Мәдәни җомга

Илгизәр Зәкиев: BLM, яки кимсетелгән халык

Толерантлык дигән авыру республиканы эчтән ашый, чөнки ул, негрлар яклы хәрәкәттәге кебек, гел бер тарафка гына толерант булып чыга.

Соңгы елларда Америка Кушма штатларында һәм, гомумән, бөтен дөньяда BLM хәрәкәте киң таралды. Black Lives Matter сүзләреннән кыскартылманың инглизчәдән сүзгә-сүз тәрҗемәсе “караларның да гомере әһәмиятле (кадерле)” була. Әлеге иҗтимагый хәрәкәт расизмга, аерым алганда, кара тәнлеләрне, безнеңчә әйткәндә, негрларны кимсетү-кысрыклауга каршы актив көрәшне алга сөрә. BLM 2012 елның февралендә негр Трэйвон Мартинны үтергән Джордж Циммерман аклангач җәелеп китте. 2020 елның май ае ахырында, ак тәнле полицейский кулыннан кара тәнле Джордж Флойд һәлак булганнан соң, 15-26 миллион кеше катнашкан массакүләм протестлар башланды. 

Асылда, АКШта кара тәнлеләрне бер гаепсез кысрыклыйлар дип ялгыша күрмәгез. Без демократик җәмгыять дип сокланган илдә җинаятьчелек бик куркыныч дәрәҗәдә. Хәзер шунда гомер кичерүче туганнан туган апам Зөлфия дә моны гел искә ала (Сүз уңаеннан, бик кызыгып киткән Америкасыннан әнә шул сәбәпле кире күченеп кайтыр­га тели дә ул). Шәһәрләрнең үзәк урамнарында гына тормыш ал да гөл. Бездәгечә әйткәндә, йокы районнарына килеп керсәң, көпә-көндез кычкыртып таларга, күз дә йоммыйча үтереп китәргә мөмкиннәр. Андый кансыз җинаятьчеләрнең күбесе – кара тәнлеләр.

Үзен бик демократик дип белдергән җәмгыятьләрдә күп очракта бер чиктән икенче чиккә ташланалар. Бу юлы да искәрмә түгел. АКШта хәзер негр халкына кычкырып сүз дә әйтергә ярамый, дип әйтсәк арттыру булмас. Негрлар хәзер үзләрен Алланың кашка тәкәсе итеп тоя һәм шуннан файдаланып калырга ашыга. Әйтик, ниндидер оешмага эшкә урнашырга килгәч, кире борсалар, “мине негр булган өчен кимсетәләр”, – дип судка дәгъва белдерелә. Урамда, җәмәгать транспортында кара тәнлеләрнең тәртипсезлегенә, шакшы эшләренә шаккатарлык. Ә бармак төртеп, тәнкыйтьли дә алмыйсың – дау куптаралар. Нәтиҗәдә, негрларны якларга тиешле хәрәкәт ак тәнле халыкны түбәнсетүгә, изүгә әйләнеп бара.

Америкадагы бу хәлләр турында искә алуым юкка түгел. Андагы BLM хәрәкәтен мин Россиядәге рус телен һәм руслар­ны яклаучыларга охшатам. 2015-2017 елларда бер төркем маңкорт ата-ана һәм тар карашлы рус ханымнар мәктәпләрдә татар телен укытудан зарланып Мәскәүгә шикаять яудырды. Имеш, аларның “бәбекәччәй”ләре бөек рус телен тиешенчә дәрәҗәдә өйрәнә алмый икән.

Таудан тәгәрәтеп җибәргән кечкенә кар йомарламы түбәнгә төшкән саен, бик зур, куркыныч шарга әйләнеп китә. Милли рес­публикаларда җирле телләрне укытуга бәйле шикаятьләр дә әнә шундый гигант шар кебек бар нәрсәне таптап бара башлады һәм мәсьәлә бөтенләй башка борылыш алды. Баксаң, Россиядә рус телен һәм русларны кыерсыталар икән бит. Милли республикаларда “өлкән абзый”­га гел түбәнсетеп карыйлар, имеш. Прокуратура тикшерүләре мәктәпләрдә “мескен” рус теле дәресләре саны тиешле дәрәҗәдә түгел дигән нәтиҗәгә килде. Рус балаларына, аларның үз теләкләренә каршы килеп, татар (башкорт, удмурт...) телләре укытылуы ачыкланды. Менә ничек кимсетәләр, кысрыклыйлар икән бөек халыкны! 

Җилнең кай тарафка искәнен сизеп алган шовинистлар бөтенләй бәйдән ычкынды. Интернет киңлекләрендәге күп санлы форумнарга күз салу да җитә. Анда татарларга карата кимсетүле, пычрак сүзләрне укып, гаҗәпкә каласың. Татар телен укыту мәсьәләсе инде шовинистларны бөтенләй чыгырдан чыгара. Бу хәлне нәкъ менә негрларның әлеге дә баягы BLM белән бәйле шау-шудагы үз-үзен тотышына охшый. Татар теленең кыс­рыклануы турында ике-өч сүз язуга, сиңа “милләтче, радикалист, экстремист” ярлыгы тагыла. “Вконтакте”, “Фейсбук” челтәрләрендәге сәхифәләреңне погонлы әфәнделәр җентекләп күзәтә башлый, ә теге форумда татар халкына пычрак аткан затларны һичкем тикшерми дә, моны кирәк тә тапмый. Алар Россия дәүләтен бар иткән рус телен яклаучы, аның өчен җан атучы итеп кабул ителәме? Социаль челтәрләрдә татарларны кимсетеп язган өчен, Ольга Зыятдинова исемле ханымнан кала беркемне дә әйтә алмаячакбыз. Чынлыкта рус халкына тел-теш тидермичә дә, үз милләте өчен янган күпме татар активисты эзәрлекләнде һәм хәзер дә тынгылыкта калдырылмый. Татар халкын кеше ашаучылар, канэчкечләр белән тиңләгән Владимир Мединскийның дәреслеге күптән түгел рәсми рөхсәт алды. Ә татарларны көчләп чукындыру, изү турында фактлар искә алынган китапларга канун белән тыю салынды. 

Татар теленең киләчәге турында фикерләр яңгырарга мөмкин митингларны шәһәр читенә, кечкенә парк-скверларга күчерү хәзер инде һичкемне гаҗәпләндерми. Ә Казанның үзәгендә юллар ябып уздырыла торган тәре йөрешенә – ләббәйкә! Аңа ничек каршы киләсең, ди, православие дине вәкилләре – рус туганнарның хокукларын чикләү булачак бит! Толерантлык дигән авыру республиканы эчтән ашый, чөнки ул, негрлар яклы хәрәкәттәге кебек, гел бер тарафка гына толерант булып чыга. Дәүләт премиясе биргәндә, исемлеккә рус фамилияле номинант кертү хәзер инде һич тә гайре табигый нәрсә итеп кабул ителми. Соңгы 2-3 елда түрәләр арасында татар исемнәренең күзгә күренеп кимүе дә сәер түгел. Татар дәресләре хисабына балалар русчаны тиешенчә өйрәнә алмый дип шаулаганнарның юлбашчы ханымнарыннан берсен хәтта үзен дә югары күтәреп куйдылар.

“Рус телен кимсетергә юл куймабыз!” дигән шигарьне күтәреп чыккан сәясәт Татарстанда да үз җимешләрен тиз бирә башлады. Бихисап Галиевләр, Мусиннар, Хәкимовлар мәктәптә туган тел дип рус телен сайлап куйды. Рус язучыларының музей-йортларына матди игътибар бермә-бер артты. Сүз уңаеннан, 2019 елда Казанның элекке Менжинский исемендәге мәдәният сарае искиткеч матур итеп төзекләндерелеп, Татарстандагы русларның мәдәни берләшмәсе карамагына тапшырылды. Монда А.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк ачылды. Шушы көннәрдә Актаныш район үзәгендә «Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе» республика иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсен оештыру җыелышы узганлыгы турында хәбәрне дә шушы җөмләдән дәвам итәргә мөмкин. Гомер-гомергә татар районы булып саналган Актанышка “өлкән абзый”ның шундый ятьмә салып куюы үзе үк күңелгә шом кертә. Тик киреләнергә, каршы әйтергә ярамый шул. “Русларны кысрык­лыйлар!” – дип тавыш куптарырга күп сорап тормаячаклар. 

Әлбәттә, югарыдан хәер-фатыйха бирүче булмаса, рус теле, рус милләте өчен җан атып йөрүләр алай югары сикермәс тә иде. Ләкин илбашы Владимир Путин Рус теле көне уңаеннан уздырылган бер утырышта анык әйтте: “Рус теле һәм әдәбияты мәсьәләләре дәүләтнең мәдәни сәясәте нигезендә һәм мәгълүмати җәмгыятьне үстерү стратегиясендә үзәк урыннарның берсен алып тора... Рус теле, дәүләт теле белән бәйле темалар тулаем ил өчен дә, һәр граждан өчен дә иң мөһим темаларга карый”. Икенче бер чыгышында ул русларның дәүләт хасил итүче милләт икәнен ассызыклап искә алды. Рус халкының хокукый статусы турындагы сүзләр илнең Төп канунына әнә шул шаукымда кереп тә китте.

Президентның мигрантлар белән бәйле рәвештә әле шушы арада гына әйтелгән сүзләре дә сагайта. “Россия мәктәпләрендә мигрантлар балалары саны шундый нисбәттә булырга тиеш: аларны тел мохитенә һәм мәдәни мохиткә җайлаштырырлык булсын. Европада һәм АКШтагы кебек, мондый балалар белән комп­лектланган тулы бер мәктәпләр барлыкка килүенә юл куймаска кирәк”. Бу сүзләрне безнең прокуратура вәкилләре тагын дәүләткә кулай шәкелдә аңлый ала. Хәзер теләсә кайсы мәктәптә тикшерү уздырып, инде болай да русча укытуга күчереп бетерелгән теге яки бу сыйныфта ник татар фамилияләре генә дип гауга куптарырга нигез бар лабаса. Мондый мохиттә балаларны руслаштыру, рус мәдәни мохитенә чумдыру кыенлаша бит. 

Югарыда искә алынган Black Lives Matter тарафдарларына каршы White Lives Matter (акларның да гомере әһәмиятле) хәрәкәте дә барлыкка килде. Алары исә кара тәнлеләргә чамадан тыш юл куелып, ак тәнлеләрнең хокуклары чикләнүгә каршы чыга. Ләкин кәгазьдә генә демократия яклы булган илебездә татарның хокукларын чын-чынлап кайгыртырлык иҗтимагый хәрәкәт оештырырга юл куелмаячак шул.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: