Мәдәни җомга

Илгизәр ЗӘКИЕВ: СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА ШИКАЯТЬ

Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында сәхнәләштерелгән "Җәлил" операсында фашизмга хөрмәт белән карау күренешләрен табып, Татарстан Коммунистлар партиясе җитәкчелеге прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Бу исә Рихард Вагнерның Новосибирск театрында куелган "Тангейзер" операсына бәйле гауганың икенче сериясе буларак кабул ителде. Андагы җирле руханилар бу операда христиан диненә тел тидерү, дин...

Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында сәхнәләштерелгән "Җәлил" операсында фашизмга хөрмәт белән карау күренешләрен табып, Татарстан Коммунистлар партиясе җитәкчелеге прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Бу исә Рихард Вагнерның Новосибирск театрында куелган "Тангейзер" операсына бәйле гауганың икенче сериясе буларак кабул ителде. Андагы җирле руханилар бу операда христиан диненә тел тидерү, дин тотучыларны кимсетү кебек кимчелекләр тапкан булган.

Сүз башында шуны искәртеп узыйк: ике очракта да прокуратура җинаять эше ачарга нигез тапмады. Ләкин монда эшнең асылы канун бозылуның раслануында яисә кире кагылуында түгел. Прокуратураның бу сәхнә әсәрләрен, аларның куелышын тикшереп, сәнгать тарафын яклап чыгуы, чынлыкта бик уңай күренеш. Гомумән алганда, төрле сәясәтчеләрнең, дин әһелләренең әдәби әсәрләргә, театр спектакльләренә, операларга карата мондый һөҗүме РФ Конституциясенең 44нче маддәсенә каршы килә. Ул маддә исә Россия гражданына иҗат иреге хокукын бирә. Прокуратураның сәнгатьне якларга басуы киләчәктә мондый дәгъваларның барлыкка килүен чикләр, дигән өмет бар. Чөнки теләсә кайсы әсәрдә, хәтта классика буларак танылганнарында да, китеклек эзләп суд юлын таптарга мөмкин. Әйтик, бәйләнчек затлардан берәрсе Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрендә исламны бозып күрсәтү элементларын таба ала. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә качаклар, жуликлар тормышын идеальләштерү күренешләре бар, моны исә яшьләрне начар юлга өндәү дип аңлатырга була. Г.Камалның "Банкрот"ы, гомумән, бурыч җыеп, банкларны алдарга өйрәтә. Ә әледән-әле кабатланып торган икътисади кризис шартларында бик актуаль мәсьәләләрнең берсе ул. Банк җитәкчелеге бурычлардан качуның сәбәбен шушы спектакльдән күрмәс дип кем әйтә ала?!

Хәзер бу сәнгать әсәрләре өстеннән шикаять язу күренешенең нигезләрен барлыйк. Алга киткән Көнбатыш илләрен мактыйбыз-мактыйбыз да алардан иң тискәре, әхлаксыз якларын үзебезгә күчерәбез. Бу очракта да шулай. АКШта адвокатлык-юристлык шаукымы турында күбебез хәбәрдар. Аларда мөмкинлек булган саен суд ишеген шакыйлар. Кафеда өстеңә кайнар чәй түгелсә дә шикаять языла, имеш, официант чәйнең кайнар булуы турында кисәтмәгән. Урамда яңгырга эләгеп киемең юешләнсә дә, син гаепле түгел, синоптиклар яңгыр турында алдан кисәтмәгән! Әлбәттә, болар барысы да берни кылмыйча гына кесә калынайту максаты белән эшләнә.

Хәзер Россия дә шушы гадәтне үзләштерергә омтыла, тик тагын да бозыграк рәвештә. Америкача ысулны кулланырга маташучылар элек тә булды: кибеттә таеп егылгач, аның хуҗасыннан миллионнар даулап судка бирү очраклары ишетелгәләде. Ләкин Россиядә андый судларда җиңү мөмкин түгел. Адвокатлык, юристлык, мәхкәмә шаукымы бездә 37 нче елларда канга сеңгән әләкчелек, шикаять яудыру гадәте белән кушыла. Акча ягы да икенче планга кала. Суд аша көндәшләрдән котылу, үзеңә һәм партиягә популярлык арттыру максаты күз уңында тотыла: "Тангейзер" операсы очрагында бу бәхәснең куеруы - театр директоры кәнәфиенә кызыгу - беренчел төп сәбәп, тик һөҗүм генә дин ягыннан ясалган. Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсын сәхнәләштергәндә, свастика ялтырап китү, Гитлер белән Сталинның бер югарылыкта куелуы кебек кимчелекләр күреп шикаять язу - Коммунистлар партиясенең кими барган популярлыгын торгызырга маташу гына бит ул. ЛДПР партиясе җитәкчелегенә хас алымнар шул рәвешле Татарстан коммунистларына да килеп иреште.

Бу вакыйга белән аваздаш очракны да искә төшереп китик. Мәскәүдә Шпигельманның "Маус" дип аталган роман-комиксы кибетләрдә сатудан алына. Фашизмга каршы эчтәлектәге бу китап тышлыгында свастика сурәте булу кемгәдер ошамаган, шул зат шикаять язарга да иренмәгән.

Фашизмга каршы көрәшәбез дип, без хәзер свастиканы, Гитлерны һичкайда сурәтләмәскә тиеш булабыз - әлеге дә баягы адвокатлар-юристлар иле АКШтан үрнәк алып. Әйтик, аларда "негр" сүзен куллану тыелган, бу сүз урынына "афроамерикалы" дип сөйләшү тиеш. Гитлер сурәте урынына "Монда фашистик Германия лидеры" дип язып куйыйкмы, свастика ясалырга тиешле урында (әйтик, хәрби танктагы символ) "монда фашизм символы" дигән язу тамгасы төшерикме? Абсурд күренеш икәне шундук аңлашыла сыман. Ләкин антифашистик рухтагы китаптан свастика сурәте табып, аңа фашизмны хөрмәт-ләүдә гаеп ату - шушы абсурд күренешнең чынга ашуы түгелме соң?

Көнбатыштагы кебек, бездә дә мондый абсурдлык канун чыгарудан һәм аны кулланышка кертүдән башлана. Роскомнадзор исә канунның үтәлешен аеруча тырышлык белән контрольдә тота. Бу оешмага шикаять язмыйча, шалтыратып алу да җитәдер. Быел Роскомнадзор "Православие и мир" порталы редакциясен җәзага тартып шаккатырды. Бу портал яман шештән бик интеккән ике авыруның үз-үзенә кул салуы турында хәбәр иткән. Кемнеңдер асылынганы, башкасының тәрәзәдән сикерүе турында язарга ярамый икән бит, суицид пропагандасы булып чыга. Элмәккә кергәннәр турында татар матбугатында бик җентекле язмалар еш очрый, тиешле урынга шикаять язар кеше генә табылмый, ахры. Тик монысы вакыт мәсьәләсе генә түгел микән?..

Быел яз көне Дәүләт Думасы наркотик матдәләрне пропагандалауны тыю турында канун проектын беренче укылышта кабул итте. Канун икенче-өченче укылышларны уңышлы узып, кулланышка керсәме... Шикаять язарга яратучыларга менә кайда оҗмах башланачак! Мәк чәчәге турында җыр башкаручылардан башлап, әбиләрнең подъезддагы шприцлардан зарлануы турында язучы журналистны да суд юлын таптатырга мөмкин ләбаса!

Татар халкында көнчелек сыйфатының аеруча явыз рәвешкә керүе сер түгел. Россия күләмендә шикаять шаукымының әле тегендә, әле монда кабынып алуы бер бәла. Татар менталитетын искә алып фикер йөрткәндә, бездә бу күренеш модага керсә, дөрләп янган учакка әверелү дә мөмкин. Прокуратура "Җәлил" операсын саклап калды-калуын, ләкин бер-берсенең уңышын күргәндә ачуын кая куярга белмәүче кемсә-татар өчен тыелып тора алырмы?

Ни кызганыч, Тукай премиясе өчен көрәш елдан-ел гаугалырак төс ала башлады. Шикаять шаукымына ияреп, премиягә дәгъва кылучылар бер-берсенең әсәреннән фашизм исен, свастика сурәтен, сүгенү сүзен, үз-үзенә кул салган берәр әдәби геройны эзли башларга да мөмкин. Премиягә лаеклы затларны билгеләү көннәре алдыннан прокуратура дәгъва кылучының романын, картинасын рәсми рәвештә тикшерә башлый икән, авторның иҗаты премиягә никадәр генә лаек булса да, бу бүләк турында онытырга кирәк.

Шикаятьләрдән телебез дә зыян күрә. Мәктәпләрдә татар теле күп укытыла, безнең балабызга татар теле кирәкми, дип шикаять язучылар аз булдымы?.. Әле шунысы аяныч, боларның кимендә яртысы - Галиев, Сәлимов, Мөхәммәтҗанов кебек чи татар фамилияле, ягъни кичә генә татарча сөйләшкән гаилә вәкилләре. Татарстанда рус теленең дә, татар теленең дә тигез укытылуына ачу килеп, теш кайрап йөрүче Ольга Артеменко (Россия Мәгариф министрлыгына караган Белем бирүнең милли проблемалары үзәге җитәкчесе) ишеләргә шундый шикаятьчеләр табылып кына торсын...

Гаеп ату, шикаять язу кебек күренешләр Украина вакыйгалары белән бәйле рәвештә янә активлашты. Сәнгать әһелләре арасында эчке дошманнарны эзләү дулкынында Андрей Макаревич кебек кыю телле җырчылар тәнкыйть утына эләкте, ялган мәгълүмат, дөресрәге, хакимият теләгән юнәлештә булмаган мәгълүмат бирмәүдә гаепләп, радиоканалларга, газета-журналларга төрле яктан һөҗүмнәр ясалды. Украинадагы вакыйгаларга карата фикерләр татар матбугатында да күренгәли, шуңа күрә бу мәсьәләгә бәйле шикаять шаукымы бездә дә кузгалмас дип ышанып булырмы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: