Мәдәни җомга

Илгизәр ЗӘКИЕВ: ЕЛАРЛЫК КӨЛКЕ ДӨНЬЯ

Татар юморы соңгы елларда еш бәхәс уята. Аны билдән түбән төшүдә, тозсызлыкта гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр - адым саен. "Татар юморы юк ул", дип ышандырырга теләүчеләр дә табылды. Ләкин эт өрер, бүре йөрер дигәндәй, төрле көлке театрлары оешып, яшәп тора, телевизор экраннарыннан көлкеле тамашалар, концертлар, сериаллар күрсәтелә. Хәзерге татар юморы берничә юнәлештә...

Татар юморы соңгы елларда еш бәхәс уята. Аны билдән түбән төшүдә, тозсызлыкта гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр - адым саен. "Татар юморы юк ул", дип ышандырырга теләүчеләр дә табылды. Ләкин эт өрер, бүре йөрер дигәндәй, төрле көлке театрлары оешып, яшәп тора, телевизор экраннарыннан көлкеле тамашалар, концертлар, сериаллар күрсәтелә.

Хәзерге татар юморы берничә юнәлештә хәрәкәт итә. Аларның бөтенесе дә диярлек - рус эстрадасыннан калька рәвешендә күчермә. Иң еш кулланыла торган форманың берсе - халык арасында инде танылып өлгергән анекдот-мәзәкләрне сәхнәләштерү яки кечкенә фильм итеп төшерү. Ләкин татар менталитеты, тел үзенчәлекләре күп очракта әлеге мәзәкләрнең көләрлек урынын калдырмый. Әлеге сюжетларны төшерүчеләр хәтта ул мәзәкләрнең рус телендәге сүз уйнатуга нигезләнгән булуын да уйлап тормый, рус телендәге омонимия, күпмәгънәлелек татар теленә күп очракта күчми, ябышмый бит. Татарның үз омонимнары, үз полисемиясе. Шуны уйлап эш иткәндә, "Син кайсы команда өчен авырыйсың", "Франциядә замок сатып алган идем, ачкычы туры килми", "Мәскәүдә арзан фатирны фотоаппаратка гына төшереп була", "Карават астындагы үрдәккә караганда, күктәге торна яхшырак" кебек мәгънәсезлекләр килеп чыкмас иде. Геройга түбәтәй кидереп кенә, рус анекдоты татар мәзәгенә әйләнде дә куйды түгел шул.

Анекдотларны фильм итеп төшергәндә артистларыбыз чыннан да кечкенә кино ясауларын онытып җибәрмәсен иде. Аларда клоунча, кеше көлдерә торган итеп киенү, артык маймыллану - нык урынсыз. Тамашачы бу күренешнең тышкы ягыннан түгел, ә эчке мәгънәсеннән көләргә тиеш. Рус теленнән күчермә ясарга тырышабыз икән, иң яхшыларын үрнәк итеп алырга кирәк. Чынлыкта, үзәк телеканаллардагы көлке тапшыруларыннан үрнәк алу, аларга охшатып ясауны кимчелек дип булмый, ләкин әлеге күчермә оригиналдан начаррак килеп чыкмасын, сюжеты, эчтәлеге чыннан да кеше көлдерерлек булсын, ә эшләнеш сыйфаты түгел! Ә үрнәк алырлык тапшырулар җитәрлек - "6 кадров", "Однажды в России", "Шоу "Уральских пельменей" һ.б. Хәтта бик күп тәнкыйтьләнә торган "Камеди клаб" тапшыруының да үрнәк алырлык урыннары бар. Аларның импровизациясенә - секунды-минуты белән көлкеле хәл ясый алуына шаккатарлык.

Татар юморын соңгы вакытта бик түбән дәрәҗәгә төшергән формаларның берсе - ир-атларның хатын-кыз булып киенеп, маймылланып чыгыш ясавы. Мондый форма булмаска тиеш дип кырт кисмибез, ләкин андый чыгышлар бик уйланып, яхшы сюжет белән эшләнергә тиеш. Сәхнәгә менүчеләр маймыллануны юморга санамакчы була. Сәхнәдә борын сеңгерү, кикерү, артны болгау, хатын-кыз күкрәген капшауны әкәмәт кызык нәрсәләр дип тәкъдим итәргә телиләр. Андый юморны мин "тышкы юмор" дип атар идем, мондый кызык-мызык чит илләр, Америка өчен хас, ә без, Россия халкы өчен, үткен теллелек, мәгънәле юмор, бераз җитдилек таләп ителә.

Сәхнәдән, телевизордан караган юмор кешедә ниндидер хис-тойгылар уятырга тиеш. Кеше көлгәндә дә: "Бу безнең тормышыбыз, чыннан да, нәкъ шулай бит бездә дә", - дип гыйбрәт алырга, уйланырга тиеш. Югарыда телгә алынган "Урал пилмәннәре" тамашаларыннан үрнәк алу комачауламас. Гаилә тормышына бәйле чыгышлары шулкадәр гади дә һәм шул ук вакытта бу күренешләрдә һәркайсыбыз үз гаиләсе белән уртаклык таба. Безнең татар юморына менә шулай үзебездән көлү җитми! Ә чынлыкта бит Фаил Шәфигуллинның без никтер искелек калдыгы дип уйлый башлаган юморескаларында, хикәяләрендә нәкъ менә шул гадилек, үз-үзебезнең кимчелекләребездән көлү яшеренгән. Заманында әче теллелеге, үз кимчелекләребездән көлүе белән абруй казанган "Мунча ташы" театры да соңгы вакытларда "тышкы юмор" белән мавыга.

Билдән түбән төшү мәсьәләсе татар юморының бер бәласенә әверелде. Хәтта юмор осталары үзләре бер-берсен шуның өчен тәнкыйтьли башлады, янәсе, менә мин ул темага кагылмыйм, ә фәлән-фәлән гел ыштан турында сөйли, ә бу артистның үзе турында башкасы аны "оятсыз мәзәкләр сөйләп йөрүче" буларак бәяли. Кемгә ышанырга? Артист халкында бер ялгыш караш яши: имеш, безнең халыкка шундый юмор кирәк, чын, әче юмордан көлмиләр, ыштан төбе турында сөйләргә кирәк, имеш. Беренчедән, мондый артистның сәнгатьле итеп берәр сатирик әсәрне укып күрсәткәне һәм халыкның реакциясен күзәткәне бармы икән? Икенчедән, кеше артист эшенә алынган икән, халыкны үз артыннан ияртергә тиеш. Сәхнәгә менгән кеше - ул халыкта зәвык тәрбияләүче бит. Шунысы да мөһим: сәхнәдән мөмкин кадәр яхшы дикция белән, әдәби телдә чыгыш ясау таләп ителә - чыгышның гомуми эчтәлеге таләп иткәндә генә, бала яки әби-чәби тавышы, урысчалы акцент, мишәр сөйләме рөхсәт ителә ала. Ә бүген артистлар чыгышындагы сүзләрне дә аңламый интегәбез...

Әлеге тәрбияви якның арткы планда калуына телевидениенең дә өлеше зур. Тозсыз мәзәкләр, оятсыз төрттерүләр, килбәтсез маймылланулар туйларда кеше көлдерергә күнеккән артистларның репертуарында булу - алар телевизор экраннарыннан ел әйләнәсе күрсәтелергә тиеш, дигән сүз түгел. Сыйфатлы юмор тапшырулары әзерләү өчен, әлбәттә, матди база җитеп бетмидер, ләкин моңа карамастан арзанлы, түбән сыйфатлы юморга телевидение тарафына юл ябылырга тиеш, үз дәрәҗәбезне төшермәскә кирәк.

Татар юморының соңгы елларда иң актив үсеш алган жанры - пародияләр. Әмма әлеге жанрга мөрәҗәгать итүчеләр шулкадәр күбәйде ки, сыйфат ягы шундый ук дәрәҗәдә түбән төште. Пародиячеләрнең инде исемнәрен дә бутый башладык. Араларында Данир, Данияр кебек талантлылары да бар, әлбәттә. Теге тышкы юмор дигән нәрсә монда да бик нык тамыр җәйде, чын пародия күрсәтә алмагач, җырчының үзе башкаруындагы җырны яңгыратып, парик киеп сәхнәдә сикереп йөрүчеләр пәйда булды - фанера дисәң дә фанера! Өстәвенә, пародия жанры үсү нәтиҗәсендә үз тамашачысын югалта башлаган артистлар бу пародиячеләргә төрле яктан бәйләнергә тотынды. Янәсе, Салават кебек борын тартуны һәркем булдыра ала, бу артистлык түгел, кешене кимсетү генә, имеш. Монда инде татар халкының телгә кергән көнчелеге янә үзен баш калкыта. Рус эстрадасында берәү дә башка артистны тәнкыйтьләп үзенә абруй казану турында уйламый бит - сәхнә һәркемгә ачык. Пародия - тышкы юморга омтылу булып торса да, сыйфатлы рәвештә, җиренә җиткереп башкарылганда яшәргә хокуклы һәм бик кирәкле жанр. Пародия күрсәтергә алынган артистларыбыз да менә шуны онытмасын иде.

Юмор темасына сүз алып барганда, танылган нәфис сүз осталарыбызны искә төшерик. Алар бик аз, тик булганнары да хәзерге тиз үзгәрүчән базар шартларына авыр яраклаша. Заман актив үзгәреп торуны таләп итә. Шәхсән үзем Рәшит Сабиров кебек сәнгать ияләренең яңадан-яңа номерлар белән шатландыруын, яшьләргә үрнәк күрсәтүен теләр идем. Тик алар репертуарларын бик сирәк яңарта. Төрле оятсыз мәзәкләре белән дөнья гизгән Рәшит Шамкай да һаман шул ике-өч дистә анекдотын гына чәчеп йөри.

Татар юморының иң төп проблемасы - сатирик әсәр язучыларның бик аз булуы. Сәхнәгә чыгып сөйләү өчен чимал юк. Татар эстрадасында профессиональ шагыйрь белән композиторга акча түләргә акча кызганган җырчылар, хәзер барысы да "универсаль талант иясенә" әверелеп, җырның сүзләрен дә, көен дә үзләре яза башлады. Көйләрнең күбесе чын композиторларның әсәрләрен ике-өч нотага үзгәртеп эшләнә. Ә шигырьләр...
Менә шуннан чыга да инде кат-кат укып та аңлап булмый торган тезмәләр. Чимал мәсьәләсе юмор өлкәсендә дә шулайрак хәл ителә, артистлар үз чыгышлары өчен текстларны күбесенчә үзләре яза, түбән сыйфатлы юморның төп сәбәбе дә шунда ята. Руслардан уңышсыз калькалар да артистларның, режиссерларның сценарийларны, текстларны үзләре хәзерләвендә. Күбесенең татарча яхшылап белмәвен дә искә алсаң... Бу очракта артистны да беркадәр аңлап була, концерт өчен текст сорап мөрәҗәгать итәрдәй сатириклар да юк дәрәҗәсендә бит. Медальнең икенче ягына да игътибар итү кирәк. Җыр өчен шигырьләр, җыр өчен көйләр (болар сәнгать әсәрләре түгел, ә махсус язылган шигырьләр һәм көйләр) язып, тормыш йөген тартып баручы шагыйрьләребез һәм композиторларыбыз хәзер аз түгел. Ул көйләрнең, шигырьләрнең сатып алучыга карап билгеләнгән бәяләре дә бар. Кызык, сәхнәдән кеше көлдерүне (бу кимсетү сүзе түгел!) һөнәр иткән артистларның профессиональ язучыларга: "Әйдә, фәлән абый, миңа ун минутлык бер юмореска язып бирче, биш меңнән дә ким түләмим!" - дип мөрәҗәгать иткәне бармы икән? Хәзерге базар шартларында, бәлки, әнә шундый түләүле мөнәсәбәтләр булганда гына, сәхнәдән, телевизордан кызыклы, сыйфатлы, усал юмор әсәрләре ишетә башларбыз. Мондый мөнәсәбәтләр урнашсын өчен, сатириклар иң элек үзләре артистларга иҗат җимешләрен тәкъдим итеп карарга тиештер, чөнки ике арада элемтәләр урнашмыйча, сыйфатлы товар барлыкка килә алмый ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: