Мәдәни җомга

Илгизәр ЗӘКИЕВ: МИЛЛИОННАР ЮГАЛА, Ә ТИЕНГӘ ХУҖА БАР

Илебездә җитештерү бик мескен хәлдә, сум дигән валюта түбән тәгәрәде, хезмәт хаклары Африка дәүләтләре дәрәҗәсенә якынаеп бара... Әмма бер нәрсә Россиядә искиткеч тамыр җәеп, мәңге кояшлы көньяк илләрендәге кебек ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра. Коррупция, ришвәтчелек дигән зәхмәт ул. Хәзер ил президенты югарылыгында да бу мәсьәләгә игътибар бирелә кебек; ФСБ,...

Илебездә җитештерү бик мескен хәлдә, сум дигән валюта түбән тәгәрәде, хезмәт хаклары Африка дәүләтләре дәрәҗәсенә якынаеп бара... Әмма бер нәрсә Россиядә искиткеч тамыр җәеп, мәңге кояшлы көньяк илләрендәге кебек ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра. Коррупция, ришвәтчелек дигән зәхмәт ул. Хәзер ил президенты югарылыгында да бу мәсьәләгә игътибар бирелә кебек; ФСБ, полиция, төрле түрәләрдән оешкан комиссия, комитет, советлар шушы авыруга каршы көрәшкә күтәрелде сыман, тик умарта кортлары балга каршы була алмаган кебек, нәтиҗәсе генә нульгә омтыла.
Март башында Казанда Татарстанда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда республика Президенты да катнашты. Әлеге утырыш вакытында видеоролик күрсәттеләр. Бу язмада сүз Пенсия фонды җитәкчеләренең төрлечә хокук бозулары, миллионнарча сум зыян салулары турында барды. Аларның эш схемасы шактый тәфсилләп аңлатылды. Бу мәсьәләдә җинаять эше ачылган, тикшерү бара.
Яңалыкмы бу? Юк! Пенсия фондындагы махинацияләр турында хәбәр чыкканга инде кимендә 4-5 ай узды. Һаман тикшерәләр, уң кәгазьдән сулдагысына, сулдан ерактагысына... Ел ярымнан суд та булыр, бәлки. Ә ике елдан ошбу шома кулларның фәлән оешмада җитәкче икәнен күрербез. Хәер, монысы башка мәсьәлә. Шунысын да искә алыйк: "абруе" тапланган теге яки бу түрә әлеге эшеннән алынуга урынбасарлары бушаган кәнәфигә кереп тә утыра. Ләкин бу урынбасар мондагы әшнәлек системасыннан хәбәрдар түгелме? Әлбәттә, ул урлау-бүлешүнең бөтен тәртибен белә. Монысы бер. Икенчедән, "эләккән" җитәкче белән җылы мөнәсәбәтләрдә түгел икән, ул моңарчы урынбасар урындыгында утырмаган да булыр иде.
Бәлки, бездә иҗтимагый тормышның төрле тармагындагы хокук саклау органнары начар эшлидер, закон бозуларны күрмиләрдер дигән уй туарга мөмкин. Республикабызда әнә шундый караклардан акчаны кайтарту ысулларын түгел, һаман да мескен оешмаларның, шәхси эшмәкәрләрнең, гади кешеләрнең канын суыру белән генә шөгыльләнәләр. Әйтик, Ка­занда яшәүче бер егетне бу көннәрдә прокуратура тикшерә. Экстремист әдәбият исемлегенә кергән ике китапны интернеттагы социаль челтәрдә үз битенә куйган булган бу егет. Эзләгәннәр, тапканнар, төпченгәннәр...
Коррупциягә каршы комиссия утырышы узган көнне интернетта шундый хәбәргә тап булдым: Нурлатта шәхси эшмәкәрне җәзага тартканнар. Гаебе нидә диярсез: пират копияләр яздырылган дисклар саткан өчен. Моның кибетендәге дискларда (!) аның сатарга хокукы булмаган ике кино табылган икән. Иманым камил: бу эшмәкәрне прокуратурага чакырып тинтерәтеп бетергәннәрдер, әле суд та фәлән мең штраф салгандыр. Авторлык хокукларын яклау турында нотыгына район прокуратурасы бу хәл турында аерым абзац та өстәп куйгандыр.
Татарстанда салым органнарының заманында ун сум бурыч өчен дә судка бирүе, шуның аркасында йөзәр сум штраф салуы күпләрнең хәтерендәдер. Гомумән, республикада аз-азлап штраф салдыруны максат итеп куйган дәүләт оешмалары шактый. Әйтик, Роскомнадзор исеме белән билгеле федераль хезмәтнең Татарстандагы бүлекчәсе штрафлар сугу белән генә шөгыльләнә дип әйтеп була. Моңа инану өчен, аларның рәсми интернет сәхифәләренә күз салу да җитә. Фәлән оешмага шәхси мәгълүматларны саклау канунын бозган өчен штраф, фәлән газетага моның өчен кисәтү... Шуннан соң акылыма килгән иң беренче төбәктәге - Кострома өлкәсе - шундый ук бүлекчәнең интернет битен ачып карадым. Яңалыкларны укый башладым: "җыелыш узды", "кагыйдәләрне аңлату буенча семинар үткәрелде", "очрашу оештырылды". Ник соң безнең республикада нәрсәдер эшләп чыгарырга омтылган эшмәкәрнең, болай да очын-очка ялгап яшәгән газета-журналларның һәр килешүеннән, һәр өтереннән хата-гаеп эзләргә омтылалар? Бу хата-гаепне суд икенче көнне үк раслап штрафын да чәпи. Ә ришвәт белән, миллионлаган сумнарны үзләштерү белән бәйле гөнаһлар судларда еллар буе әйләнә-әйләнә дә онытылып ябып куела.
Җинаять эшенең папкасы төйнәлеп ике-өч ай үтүгә, "гөнаһсыз" түрәнең депутатлыкка кандидатлар исемлегенә эләгүен, "...надзор" кебек берәр оешмага җитәкче итеп билгеләнүен күрәбез. Россиянең коррупция баткаклыгыннан чыга алмаячагын Сердюков белән бәйле эштән үк чамалый алабыз. Берничә көн элек кенә ошбу әфәнде офыкта янә пәйда булды: ул Уфа мотор төзелеше берләшмәсенең директорлар советына керергә тора икән.
Март аенда Иҗтимагый халык фронты журналистлар арасында уздырылган конкурска нәтиҗә ясады. Бу конкурста каләм ияләре коррупция, түрәләр башбаштаклыгы, ришвәтчелек турында язмалар белән катнаша. Россиякүләм үткәрелгән бу бәйгедә быел Татарстаннан җиңүче дип табылган 5 журналистка 300 мең күләмдә бүләк биреләчәк (барлыгы 300 каләм иясе шулкадәр акча алачак). Бу исә республикада барысы ал да гөл, матбугат иреге чәчәк ата дигән сүзме? Ирек белән хәлләр бик аяныч та түгел, бәйдәге эт кебек өрергә була ул хәзер. Ләкин иң куркынычы шунда - журналистларның газета битләрендә чаң кагуы чебеннең кат-кат очып килеп, дулап тәрәзә ватарга омтылуына охшаган. Бүләк алган журналистлар Алабуга ягында, Казанда булган башбаштаклыклар турында язган, гаепле эшләр бармак белән төртеп диярлек күрсәтелгән урыннар бар, фәкать гаепле кешеләр генә кырын гамәлләрен дәвам итә. Түрәләрнең хәзер төп эш принцибы - эт өрер, бүре йөрер. Моннан да куркыныч хәл була алмыйдыр. Илебездә матбугат сүзенең хәзерге заманнан да көчсезрәк чагын һичкем әйтә алмас. Без үрнәк алырга яраткан чит илләрдә газетада түрәнең бер-бер гаебен ачып биргән мәкалә дөнья күрүнең иртәгәсендә ул түрә отставкага китә яки көчләп эшеннән җибәрелә. Россиядә исә мондый вакытта гөнаһлы түрә күчтәнәч төяп, югарырак кәнәфиле абзыйга юл тота.
Түрәләрнең башбаштаклыгыннан чыгу юлы бармы икән? Минемчә, совет заманындагы кебек мөлкәтне конфискацияләү турындагы канун тулы көченә эшләсә, бераз булса да курку хисе уяныр иде. Йөзәрләгән мең урлавы ачыклангач, түрәнең бар мөлкәте, йорты тартып алынып, яшәргә бер-ике бүлмәле фатир бирелсә, үзгәреш булыр кебек. Иң югарыда утырганнар судан барыбер коры чыгар, ләкин күрсәтмә рәвештә җиренә җиткерелгән берничә җәза процессы уздырылса, түбән рангтагы чиннарда канун алдында шүрләү тумый калмаячак. Ә бу киләчәк буынны тәрбияләүдә бик мөһим нәрсә. Чөнки яшьләрдә, балаларда "кәнәфигә утырырга һәм урлаша башларга" дигән фикерне корытырга кирәк. Хәзерге эреле-ваклы чинушаларның баласы әнә шундый омтылыш белән үсә бит. Алар йомшак урынга утыргач, коррупциянең тагын да явызрак ысуллар кулланып тормышка ашырылуы бар.
Хәер, мөлкәтне конфискацияләү турында канунның чыннан торып эшли башлавы бөтен проб­леманы хәл итеп бетерми. "Бандит Петербургы" дигән сериалда бер эпизод бар. Анда геройларның берсе: "Россиядә велосипед урлап, гомереңне төрмәдә черетергә була. Бездә вагонлап урлау күпкә куркынычсызрак", - дип сөйли. Коррупция турында сүз чыктымы, хастаханәләрне һәм мәгариф өлкәсен ришвәтчелек чәчәк аткан өлкәләр дип, искә алырга яраталар. Университеттагы мескен доцентның, дәваханәдә көн-төн ял белми эшләүче табибнең 5-6 меңгә кызыгып полиция капкынына эләгүе - газетачылар өчен дә, югарыдагылар өчен дә, еллык хисапны әзерләячәк прокуратура вәкилләре өчен дә тотып селкү өчен чималга әвереләчәк. Ике чалбар белән дүрт күлмәге булган доцентны тәмам чишендерер өчен сәбәп бит бу. Ә миллион тапкыр күбрәк урлап та, барыбер "җинаять эше ачарга нигез юк" дип судан коры чыккан ректорлар укытучы өстәле артына башка доцентны утыртып куя...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: