Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Без – чигенмәс халык

Без татарлар рухи байлыгыбызны киләсе буыннарга җиткерү юнәлешендә заманча барлык чараларыннан да файдаланырга тиешбез.

Татар бөгелеп, тезләнеп яши торган халык түгел, ул горур. Ул биш гасыр буе яшәү көчен саклый һәм ныклыгын раслый белде. Аның бүгенге теленә карата туктаусыз дәвам иткән һөҗүмнәргә дә җавабы шундый ук. Ул мәктәп программасында үз телен юк дәрәҗәсендә калдыруга җавап итеп, аны балаларына факультатив рәвештә һәм төрле курсларда өйрәтүен камилләштерү эшен җәелдерде. Казанда һәм Ульяновск өлкәсендәге кебек татарлар яшәгән башка урыннарда телебезгә багышланган конкурслар оештырыла, анда җиңүчеләр өчен премияләр билгеләнә. Чиләбе шәһәрендә балаларның татар әсәрләрен яттан уку конкурсы уза. Башкортстанның Татар Арсланы авылында балалар белән «Туган телем – назлы гөлем» исемендәге чаралар үткәрелә. Мондый мисаллар шактый һәм алар саны арта. Дөрес, әле җанлану җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Себер, Урал әле уянып җитмәде. Татарстан үзе дә әле тулы аңына килгәне юк. Ләкин бу процесс көчәя, чөнки татарның рухи дөньясы бай һәм тирән тамырлы. Аны күпме генә тырышса да, бер көч тә таптап китә һәм юкка чыгара алмый. Шулай да безгә бүгенге борчылулардан да зуррак, дәвамлы куркыныч яный. Илдә шовинистик дулкын көчәя. Мәскәү хакимияте барлык халыкара нормаларны, хәтта Россиянең үз Конституциясен дә таптап, руслаштыру сәясәтен төп вазифаларының берсенә әверелдерә.

Шушы шартларда татар ниш­ләргә тиеш? Иң беренче нәүбәттә, әлбәттә, ул үзенең рух ныклыгын саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру. Бу җиңел эш түгел, чөнки буын буыннан бик нык аерылып тора. Әгәр моңа кадәрге буыннар интернет системасын белми, компьютерларны кулланмый яшәгән булса, хәзерге алмашка килә торган буыннар бөтенләй башка рәвештә яши. Аларның күпчелеге китапны айфон-айпад кебек интернет җайланмаларына алыштыра. Китап бик сирәк рәвештә генә хәрәкәткә килә. Дөрес, китап сөючеләр дә юк түгел. Яшьләр белән актив эшли торган китапханәләребез һәм китапханәчеләребез дә бар. Аларның эшен «Китап», «Тәртип», «Болгар» радиопрограммалары да җиңеләйтә.

Шул ук вакытта без татарлар рухи байлыгыбызны киләсе буыннарга җиткерү юнәлешендә заманча барлык чараларыннан да файдаланырга тиешбез. Гуманитар белем ияләре, сәнгать әһелләре, язучылар, журналистларыбызның кулга-кул тотынышып яшь буынга үтемле чаралар булдыра торулары кирәк. Аларны башкаруда культурабыз махсус урында. Артистларыбыз, бигрәк тә аларның эстрадагылары җавап­лылыкларының ни рәвештә зур икәнлеген аңлап эш итүләре зур әһәмияткә ия. Аларның концертлары булыр-булмас көйләргә һәм сүзләргә җайланган, «тыпыр-тыпыр» белән башкарыла торган җырлардан гына тормасын иде. Аларга Тукайның «хәйран булып» Сәгыйть Рәмиевнең тарихыбызны бөтен тулылыгы белән чагырылдырган җырлавын тыңлавы мисал булсын иде.

Моның шулай икәнлеге аның «Милли моңнар»ында бигрәк тә ачык чагыла. «Болгар» нумерларындагы күршесе, аның дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, җыр­лый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән «мескен» булып торган өч йөз ел арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөньяга мисали һөнәрчелеге, суүткәргечләре, мәгълүм дөньяга кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә «сызылып-сызылып» милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул үзе дә җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән барлый, «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен.»

Татарлар, мөгаен, моңнан яралгандыр. Күрәсең, ул моң, төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләреннән барлыкка килеп, аның канына сеңгәндер. Наҗар Нәҗми юкка гына «җирең кебек назлы, җырдай моңлы татар теле», дип язмагандыр. Татар җырының Александр Ключарев язганча, үзенә генә хас «музыка теле» бар, аңа «мелизм чәкәннәренең бик бай булуы характерлы».

Татар кешесе сәхнәгә, җырга-моңга мөкиббән. Шунлыктан бүгенге эстрадабыз халкыбыз­ны милли рухта тәрбияләүдә, гасырлар буе тупланган музыкаль мирасыбызны киләсе буыннарга тапшыруда җаваплы. Тик ни кызганыч, эстрадабыз бу таләпкә җавап бирүдән ерак тора. Андагы йөзләгән «йолдызлар» буш сүзләргә көйләнгән милли традицияләребездән бик тә ерак торган такмаклар белән мавыга. Бу «йолдыз»­ларның күбесе «Тәфтиләү», «Сәгать чылбыры», «Шахта», «Галиябану» кебек җырларны башкару дәрәҗәсендә түгел, кулларыннан микрофонны алсаң, тавышсыз-тынсыз кала. Зур чыгымнар белән үткәрелгән «Үзгәреш җилләре», «Татар моңы» кебек чаралар да уңышлы булды дип әйтмәс идем.

Ләкин шушы өлкәдә шактый әйбәт үрнәкләрдән Әлфия Авзалованың 85 еллыгына багышлап Татар филармониясе оештырган концертларны, дәүләт фольклор ансамбленең, Р.Ваһапов фондының эшчәнлеген күрсәтеп китмәү дөрес булмас иде. Мәдәният өлкәсенең җаваплы әһелләре шушы мисалларны рухи дөньябызны баетуга юнәлтә алса, бу зур алгарышка юл булыр.

Җыр-моң аша кешегә бай мирасыбыз сеңә, алар аның тарихи хәтерен уята. Ә бит ниләр генә сакланмый ул хәтердә. Монда Сөембикәнең фаҗигале язмышы да, Кол Шәриф хәзрәтнең шәкертләре белән бергә дошманга каршы Казан өчен ваемсыз сугышта баһадирларча шәһит китүе дә, татарның үз-үзләрен аямастан хан сараен дошманнан саклауда һәлак булган кызлары да саклана. Алар онытылырга тиеш түгел, аларны яңарта тору зарур.

Безне иң нык борчыган байлык – ул телебез, аның киләчәге. Соңгы вакытта безне телебезгә карата кылынган явызлыклар, аны дәүләт теле булу хокукыннан ваз кичтерергә тырышулар борчый. Чөнки тел – ул җан азыгы. Халыкны аннан биздерү милләтне бөтенләе белән юк итүгә юнәлтелгән.

Тагын сиңа кизәнәләр,
Сызлаталар бәгырьне,
Кагылмагыз туган телгә,
Ул җан кебек кадерле!

Шагыйрә Илсөяр Иксанова эчке кичерешләрен халкына җиткерү, аны уяту нияте белән язган бу юлларны. Ләкин сызланып, яшь түгеп яшәү татарга хас сыйфат түгел. Татар – горур халык.

Чуашстандагы Тукай авылы милли яшәешнең ачык мисалы. Монда балалар мәктәпкәчә әзерлекне яки уку-язуга өйрәнүне мәдрәсә бинасында уза. Алар үз телләре белән бергә гарәп графикасын да үзләштерә, намаз, дога укырга өйрәнә. Нәтиҗәдә авылда эчкечелек тә, наркомания дә юк.

Телебезне саклау һәм аны үстерүдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин зур һәм актив эш башкарып яши. Ул мәчетләребездә вәгазьләр тик үз телебездә генә булсын дигән карар чыгарды. Мәчетләребез тирәсендә тел курс­ларының саны арта. Әгәрдә моңа кадәр андый курслар Казанның 22 мәчетендә эшләп килгән булса, тиздән аларның саны 100 дән узачак. Казанда ир һәм кыз балалар өчен аерым ике мәдрәсә эшли башлаячак. Гомумән, соңгы 10 ел эчендә Татарстанда 200 гә якын мәчет барлыкка килгән. Мөфтият журналистлар өчен «Динем – ислам, милләтем – татар» конкурс та игълан итте.

Татар теленә игътибар башка милләт кешеләре тарафыннан да арта. Мәскәүдәге Лилиана Сафина оештырган «Умарта» исемендәге татар телен өйрәнү дәресләренә руслар да йөри һәм кайберләре телебезне электрон чараларын кулланып, башкаларга да ирештерә. Шунысы да игътибарга лаек, берничә рус һәм удмурт егетләре татар теле дәреслекләрен хәстәрләп, аларны җәмәгатьчелеккә җиткерде.

Менә берничә мисал. Удмурт милләтеннән булган Алексей Арзавов 12-13 чит телне белүче 37 яшьлек егет. 17 яшенә кадәр ул үзенең удмурт телен дә белмәгән. Ләкин үткән гасырның 90 нчы елларындагы кайнап торган вакыйгалар аның канындагы туган телен уята. Аның туган теле башка телләрне өйрәнү ачкычына әверелә. Татар теле иң яраткан теле булып яши башлый. Алай гына да түгел татар телен өйрәнү дәреслеген әзерли. Ул тиз арада рус милләтеннән булган Петербургта яшәүче шулай ук татар теле дәреслеген әзерләүче Максим Петров белән таныша һәм алар аралашып яши башлый. Петров исә татар телен шулкадәр яхшы үзләштергән һәм шунлыктан горурланып «татарча өйрәтергә хакым бар», ди.

Төрки дөньяда, шул исәптән Төркиядә дә телебезгә игътибар арта. Төркиянең Искешәһәрендә яшәүче төрек кызы Гамзә Нур Налбант Сәрия Мифтахова белән радио аша үткәрелгән әңгәмәсендә «татарчаны ятлап түгел, җырлап өйрәндем», ди. Аның әңгәмәдәге түбәндәге сүзләре игътибарга лаек: «Татар теле – ул үзе мәхәббәт. Җыр, шигырь кебек... Минемчә татар теле төрки халыкларының уртак теле булырга тиеш, аңа хәзинәләр яшеренгән», дигән шушы төрек кызы. Ул Казанга күчеп килү теләге барлыгын да яшерми, «анда яшәргә, укырга телим», дип хыялын ярып сала...    

Рухи халәт һәм гамәли тормыш бер-берсенә бәйле. Күп вакыт татарларның икътисади тормышы алга бара һәм күп­ләргә үрнәк булып тора. Рес­публикада бертуктаусыз яңа ширкәтләр туа, чимал эшкәртү арта. Хәзер Татарстан үзендә табыла торган нефтьнең 85 процентын эшкәртүгә ирешеп, чимал энәсеннән төшә алуы белән калган Россия өчен үрнәк тудырды. Үрнәк рәвештә яши торган авылларыбыз да бар. Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Чуашстандагы Шыгырдан, Мордовия­дәге Березовка, Татарстандагы Шәле, Имәнкискә, Сарабиккол авыллары шундыйлардан. Тик әле мондый авыллар күпчелек түгел. Авылларыбызның ташландык хәлдәгеләре дә, эшсезлек хөкем сөргәннәре дә бар.

Көн саен иртән Кукмара, Саба, Арча, Әтнә районнарының авылларыннан Казанга юнәлгән йөзләгән машинага тап буласың. Кичен алар ашыга-ашыга кабат авылларына кайта. Болар Казанда эш табып, анда эшләүче яшьләр. Авылларында аларга эш юк. Әлмәт, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләр авырлыклар белән булса да эшсез яшьләребезне сыендыра тора. Бу район авылларының шактыенда мәктәп тә, культура һәм медицина учреждениеләре дә җитәрлек түгел. Алардан яшьләр китә. Ә бит авыл гомер-гомергә татар тормышының нигез ташы булды. Шунлыктан аны саклап калу - милләтебезнең үзен саклау­га тәңгәл.

Бүгенге шартларда авыл үзенә яңа караш таләп итә. Чөнки ул совет чорындагы авыл да, анда яшәүчеләр кичәге колхозчылар түгел. Колхозларны бетерү күмәк хезмәтнең юкка чыгуы, эшсезлеккә китерде. Фермалар бушап, ташландык хәлгә килде. Җирне пай рәвешендә кичәге колхозчыларга өләштеләр. Ләкин кичәге мөстәкыйль хуҗалык алып баруга күнекмәгән, бер нинди техник мөмкинлекләре дә булмаган колхозчы, ул пай белән ниш­ләсен? Һәркем фермер була алмый бит. Шунлыктан җир күп урыннарда инвесторлар кулына күчте. Аларның исә төп максатлары халык тормышын кайгырту түгел, ә үз кесәләрен калынайту.

Бездә, ни кызганыч, совет заманында эффектив рәвештә эшләп килгән кадрлар политикасы юкка чыкты. Шуның белән яшьләрне алдан күреп, сайлап алып, үстерү системасы да бетте. Уку йортларында бернинди системасыз рәвештә, яшәешнең ниләр таләп итүе белән санашмастай белгечләр әзерләү хөкем сөрә. Шунлыктан шәһәрләрне беркемгә кирәкми торган эшсез юрист һәм икътисадчылар басып алды. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли торган уку йортларын тәмамлаганнарның күбесе, авылларда кирәк булмау сәбәпле, шәһәрләрдә теләсә нинди эшкә риза булып яши. Бүген югары белемле яшьләр арасында трамвай яки машина йөртүчеләрне, банк саклаучыларны, кибетчеләрне күп­ләп очратып була. Араларында сирәк булса да фән кандидатлары да бар. Аларны үстерү, укыту өчен күпме көч һәм акча коелган.

Базар системасы барысын да үзе җайлаячак, дип әйтүче галимнәр бар иде. Бүген исә без аның ни рәвештә җайланганын күреп торабыз. Җайланды, халык каны белән сугарылган милек олигархлар кулына күчеп, аннан килгән табыш чит ил банкларына кереп урнашты. Урлашып яшәү рәвеше бик тиз дәүләт органнарына да күчте. Анда урнашканнар арасында чит ил шәһәрләрендә сарайлар, диңгезләрдә утраулар сатып алучылар күбәйде. Кайберләренең кулга алынгач, өйләреннән акчаны йөк машиналары белән ташыйлар. Менә ул Росиядәге базар системасы! Аяныч ки, Россия алга бармый. Авыллары бөтенләй юкка чыга бара. Исән калганнарында карт-карчыклар гына. Шактыенда газ да, башка уңайлыклар да юк. Андагы проб­лемалар Татарстанга да тискәре йогынты ясый. Шунлыктан безгә кичектермәстән комплекслы рәвештәге авылны саклау программасын булдыру кирәк.

Ләкин республиканың Россия белән мөнәсәбәтләре шактый катлауланды. Бернинди аңлатусыз аның белән шартнамәле яшәешебезгә нокта куелды. Ни кызганыч, җитәкчелегебез аны дәвам итү өчен тиешле үҗәтлеген күрсәтә алмады. Җәмәгатьчелекне дә моңа җәлеп итмәде. Шуның белән үзенең көчсезлеген күрсәтте. Шушы йомшаклык Үзәкнең телебезгә карата дошмани гамәлләр кылуына юл ачты. Анысын да йоттык. Россия президентының үз прокурорыбыз аркылы җиткерелгән әмерен берсүзсез кабул иттек. Бәлки, бу күндәмлеккә чик куеп, аны Үзәк белән эшлекле һәм дәлилләнгән сөйләшүләргә алмаштыру вакыты җиткәндер? Мәскәүгә үзебезнең хокукый нормаларга таянып, курыкмастан әйтергә тиешле сүзебезне ишеттермәдек әле. Ә ишеттерергә кирәк!

Без хәтта Россия президенты тирәсендә буталучыларның Татарстанны нигезсез, ярым ялган рәвештә республикада яшәүче русларның хокукларын бозуда гаепләү сүзләренә дә җавап бирә алмадык. Әйтерсең лә безнең әзерлекле юристларыбыз юк. Ни кызганыч, аларның авызларыннан хаклылыгыбызны исбатлаган ярым сүз дә чыкмады.

Әлбәттә, Үзәк белән аңлашу гуманитар өлкәдә генә булырга тиеш түгел. Аның беренче планга чыгуы шартнамәле яшәешебезгә нокта куюдан, телебезгә карата кылынган гамәлләр барлыкка килүеннән булды. Ә бит гаделсезлекләр икътисади мөнәсәбәтләребез тирәсендә дә җитәрлек. Аларга да чик кую вакыты җиткәндер.

Дөрес, бүген Россия өчен, бигрәк тә Украина һәм Россия низагы аркасында АКШ һәм Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр бертуктаусыз арткан шартларда да Татарстанны илнең төбәкләрен өндәп баручы респуб­лика, аларга юл ярып баручы рәвешендә кабул итә. Чөнки ул тарихта чарланган, авырлык­ларны җиңәргә өйрәнгән эшсөяр халык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X