Мәдәни җомга

Илгизәр ЗӘКИЕВ: ЧҮП МӘСЬӘЛӘСЕН ЧАРЛАГАНДА...

Мәзәк рәвешендәге шундый гыйбарә бар: "Койма артында бәдрәф булмавын бу тирәдәге бәдрәф исе раслый". Чыннан да, бәдрәф булганда, адәм баласы, эт-мәчеләр кебек, почмак саен йөрми. Чүп-чар дигән нәрсә белән дә нәкъ шулай. Аз-маз әдәпкә ия бәндә, якын-тирәдә чүп савытын күрсә, калдык-постыклы пакетын шунда томыра. Берничә ел элек минем туган якларда...

Мәзәк рәвешендәге шундый гыйбарә бар: "Койма артында бәдрәф булмавын бу тирәдәге бәдрәф исе раслый". Чыннан да, бәдрәф булганда, адәм баласы, эт-мәчеләр кебек, почмак саен йөрми. Чүп-чар дигән нәрсә белән дә нәкъ шулай. Аз-маз әдәпкә ия бәндә, якын-тирәдә чүп савытын күрсә, калдык-постыклы пакетын шунда томыра.
Берничә ел элек минем туган якларда авыл чүплеген бетерделәр. Халык ничә еллар чүплек дип аталган урынга "Чүп түгү тыела" дигән такта утыртып куелды. Менә шәп, диярсез, янәсе, нинди чиста вә пөхтә авыл! Тик чүплек бетте дип кенә чүп чыкмый калмый. Адәм баласы ашый-эчә, киенә, урын-җирен алыштыра, төзәтә... Чүп булып кына тора ул. Ә аны кая куярга? Өч чакрым ара узып, күрше авылга илтеп ташларга. Бу авылда чүплек булса да ярый. Анысы да дистә еллар буе халыкның чүп-чарын сыйдырган шул чокыр инде, югыйсә.
Әйе, машинасы-тракторы булган кеше пакет-пакет, капчык-капчык чүбен вакыты булганда күрше авылга илтәр дә, ди. Ә машинасыз бәндәләр, карт-коры, ялкау җилкенчәк ни кылсын? Нәкъ теге мәзәк гыйбарәдәге кебек - кайда тели, шунда тап­лый башлый. Авыл тирәсендәге урманнар, юл читләре чүплеккә әйләнде дә куйды. Адәм баласының әдәпсезлегенә чик юк. Ләкин аның күрше авылга чүп тулы пакет күтәреп бара алмаячагын да чамаларга кирәк шул.
Сала халкы элек-электән вак-төяк чүбен җай чыкканда яндырырга күнеккән. Аеруча, бакча чытыр-чатырын, коелган яфрак ишеләрне. Көле бакчага ашлама да булып кала. Ләкин хәзерге кануннар чүп-чарның күбрәк булуын хуплый гына. Шунлык­тан җирле түрәләргә күрсәтмә бирелеп кенә тора: хуҗалык территориясендә бернинди учак-фәлән ягарга ярамый, күз-колак булыгыз. Моны янгын куркынычы, һавага зарарлы матдәләр бүленеп чыгу белән аңлаталар. Канун-фәрманны бозсаң, ике мең штраф та чәпәп куялар. Бер-берсе белән тату булмаган, күкерттәй кабынырга әзер күршеләр мондый мөмкинлектән бик шәп файдаланды: койманың теге ягында ботак-чатак җыеп шырпы сызуга, авыл идарәсенә хәбәр саласы гына кала. Ә тегеләренә исә халыкка штраф салу бер бәйрәм кебек. Бакчасында корыган чыбык-чабык җыйган кеше нишләргә тиеш: трактор яллап, чүпне күрше авылга илтергә! Авылында чүплек булып, шунда ташыган кешенең эше җиңелрәк анысы, тик бу канун-кагыйдә чүпне арттыру гына була түгелме соң?
Тормышлар һәрвакыт алга бара. Яңа кануннар кабул ителә. Хәзер көнкүреш калдыкларын җыюны җайга салу өчен төбәк операторы турында федераль закон кабул ителде. Ягъни, хәзер чүп чыгару өчен, капиталь ремонт өчен акча җыю кебек үк, аерым бер үзәк җаваплы булачак. Төбәкләр операторларның санын үзләре тәгаенли ала. Төбәк операторлары исә чүплекләр өчен яңа урыннар эзләп, чүпне юк итү заводлары төзү эшчәнлеген җәелдерер дип көтелә. Иске чүплекләр урынында чит илләрдә урманнар үстерү, музейлар булдыру технологияләре дә бар. Халыкта экологик культура булдырып, чүпне аерым җыюны гамәлгә кертү һәм аннан соң аны эшкәртү буенча бизнес җәелдерүләре дә ихтимал.
Әлеге канунны тормышка ашыру юлында, авылларда да чүп чыгару системасы җайга салына. Ләкин илдә канун һәрвакыт иң түбәннән файдалана башлый. Ничек, кем башкара икәнен төпләп уйлаганчы, гади халыкка тыю, кисәтү җиткерелә: "Бүгеннән чүп­леккә чүп ташлау тыела, шуның өчен сездән 40, 50, 60... сум акча түләттерә башлыйбыз".
Авылда чүплекләрне томалап, бар чүп-чарны җыеп алып китү - бик матур гамәл. Мондый яңалык аерым бер районда гына түгел, шушы елларда башка төбәкләрдә дә кертелә башлады. Мөгаен, тиздән бөтен республикада гамәлгә ашырыла башлар. Тик ашык-пошык кына фикерләп башланган бу эш янә бар тирә-юньнең зур чүплеккә әйләнүенә китермәсме?
Беренчедән, әлеге чүп турындагы канун бу өлкәдә эш иткән берничә ширкәткә якын-тирәдәге район-авылларны үз кубызына биетергә юл ача. Намуслы көндәшлек, конкурс нигезендә сайлап алу турында күп сайрарга була, ләкин чүп белән эш итү хокукына ия, махсус чүплекләр белән килешүләр төзегән оешмалар бөтен республикада да бармак белән генә санарлык. Мондый бизнеска алынырга теләгән эшмәкәрне дә колач җәеп каршы алмаячак­лар. Ник дигәндә, әлеге керемле юнәлеш күбесе шактый зур түрәләрнең абый-энесе кулында.
Икенчедән, авылдан чүп җыюны шәһәрдә контейнерларны бушатып чыгу белән чагыштырып булмый. Кала булып калада да контейнерлар еш кына тулып таша, чүп түгү өчен җаваплы ширкәт көн саен түгел, кайчак ике-өч көнгә бер дә кереп чыгарга вакыт тапмый, шул рәвешле ягулыкта экономия ясый. Ә авылга исә чүп ташучы машиналар, гомумән, атнага бер генә килеп сөендереп китә. Күз алдына китереп карагыз әле, сезнең төрле калдык-постык тулы капчыгыгыз атна дәвамында нинди генә хуш исләр чыганагына әйләнмәс икән? Нинди ялкау шәһәр кешесе дә, ике-өч көннән ул капчыкны махсус контейнерга чыгарып томырачак. Ә сала баласы ни кылсын, бер түзә, ике түзә дә, теге капчыкны якын-тирәдәге чокыр-чакырда бушата.
Әлбәттә, чүп мәсьәләсе кешенең әдәп-әхлагы белән бәйле. Әхлак иясе, һичшиксез, урам-
ишегалларын, урман-кырларны пычратудан тартыначак. Тик никадәр генә тәрбияле булмасын, берәү дә шакшы җыелган пакетның үз өендә, фатирында озак ятуына түзеп тора алмаячак.
Мондый проблема тумасын өчен, авылның бер-ике почмагына зур савытлар куярга булыр иде. Тик чүп җыю компаниясе бернинди чыгымсыз гына керем алырга омтыла шул. Акланырдай сәбәп табу кыен түгел. Имеш, чүп контейнерлары тиз тула да, тирә-юньне пычрата, сукбай этләрне күбәйтә икән! Хәтта район үзәгендә дә мондый контейнерларны алып ташлаганнар (хәер, анда да шул ук ширкәт хезмәт күрсәтә бит, аннан күреп, башкалар да эшне җайлыга күчерә). Район үзәгенә барышлый, шунда ташлармын дип, 40 чакрым ераклыктагы авылдан чүп тулы пакет алып киткән идем, куяр урын тапмый йөрергә туры килде. Бәхеткә, кибетнең зур чүп савыты бар иде әле.
Атнага бер генә килгән машина, өстәвенә, бик талымлы нәрсә. Урамнан узган бу машинаны саклап кына көтеп тору зарур. Югыйсә ул йорт яныннан выжылдап уза да китә. Монысына шәхсән үзем шаһит булдым. Халыкның аһ-зарын ишетеп булса кирәк, авылларда машина киләсе көнне чүп капчыкларын юл читенә чыгарып куярга рөхсәт иткәннәр. Россия чынбарлыгын белгән хәлдә күңелдә сорау туа: ә теге машина бу көнне күренми калса, каргадыр-эттер тараткан чүбеңне урам буйлап җыеп йөрер­гә туры килмәсме?
Тормышта бит чүп кайчак капчыкка салырлык кына булмый. Әйтик, иске мунчаны сүтеп ташларга кирәк чыкса... Бүрәнәсен-тактасын утын итеп ягарсың да бәлки, ә калаен-шиферын, черек-чарыгын нишләтергә? Моның өчен әлеге дә баягы чүпче ширкәткә махсус гариза язып, алардан махсус машина чакырту кирәк. Әлбәттә инде, аерым түләү бәрабәренә. Очын-очка ялгап яшәгән ялгыз бабайның иске мунчасы яңасын төзеткән бәягә чыкмаса ярый. 50 сантиметрдан зур булмаган кисәкләргә кадәр тураклап-вак­лап, капчыкларга тутырып әзерләп куйсаң, атна саен килә торган машинага да салып җибәрергә мөмкинлек бирелә, ди. Җитмешнең аръягына чыккан әти-әнисе янына, ниһаять вакыт табып, ике көнлек ялга гына кайткан ул-кыз болай мәшәкатьләнеп ятар микән? Күршедәге абзыйның тракторы белән күрер күздән ерак почмакка аударып кайту күпкә җиңелрәк тә, тизрәк тә. Гөрләп төзелеш барган, коттеджлар гөмбәдәй калкып торган, искене сүткән-җимергән шәһәрләр янындагы урман-чокыр­лар шундый чүп белән әллә кайчан тулды инде.
Бу мәсьәләгә башка яктан да күз салырга булдым. Авылда ничәмә-ничә еллар бер урынга чүп түгәләр: кемдер иске-москы агач-тактасын аудара, башкасы чүпрәк-чапрак ташлый, артык тиресне түгүчеләр дә бар. Ләкин ни гаҗәп: дөньяны чүп баса дип зарлансалар да, бераз тәртипләп, карап торганда, авыл чүплеге һаман да шул бер чокырга түгелә килә, череп югала бара. Димәк ки, әллә нинди пластиклар, химик материаллар белән мавыкмаганда, табигать авыл халкының чүбен үзе чистартып, юк итеп тора. Ә хәзер без кануннар, кагыйдәләр уйлап чыгарып, шушы эштә шома арадашчы - кесә калынайтучыны гына булдырабыз түгелме?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: