгән гамәлләренең иң вәхшие. Шушы явыз руслаштыру нияте 1870 елгы укыту кагыйдәләрендә ачык­тан-ачык болай дип язылган:  “Конечной целью образования всех инородцев, живущих в пределах нашего отечества, бесспорно, должно быть обрусение их и слия­ние с русским народом”. 

Столыпинның махсус рәвештә татарга каршы алып барган гамәлләре дә шуңа юнәлтелгән. Тарихның бу битләрен, кем күпме генә тырышса да, йолкып ташлый алмый. Ә тырышалар. 

Аларның берсе Россиядә Рюрик­лар һәм Романовлардан башлап  Путинга кадәр бер генә халык та  юкка чыкмаган, дип ялганлый. Россиядә 192 халык яши дип тәкрарлый. Бу сан Рюрик һәм Романовлар заманында да шундый ук булдымы икән, дигән сорау туа. Әгәр шулай булса, ул конкрет рәвештә, чыганакларын күрсәтеп, шушы патшалар заманында ничә халык яшәгән һәм аларның кемнәр икәнлеген күрсәтсен иде. Әгәр ул моны булдыра алса, бу зур фәнни ачыш булыр иде.

Бу кеше үз әңгәмәсендә безнең халыкларыбызны уртак тарих берләштерә дигән. Нинди уртак тарих икән ул? Бәлки, ул вәхшиләрчә дәүләтләребезне юк итү, көчләп чукындыру һәм рус булмаганнарга карата кылынган башка гаделсезлекләр  тарихыдыр? Менә шуңа бәйле бер тарихи эпизод.

1889 елның 2 октябрендә, яки 1552 елны Казан егылган көндә миссионер Ефимий Малов үзенең көндәлегенә ике, Гәрәй һәм Лотфулла исемле татар егетләре белән очрашып сөйләшү фактын теркәгән. Ул аларны бәйрәм белән тәбрикләгән. Егетләр аңардан, белмәмешкә салынып, нинди бәйрәм, дип сораган. Малов  сез моны белергә тиешсез, бүген Казан бәйрәме, русларның Казанны алган көне, дигән. Егетләр аңа, алай булгач, бу безнең бәйрәм түгел, ә менә Казанны татарлар алса, бу безнең бәйрәм булыр иде, дигән. Малов аларга, мин аны сезнең бәйрәмегез дип әйтмәдем дә, бу Казан бәйрәме дигән. Әгәр дә сез үзегезне казанлылар итеп саныйсыз икән, бу сезнең өчен дә бәйрәм, әгәр дә инде сез үзегезне Истанбул кешеләре дип саныйсыз икән, ул вакытта бу сезнең бәйрәм түгел, дигән.

Димәк, бу көн руслар өчен бәйрәм, ә татарлар өчен фаҗига. Бер үк вакыйгага капма-каршы ике бәя дигән сүз. Шушымы икән ул халыкларны берләштерә торган уртак тарих? 

Ә гасырлар буе дәвам иткән рус булмаганнарны руслаштыру тарихы шулай ук халыкларыбызны берләштерү тарихы микәнни? Әгәр руслашуга күнеп яшәсәк, бу гомум уртак­лык булыр иде. Ә күнмәсәк?  Төрле рәвештәге күндерергә тырышулар юк түгел бит. Имештер, Россия халыклары – рус милләте тирәсенә укмашкан бер халык. Культуралары да рус культурасы тирәсендә генә булырга тиеш. Хәтта кайберәүләр “Россия – нация наций” дигән атама уйлап та чыгарган. Бу чын мәгънәсендәге абсурд. Ничек инде Россия милләтләр милләте булсын. Ул күпмилләтле ил. Ә бу атаманы уйлап чыгару – аны бермилләтле дәүләткә әверелдерергә тырышу гамәле генә.
 
Халыкларны берничек кенә дә вәхшиләрчә яулап алу, бетмәс-төкәнмәс эзәрлекләүләр берләштерә алмый. Без тарихның иң җаваплы елларында яшәдек һәм яшибез. Күпләребезнең күз алларыбыз­да диярлек СССР таркалды. Аның сәбәбе - илне интернационализм байрагы астындагы халыкларны руслаштыру сәясәте иде. Россиянең дә таркалу куркынычы барлыкка килде. Ул куркыныч аңа бүген дә янап тора. Руслаштыру сәясәте һаман дәвам итсә, үткән тарих сабак булмый калса, ул куркынычның тормышка ашачагына бер шик тә юк.

Ә татар, аның дәүләтчелеге? Бүген дә аның корабын җил сөрә. Аны упкынга өстери. Ләкин татар тарихта чарланган, утны-суны кичәргә өйрәнгән, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов язганча, коллыктан тау тишеп чыгардай, мәңгелеккә юнәлгән халык. Татар Җир шары кояш тирәсендә әйләнүдән туктаганчыга кадәр үз дәүләте белән яшәячәк халык.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: