Мәдәни җомга

Индус Таһиров: Җанисәп берләштерсен!

Халык санын алу вакытында татар – татар булып, башкорт – башкорт булып калырга тиеш.

Без – татарлар! Шушы горур исем белән тарихка кергәнбез, дөньяның бик күп почмакларында татар тамгасы, аның эзе калган. Безгә бу атамабызны борынгы, Кытай чикләрендә яшәгән ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган. 

Моннан ике меңгә якын чорларда шушы атамалы бер көчле кабилә тугандаш ыругларны үз тирәсенә җыя. Алар арасында тутукулиут, алчи, чаган, терат, куин, баркуй, дербен, дутау, алухай кебек кабиләләр була. Тарихи чыганакларда шулай ук “тугыз татар”, “утыз татар” кебек кабиләләрнең яшәп килүләре турында да мәгълүмат бар. 

XI гасыр гарәп язучысы Рашид-әд-дин язуынча, борынгы татарлар бик күп җирләрнең хуҗалары булып, башкалардан үзләренең бөеклекләре белән аерылып торган. Шунлыктан аларга тугандаш кабиләләр дә, атамалары һәм дәрәҗәләре нинди булуга да карамастан, татарлар дип аталган. Шушы кабиләләрнең кайберләре Чыңгыз ханның явызлыкларыннан качып көнбатышка күчеп китәләр. Зәки Вәлиди раславынча, алар Казан тирәсенә килеп урнашкан. Монда алар үзләренә тугандаш булган болгар һәм кыпчакларга кушылып, бүгенге татар милләтенә нигез  салган. 

Төрки-татарлар дистәләгән дәүләт төзи. Аларның иң билгелеләре – Бөек Болгарстан,  Алтын Урда. Ә соңгысы Казан ханлыгы. Бу гасырлар – аның бөеклек чоры. Бу – аларның дөньяда иң беренчеләрдән булып тимер эретүче, батыр сугышчы, яхшы сәүдәгәр, оста игенче, зәвыклы алтын-көмеш эшкәртүче булып, башкаларны шаккатырырдай шәһәрләр төзеп яшәгән чоры.

Ләкин тарих тәгәрмәче төрлечә тәгәри, ул берәүләрне күтәрә, икенчеләрне төшерә. 1552 елдан башлап татарларның бөеклектән тәгәрәү чоры башлана.  Шул елдан башланган коллык чоры алар өчен фаҗигагә, хәтта Габделбарый Баттал язганча, урыс җәһәннәменә әверелә. Ул  биек кыядан төпсез упкынга очуны хәтерләтә. Татарның үзен якларга тиешле морзаларының күбесе кырылган,  кайберләре дошман ягында. Халык япа-ялгыз кала. Ләкин ул берүзе түгел, аның яклаучысы Аллаһы Тәгалә һәм ул иңдергән  ислам дине була. Менә шулар  аны юкка чыгу афәтеннән коткарып кала.

Тарих татарга түземлелек, сабырлык, мөстәкыйльлек, авыр­лык­ларны җиңә белү сыйфатларын сеңдергән. Заманында Джованни Плано Карпини алар 1-2 көн берни ашамыйча ач тора ала, түземсезлек күрсәтми, уйный, җырлый, ат өстендә түзә алмаслык суыкны да һәм шул ук дәрәҗәдәге эсселекне кичерә ала, дип язып калдырган. Абай Кунанбаев татарларны менә болай тас­вирлаган: “Татарларга карап сок­ланам, алар яхшы солдат та була ала, авыр­лыкларны зур түземлек белән кичерә белә, үлемне дә лаеклы каршылый, мәктәпләрен саклый, диннәренә турылыклы, эшли дә, байый да, киенә-ясана да, күңел ача да белә”.

Халкыбыз иксез-чиксез эзәрлекләүләргә, кысрыклауга, иреге буылуга дучар ителә. Ләкин халыкның тышкы дөньясын чикләп, иреген буып булса да, аның эчке дөньясына богау салып булмый. Аны исеменнән дә, җисеменнән дә, хәтта тулаемы белән тарихыннан да яздырырга тырышсалар да, ул бирешми, татарлыгын саклап кала.  

1870 елда Сембердә чыккан бер китапта “татарлар үзләренең руслар белән чагыштырганда сан ягыннан күпкә аз булуларына да карамастан, русларга, рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсынды”, – дип язылган. 

Галим-миссионер Евфимий Маловның 1904 елның 30 сентябрь – 14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: "Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч-дүрт  йөз ел көтәрбез микәнни?”

«Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со  стороны народности господствующей. Триста лет  живут они вместе с русскими и под русскою  властью и не только не русеют, как другие инородцы,  но еще и сами развивают со своей стороны огромное влияние  на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая». Минемчә, бу 1901 елны Мәскәүдә чыккан бер китаптагы сүзләргә бернинди аңлатма да кирәкми. Бу – халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил.     

Шулай булмаса, әллә ул халыклар төрмәсе дип саналган Россиядә XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы чикләрендә күпләрне таң калдырырдай яңарыш кичерә алган булыр иде? Әлбәттә, юк.

Аның милли рух белән сугарылган капиталистлары үсеп чыга. Шуларның эшчәнлеге аркасында мөстәкыйль мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән чыга торган китаплары хасил була. Музыкаль сәнгатьләре алга китә, театрлары барлыкка килә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы халкына, мәшһүр башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, ХХ йөз башында татарлар мисали ислам милләтенә әверелә. Алар үз телләрен күз карасы кебек саклый, ул аның иң зур терәгенә әверелә. Нәкъ Наҗар Нәҗми язганча:

Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.

Октябрь революциясенә кадәр казахлар, башкортлар һәм кайбер башка халыклар шигырьләрен татар телендә язган.  Үзбәк әдәби теле дә татар теленең зур йогынтысын тоеп формалаша. Инде искә алынган миссионер Н.И.Ильминский татар мәгарифенең казахлар арасында киң таралганлыгын ассызыклап, кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә ниндидер бер кадерле мирас итеп карый, дип язган. Күренекле таҗик шагыйре Садретдин Айнидән, революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме, дип сорагач, ул, “әйе, беләм идем, Тукай аша”, дип җавап биргән. 

Татар теленең йогынтысы күрше удмурт, мари телләренә генә түгел, рус теленә шактый ныклы булган. Күпләгән детальләргә кереп тормастан, рус теленә органик рәвештә сеңгән “алтын”, “балаган”, “балчуг”, “башмак”, “есаул”, “казак”, “казна”, “таможня” сүзләрен атап үтү дә җитә. Ә мондый мисаллар күптән-күп. 

Ләкин коллык чоры татарда кайбер тискәре сыйфатларны да барлыкка китерә, алар аның күзәнәкләрендә урын таба. Ул акрынлап кыюлыгын, азатлык рухын җуя, яраклашырга да, алдашырга да өйрәнә башлый. Шунлыктан татарның канында бөеклек һәм коллык чорларында урнашкан, бер-берсенә каршы сыйфатлар бертуктаусыз бәрелештә яши. Замана үзгәрешләре аларның йә берсен, йә икенчесен калкытып чыгара.    

Тарихның нинди дә булса кискен борылышлары аның бөек­леге чорындагы гүзәл сыйфатларын уята. Әйтик, илдәге халык күтәрешләре, крестьян восстаниеләре, сугыш һәм революция чорларында аның кыюлык, тәвәккәллек, мөстәкыйльлек сыйфатлары калкып чыга. 1905-1907 еллар, 1917-1919 еллар моңа ныклы дәлил булып тора. Бу еллар татарда өмет һәм киләчәккә ышаныч уятып, аңа көч, куәт, дәрт вә дәрман биреп, аның бөеклек чорында барлыкка килгән дәүләти тойгыларын уятты. Шулар нәтиҗәсендә 1920 елда Татарстан Республикасы барлыкка килде.

1990 елның 30 августы көнне шушы республика суверен дәүләт итеп игълан ителде. Бернинди янауларга, куркытуларга да карамастан, 1992 елның 21 марты көнне референдумда шушы карарны халкыбыз үз фикере белән ныгытты. Бу вакыйга татарның сөте бернигә дә карамастан ачымаганлыгын, хәтта куера барганлыгын исбат итте. 

Татар – мәңгелек халык.  Ул – сынауларны лаеклы рәвештә кичерә белүче, Ижау шәһәрендә яшәгән шагыйрь Ибраһим Биектау­лы язганча, үлемне дә, кайгыны да җыр белән җиңә белә торган горур халык.

Россиядә булып үтәчәк халык санын алу кампаниясе халыкларның, шул исәптән татарларның нинди рәвештә икәнлеген күрсәтәчәк. Элеккегечә санлы булып калабызмы, әллә инде санлылык­тан ерагая, зәгыйфьләнә баручы милләт икәнебез ачыкланачакмы? 

Безне борчыган проблемаларның берсе – татар-башкорт мөнәсәбәтләре. Бездәй бер-берсенә якын халык җир йөзендә юктыр. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җыр­лыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми. Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп йөргән, АКШта яшәүче профессор Хафез Малек, бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән.

Халык санын алу вакытында татар – татар булып, башкорт – башкорт булып калырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу – ул бер көнлек гамәл генә. Без һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга тиеш түгел. Менә шул иртәгәсендә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклеген онытмыйсы иде.


Кайвакыт керәшен мәсьәләсе дә калкып чыга. Аны кемнәрдер махсус рәвештә куерта. Күп вакыт керәшеннәрне христиан динендә булуларыннан чыгып, аерым милләт итеп күрсәтергә тырышуларны да очратырга туры килә. Дин һичничек тә милләтне аера торган фактор була алмый. Дөньяда берничә диндәге халыклар аз түгел. Әйтик, грузиннар яки осетиннар – ике динле халыклар. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленми. Гарәпләр дә берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдиләре дә  бар. Тик бит бу – бер гарәп халкы.

Керәшеннәрнең чыгыш­лары башка диючеләр бар. Аларныкы гына түгел, мишәрләрнең, яки Себер татарларының да килеп чыгышларында  шулай ук үзенчәлекләр бар. Ләкин  бу милләтне таркату өчен һичничек тә сәбәп була алмый. 

Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган профессор Н.В.Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә керәшеннәрнең, шул исәптән ногайбәкләрнең XVI гасырга кадәрге тарихын гомумтатар тарихы, дип билгели. Галим бер документта ногайбәкләрнең чыгышлары Арча якларыннан икәнлеген, Казан егылганнан соң көчләп чукындырылганлыкларын, шуннан соң күчеп, Бакалы һәм Нагайбәк авылларына урнашулары хакында язылганлыгын күрсәтә. Күренекле миссионер һәм галим Евфим Малов та керәшеннәрне элек тә һәм үзе яшәгән заманда да татарларның бер өлеше итеп таныган.

Ниндидер аерым керәшен теле барлыгын тәкрарлау – һич хакыйкать түгел. 1767 елны Екатерина II Казанга килгәч, аны керәшен-татар мәктәбенә алып баралар. Анда балалар Әби патшага русча һәм татарча шигырьләр укый. Балаларның татарлыкны беренче урынга чыгарып, шуңа басым ясап, “Мы, татары, своим же теперь разговором, сколько можно, скажем все всем нашим собором», дигән сүзләре игътибарга лаек. Шигырьдә шулай ук керәшеннәрнең элек ислам динендә булулары да, аларның татар икәнлекләре дә ачыктан-ачык әйтелгән.

Әгәр дә алдынгы керәшен җәмәгатьчелеге патшага балалар аркылы татарлык­ларының, татар теленең үзләренә никадәр кадерле һәм рухларына хуш икәнлеген ишеттергән икән, бу юкка түгел. Бу – патшага керәшеннәрнең татар халкының, диннән гайре, аерылгысыз өлеше икәнлеген танытырга тырышуның бер гамәле. Гомумән, хәтта керәшен хәрәкәтенең иң җанланган вакыты булган 1917-1918 елларда да татарлардан аерылу мәсьәләсе куелмаган. Киресенчә, мәдәният өлкәсендә бергә эшләүгә басым ясалган. Халык бүген дә шушы рухта яши. Ул татарның бердәмлеген, бөтенлеген яклый.

Керәшеннәр һәрвакыт татар булган һәм шулай булып калачак. Халык ул мишәр булса да, керәшен булса да, нәкъ Григорий Родионов– Гәрәй Рәхимнең түбәндәге “Татар кешесе” исемле шигъ­ри дисбесендә язылганча, татар булып кала:

Без – татарлар! 
Шушы исем белән 
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Бүгенге татарларның барлык төркемнәрендә дә татар рухы яши. Аларның барысы да бер телдә сәйләшә, бер үк җырлар җырлый. Димәк, татарның, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, изге кан белән сугарылган сөте сакланган. Моңа төп сәбәп, һичшиксез, халкыбызның  тарихи хәтере белән сугарылган  милли горурлык хисләре.  

Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалыклары да, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Бу руслар Новгородта яшәүче милләттәшләреннән нык аерылып тора. Тик бит моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүлергә җыенмый.

Татарларның 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә Россиядә 5 миллион икәнлекләре мәгълүм булды. Элеккеге СССР киңлеген дә искә алсак, бу сан 7 миллионнан артып китә. Гомумән, кайбер мәгълүматларга караганда, дөньядагы татарларның саны  10 миллионнан артык.

Безгә берничек тә сыегыр­га ярамый. Халык санын ал­ган җаваплы көннәрдә куелган сорауга барыбыз да бертавыштан “Без – татарлар!” дип җавап бирү тиеш! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: