Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Иман баганасын кем торгызыр?

Җирдә иблис урнаштыра торган тәртипкә илаһи альтернатива булып, Аллаһ кануннарына корылган яшәү рәвеше генә чыга ала.

Диннәрнең сәясәт коралы да итеп кулланылуы бүген инде күпләр өчен сер түгел. Әлбәттә, дөнья тотучылар тарафыннан аерым роль бу җәһәттән ислам диненә дә бирелә: мәҗбүри глобальләштерү сәясәтен алга этәрү ниятендә, “халыкара ислам террорчылыгы” дигән глобаль дошман образы булдырыла, моның өчен, ислам йолалары һәм атрибутлары артына яшеренгән, әмма белеме сай һәм кыйбласы да томанлы булган затлар җәлеп ителә, шул рәвешле мөселман өммәте сәясәт коралы дәрәҗәсенә куела, хак динебезнең илаһи асылы дискредитацияләнә, җәмгыятьтә имансызлыкка юл ачыла. Моңа китергән сәбәпләр дә билгеле: ислам диненең илаһи асылын колачлый алмау һәм җәмгыятьтәге рухи кризис. Билгеле булганча, исламның биш әркәнен (баганасын) үтәүгә керешкәнче, һәр мөэминнең иман китерүе лязем. Ә бу инде, шәһадәт белән бергә, хак динебезнең илаһи асылын акыл  белән аңлау, илаһият кануннарын үтәүне яшәү рәвеше итәргә дә әзер булу дигән сүз. Бары шуннан соң гына кеше үз иманын ислам дине йолалары дәрәҗәсендә дә ныгыта ала. Ә бүгенге җаһил чорда нык­лы иман баганасын һәр кешенең вөҗүдендә дә торгызу зарур. Аның ысуллары вә серләренә килгәндә, алары инде – теологлар һәм дин әһелләре эше.

Үзем исә, сәясәт белән күпмедер дәрәҗәдә шөгыльләнгән зат буларак, бу язмада хак динебезнең шул ягына кагыла торган мәсьәләләргә дә бераз тукталырга җөрьәт итәм. Бу җәһәттән сүзебезне барлык чорлар өчен дә уртак хакыйкатькә таянып дәвам итик: Җирдә иблис урнаштыра торган тәртипкә илаһи альтернатива булып, Аллаһ кануннарына корылган яшәү рәвеше генә чыга ала. Адәми затның рухи үсешендә (дини эволюциянең китү-кайту циклында) ислам дине рухны соңгы баскычка күтәрү (рәсүли аңга ирештерү) өчен иңдерелүен истә тотсак, ислам яңарышы бүген инде җәмгыяви ихтыяҗга да әверелә. Илаһият кануннары барлык тереклек дөньясы өчен уртак булган кебек, тәүхиди-иҗтиһади ислам да динебезне, төрле уйдырма һәм мөшриклектән арындырып, Рәсүлебез чорындагы сафлыгына кайтару (вакыт-пространство таләпләрен исәпкә алу) аша, илаһи тәгълиматка нигезләнеп формалашкан җәмгыяви күптөрлелек берлеге (гомумкешелек цивилизациясе) итеп үзгәртергә тиеш була. Кешелек дөньясы тирән рухи һәм цивилизацион кризис кичергән хәзерге чорда бу, чыннан да, инсаниятне Аллаһ хозурына кайтаруның бердәнбер юлы, яңа дөньяви тәртипкә илаһи альтернатива булып тора. Аның асылы – Җирдә илаһият кануннары буенча яшәүгә күчү. Ә алар барлык диннәр һәм кавемнәр өчен дә уртак.

Табигый ки, кешеләр аңында һәм яшәү рәвешендә глобаль дәрәҗәдәге мондый илаһи борылыш бер мизгелдә генә була алмый. Уй-ниятләрдә генә түгел, эш-гамәлләрдә дә Аллаһ кануннары буенча яшәүгә күчү өчен әле, мөгаен, буыннар вә чорлар алышынуы да таләп ителер. Әмма бу юнәлештәге эшчәнлек инде бүгеннән үк башланып китәргә тиеш. Чөнки вакыты шундый. Тик моның өчен нәрсә эшләргә соң? Эшне нидән башларга? Әлбәттә, иң элек – рухи вә дини яңарышның җәмгыяви ихтыяҗ булуын шәхси планда да, иҗтимагый аң дәрәҗәсендә дә тану һәм кабул итүдән. Аллаһ кушканча яшәү кешенең яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш. Еш кына күпләр моны дини йолаларны үтәү яки тышкы атрибутларны (кием-салым, сакал-мыек һ.б.) үзгәртү дип кенә аңлый. Һич юк. Иң элек кешенең рухи асылы, әхлагы һәм кылган эш-гамәлләре илаһият кануннарына җавап бирүе лязем. Гади нәрсәләрдән башлыйк. Әйтик, иртән теш чистартканда, кранны ябып торудан. Су счетчигы санаганга гына түгел, ә эчә торган суны исраф итәргә ярамаганга күрә. Игелек кылганда да - савап өчен генә түгел, ә кешеләргә ярдәм йөзеннән, Аллаһ ризалыгы өчен.

Аңлашыла ки, рухи вә дини яңарыш мәчет­-мәдрәсәләрдән, мәхәлләләрдән, бүтән дини вә иҗтимагый оешмалардан башка гына була алмый. Чөнки бүген иман баганаларын аерым шәхесләр күңелендә генә түгел, җәмгыяви аң дәрәҗәсендә, иман манаралары итеп тә торгызу лязем. Ә алга таба инде илаһият кануннары буенча яшәүнең барлык илләрдә дә дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм төп законнарына да кертелүе мәслихәт. Шулаен шулайдыр да, тик моның белән кем һәм ни рәвешле шөгыльләнергә тиеш соң? Бу сорауга җавап, Җәнабел Хак тарафыннан яралтылышта ук, китү-кайту циклы рәвешендә тәкъдир кылынган. Әмма андый катлаулы тема аңа аерым да тукталуны таләп итә.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев