Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Илгизәр ЗӘКИЕВ: ИКЕ БӘЛА – ЮЛЛАР БЕЛӘН... БАЙЛАР

Казан каласындагы күпкатлы кыр­мыска оясында яшәсәм дә, кайчак берсеннән-берсе матуррак шәхси йортлар төзелгән бистәләр аша үтәргә туры килә. Шул мәһабәт коттеджлар, хан сарайлары яныннан узганда, мин машинамны кызганып барам - бу тирәдәге юллар чокыр-чакыр белән аралаш түмгәк-чыгынтылардан гына тора. Быел җәй күргәнем аеруча хәтердә калды. Вишневка бистәсендәге биек кирпеч коймалы...

Казан каласындагы күпкатлы кыр­мыска оясында яшәсәм дә, кайчак берсеннән-берсе матуррак шәхси йортлар төзелгән бистәләр аша үтәргә туры килә. Шул мәһабәт коттеджлар, хан сарайлары яныннан узганда, мин машинамны кызганып барам - бу тирәдәге юллар чокыр-чакыр белән аралаш түмгәк-чыгынтылардан гына тора.

Быел җәй күргәнем аеруча хәтердә калды. Вишневка бистәсендәге биек кирпеч коймалы коттедж яныннан узып барышым. Капка төбендә ике чит ил машинасы хуҗаларын көтә. Бу машиналар өчен бетон җәеп, махсус кую урыны ясалган. Автомобильләрнең берсе аеруча кәттә - кимендә 3-4 миллион сум торган "Ауди". Әлеге йорт асфальтланган төп юлдан соң беренче булып урнашкан. Асфальт юл белән капка арасы, күп дигәндә, 30-40 адымдыр. Тик шул ара да куркыныч чокырлар һәм түмгәкләрдән генә гыйбарәт.

Нәрсә гаҗәпкә калдыра соң? Шәп коттеджда яшәүче бай бу чокыр-чакырлы 30 метр араны курыкмыйча, борын чөереп узар өчен, куәтле, зур тәгәрмәчле, биек машина алып җибәргән. Тик шул акча капчыгы бу юлны төзәткәләп, тигезләп кую өчен тиен дә чыгарырга риза түгел. Ярар, асфальтлау булмасын да ди, тик ак таш җәепме, кырып алынган асфальт вагы түшәпме, юлны тигез, адәм рәтле хәлгә китерергә мөмкин. Моның өчен, бәлки, 100 мең сум акча тотылыр. Бу сумма теге кәттә джипның сыңар тәгәрмәч хакы гына бит!

Мондый хәл-әхвәлне ике яссылыкта карарга кирәк. Беренчедән, илебездә салым системасының камил булмавы. Дөньядагы илләрнең күпчелегендә салым күләме керем зурлыгына бәйле. Керемең күп икән, салымны да югарырак коэффициент белән түлисең. Ә бездә һәркемгә 13% билгеләнгән, анысын да, нигездә, айлык хезмәт хакын санап тотучы гади халык түли. Ә салым инспекциясе хан сарае кадәр йорт салып куйган абзыйның акчаны каян алганын никтер тикшереп мәшәкатьләнми.

Икенчедән исә, илебездәге акчалы затларның бүлешергә, башкаларга да файда булсын дип эшләргә теләмәве. Илебездә базар икътисады кергәннән соң, эшмәкәрләрнең беренче генә түгел, инде икенче буыны да үсеп җитте. Ләкин иганәчелекне (шул исәптән динебез кушкан зәкят түләүне) кирәкле, тиешле эш итеп санаган буын һаман да юк әле. Мәчет салдыручылар, аеруча чиркәү төзелешенә миллионнар бирүчеләр (шулар арасында хәтта татарлар да) бар ул. Әмма мондый игелекле гамәлләрнең күбесе мин-минлек хисе белән сугарылган, мактанып алу, үзенең бик юмарт булуын күрсәтү өчен кылына. Моның ачык мисалы - 60-70 йортлы кечкенә авылларда Казандагы эшмәкәр акчасына калкып чыккан зур-зур мәчетләр. Мәчетнең җыйнак, уңайлы булып, соңыннан утка-газга азрак акча соравы мөһимрәк, югыйсә (сәдака мул җыелса, аны тотар урын болай да күп).

Пәйгамбәребез сәллаллаһү галәйһи вә сәлләмнең шундый сүзләре бар: "Юлда комачау иткән ташны, энәле ботакны алып ташлау - сәдака". Гомумән, динебездә башкаларга да файда китергән сәдака иң яхшылардан санала. Ә без мәсьәләгә ничегрәк борылабыз? "Мин бу юлга ник акча сарыф итим әле, аннан, әнә, "Калина" белән күрше дә йөри бит. Мин шул фәлән кеше әйбәт юлдан йөрсен өчен үз акчамны чыгарып салыйммы? Тотсын!.." Тик менә шушы авыру психологияне ничек чыгарырга икәне генә билгесез.

Фикеремчә, бу очракта күптән билгеле "мәҗбүриле-ирекле" ысул куллану отышлырактыр. Әйтик, син шәһәр читендәге бистәдә фәлән йөз меңгә җир алып, өй салып куйгансың икән, рәхим итеп, шул тирәдәге юл төзү чыгымнарына да өлеш чыгар. Хан сараеның квадрат метрлары да исәпкә алынырга тиеш: бу бистәдә сугыш чорыннан бирле гомер кичергән, гади 60-70 кв. метрлы кыйшайган авыл өендә яшәп яткан пенсионер әбидән андый акча сорау гөнаһ. Мондый ысулның шушы бистәдәге (яки шәһәр күләмендә) идарә органы тарафыннан махсус фәрман белән канунлаштырылуы кирәк. Үзсалым дигән нәрсәне авылларда кулланалар инде, ләкин бу салым нигездә җан башыннан хисаплана, анысы да шул авылдагы карт-корыдан җыела.

Әлбәттә, юл - тормыш-көнкүрешебезнең бер бәласе генә, ләкин шушы мәсьәлә аркылы җәмгыятебездәге төп авырулар да күзгә чалына. Һәм бу авыруларны шушы аерым проб­лемаларны чишүдә кулланылган ысул-чаралар белән дәвалау таләп ителә. Татарстаныбыз Россиядә төрледән-төрле кануннарны, проектларны сынау участогы буларак күптән билгеле. Мәскәү фәлән салымны арттыру турында сүз кузгатуга, икенче елда ук бездә "сынау буларак" акчаны каера да башлыйлар. Юл кагыйдәсен бозган өчен яңа төр камералар уйлап чыгаруга ук, икенче көнне алар Татарстан юлларында акча туплау эшенә керешә - сынап карыйлар, янәсе. Берәр елдан ул камераларның дөрес булмавы ачыкланса да, үткән эшкә салават, штрафлар инде түләнгән, вәссәлам! Ник менә шәһәр бистәсендә йорт зурлыгына бәйле юл салымы канунын үзебездә "пилот проект" буларак кертеп, сынап карамаска соң? Байлардан тиешлесен алырга өйрәнсәк, моны тагын да камилрәк рәвештә башка өлкәләрдә дә, әйтик, мәдәниятне, сәнгатьне үстерү өчен дә кулланырга мөмкин бит.

Бистәдәге юллар турында язарга күптән түгел узган сайлаулар белән бәйле бер мәкалә этәрде. Хөрмәтле интернет сәхифәдә, быел байларның һәм байзадәләрнең шәһәр думасына кандидат булып теркәлүе, шул уңайдан керемнәре, мал-мөлкәтләре турында рәсми рәвештә хисап язулары хәбәр ителгән иде. Мин монда аларның керемнәрен искә алып тормыйм, "күчемсез милек" дип аталган кайбер мөлкәтләрен генә телгә алам. Әйтик, Николай Колесовның кияве исемендә ике "нәни" генә дача бар икән, берсе - 216, икенчесе - 1088 кв. метр. Ә Колесовның улында 5500 кв. метрлы 7 җир кишәрлеге, 4 фатир һәм 5 (!) шәхси йорт теркәлгән: 743, 135, 145, 96 һәм 81 кв. метрлы алар. Эре эшмәкәрләрдән берәүнең нәсел дәвамчысы - Юрий Солуяновның зур-зур гына җир кишәрлекләреннән кала, 392 кв. метрлы йорты булуы телгә алынган. Олуг аппаратта баш киңәшче саналган Булат Фәхретдинов 405 кв. метрлы йорты булуын күрсәткән. "Ак барс" хоккей клубының элеккеге вице-президенты Равил Шәвәлиевнең 4 йорты бар, иң зурысы 3139 кв. метр! "Сити строй" ширкәте түрәләреннән Илья Вольфсонның сарае тагын да кәттәрәк - 3887 кв. метрлы йортны мин күз алдыма да китерә алмыйм. Ләкин ышанып әйтә алам, бу кыйммәтледән-кыйммәтле, зурдан-зур йортларның бихисабы шул юлсыз бистәләрдә урнашкан. Һәм бу коттеджларын тир түгеп, хәләл көч белән эшләп алуларына чын күңелдән инанган әлеге акчалы абзыйлар капка төпләренә дәү тәгәрмәчле машинада кайтып туктыйлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев