Мәдәни җомга

Индус Таһиров: Бәйсезлек юлында

Соңгы елларда “бәйсезлек” сүзен, Мәскәүдән куркып, кулланмый башладылар. Ә бит бәйсезлекнең төрле баскычлары бар.

Мәсәлән, кайсыдыр ил составындагы автономия – ул өлешчә бәйсезлек. Үткән гасырның егерменче елларыннан башлап 1936-1937 елларга кадәр  СССРда чын автономия яшәп килгән чаклар бар иде. Бу чорда республикаларның алты комиссариаты – мәгариф, мәдәният, юстиция (шул исәптән прокуратура да), җир эшләре, сәламәтлек саклау комиссариатлары реаль автономиягә ия булды. Алар Мәскәүгә түгел, тик җирле хөкүмәтләргә генә буйсынган. Рес­публикалар 1936 елда барлыкка килгән СССР Конституциясе һәм 1937 елда аңа ияргән РСФСР Конституцияләре кабул ителүгә кадәр автоном күләмендәге бәйсезлеккә ия иде. Ә алар кабул ителгәч, Татарстан һ.б. республикалар аннан колак какты. Автономиянең исеме калды, җисеме бетте.

Шунысын әйтү дә кирәк, СССР Конституциясенең проектын бастырып чыгаруга ук Татарстан һәм Башкортстан үзләре өчен союздаш республика статусын дәгъвалый башлый. Ләкин Сталин СССР Конституциясе турында ясаган докладында, бу республикалар союздашлык статусын, үз колак артларын күрә алмагандай күрә алмаячак, дип белдерә. Ә менә андый статусны таләп итмәгән Казахстан һәм Кыргызстан республикалары аңа ия була. Бу турыдагы хәбәрне шушы республикалар радио аша ишетеп, соңрак газеталар аркылы гына белә. Союздаш республикаларның СССР таркалыр алдындагы хокуклары автономияле республикаларныкына караганда күпкә артык булса да, монысы да өлешле бәйсезлек кенә.

Татарстанның 20 нче еллардан башлап шул баскычларга басу өчен барган көрәше бер әһәмиятле нәтиҗә ясарга мәҗбүр итте: азатлыкны сорап алып булмый, аны тик яулау гына мөмкин. Менә ни өчен, кем генә һәм ни генә сөйләмәсен, Татарстанның бүгенге сәяси халәте 1990 елның 30 авгус­тында Югары Совет тарафыннан кабул ителгән Декларациясеннән башлана. Бу вакыйга Җир шарында яшәгән барлык татарлар өчен асыл бәйрәм рәвешендә каршы алынды. Моңа милләттәшләребезнең архивта саклана торган йөзләгән телеграммалары шаһит.

Ләкин бу СССРдан чыгуга юнәлтелгән документ түгел, ә Татарстанның  яңартылган вариантны мөстәкыйль рәвештә имзалауга омтылышы иде. Ул шул ук вакытта Россия белән хушлашу документы да түгел, аның белән шартнамә-договор нигезендә үзара вәкаләтләр бүлешеп яшәүгә юнәлтелгән документ. 

СССР исән вә имин булган дәвердә, татар халкының төп максаты – республикасын союздаш итү булды. Әлбәттә, Союзның иске рәвештә яшәрлек түгел икәнлеге мәгълүм иде. Ул искергән, тузган һәм инде чыннан да аның яшәү мөмкинлекләре тәмам беткән. Хәтта союздаш дип аталган республикаларның хокуклары да губерналарныкыннан әлләни аерылып тормады. Татарстанлылар өчен монысы да сер түгел, ләкин татарларның максаты илне таркату түгел, ә киресенчә, аны яңартып, тулы хокуклы ирекле респуб­ликалар Союзына әверелдереп, саклап калу иде. Республикабыз­ның җитәкчесе М.Шәймиевнең аның проектын тудыру эшендә катнашуы юкка гына булмады. Ул халкыбыз фикеренә таянып, аңа башка респуб­ликалар белән бер рәттә, тигез хокуклы рәвештә имзалауны максаты итеп билгеләде. Һәм ул мөмкинлек бар да иде.

Гомумән, ул вакыт хакимият башында утырган М.Горбачев өчен тарихи шанс барлыкка килгән иде. Бу – илне үзгәртеп кору еллары. СССРның юллар чатында торган дәвере. Ике юлның берсе – аны исән калдыру, икенчесе – юкка чыгару. Юлларның кайсын сайлау субъектив факторга бәйләнгән иде.  Әгәр дәүләт башында Лениндай көчле ихтыярлы шәхес торса, СССР, мөгаен, исән калган булыр иде. Ә Горбачевка көчле ихтыяр да, тәвәккәллек тә җитмәде, ул үзенә бирелгән форсатны ычкындырды. Менә бер мисал. Горбачев Литва Компартиясенең съездына килгәч, аңа: “Расшифруйте каждое слово гимна СССР: «Союз нерушимый республик свободных навеки сплотила великая Русь», – диләр. Ул аптырашта кала. Аңа: “Не затрудняйтесь расшифровкой этих слов здесь. Это вам домашнее задание”, – дип әйтәләр. Тик менә ул шушы өй эшен эшли алмады. Ә бит аңа республикаларның, ил халыкларының иреккә сусаганлыгын аңлау да җитә иде. Ә ул исә СССРның нигезе булган РСФСРның 1990 елның 12 июнендә үзенең суверенлык декларациясен кабул итүеннән дә тиешле нәтиҗә ясый алмады. Башка союздаш республикалар да аңа иярде һәм тулы бәйсезлек юлына басты.

Татарстанда суверенлык декларациясен кабул итү идеясе туды, ул Татарстан Югары Советы рәисе М.Шәймиев күңеленә дә хуш килде. Бу вакытта Шәймиев  инде КПСС Өлкә комитетының беренче секретаре вазифасын Рево Идия­туллинга тапшырган иде. Идиятуллин 1938 елны Казанда туып, татар мәктәбен тәмамлаган кеше, ике телне дә камил рәвештә белә. Алган белеме буенча технарь булуына да карамастан, гуманитар фәннәр белән нык кызыксына. Ул төрле партия органнарында эшләп зур тәҗрибә җыйган һәм шулай ук Казан шәһәр Советы рәисе булып та эшләгән. Гомумән, намуслы һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән шәхес.

Көннәрнең берендә ул мине үз кабинетына чакырды һәм Татарстан өчен дә суверенлык декларациясе кирәк, диде. Ул вакыт бу кем фикере, дип сораша торган заман түгел, мин дә сорашып тормадым. Ул Декларация проектын булдыруны миңа йөкләде. Мин университеттагы үземнең кабинетыма Татарстан Югары Мәхкәмәсе рәисенең беренче урынбасары Минзөфәр Мәүләтшинны һәм филология факультеты деканы Ямил Сафиуллинны чакырдым. Алар эшнең нидән гыйбарәт икәнлеген тиз аңлады һәм без декларациянең беренче вариантын эшләдек.

Әллә ни күп вакыт үтмәде, М.Шәймиев, иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен Кремльгә җыеп, декларация кабул итү мәсьәләсен куйды. Берничә проект тәкъдим ителде. Берсе Татарстан халык депутаты, университетның физфак доценты А.Штанинныкы. Тагын кемнәрнеңдер вариантлары бар иде, тик нигездә ике генә вариант каралды. Штанин варианты буенча суверенитет Россия составында, ә безнең вариант буенча Декларация Татарстанның кем составында икәнлеген күрсәтмәстән игълан ителергә тиеш иде.

Тиздән Югары Совет Президиу­мы Декларацияне рәсми рәвештә төзеп, аны сессиягә әзерләү өчен эшче төркем төзеде. Газеталар сессиягә тәкъдим итәргә тиешле Декларация проектын бастырып чыгарды. Тик шунысы кызык, бу проектта Татарстан Россия составында итеп күрсәтелгән һәм моңа гаҗәпләнмәслек түгел иде. Күрәсең, Югары Совет Президиу­мы шуның белән ниндидер компромисс булдырырга теләгәндер. Бәлки, бу үзенә күрә берәр маневр булгандыр. Бу – 1990 елның август урталары.

Безнең Декларация – респуб­ликабызны яңартылган СССРга кертү өчен җайлаштырып эшләнгән документ. Анда Татарстан СССР составында да, РСФСР сос­тавында да итеп күрсәтелмәгән. Әгәр дә ул РСФСР составында дип күрсәтелгән булса, аның СССРга мөстәкыйль рәвештә керү мөмкинлеге булмаячак иде. Моны Татарстан Россия белән саубуллаша, аның белән араны өзә, дип коткы салучылар да булды. Тик бу дөрес түгел. Нигездә Декларация – Россия белән ике яклы шартнамә нигезендә үзара махсус мөнәсәбәтләр урнаштыруга юл ача торган документ. Ул СССРның да, РСФСРның да территориаль бөтенлегенә куркыныч тудырмады. Ул, асылда, СССРны гына түгел, Россиянең үзен дә чын федерациягә әверелдерү документы булды. Алдагы тормыш моны тулысы белән раслады.

Мондый зур эшне башкарганда республикага көрәштәшләр кирәк иде. 1990 елның сентябрендә М.Шәймиев кушуы буенча без Р.Идиятуллин белән Уфага очтык. Аэропортта безне Башкортстан Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур Әюпов, КПСС рескомының идеология секретаре Роберт Янбарисов каршылады. Безнең төп сөйләшү татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кайтып калды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Башкортстан да безнекенә охшаш Декларация кабул итсә иде, дигән фикергә килдек.

Тик Башкортстан Югары Советы депутатларының күпчелеге моңа каршы булачагы ачыкланды. Югыйсә, Башкортстанның моңа хокукый мөмкинлекләре безнекенә караганда күбрәк иде. Чөнки декрет нигезендә барлыкка килгән Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстан Республикасы инде 1917 елның декабрендә үк үзбилгеләнү хокукы нигезендә игълан ителә. Һәм ундүрт ай буенча союздаш республика хокукында яши. Хәзер эш әнә шул халәткә кире кайту турында гына бара. Мансур Әюповны үгетлисе юк, ул суверенитет идеясенә җаны-тәне белән бирелгән кеше, ул башкорт ике халыкның, ике республиканың һәрвакыт бергә булырга тиешлеген алга сөрә иде. Әгәр Башкортстан Югары Советы тиешле рәвештәге Декларацияне кабул итмәгән икән, монда аның гаебе юк.

Әйткәнемчә, Россия белән ике яклы Шартнамәгә шушы Декларациябез юл ачты. Договор турында сөйләшүләрне без шушы документ нигезендә башладык. Юк, җиңел булмады. Безгә Россия җитәкчелеген Декларациябезнең РСФСРның иминлегенә, бөтенлегенә куркыныч янамый, һәм шул вакытта Татарстанга яңа Союз килешүен мөстәкыйль рәвештә кул куюга юл ача икәнлегенә күндерү кирәк иде. 

Бу эш тә уңышлы башкарылды. 1991 елның 12-15 август көннәрендә Б.Ельцин һәм М.Шәймиев арасындагы килешү нигезендә Татарстанның ни рәвештә яңа Союз договорына кул кую һәм РСФСР белән мөнәсәбәтләрне билгеләү өчен ике делегация арасында сөйләшүләр булып үтте. РСФСР делегациясенең башлыгы Дәүләт секретаре Г.Э.Бурбулис, безнең делегациянең җитәкчесе вице-президент В.Н. Лихачев, аның урынбасары шушы юллар авторы иде. Без уртак протокол кабул итеп, анда Татарстан һәм РСФСРның суверенлык декларацияләренә уңай бәя бирдек һәм Татарстан һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрнең ике яклы договор нигезендә булырга тиешлеген язып куйдык. 19 август көнне ике президент очрашып, сөйләшүләр нәтиҗәсенә нокта куярга тиеш иде. Ләкин… бу очрашу булмыйча калды. Чөнки безгә чын бәйсезлек яулап, яңартылган Союз договорына тигез хокуклы республика рәвешендә имзалау өчен өч көн вакыт җитмәде.

Ни өчен безгә өч көн җитмәде соң? Чөнки без Мәскәүдән кайтып өч көн үтү белән үк ГКЧП фетнәсе пәйда булды. Аны М.Горбачевның иң якын яраннары башлады. Горбачев исә үзе ил белән идарә итү дилбегәсен куллары калтырап торган Янаевларга тапшырып, Кырымга ялга, үзенең Форос­тагы дачасына китеп барды. 19 августта яңартылган Союз договорын имзалау процессы башланырга тиеш иде. Шушы фетнә аркасында бу мөмкинлек юкка чыкты. “Гекачепист”лар җиңелеп кулга алынганнан соң, Горбачевның базардагы бәясе бетте. Ул хәлсезләнгән, көчсез, мескен бәндәне хәтерләтә иде. Болай да бик ныклы булмаган сәяси ихтыяры бөтенләе белән юкка чыккан. Шулай булмаса, әллә ул СССРны таркату өчен Беловежье урманына җыелган Ельцин, Кучма һәм Шушкевичны кулга алып җавапка тартмас идемени? Моңа аның тулы мөмкинлекләре бар, бу вакытта әле армия дә, милиция һәм КГБ да аның карамагында иде. Бәлки, ул ГКЧП көннәрендәге хилафлыгын фаш итүдән курык­кандыр. ГКЧП әгъзасы, эчке эшләр министры Борис Пуго үз-үзенә кул салу алдыннан язып калдырган запискасында “моңа кадәр ышанып килгән кешеләрнең хыянәтен кабул итә алмыйм”, – дип язган сүзләре турыдан-туры аңа юнәтелмәдеме икән? Чөнки Пуго моңа кадәр Горбачевны иң ышанычлы кеше икәнлеген әйтеп сөйләгәннәре берәүгә дә сер түгел иде.

Юк, сүзем Горбачев турында түгел, ә ычкындырылган мөмкинлекләр турында. Әһ, шул өч көн! Әгәр дә без союз договорын имзалап өлгерсәк, СССР таркалган очракта да бәйсез дәүләт булып кала идек. Тик… үткән эшкә салават. ГКЧП булды, Беловежье урманындагы килешүләр узды, СССР юкка чыкты…

Татарстанның суверен дәүләткә әверелүе Россия белән саубуллашу түгел, әлбәттә. Чөнки республикабыз аның уртасында, кендегебез аңа береккән. СССР таркалса да, таркалмаса да, без әнә шул сөйләшүләр нәтиҗәсе булган протокол буенча,  Россия белән мөнәсәбәтләребезне ике яклы договор нигезендә алып баруга дучар идек.

Ләкин ГКЧП нәтиҗәсендә катлауланган мөнәсәбәтләргә таянып, договорны булдырмаска тырышулар булмады түгел, булды. Без янә үзебезнең Декларациябезгә мөрәҗәгать иттек. Аны бит Россия җитәкчелеге таныган иде. Договор юлын дәвам итү өчен бу тарихи документның асылын халык фикере белән ныгыту ихтыяҗы барлыкка килде. 1992 елның 21 мартында булып үткән референдумда сайлаучыларның 61,4 проценты аның сорауына “әйе” дип җавап бирде. Шулай итеп, Декларациябез халык фикере белән ныгытылды. Договорга юл чистарды. Һәм, ниһаять, ул 1994 елның 15 февралендә президентларыбыз тарафыннан имзаланды.

Безгә ияреп, Россиянең кырыктан артык төбәге Федераль үзәк белән төрле рәвештәге килешүләр төзеде. Шулай итеп, әлләни зур булмаган Татарстан дәү Россияне федератив рельс­ларга бастыра алды. Юкка гына Ельцин һәм Черномырдин, соңрак Путин Шәймиевне бүгенге Россия Федерациясен төзүчеләрнең берсе дип атамаганнардыр. Бу республикабызны һәм аның президентын дөнья мәйданына чыгарган чын хакыйкать. 

Бу эшләрнең башы – Декларациябез. Безнең уңышларыбызга чын күңелдән шатланучылар да, көнләшүчеләр дә булды. Чөнки безнең Декларациябез дә, Россия белән төзегән шартнамәбез дә күпләргә мисал булып торды, республикабыз аларга таянып яңача яшәү моделен тудырды, һәркемне сокландырырлык икътисади вә сәяси уңышларга иреште.

Шартнамәгә каршы чыгучылар да аз булмады. Имештер, Россиягә бернинди килешүләр дә кирәкми, алар аны таркатуга алып бара. Татарстанның башка төбәкләрдән аермалы үзенчәлекләре юк. Аның белән дә шартнамә кирәк түгел… Болар барысы да, ясалма уйдырмалар гына. Чөнки шартнамәләр Россияне бетерми, киресенчә, аны ныгытып, чәчәк аттыруга юл ача. Россияне договорлар түгел, ә аларның булмавы, төбәкләрнең хокуксызлыгы бетерә, харап итә. Бу илдә гасырлар буе хөкем сөргән хокуксызлык иң бай илдә иң хәерче халык яшәүгә сәбәп түгелме икән? 

Татарстан, төбәкләрне хокуксызлыкта тоткан киртәләрне җимереп, Федераль үзәк белән яңа договор төзеде. Бу Үзәкнең башка төбәкләре белән төзегән шартнамәләрне юкка чыгарылганнан соң Россиядә бердәнбер договор булып калган иде. Элеккеге шартнамәдән ул шактый аерылып тора иде. Аның эчтәлеге элеккегесенә караганда күпкә зәгыйфь булса да, юридик нигезе ныграк. Әгәр дә элеккегесе бернинди ратификация үтмәгән, тик президентлар тарафыннан гына имзаланган документ булса, монысы безнең Дәүләт Советы, Россия Федераль җыенының ике палатасы аша да үтеп, тулы хокуклы, ун елга көйләнгән документ. Шунлыктан аңа берәүнең дә теш-тырнагы үтмәс кебек иде. Ләкин безнең  шартнамә дә берьяклы рәвештә юкка чыгарылды. 

Ләкин Россиянең үз Конституциясенә каршы законсыз гамәле татар кояшын сүндерә алмый. Утны-суны кичеп яшәгән халыкның яшәү көчен аның белән генә юкка чыгарып булмый. Аның тарихи тамырлары беркем дә йолкып алмастай тирән.

Бүгенге Россиядә кайсы халыкның унар мең халык яши торган авыллары  бар? Юк. Ә татарның андый авыллары хәттин. Гомумән, нинди генә авырлыклар булуына да карамастан, татарның авыл тормышы бертуктаусыз үзгәрә торган заманга җайлашып яши.

Әлбәттә, проблемалары да җитәрлек. Таркалып бара торган авылларыбыз да бар. Эшсезлек аларны да әйләнеп үтми. Шактый күп авыллардан яшьләр китә һәм шәһәр тормышына чума. Күпчелеге урта яшьтәгеләр һәм картлардан торган авылларыбыз да җитәрлек. Шунлыктан татарлар өчен дә авыл проблемасы кабыргасы белән куелган. Аларның шактыенда медицина, культура үзәкләре булмаганнары да юк түгел. Авыл мәктәпләренең саны елдан-ел кими. Кыскасы, татар авылларының тормышы башкаларныкына караганда уңайлырак булса да, проблемалар җитәрлек. Авылларыбызга, алар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның  төп урыны булганлыктан, махсус игътибар таләп ителә. Һәм ул игътибар арта тора. Авылларыбыз яңа шартларга җайлаша бара. 

Ә шәһәр – ул миллилекне йота торган урын. Шунлыктан татарлар Казанда гына түгел, Уфа, Самара, Саратов, Төмән һәм Мәскәүнең үзендә дә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау мөмкинлекләренең төрле чараларын тормышка ашыра. Ана теле Онлайн мәктәбе дә моңа шактый зур өлеш кертә.  Бу эштә дин әһелләребезнең эшчәнлеге артканнан-арта. Мәчетләребез тирәсендә олылар һәм балалар өчен аерым эшли торган курс­лар арта. Казанда кыз һәм ир балалар өчен аерым ике мәдрәсә ачу планлаштырыла. Аларның төп максаты – күпчелек милли оешмаларыбызныкы кебек үк, яшь буынны татар рухлы, телебезне камил рәвештә белә торган, динебезгә милләтебезгә турылыклы татарлар итеп тәрбияләү. Республикабызның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйткәнчә, бүген дә һәр замандагы кебек үк аталар һәм балалар проблемасы бар. Яшьләр министр әйтүенчә, “актив, амбицияле – зур максат куя белә, креатив – яңача фикер йөртә” /“Идел”, ноябрь, 2020/. Балалар өчен оештырылган Алабугадагы “Адымнар”, Арчадагы “Нур” телерадиостанцияләренең блогерлары булып, министр әйткән кебек, “актив амбицияле” татарча дөрес һәм матур итеп” сөйли белүче укучы-яшьләр эшли /“Көмеш кыңгырау”, октябрь, 2020/.  

Шунысы әһәмиятле, телебезне яратучылар, аны нык­лап өйрәнүчеләр рус кешеләре арасында да арта. Аларның берсе Мәскәүдә яшәүче ире дә рус булган артистка Алеся Корсак башкаладагы татар телен өйрәнүче “Умарта корты” курсларына 2 ел рәттән йөреп, телебезне камил рәвештә үзләштергән. Исемен Алесядән Алисәгә үзгәрткән. Ул үзенең татарча бернинди акцентсыз видеоинтервьюсында татар теленең матурлыгына соклануы турында хушланып сөйли. Телебезне, татарлыгыбызны Алисә кебек яратучыларының саннары арта торсын иде.

Республикабызда “Иң яхшы билингваль бакча” проекты хәрәкәт итә башлады. Җиңүчеләр өчен ярты миллионлык грант билгеләнгән. Аның инде беренче нәтиҗәләре дә бар. Аларның берсе – “Татар телен иң яхшы өйрәтүче” бәйгесенең җиңүчесе Лениногорскиның  145  бала тәрбияләнә торган 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Аймара Гайнетдинова. Бу бакчада тел өйрәнү генә түгел, татарча спектакльләр дә куя башлаганнар. Нәтиҗәдә балаларның телләре чарлана, телебезгә мәхәббәте арта.  Аймара туташ әйтүенчә, “әти-әниләр татарча бик сөйләшмәсә дә, сабыйларның татарча белүенә сөенә”. Һәм күп вакыт үзләре дә татарча сөйләшә башлый. 

Ютазы районының Урыссу бистәсендә дә моңа охшаш хәл. Андагы балалар бакчасының мөдире Алсу Шакирова бакчага бик еш телебезне, гореф-гадәтләребезне яхшы белүче әби-бабаларны чакыру гадәткә керүен һәм аның бик уңай нәтиҗәләр бирүен ассызыклый. Нәтиҗәдә балалар ата-аналары белән үз телебездә аралаша. Казандагы 72 нче балалар бакчасының мөдире Людмила Салмина әйтүенчә, анда да ата-аналар балаларын татарча өйрәтү гамәлләрен хуп­лый һәм моңа төрле рәвештә үз өлешләрен кертә икән /“Ватаным Татарстан”, 3 ноябрь, 2020/.

Теле барның иле була, дип юкка гына әйтелми. Тел – дәү­ләтнең нигезе. Бүгенге Татарстан шушы нигезне уңышлы рәвештә ныгыту юлында. Ул юл телебезне саклау, яклау гамәлләре, социаль-икътисади өлкәсендәге уңышлары белән бергә төренеп, башка төбәкләр тарафыннан үрнәк булып кабул ителә. Аның артыннан баралар, аңа иярергә тырышалар.  

Татарстан чал тарихыбызга таянып  бәйсезлек юлыннан атлый. Шуның белән ул, дошмани көчләр тудырган киртәләрне атлап, күпмилләтле Россиянең яшәү мөмкинлекләрен арттыра.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: