Мәдәни җомга

Илсөяр ИКСАНОВА: ИЛГӘ-КӨНГӘ ИМИНЛЕК!

Балачакта дәү әниемнең бик еш кабатлаган: «Илгә-көнгә иминлек бир!» дигән теләкләренең мәгънәсен тулысынча аңлап бетермәсәм дә, бу сүзләрнең үтә җитди, мөһим булуын тоя идем. Инде үзем бар күңелем белән шул теләкне кабатлыйм: «Илгә-көнгә иминлек бир!» Кыска гына бу гыйбарәгә бик тирән, киң мәгънә салынган. Әлбәттә, аның иң беренчесе, иң өстә...

Балачакта дәү әниемнең бик еш кабатлаган: «Илгә-көнгә иминлек бир!» дигән теләкләренең мәгънәсен тулысынча аңлап бетермәсәм дә, бу сүзләрнең үтә җитди, мөһим булуын тоя идем. Инде үзем бар күңелем белән шул теләкне кабатлыйм: «Илгә-көнгә иминлек бир!» Кыска гына бу гыйбарәгә бик тирән, киң мәгънә салынган.

Әлбәттә, аның иң беренчесе, иң өстә ятканы, соңгы вакытларда аерым бер шом белән халык телендә кабатланган: «Сугыш кына була күрмәсен!» дигән мәгънә. Чөнки сугыш дигән вәхшәт безнең халыкның тәмам җелегенә үткән, бәгырен талкыган афәт.

Мин Бөек Ватан сугышыннан соң ике дистә ел үткәч туган кеше, әмма ул сугыш фаҗигаләренең кайтавазы гомерем буена йөрәгемне яралады. Балачактан дәү әниемнең Бөек Ватан сугышында ятып калган улларын кызганып, өзгәләнеп елаулары, әниемнең яу кырында һәлак булган әтисен көтеп сызланулары, Сталинград явында башын салган дәү әтиемнең күз яшьләренә манчылып язылган (химик карандаш эреп, таралып киткән урыннарга «Монысы минем күз яшьләрем тамган урын» дип язып куйган иде) солдат хатлары аша бәгыремә үтте ул. Аннан сугыш ятим калдырган тулы бер буынның гомер буе кимсенеп яшәүләрен күреп җаным күпме әрнеде! «Әтиләре сугыштан кайтканнар ата назы да тоеп үсте, хәзергә кадәр төрле ташламалардан да файдаланалар, безгә, сугыш ятимнәренә, бер игътибар булмады, ник шул турыда бер дә язмыйсыз!» - дип, минем үземә дә күпме кеше җан авазын түкте!

Кыскасы, сугыш кайсыдыр бер якның җиңүе, атышлар туктау, солых төзү белән генә тәмамланмый. Ул шул чорда яшәгән, бу сугышның кыйпылчыгы җанына кагылган кешеләрнең гомер азагына кадәр дәвам итә. Бөек Ватан сугышы әле безнең буын өчен дә яра, безнең балалар өчен, мөгаен, тарих булыр. Шул ягы куркыныч, тарихны бозып язу, һәр якның юрганны үз ягына тарту гадәте бар. Инде бүген үк безнең өчен изге булган Бөек Ватан сугышына ревизия ясаучылар шактый. «Фашизмны җиңүдә кем күпме көч куйды: Советлар илеме әллә союзниклармы?» кебек сораулар торган саен киңрәк яңгыраш ала.

Бу сугышны җиңүдә совет халкының ролен киметеп күрсәтергә маташулар соңгы вакытта фарс дәрәҗәсенә җитте. Освенцим концлагерен азат иткән «Украин фронты»н украин милләтеннән торган фронт, дип белдерү кебек ялган хәбәрләргә кадәр ишеттек. Ә инде Освенцим концлагерен азат итүгә багышланган тантаналарга Советлар иленең дәвамчысы булган Россия Президентын чакырмау (эш монда В.В.Путинның шәхесендә түгел!), бу җирдә башын салган совет солдатларының рухын рәнҗетү иде.

Шул ук вакытта соңгы елларда сугышны җиңгән «Совет солдаты» урынына «русский солдат» гыйбарәсе генә кулланыла башлады. Әйе, Совет иле таркалды, аның урынына Россия туды. Әмма «совет» дигән төшенчәне тулысынча «рус» төшенчәсе белән алыштыру мөмкин түгел. «Совет солдаты» дигәндә, фашизмны җиңү өчен иңгә-иң торып көрәшкән, гомерләрен биргән бик күп милләт вәкилләрен күз алдында тотабыз. Аны берничек тә бер генә милләтне аңлатучы «рус» сүзе белән алыштырып булмый. Минем туган авылым уртасында торган обелискта гына да ил өчен башын салган 234 совет солдатының исеме уелган. Аларның барысы да татарлар! Һәм мин аларны «русский» яки россиянин дип атауга бөтен вөҗүдем белән каршы.

Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә, Икенче Бөтендөнья сугышы хакында бик күп фикерләр, нәтиҗәләр булыр. Әмма, ничек кенә булмасын, Совет илендә яшәгән һәркемнең җанында бу сугыш калдырган яра бар. Ул яраларга саксыз кагылудан сакланырга иде. Мин бу сүзләрне яшь буын, бигрәк тә каләм тибрәтүче яшьләр колагына әйтәм. Хәзер мәгълүмат чыганаклары күп, әмма фикерләр арасыннан гаделлекне таба белү кирәк.

Узган 2014 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулды. Шул җәһәттән инде тарихка күчкән бу сугыш турында бик күп язмалар дөнья күрде, телевизион тапшырулар эфирга чыкты. Ә милләттәшләребезнең әлеге сугышта кичергән кайгы-хәсрәтләре, әсирлек газаплары сурәтләнгән бәет-мөнәҗәтләрен укыганда бу фаҗигагә дә челпәрәмә китерелгән кеше язмышлары аша карыйсың.

«Бу кадәрле кан түгүләр
Туктар көне бар микән?
Падишаһлар ник сугыша,
Әллә дөнья тар микән?!.»

Моннан бер гасыр элек шулай дип өзгәләнә гади солдат. Шул еллар эчендә дөньяда нинди генә алгарышлар булмады! Кешелек дөньясы фән-техника ягыннан фантастик казанышларга иреште. Тик... кеше аңы, кеше психологиясе ярты адым да алга китмәгән. Бүген дә халык «Падишаһлар ник сугыша?» дип баш вата.

Безнең буынга гына да Әфган сугышы, Чечня сугышы фаҗигаләрен кичерергә, солдат хезмәтенә дип кенә озаткан егетләрнең цинк табутларда кайтуларын күрергә туры килде. Инде янә сугыш дигән шом йөрәкләрне өшетә. Янәшәдә генә, Украина җирендә чып-чын сугыш бара, меңәрләгән кешенең гомере өзелә, язмышлар челпәрәмә килә. Вакыйгалар алга таба нинди юнәлеш алыр, әйтүе кыен. Әлегә бу афәттән чыгу юлы күренми. Чөнки монда үзләрен дөнья хакиме дип санаган көчләр тарткалаша. Аның бар фаҗигасе гади кешеләр язмышына төшә.

Күренекле шагыйрь, гуманист Рәсүл Гамзатов моннан дистә еллар элек үк: «Җир шары инде упкын алдында тора гына түгел, ә упкынга очып бара, кешелек дөньясына тарткалашудан туктап һәм берләшеп, ничек йомшаграк төшәргә икәнлеге хакында уйланырга кирәк», - дип язган иде. Билгеле, аның чакыру-өндәүләрен ишетүче булмады. Дөнья хакимнәре Җир шарындагы ресурсларны бүлү белән мәшгуль булганда, әлбәттә, мондый тирәнлекләргә төшеп уйлану - беркатлылык.

Инде «Илгә-көнгә иминлек бир!» дигәндә, без бу сүзләргә салынган икенче мәгънәне дә истә тотабыз. Анысы безнең үз дөньябыз, үз мохитебез. Без тышкы галәм агышын үзгәртү алдында шактый көчсез булсак та, үз дөньябызны үзебез көйли алабыз. Без бит табигать балалары. Нинди генә зәмһәрир суыклардан соң да дөньяга яз килә, бөреләр ачыла. Шул ачылган бөреләргә соклана, сөенә белсәк, күңел дөньябыздагы имин халәт тормышның үзендә дә чагылыш табачак. Ил-көнебез имин булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: