Мәдәни җомга

Илгизәр Зәкиев: Туган тел бозваткыч булсын

Әдәби конкурсларга йөзәр мең таратканчы, “Википедия”гә әдәби татар телендә йөз мең мәкалә урнаштыру телне үстерү өчен бүген йөзләтә нәтиҗәлерәк! 

Айның тәүге атнасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе икенче утырышын уздырды. 15 пункттан хасил көн тәртибенең күп өлеше төрле конкурс-бәйгеләр, фестивальләр уздыру турында чыгышларга бирелде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов, утырышны ачканда, соңгы арада нинди эшләр башкарылганы, комиссиянең якын киләчәктә нинди планнарны тормышка ашырырга алынуы турында бәян кылды, төп максат-бурычларны искә алды. Татарстан районнары комиссия әгъзалары арасында бүленгән. Шул уңайдан рәис аларның йөкләмәләрен дә хәтергә төшерде. 

Күптән көтелгән оешманың үзләренә йөкләнгән вазифаны төрле районнарга барып эш тәҗрибәсен, тел турында кануннарның үтәлешен тикшерүдән башлавы куандыра, әлбәттә. “Урыннарда эшнең торышына, татар телендә белем-тәрбия бирүгә, чаралар үткәрүләргә килсәк, исеме җисеменә тәңгәл килмәгән очраклар күп. Хәтта министрлыклар биргән мәгълүматлар да теге яки бу райондагы чынбарлыктан күпкә аерыла. Хәтта күп җирдә, безгә моңа кадәр бу проблеманы шушындый дәрәҗәдә җиткергән кеше юк иде, диделәр. Район башлык­ларының татар теленә битараф булмавы да кирәк”, – диде Марат Готыф улы. 

Муниципаль районнар белән бергә Казандагы хөкүмәт тә комиссия игътибарыннан читтә калмаган: министрлыклар һәм районнарның сайтларына, социаль челтәрләрдәге аккаунтларына анализ ясалган, аларга киңәш-тәкъдимнәр җиткерелгән. “Кайбер министрлыкларның дәүләт татар теленә карашы бик салкын. Спорт министрлыгы, яшьләр министрлыгы, юл-транспорт министрлыгы, инвестицияләр агентлыгы һәм башкаларның телгә мөнәсәбәте бик сүрән. Министрлыкларның бу мәсьәләдә канун үтәлешен тирәнтен ачыклап, президентка аңлаешлы итеп, административ ысулларны файдаланырлык итеп көчле мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачак. Президент белән сөйләшү булуга карамастан, атналык киңәшмәләрдә татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Аларның телгә мөнәсәбәтен анализлап, ел ахырында ул мәгълүматны президентның өстәленә салырбыз”, диде комиссия рәисе.

Бик хуп, ләкин болар күптән билгеле фактлар лабаса! Туган тел көнендә уза торган “Татарча сөйләшәбез” акциясе кысаларында ел саен “Тяжело с татарским” дип исемләнгән антипремия тапшырыла. Әлеге “бүләк” төрле министрлыклар, рәсми оешмаларда татар теленең торышын билгели дә инде. Әлеге проектны оештыручылар район сайтларын да күзәтә. Татар теленә игътибарлы булганнары өчен оешмаларга рәхмәт хатлары да җибәргәли. Алар инде берничә ел элек үк сайтларның татарча бүлегендә кайбер мәгълүматларның йә бөтенләй куелмавын, йә соңарып урнаштырылуын белдерде. Туган тел өчен янып йөргән активистлар тырышлыгы белән кайбер министрлык, район сайтлары татарчага урын бирә башлады бит!

– Хөкүмәт тармакларындагы телгә мөнәсәбәтнең сүрәнлеген белүгә үк, турыдан-туры прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк! Республика канунын бозу ярылып ята лабаса. Мәктәпләрдән татар телен сөргәндә, барысын да погонлы абзыйлар хәл итте. Күрсәтсеннәр үзләренең закон үтәлеше яклы икәннәрен.

Комиссия утырышында шактый урынлы, нигезле фикерләр яңгырады. М.Әхмәтов татар телен саклау һәм үстерүдә Казан белән Чаллыдагы вәзгыятьнең мөһимлегенә басым ясады: «Республиканың районнарында эш-гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», – дип анык әйтте ул. Кәгазьдә – бер, тормышта икенче төрле булган урыннар ике калабызга аеруча нык кагыла. Бу күренешләрнең иң аяныч нәтиҗәләреннән берсе – исемнәрендә татар сүзе булган уку йортларының (“Татар-рус мәктәбе”, татар гимназиясе) милләтебезгә аю хезмәте күрсәтүе. Ник дигәндә, түрәләр үз чыгышларында фәлән ике телле мәктәп, фәлән кадәр татар гимназиясе, дип күз буа. Казанда да, Чаллыда да бик теләп татарча белем алыр­га мөмкин, дигән фикер туа. Ә чынлыкта андыйларның саны ике калага ике-өчтән арта микән? Аларында да төгәл фәннәр хәзер русчага күчеп бетте.

Утырыш көн тәртибенең берничә пунктын тәшкил иткән конкурс-бәйгеләргә аерым тукталыйк. Бу уңайдан беренче булып трибунага күтәрелгән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин колачлы әдәби бәйге турында бәйнә-бәйнә аңлатты. Конкурс ун номинациядән торачак, каләм ияләренә бер ел вакыт (роман өчен тагын да күбрәк) биреләчәк. Роман язу­чыларга 500 мең сум күләмендә премия тапшыру да каралган. Ошбу әдәби конкурсның телне саклау һәм үстерүдәге ролен ничек бәяләргә? Татарча әсәр язучыларга матди ярдәм дип караргамы? Ә иҗат җимешләре ташка үлчим булса, нишләргә? Утырыш вакытында да бу сорау күтәрелде, яхшы әсәрләр булмаса, премияне бирмәскә кирәк, дигән бик урынлы фикер яңгырады. Ә язучының яки шул исемне алырга йөргән каләм иясенең әсәрен нинди критерийлардан чыгып бәяләячәкләр соң? Герое татарның күренекле кешесе булса, повесть яисә роман “шәпский” дип тамгаланачакмы? “Фәлән абый, бу романың пешмәгән бит”, – дип әйтүче табылуы да шикле? Татар телен саклау һәм үстерү исеме белән бер роман яки повесть язу хәзер Тукай премиясенә тиң буламы? Устав-кагый­дәләргә карап тормыйча, сөрсегән әсәрләре белән әллә ничә тапкыр олуг Тукай бүләгенә дәгъва кылган шагыйрьләр һәм әдипләр аларны тагын күтәреп килмәс дип кем гарантия бирә ала? Гомумән, шушы рәвешле Тукай премиясенең дәрәҗәсен төшерәбез әле.

Утырышта тәкъдим ителгән «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясенең бер дә яңалык түгеллеге шундук искә алынды. “Идел” яшьләр үзәге мондый бәйгене инде әллә ничә ел уздырып килә. Бармак белән генә санарлык булса да, газета-журналларда шигырь-хикәяләре күренеп торган яшь егет-кызларның бөтенесе дә диярлек “Иделем акчарлагы” белән таныш. Әгәр бу бәйгеләр икесе дә параллель барачак икән, аларда 90 процент бер үк кызлар-малайлар катнашачак дигән сүз.  Нәтиҗәдә, эффективлык югала.

Нәфис сүз осталары арасында ярыш, балалар өчен җырлар конкурсларын, укытучылар һәм тәрбиячеләр бәйгесен исә президент каршындагы комиссия утырышларында тикшереп утырырга кирәк иде микән? Татар халкында соңгы вакытта тамада (матур сөйләүче дип аңларга кирәк) белән җыр сүзләре язучылар иң популяр һөнәр ләбаса! “Мин беләм лайфхак, әнигә куям лайклар” дип “әни турында” суперзаманча “җыр” язган кеше әле көен дә сырлап бирәчәк. Конкурс һәм татар теле генә чыдасын!

Комиссия утырышындагы ике спикерның уй-ниятләрен биш куллап хупларга була. Боларның беренчесе – татар Википедиясен үстерү белән актив шөгыльләнүче Фәрһад Фәтхуллин. Ул интернетта татар телле контентның күзгә бәрелеп торуын арттыру өчен кирәкле гамәлләр, «Викимедиа» фондын ирекле лицензияле (ягъни кулланырга мөмкин) контент белән тутыру зарурлыгы турында сөйләде. Википедияче бу уңайдан матбугат чаралары, нәшриятлар өчен кызыклы чаралар уздырырга тәкъдим итте. Әдәби конкурсларга йөзәр мең таратканчы, “Википедия”гә әдәби татар телендә йөз мең мәкалә урнаштыру телне үстерү өчен бүген йөзләтә нәтиҗәлерәк! 

«Татмедиа» акционерлык җәм­гыяте җитәкчесе, интернетта татар контенты булдыру турында сүз алып барган Шамил Садыйковның да чыгышы игътибарга лаек. “Әгәр без бүген интернетта булмасак – без юк дигән сүз. Күпчелегебезнең балалары, оныклары, кызганыч, телевизор карамый, газета укымый, радио тыңламый. Алар тулысы белән – телефонда. Дөньяны телефон аша карыйлар, телефон аша  тыңлыйлар. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә татар мохитен булдыру кирәк”, – диде ул. Ш.Садыйков «Яшь Татмедиа» дигән бренд астына җыелган проектлар белән таныштырды. Чыннан да, хәзерге балаларны, яшьләрне телгә тарту өчен төрле роликлар, мавыктыргыч контент бик кирәк.

Тик шуны да уйлап карыйк әле: интернетта көн саен кытайча, инглизчә роликлар күрәбез. Тик аңа карап, инглизчә дә, кытайча да сөйләшмибез. Димәк, татарча контент дигәндә, бер минут видеода ике татарча кәлимә әйтелгән роликлар турында сүз барырга тиеш түгел. Аларның мәгълүматлы да булуы, әдәби сөйләм нормаларына туры килүе дә мөһим. Интернеттагы тәртипсезлек, йөгәнсезлек аркасында хәтта рус теленең дә бозылып бетүен күрәбез – гыйбрәт алыйк.

Мөхтәрәм комиссия утырышында кайсы өлкә игътибарсыз калды соң? Иң авырткан урын – мәгариф тармагы татарча дәрес­лек­ләрне әзерләү һәм раслату мәсьәләсе белән генә искә алынды. Хәер, бу тармак комиссиянең аерым утырышы өчен тема ул, анысы, Аллаһ насыйп итсә, бер калкып чыкмый калмас. Нигез салмыйча, түбә ябып булмый ул.

Татарча контент, заманча темалар, балалар һәм яшьләрне татар теленә тарту кебек сүзләр күп яңгырады. Ләкин хәзерге заман турында язу өчен, телнең сүз байлыгы да җавап бирер­гә тиеш. “Скачать иттем”, “загрузить иттем”, “Аватарка фотосын лайкнуть иттем”, “Телефоным завис әле” дип сөйләшмәс өчен, фәнни нигездә расланып кертелгән, тел кануннарына буйсынып ясалган (русчаны бозып түгел) яңа сүзләр кирәк. Г. Ибраһимов исемендәге институт, КФУ галимнәренең берләшеп, заман таләп иткән терминнар һәм көндәлек сүзләр уйлап чыгаруы, тәкъдим итүе зарур. Бу мәсьәләдә төрек, казах, үзбәк кебек кардәшләрдән өлге алырга мөмкин. Ә хәзерге элемтә, интернет заманында яңа сүзне халыкка җиткерү, аны телгә актив кертеп җибәрү авыр булмаячак, чөнки андый кәлимәләргә ихтыяҗ бик зур. Ярым русчалы, ярым татарчалы кухня теле булып калмау өчен, туган телебез дә заман белән алга атларга тиеш.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: