Мәдәни җомга

Иманлы булу – ул көне-төне мәчеттә намаз укып утыру дигән сүз түгел...

Урал! Урал! Могҗизавый Урал! Моннан кырык еллар элек беренче күрүләремнән алып әле кичә генә кайтуымны исәпләсәм, мин бу куе урманлыкка чумган таш олпатны йөзләрчә тапкыр узганмын икән.

Ел саен, ә кайчакта елга икешәр, өчәр тапкыр барып кайтылды бит. Бердәнбер кызым Магнит егетенә кияүгә чыкты һәм менә инде оныгым, оныкчыкларымны сагынып бармыйча булмый. ... Әйтүләренчә, юлдагы күрсәтмә эленмәләреннән дә күргәнемчә бу мең чакырымлы ара Казан – Магнитогорск арасы.

Самолет та йөрми, поездны да туктаттылар. Атнага бер олы пассажир автобусы хәрәкәтен оештыргач без бик шатланып, шуның расписаниясен белешеп яшәдек. Ансат иде. Менә бу соңгы елларда шәхси эшмәкәрләр пәйда булды һәм без инде шул шәхси эшмәкәрләр кулына калдык. Дөрес, бәяләр бер чама, хәер машинасының нинди булуына бәйле. Заманның соңгы шәпләрендә йөрисең килсә, 2000 түлисең, гадиләрендә – 1500-1300.

Юл ерак. Арыта, тик әгәр дә матур холыклы, ягымлы, әдәпле кеше белән туры килсәң (бәхетеңә) бик йончыкмыйсың, хәтта юл авырлыгын тоймыйсың да, ә кайбер чакта тетрәндергеч мәңге онытылмас, гыйбрәт булырдай очрашуларга тап буласың.

Менә бу соңгы кайтуымда “Ларгус” маркалы гади генә машинаның артында бик мөлаем, чын үзебезчә киенгән (шәле эченнән яулыгы күренә) олы яшьтәге ханым белән икебез генә бардык. Уфага кайтучы икән. “Бердәнбер кызымда яшәп кайтуым ди.

Бакчамда эшләрне рәтләштереп бетергәч киләм балакайларымны күрергә, инде бәләкәчләрем дә бар, бик чибәр кызчык-оныкчыкларым”, – ди. “Бәй, – дим, – нәкъ минемчә, мин дә бердәнбер кызыма килдем, оныгым, оныкчыкларым белән ике ай яшәп инде Казанга үз тормышыма кайтып барышым. Бик кыстыйлар да балалар, кияү, кода-кодагыйлар да, үз туганнарым да, ташла бакчаларыңны, җитәр, интекмә, давай монда, – диләр. – Син, әнкәй, бәләкәчләреңне татарча өйрәтер идең, – ди оныгым да. – Казаннан китә алмыйм. Әлегә көч-хәл барында үз бакчамда казынам”, – дим.

“Үз өеңдә – үзеңчә шул. Әле Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын да үз көнебезне күрүләрне насыйп итсен”, – дип куәтли мине юлдашым. Бара-бара, сөйләшә-сөйләшә, язмышларыбыздагы күп охшашлыкларга да гаҗәпләнеп дуслашып беттек.

Исеме Әминә, аның да ире эчкән. “Инде күптән үлде, ялгызым яшим, – ди. – Кызым өчен җаным көя хәзер, кияү эчә. Матур тордылар югыйсә, кода-кодагыйлар да бик тәртипле, булдыклылар, мул тормышлы. Чибәр хәрби егеткә чыкты дип бик сөендем. Хәзер менә ут йотабыз, көн дә эчкән, көн дә телгә каткан, пенсиясен җиткерә торганмы! Кыз сменалы эштә, ул югында “дуслары” җыелыша, ди. Инде корган-җиткергән йорт-җирләрен таркатмаса дип борчылабыз. Оныгым аерым яши. Аралары 40 чакырым.

Аның үз тормышы, үз мәшәкатъләре, бәләкәчләрне карый. Кияүнең хезмәт иткән частен кыскарттылар да болар эшсез калды. Охранкаларга барып карады да – ташлады. Җәйләрдә бакчасында казына үзе, агачлар утырта, кыяр-помидор үстергән була. Көзен-кышын эчү инде бар эше. Ничек чыдый ул организмың?! дим. Эчәсең дә йоклыйсың көннәр буе телевизор эшләп тора. Ут-күз чыкса, янып үлсәң. Әнә оныкларың да килми, синнән куркып. Ни уйлыйсың, ни эшлисең син?! Давай врачка, давай даруын табыйк! дим.

Кая ул, кулын селтәп: “Пошли вы!..” – дип кенә җибәрә. “Торасыгыз килмәсә ал да кызыңны таегыз Уфагызга!” – дип тә өсти. Мин алкаш түгел, – ди. Кайтырга җыенгач оныгыбыз килде, ире балалары белән. И, и өебездә кояш, җан рәхәте юкса, бәләкәчләрнең матур тавышлары, әнкәй дип килеп сайраулары!.. Керештем бәлеш пешерергә. Бәләкәй кияү Илдар бабасына дип конъяк алып килгән. Бабасы инде иртәдән үк “җитешкән” иде. Өстәл әзерлибез. Бәлеш пеште, хуш исләре җан рәхәте булып өйгә таралды. Бәләкәй кияү бәлешне мичтән чыгара, мин пычак алып кисәргә җыендым. Карасак коньяк шешәсе бушап килә, олы кияү аягында көчкә басып тора.

Ишектә кыңгырау. “И, и Аллакаем, кайсылары икән?” – дим, чөнки кызым эштә бит. “Хо-хо Платош! – дип ярып салды кияү, – блондиночка красавица Леночка!” Авызларын ерып килеп кергән парлар кочаклашып күреште. Балалар белән дә бик дустанә күрешеп миңа борылдылар. Минем инде йөрәк чыгардай булып тибә, ачуымнан белештерми: “Алкашлар белән күрешмим мин”, – дип пычакны атып бәреп чыгып киттем. Ишек алдыннан бер куртканы эләктердем дә мунчага кереп бикләндем.

Йөрәгемне уам, чигәләрне. Догаларны укыйм. Ай авыр, ай читен, и Ходаем бәлешемне кемнәргә пешергәнмен бит! Болар димәк кунарга килгәннәр, димәк болар монда һаман килә икән кызым юкта дим. Балалардан да оялмый ник керәләр, нишләп йөриләр дим. Уйлар, уйлар, берсеннән-берсе яман, берсеннән-берсе әрнүләремне арттыра... Бәләкәчләрне сөя-сөя гөрләшеп утырасы, сайрашасы урында салкын мунчада төн уздыр инде, ә?! Менә бу җәза, малай! Нәрсә өчен диген?

И, и, и җәзаның тагын да ачырагын кызым кайткач, кызым бирде! Мин инде аңа берни дә сөйләмәм, әйтмәм дигән идем. Ул бит әле иренең өйләрендә мондый “кунакханә”ләр оештыруын белми дип, араларын бозмыйм дип әйтмәм дигән идем, ә ул кайтып керүгә: “Утыр әле, – ди, – бәлешең тәмле булдымы?” – ди. “Әйе, – дигән булам, – нормально”.

“И, и, и әни! Шушы яшеңә җитеп тәки акылга килмисең, ә!? Намазларыңны укыган буласың! Уразалар тотып интегәсең! Ә?! Догаларың холкыңны нишләп үзгәртми??! Платон Викторович минем иң беренче якын дустым ул. Врач. Бернинди эчүе юк, күптән ташлады. Елена Андреевна, хатыны, тоже врач. Алар Мансурның эчүенә бик борчылалар, инде күптәннән бирле үгетлиләр аны, үгетлиләр дәваланырга. Ә ул кире беткән: Мин алкоголик түгел”, – дип ризалашмый. Менә алар кичә конкрет сөйләшү өчен килгәннәр иде.”

“Аллакай гынам, кичер сана! Кичер сана! – дим. И, кызым ул кешеләрне каян күрим, тезләнеп, егылып гафу үтенәм үзләреннән. Белмәдем бит, ник Дилә бер сүз әйтмәгәндер. Эчәргә килгәннәр дип котым чыкты. Балаларны юындырасы, йоклатасы бар дидем. Соң, кызыкаем, мин барында гына да кемнәр кермәде, ихахайлап – шаушулашып утырмады, йә бергә хезмәт иткән дуслары, йә балыкчылар, йә кемнедер эзләп йөрүче кыз-кыркын.

Кызым җилкәмнән тотып селкетте дә: – Әнкәй! – дип тешләрен кысты. – Дөнья бит бу. Кем кемгә кермәс, ни йомышы төшмәс кешенең, тыңларга кирәк башта, йөзеңне җыермыйча, тыңламас борын тупасланып ябышмаска. Үз дәрәҗәңне дә төшерәсең бит, кешенең күңелен дә җәрәхәтлисең. Сезгә бит дин ярдәмчел булырга куша. Якты йөз күрсәтергә куша.

Менә шулай сабак укыды балам миңа. Хаклы иде. Дөрес. Намазларым, догаларымның төп нәсихәте – сабырлык бит! Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле коллары – сабырлар дип күпме мәртәбәләр укымадым! Әйе, укыган саен укып нәсихәт аласың юкса. Ә менә холкымны үзгәртеп бетереп булмый. Мөхәммәт галәйһиссәләмнең күргәннәре – кичергәннәре безгә гыйбрәт бит!”

– Сабырлык – сары алтын дигәннәр борынгылар, – дим Әминә кардәшемнең тукталып күз яшьләрен сөрткән арада. Иманлы булу – ул көне-төне мәчеттә намаз укып утыру дигән сүз түгел, – дия иде безгә остазыбыз Рәшидә абыстай, – гамәлләреңнең изгелегендә, кешелек бурычларыңны камил үтәүдә. Ураза тотуың – ач торып вакыт үздыруың гына әгәр син гадел булмасаң, тыйнак-тотанаклы булмасаң, кеше рәнҗетсәң, кеше арасын бозсаң, – диде. Авылыбызның сабырлыгы белән иң билгеле булган әбиемнең – чибәр түти исемен йөрткән Сабирәттәй – артык чашынган чагында безгә “тотанаксыз булмагыз”, – дия торган иде.

Тотанак – күркәм холык, әдәплелек, сабырлык, ягъни үзеңне-үзең тота белү, дигән мәгънәдә бит.

Нәкъ менә балаларыңны, онык-оныкчыкларыңны тотанаклыкка өйрәтү мәслихәт бит. Ә иң мөһиме – үзең тотанаклык үрнәген күрсәтә бел. Картлыкта артык ямьсез, кирәксез булмассың!..

Тотанак бул!

 

Мөслимә Шәфыйкъ

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: