Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Илгизәр Зәкиев: “Гаиләдә” дип алданмыйк!

Әти-әни белән татарча сөйләшү өчен, тәүлектә берничә минут вакыт табыла микән?! Менә шушы шартларда гаиләдә камил рәвештә татар теленә өйрәтү турында сүз йөртү мөмкинме? Гаилә хәзерге заманда һичничек тә тел мохите була алмый.

Философларны меңнәрчә ел борчыган сорау бар. Ул аңныңмы, яшәешнеңме беренчел булуын ачыклаудан гыйбарәт. Яшәеш (бу очракта фәлсәфәдә вөҗүд дигән термин кулланырга яраталар) аңны билгели, аңның нигезендә ята дигән фикерне яклаучылар бихисап. Әйе, монда мантыйк бар. Маугли кебек, социумнан тыш туган балалар бик чикләнгән аңга ия. Хайваннар дөньясы кагыйдәләре өстенлек итә торган, үсештә артта калган илләрдәге кешеләрдә дә шулай. Ә уңышлы тирәлектә булганда, кеше үз-үзен башкаларның уңышын үзенә сеңдерә, кызыксынып, үзе дә уңышлырак, тырышрак була бара. Бала үзе яшәгән җәмгыятьнең нигез принципларын, фикерләрен, тормышка карашын, нормаларын кабул итә. Аңның яшәешне билгеләгән очраклары да юк түгел анысы. Әйтик, ниндидер эчкече гаиләдә туып-үскән бала мәктәпне яхшы тәмамлап, югары уку йортында укый, галим, эшмәкәр яки оста табиб була. Димәк, ул үз аңын эшкә җигеп, яшәешне үзгәрткән. Ләкин, килешәсездер, андыйлар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә бу карашны яклаган галимнәр шактый аз. 

Татар телен саклау мәсьәләсе соңгы елларда философлар баш ваткан сорауга турыдан-туры бәйләнә башлады кебек. Җәмгыятьтә карашлар нәкъ ике төрле лагерьга бүленә. Аларның беренчесе яшәешнең аң нигезендә ятуын яклый, ягъни телнең сак­лануы һәм үсеше өчен, беренче чиратта, аны куллану даирәсе, ана телен укыту һәм ана телендә белем алу кирәклеген алгы планга куя. Икенче төркем исә боларны, әйтерсең, борынгы заман галәмәте итеп күрә һәм туган тел гаиләдә өйрәнелергә тиеш дип тәкрарларга маташа. Янәсе, балачакта гаиләдә өйрәнгәч, кеше үзенең татар икәнен аңлап, гомер буе туган телендә сөйләшергә омтылачак, чит җирләргә китсә дә, татарлыгын җуймаячак. Менә шул икенче төркемнең фикере көннән-көн популярлаштырыла бара, чөнки ул зур-зур җитәкчеләр чыгышында еш яңгырый. Хәтта совет заманындагы вәзгыятьне үз сүзләрен раслау өчен үрнәк итеп тә китерәләр. Имеш, ул чорда Казанда татар телендә укыта торган бер генә мәктәп эшләп калган, аңа карап кына башкалада тел үлмәгән, чөнки гаиләдә әти-әниләр татарча сөйләшкән. Хәтта үзен үрнәк итеп китерүчеләр дә бар: «Мин рус мәктәбендә укыдым, тик өйдә гел татарча сөйләшкәч, телне онытмадым». Ләкин сез туган телегезне нинди дәрәҗәдә беләсез соң? Университетта үз фәненнән имтиханда өчледән югары билге куймый торган профессор турында ишеткәнегез бардыр. «Бишлелек итеп, ягъни иң югары дәрәҗәдә барысын да Алла гына белә. Мин, профессор, дүртлелек беләм. Димәк, сез, студентлар, әлегә өчледән артык югары күтәрелә алмыйсыз», – дип әйтә торган булган ул. Рус мәктәбендә укып, гаиләдә татар телен ипи-тозлык үзләштергән әфәнде татарча тартып-сузып өчле куяр дәрәҗәдә сукалый. Ә ул балаларына нәрсә өйрәтеп калдыра ала? Күп дигәндә, икеле куярлык (берле түгел) итеп! Рус мәктәбендә укып тәрбияләнгән урта буын хәзерге интернет, социаль челтәрләр заманында татар классик әдәбиятын укып үзен камилләштерәчәк дисезме?! Татар әдипләре һәм шагыйрь­ләреннән Тукай, Такташны һәм исемнәре урамнарга бирелгән тагын бер-ике кешене генә атый ала алар. Аның каруы, почмак саен бөек Тукай дип сөйләргә тартынмыйлар. 

Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә рус мәктәбен (русча укыткан мәктәпне) тәмамлаган тулы бер буын тулысынча диярлек маңкорт рухлы итеп тәрбияләнде. Нәкъ менә шундыйлар милли телләрнең кирәксезлеге өчен чәчрәп чыгып чыгыш ясый, нәкъ менә шундыйлар балаларын, яхшырак җиһазландырылган дигән сылтау белән, зуррак рус мәктәбенә илтеп бирә, нәкъ менә шундыйлар, «мәктәптә татар телен укыту сәбәпле рус теленә зыян китерәләр», дип шикаятьләр сырлый.

Совет чоры белән хәзергене чагыштыруның хатасы җәмгыятьтәге вәзгыятьне, хәзерге заман тенденцияләрен исәпкә алмаудан да гыйбарәт. Бүген балага зур мәгълүмат ташкыны агыла. Социаль челтәрләрдән, ватсап, телеграм ише мессенджерлардан һәм тагын әллә кайлардан ташып торган рус телендә дистәләрчә гигабайтлы мәгълүмат кешегә татарча суларга да урын калдырмый. Тәүлегенә 24 сәгать эшләп торган мультфильм каналлары, көнбатыш киноларының тәэсирен чыгарып ташлап булмый. Иң нәни тамашачы психологиясен исәпкә алып ясалган мультфильмнар бала аңына аеруча тиз йогынты ясый. Әти-әни белән татарча сөйләшү өчен, тәүлектә берничә минут вакыт табыла микән?! Менә шушы шартларда гаиләдә камил рәвештә татар теленә өйрәтү турында сүз йөртү мөмкинме? Гаилә хәзерге заманда һичничек тә тел мохите була алмый.

90 нчы елларда татар телен мәктәпләргә кайтару чорында Казанда, Чаллыда бер-бер артлы гуманитар юнәлешле милли гимназияләр ачылды. Аларның үз милләте өчен тугрылык­лы, телгә, әдәбиятка хөрмәтле шәхесләр тәрбияләүдә роле зур булды. Дөрес, бу гимназияләрдә күп фәннәр барыбер ярым русча, ярым татарча укытылды. 90 нчы еллар ахыры, 2000 еллар башында ул мәктәпләр-гимназияләрнең күбесе төгәл предметларны бөтенләй русча укытуга күчеп бетте. Ә физика, математика, хокук, медицина һәм башка бик күп юнәлешләрне сайлаган югары уку йортында инде егетләрне-кызларны тулысынча русча дәресләр каршы алды. Шунлыктан тел-әдәбиятны шактый тирәнтен үзләштергән хәлдә дә, бу егетләрнең-кызларның фикер сөреше хәзер русча бара. Моның аермачык мисалын күптән түгел Г.Камал театры күрсәтте. «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән «Сагынырсызмы?..» әсәрен Алабугада татар гимназиясен тәмамлаган, аннары юридик белем алган Артур Шәйдуллин иҗат иткән. Тик спектакльнең башыннан ахырына кадәр аның «русча» икәнлеге сизелеп тора. Рус телендәге калыплашкан гыйбарәләрнең калька тәрҗемәләре, татар колагына ятышсыз җөмләләр тулып ята. Бу спектакльнең тегеннән-моннан чәленгән эчтәлегенә, темасына кагылмыйк. Анысы – икенче мәсьәлә. Тамашаның рус интернет-басмаларында мактап телгә алынуын аның русча бик анык, аңлаешлы, матур яңгыравы белән дә бәйле икән ләбаса. Өстәвенә, Камал театрында хәзер башкалада, район үзәкләрендә туып-үскән тулы бер буын тупланды. Алар чынлыкта әнә шундый «ватык» телне дөрес, чын татар теле дип кабул итә дә. Телне гаиләдә тәрбияләүнең нинди нәтиҗәгә китергәнен менә хәзер әдәбиятта да, хәтта театрда да күрәбез.

Ләкин тагын да аянычы килә­чәктә булачак. Моның сәбәбе бик гади. Хәзерге татар әдәбиятында Р.Галиуллин, Р.Мөхәммәтшин, Г.Батталова, Л.Гыйбадуллина, Ф.Гыйләҗев кебек матур, асыл татар телендә иҗат итүче буын бар. Алар барысы да диярлек авыл-район мәктәпләрендә татарча укыган, татарча фикерли. Ә 2000 еллардан соң фәннәрнең бөтен республикада диярлек русча укытылуын искә алсак, тел байлыгы, татарча җөмлә төзелеше (!) белән сокландыра торган язучылар башка булмаячак дигән сүз. Быел татар теленнән республика имтиханын Татарстанда нибары бер кыз – Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова гына тапшырганын да өстәсәк, вәзгыять тагын да аныграк аңлашыла төшәр.

Татар телен саклау эшендәге тагын бик зур алдану аны балалар бакчасында гына сеңдерергә тырышудан гыйбарәт. Әлеге караш бакчаларда татар төркемнәре оештырып, сабыйларны кече яшьтән үк татар мохитендә тәрбияләүне күздә тота. Күптән түгел узган татар теле укытучылары җыенында Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин да чыгышында «алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас» дигән мәкальне искә алды. Ләкин югарыда әйтеп үткән мәгълүмат ташкыны аркасында балалар бакчасында бераз татарча сукалый башлаган сабый башлангыч сыйныфларда ук русчага күчә. Икенчедән, Казанда балалар бакчаларында чын татар (татарча тәрбия, татарча дәресләр бирә торган) төркемен санап чыгар өчен бер кул бармак­лары җитәчәк. Кәгазьдә алар бихисап. 

Ә асылда, төркемдә татарча аңлап бетермәгән (фамилиясе безнеңчә булып та) бер генә бала булса да, тәрбияче гел русчага күчә. Ләкин тагын да аянычы шунда: татар төркемнәрен туплаганда, баланың татар телен аңлыймы-юкмы икәнлегенә, татар гаиләсеннән булу-булмавына игътибар бирелми, автомат рәвештә алып барыла торган чират Иван Ивановны татар балалары йөрергә тиешле төркемгә тәгаенли. Ә аның әти-әнисе ишегалдындагы бакчада балага урын табылуына шат кына. Сезнең балагыз рус бит дип кире кагып карасыннар, хәзер гауга куптарылачак. Татар төркемнәрен туплауда анык шартларны, чикләүләрне катгый канун нигезендә кертергә кирәклеге көн кебек ачык. Шунсыз балаларны бакчадан ук татарча өйрәтү турында уйлыйсы да юк.

Интернетта, социаль  челтәрләрдә татар теле турында сүз чыкканда, руслар, маңкортлар «Изучайте свой язык в семье, калякайте вон, на кухне, не лезьте со своим татарским в школы, в университеты» дип чәчрәп чыга (ни кызганыч, андыйларны бер генә прокуратура да тикшерми, милләтара ызгыш кубаруда да гаепләми), чөнки алар шул рәвешле татарның тамырын корытып була икәнен бик яхшы белә

Фәлсәфәдә яшәеш аңны билгели дигән канун, телебезне саклау мәсьәләсендә дә бик төгәл чагыла. Телебезнең кулланылуы, өйрәнелүе, анда белем алу мөмкинлеге (мәҗбүрилеге) генә аның саклануын һәм үсешен тәэмин итә ала. Ә телне кеше ихтыярына, гаиләдәге теләккә генә калдырсак, аның аерым шәхесләр тарафыннан аңлы рәвештә генә кулланылуына юл куйсак, инкыйраз көтә. Шуңа күрә телне гаиләдә саклау кирәклеге, аны 3-6 яшьлек чагында өйрәтеп калдыру турында сүз куерту урынсыз да, зыянлы да.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев