Мәдәни җомга

Индус Таһиров: Без уяндык Рәсәйдә, таң белән...

Пыскып януның дөрләп китүенә тарихның кискен борылышлары сәбәп булды. Аларның иң беренчесе – 1905 ел революциясе. Тукай язганча, «уяндык без бишенче елның бер таңында».

Татар – тирән тамырлы халык, аның яшәү учагы беркайчан да сүнмәгән, тарихның иң авыр чорларында да пыскып булса да янып торган. Әгәр татар утының сагында Мәүлә Колый, аның остазы Мелла Мамайлар, аларның дәвамчылары Каюм Насыйри, Шиһаб Мәрҗани булмаса, татар учагы дөрләп китә дә алмас иде. Пыскып януның дөрләп китүенә тарихның кискен борылышлары сәбәп булды. Аларның иң беренчесе – 1905 ел революциясе. Тукай язганча, «уяндык без бишенче елның бер таңында». Моңа кадәр «татар үлмәгән, тик йокыга гына талган була». Канына бөек тарихы сеңгән булганлыктан ул яңа шартларда бик тиз уяна. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына, мисали ислам милләтенә әверелә. 

Яңарышның башында мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани тора. Аңа ияреп, Һади Атласи, Гайнетдин Әхмәров, Ризаэтдин Фәхретдинов, Газиз Гобәйдуллин кебек зыялыларыбыз тарихыбызны нык­лап тикшерү юлына баса. Шул ук вакытта татарның дистәләгән язучы-журналистлары калкып чыга. Утыздан артык газета-журналлар барлыкка килә. Меңләгән тираж белән китаплар бастырыла. 

1909 елның рәсми мәгълүматларына караганда, Казанда мөселман телләрендә 8062000 бит тәшкил иткән 449 исемдәге 3115 данә китап бастырыла. 1912 елда Россиядә барлыгы 361 татар китабы чыгып, аның 69 проценты Казанга туры килә. 1913 елны Россиядә татар телендә 340 китап бастырыла. Шул ук вакытта әрмән телендә – 257, грузинча – 232, украинча – 228 , чуашча – 56, казахча – 40, үзбәкчә – 37, белорус телендә нибары 2 китап дөнья күрә. Татарлар бу елларда Россиянең иң укымышлы халкына әверелә. 1908 елда Идел буеның рус булмаган мәктәпләр инспекторы Я.Д. Коблов болай дип язган: «Россиянең көнчыгыш өлешендә яшәгән халыклар арасында мөселман-татарлар беренче урында тора. Аларның укымышлыларының проценты, хәтта руслар белән чагыштырганда да бик зур. Татар, чыгышы белән кайсы класстан булуына да карамастан, диненең башлангычын һәм үз телендә укый-яза белә. Укымышлылыкның сәбәбе – аларның һәрбер, хәтта кечкенә авылларында да мәктәпләре булу. Аларда белем бирү белән юк кына бәягә, хәтта бөтенләй бушлай муллалар шөгыльләнә». 

Халык китапка тартыла, күп җирдә китапханәләр барлыкка килә. Аларда укучыларның саны арта. Мондый гаҗәеп күренеш тик татарларда гына була.

Махсус рәвештә Тукай феноменына басым ясау урынлы. Тукай, аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Ул мәңгелек, халкыбызга көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора. Тукаебыз – безгә тарих тарафыннан татарлыгыбызны саклау өчен бирелгән ядкәр. Аңа милли хис белән сугарылган талант иңдерелгән. Ул үзенең кыска гына гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлаган. 

Беренче рус революциясе йогынтысында, ул инде җиңелгән булуына да карамастан, халык­лар революцион эшчәнлекләрен дәвам итә. Эсерлар һәм социал-демократлар үз эшләрен туктатмый. Әрмәннәрнең «Дашнакцутюн», яһүдләрнең сионистик партияләре шулай ук хәрәкәттә була. Татарлар шулай ук үз партияләрен булдырырга тырыша. 1913 елда Киевта мөселман студентларының социалистик оешмасын барлыкка китерүчеләрнең берсе Галимҗан Ибраһимов 1914 елда җиң сызганып, милли партия төзү эшен башлый. 

Халкыбызның тарихи хәтере, милли горурлыгы уяна, ул үзенең үткәнен барлый башлый. Ул 1552 елда башланган, Габделбарый Баттал сүзләре белән әйткәнчә, урыс җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала. Ул гүреннән торып, өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга.

Татар уянуга берничә генә мисал. 1911 елда Чиләбе шәһәренең мөселман китапханәсенең 13767 укучысы булган. Аларның кулларына 4435 китап бирелгән. Шуларның 2386 сы – татар, ә 2982 се рус телендә булган. Китапханә 905 данә газета-журнал алдырган.

Троицк шәһәрендәге «Наҗәт» китапханәсенең шул ук 1911 елда 19432 укучысы булган. Казан, Уфа, Мәскәү, Петербург кебек зур шәһәрләрендәге китапханәләрдә дә укучыларның саны арта барган. Һәммә җирдә диярлек хатын-кызлар, балалар өчен мөмкинлекләр тудырыла. 1911 елның 9 (22) декабрендә Казанның Шәрык клубында мөселман хатын-кызлары өчен махсус бүлек ачылып, анда алар өчен газета-журналлар, китаплар уку мөмкинлеге булдырыла. Казанда «Балалар күңеле» исемле журнал чыгару планлаштырыла. Халык соравын истә тотып, Казан нәшриятлары Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Куприн, Андреев кебек рус классикларның әсәрләрен татар телендә бастыра.

1916 елда Уфада Закир әл-Кадыйри халык университетының мөселман бүлегендә хатын-кыз хокукларына багышланган лекцияләрен башлый. «Мәгариф» типографиясе Тукай әсәрләре җыентыгын, «Сабах» типография­се Ф.Сәйфинең татар теле буенча 2-3 дәреслеген чыгара, «Гасыр» нәшриятында хикәяләр һәм шигырьләр «Альманах»ы, «Йорт хуҗалыгы», «Художественный альбом», Г.Исхакыйның «Остабикә»се, Гыйффәт туташның шигырьләр җыентыгы, «Зәкия», Мустаевның «Сугышның максаты һәм сәбәпләре» исемле хикәясе басылып чыга. Шушы елларда Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән яшәү» пьесасы рус теленә тәрҗемә ителә. Аны «Знание» нәшрияты бастыра. Ул Казан, Уфа сәхнәләрендә уйнала. Татар тормышына битараф булмаган Максим Горький нәшриятка язган хатында Исхакыйның башка әсәрләре дә рус телендә дөнья күрсен иде, дигән фикер белдерә... 

Россиянең татарлар яшәгән башка шәһәрләрендә дә шундый ук активлык хөкем сөрә. Россиянең 11 губернасында «Мәгариф лигасы» барлыкка килә. Аның 100 кешедән торган төп комитеты Петербургта урнашкан була.

Татар мәгарифенең үсешенә 1906 елда Түбән Новгород шәһәрендә үткән мөселман съездының әһәмияте зур була. Анда мәгариф үсешенә карата 33 пункт­тан торган карар кабул ителә. Аларның беренче ике пунктында барлык татар авылларында – башлангыч, ә кайберләрендә ике класслы мәктәпләр ачу теләге белдерелгән. 3 нче пунктында аларның барысында да укыту гарәп графикасында һәм татар телендә алып барылыр­га тиеш­леге күрсәтелгән. Мәктәпләр белән идарә итү мөселманнарның үзләре сайлаган дирекция карамагында булуы теләге белдерелгән. Карарның 19 һәм 21 нче пунктларында шәһәр мәктәпләрендәге гимназияләрдә мөселман балалары өчен пансионнар оештырып, укучыларга дин белемен һәм әдәби татар телен иркен кулланырдай итеп бирү мөмкинлеген булдыру каралган. Анда укытуларын рус телендә алып баручы «Учительский школа»ларда аларны тәмамлаучыларга дин һәм туган телләрен үзләре укытырдый дәрәҗәдә үзләштерергә тиешлегенә басым ясалган. Шунысы игътибарга лаек, шушы карарны тормышка ашыруны дәүләт һәм земстволар финансларга тиеш була.

Әлбәттә, хөкүмәт бу карарга каршы чыга, кайбер земстволар гына ниндидер йомшаклык күрсәтә. Шундыйларның берсе – Уфа губерна земствосы. Ул 1911 елның 23 маенда Думаның мөселман фракциясенең кайбер күренекле әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар һәм Халык Мәгарифе министрлыгы вәкилләре катнашында рус булмаган халыкларга белем бирү мәсьәләсен тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрә. Аның карарларында башлангыч мөселман мәктәбен тәмамлаучылар русча укый-яза белергә тиеш, диелә. Мөселманнар өчен учительский семинарияләр булдыру ихтыяҗы барлыгы күрсәтелә. Аларда туган һәм рус телләрен укыту бер дәрәҗәдә булырга тиеш­леге ассызыклана.

1912 елның 10-11 гыйнвар көннәрендә Казанда өяздәге татар мәгарифе мәсьәләсе карала. Өязнең халык училищелары инспекторы Коблов үзенең докладында, моңа кадәр татарлар һәрбер авылның мәчете каршындагы мәктәп-мәдрәсәләргә канәгать булып яшәгән булса, хәзер исә аларга дөньяви белем бирә торган рус-татар училищелары кирәк, ди. Ләкин бу училищеларда татарча укыту һәм татар телендә журнал чыгару кирәклеге шарт итеп куела.

Татарлар өчен бу елларда театр да зур әһәмияткә ия. Чөнки татар театрының, гомумән мәгарифебезнең болгар чорыннан ук башланган тирән тамырлары була. Галимнәр раславынча, театр инде Идел Болгарстанында ук туа. Ул фольклор, төрле уеннар һәм спорт ярышлары белән баетыла һәм Сабантуйлар вакытында якты чагылыш таба торган булган.

1907 елны Казанда «Музыкаль җәмгыять» барлыкка килә. Концерт сәхнәләрендә татар һәм башкорт моңнары яңгырый башлый. Татар милли музыкасының шедеврлары булган «Тәфтиләү», «Озын су», «Мөхәммәдия», «Ашказар» җырларын скрипач И.Козлов, җырчы Г.Трейтер башкара. Әдәби музыкаль кичәләрдә еш кына скрипач Гали Зайпинның, Заһид Хәбибуллинның кыллы оркестры, Камил Мотыйгулин, Исмәгыйль Галиәкбәров һ.б. җырчыларның тавышлары яңгырый. 1909 елның февралендә Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин үзенең баритон тавышы белән Петербургта гастрольләрдә татар җырларын башкарып, тамашачыларны таң калдыра, аны кайнар алкышларга күмәләр. Аны 4 мартта Саратовтагы көнчыгыш музыкасы кичәсендә дә кайнар алкышлар белән кабул итәләр.

28 октябрьдә Мөхтәр Мутин Чиләбедә ике бүлектән торган чыгышын тәкъдим итә. Шуннан соң «Әдәбият ахшамы» дип исемләнгән әдәби кичә үтә. Икенче көнне Мутин инде Семипалатинскида. Анда ул Г.Латыйпов белән бергә шәһәр җәмәгатьчелегенә үз концертларын тәкъдим итә... Шуннан соң алар Троицкида. Мондагы концертларын газета болай дип бәяли: «Троицк мөселманнары өчен бу бик зур вакыйга, чөнки бу шәһәрдә беренче мәртәбә профессионал мөселман артистларының чыгышы иде. Шунлыктан публика аларны зур күтәренкелек белән каршы алды һәм шулай ук озатты да», – диелә «В мире мусульманства» газетасында.

«Галия» мәдрәсәсендә Варшава консерваториясе профессоры В.Клеменц җитәкчелегендә оркестр оеша. Анда Г.Ибраһимов инициативасы белән «Милли моңнар, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге» эшли башлый.

Земстволар, татарларга рус йогынтысын арттыру максатыннан чыгып, рус-татар училищелары ача башлыйлар. 1911 елның декабрендә татар укучыларының саны 160 кешегә җиткән Стәрлетамак өязенең Мәләвез шәһәрендә земство тарафыннан татар хатын-кызлары өчен рус-татар училищесы ачыла. Земство Богырыслан шәһәренең 5 нче мөселман мәктәбендә рус теле дәресләрен кертергә карар кыла. Укытучылар өчен елына 300 сум хезмәт хакы билгеләнә. Орск шәһәрендә Хәкимҗан Рәхмәтуллин тарафыннан 100 кешелек татар кызлары мәктәбе эшли башлый.

Петербургта шулай ук шәхси инициатива рәвешендә ир һәм кыз балалар өчен мәктәп ачу планлаштырыла. Иркутскида җирле хәйрия җәмгыяте мәктәп бетергән 13-20 яшьлек балалар өчен профессиональ мәктәп ачып җибәрә. Аның столяр бүлегендә 30 сум айлык хезмәт хакы белән һөнәр укытучысы билгеләнә. Балаларга рус телен укыту да карала. Инструментлар һәм башка җиһазлар сатып алу өчен 1000 сум акча бирелә.

Бәләбәй өязенең Каргалы авы­лында 1911 елның 1 сентябреннән шәһәр татар мәктәбе эшли башлый. Әстерхан шәһәренең «Шура-Ислами» җәмгыяте шулай ук мәктәп ачып җибәрә һәм аның каршында хатын-кызлар өчен китап һәм газета-журнал уку бинасы булдыра.

Күренекле эшмәкәр М.Рәмиев Уфа губернасының Стәрлетамак шәһәрендә зур мәдрәсә төзеп, аның эшчәнлеге өчен 1000 сумлык капитал билгели. Аның процентлары ремонт эшләрен алып бару өчен тотыла.

Халкыбызның музыкаль дөнь­я­­­сы бөтен тулылыгы белән сабантуйлар вакытында яңгырый. «Йолдыз» газетасы 1915 елгы 19 май санында шул елдагы Сабантуй көрәштә җиңүчеләрне бүләкләүләр халык музыкантларының скрипка һәм мандолина уйнаулары белән дәвам итте, дип язган. Ләкин музыкаль сәнгать үсеше татарларда профессиональ музыкаль белем җитмәү аркасында тоткарланган. Татарның күпчелек артистлары махсус белемсез, һәвәскәр башкаручылардан гына торган. Фатыйх Әмирханның Г.Зай­пинга багышланган мәкаләсендә «Әгәр дә бу татар халкының сәләтле улына чын белем бирсәң, аңардан һичшиксез менә дигән композитор чыгар иде, ул татар музыкасын тәртипкә салып, татарларга көнчыгыш рух белән баетылган опера бирә алыр иде», – дип язган. Шунлыктан музыкаль мәктәп ачу таләпләре ныклап яңгырый башлаган.

Жандарм органнары татарның рухи тормышын игътибарсыз калдырмый. 1913 елның 4 маенда Казан жандарм идарәсе Сембер, Самара, Саратов, Царицын, Әстерхан, Баку, Красноводск, Чарджоу, Мерв, Бохара, Сәмәрканд, Андижан, Наманган, Ташкент, Оренбург, Түбән Новгород шәһәрләрендәге хакимиятләргә шушы шәһәрләрдә Г.Кариев җитәкчелегендәге «Нур» труппасының концертлары булачагын һәм труппаның 45233 номерлы пароход белән Казаннан чыгып киткәнлеге хәбәр ителә. Шушы телеграммада «прогрессив юнәлештәге Кариев андагы җәмәгатьчелекне Казан прогрессистлары белән якынлаштырырга тырышачак» дигән борчылу белдерелә. Саратовтан алынган хәбәргә караганда, анда труппа «Новоцентральный» номерларында урнаша, Сөләйманов, Юскаев, Әбделмановлар белән очрашу уздыра. Татарларның мәдәнияте, мәгариф системасы тизлек белән үсү рус хакимиятенә һич ошамый.

1914 елның 17 сентябре көнне Казан хәрби-цензура комитеты үзенең бер белешмәсендә татарларның нәрсә уйлавын, кәефләренең ничек икәнен белү өчен аларның соңгы утыз елда иҗтимагый фикерләренең нинди шартларда үскәнлеген һәм татар интеллигенциясенең дөньяга яңа карашларының барлыкка килүенә ниләр сәбәп булганын, аларга нәрсәләр йогынты ясаганнарына күз ташлау кирәк, ди. Документ авторының сүзләренә караганда, татарлар суд, дин, мәктәп автономиясе һәм татар телен кайбер хөкүмәт органнарына кертү турында хыяллана.

Татар тормышындагы позитив үзгәрешләре Россия хөкүмәте башлыгы П.Столыпинның да күз уңында булган. Бу аның Синодның обер-прокурорына язган хатында ачык чагыла. «Христиан халкы өчен, – диелгән анда, – мөселман дөньясы белән бәрелешү дини көрәш кенә түгел, ә дәүләти, мәдәни бәрелеш. Хәтта илдә панисламистик пропаганданың көчәюе, аның уңышы махсус әһәмияткә ия». Столыпинны кечкенә генә авылларда да мәчетләр ачылу, яңа мәктәпләр барлыкка килү, әдәби әсәрләр басылу борчый, авыллар буйлап газета-журналлар таратып йөрүче ир-ат һәм хатын-кызларның арта баруы, һәммә җирдә мәдәнияткә, аңлы тормышка, үзбилгеләнүгә омтылышлары пошындыра. Алай гына да түгел, аңа татарларның православие һәм ислам арасында тибрәнүче рус булмаган халыкларга йогынтысы арта бару тынгылык бирми. Шунлыктан ул татар йогынтысына каршы аяусыз көрәш ачарга чакыра. Мондый көрәштән баш тарту гасырлар дәверендә барлыкка килгән тарихи бурычлардан баш тарту булыр иде һәм моның тискәре нәтиҗәләре санап бетергесез булыр иде, дип яза Столыпин. Һәм шушы көрәшкә хөкүмәтнең барлык мөмкинлекләрен кулланырга чакыра.

Нәтиҗәдә, озак көттермәстән, ул мөмкинлекләр хәрәкәткә килә. 28 исламчының исемлеге төзелә. 1910 елның 12-19 сентябрендә шушы көрәш чараларын билгеләү өчен «Идел буендагы татар-мөселман йогынтысына багышланган махсус киңәшмә» – «Особое совещание по выработке мер для противодействия татарско-мусульманскому влия­нию в Поволжском крае» үтә. Анда дини-мәдәни төстәге татар-мөселман хәрәкәтенең дәүләткә каршы икәнлеге ассызыкланган. Теоретик яктан караганда, әлбәттә, ислам динендәге халыклар арасына христиан диненең нурларын тарату мөселманнарның рус культурасына кушылулары булыр иде дә бит. Ләкин моның бүгенге шартларда һич кенә дә мөмкин түгел, шунлыктан бу теләк берничек тә тормышка аша алмаячак, диелә. Тиешле чаралар күрелмәү аркасында пантюркист пропагандистларның зур уңыш­ларга ирешүенә басым ясала. «Алар безнең законнар нигезендә конфессиональ рәвештә барлыкка килгән яңа методик мәктәпләр һәм мәдрәсәләр челтәрен гомумбелем бирү мәктәпләренә әверелдерде. Шуның белән алар дәүләт байлыгы булган мәктәп­ләрне үзләштереп, дини-мәдәни автономиягә адым ясады. Аларның бу адымнары куркыныч рәвештә үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Анда дингә бернинди катышы булмаган арифметика, география, Төркия тарихы укытыла башлады», дип нәтиҗә чыгарыла.

«Киңәшмә» шушы рәвештәге керештән соң мондый карарлар кабул итә. Беренчедән, шушы гамәлләргә каршы көрәшү өчен рус булмаган халыкларның телләрен белердәй, алар арасына үтеп керердәй миссионерлар әзерләргә кирәк. Икенчедән, шул миссионерларны әзерли торган семинарияләрдә җирле телләрне өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш. Өченчедән, бүгенге ике класслы дини мәктәпләргә өстәп, андыйларны инородецлар яшәгән үзәкләрдә ачып, аларда укучы рус кешеләре өчен җирле халыкларның телләрен белүне мәҗбүри итәргә. Һәм ниһаятъ, ул җирләрдә яшәгән рус булмаган халыкларның уңайсыз шартларда булуын искә алып, аларның кулларына Божий Законны бирергә, аның исламнан өстен икәнлеген аңлатырга, аңа каршы бәхәсләр алып барырга өйрәтергә. Шушы  максатка ирешү өчен, Киңәшмә ислам тарихы турында кыска язма һәм аны фаш итә торган катехезис төзергә һәм аның иң яхшы вариантлары өчен премияләр булдырырга, дигән карар кабул итә.

Татарга каршы адымнар моның белән генә чикләнми. Аны эзәрлекләүләр киң җәелдерелә. Беренчеләрдән булып Казандагы Г.Баруди мәдрәсәсе тар-мар ителә. Баруди үзе кайбер шәкертләре белән Вологда губернасына сөрелә. Вятка губернасының Сарапул өязендәге бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның татар дөньясында дан тоткан мәктәпләре ябыла, үзләре кулга алына. Аларга каршы «Бубилар эше» барлыкка килә.

Уфа, Оренбург, Казан губерналарындагы татар хәрәкәтен хөкүмәт «сепаратизм», «дәүләт эчендә дәүләт» төзергә омтылу дип бәяли. 1911 елның сентябрендә аларны тикшерү өчен махсус комиссия җибәрә. Нәтиҗәдә, кайбер укытучылар, мәсәлән, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәре А.Мостафин, Ш.Шәрәфи һәм Ф.Зәбиров, Вятка губернасы Малмыж өязенең Урбар авылы ахуны Әхмәтгәрәй Садыйков кулга алына. 

Шул елның 11 июлендә иң бай китапханәләренең берсе булып саналган Чиләбе мөселман китапханәсендә жандармлар тентү үткәрә һәм 1905 елда ук рөхсәт ителгән 75 татар китабын конфискацияли. 

Ләкин мондый фактларның арта баруына да карамастан, татар алгарышы үсешен туктатмый. Киресенчә, ул киңәя һәм милләтебезгә дәүләтчелегебезне аякка бастыру өчен барган авыр көрәшендә көч-куәт биреп, маяк булып тора. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: