Мәдәни җомга

Илгизәр ЗӘКИЕВ: БЕТКӘ ҮЧ ИТЕП

Бу язманы иң әүвәл "Төреккә үч итеп, халык тунын утка ягу" рәвешендә, нәкъ мәкальдәгечә итеп куймакчы идем дә, тик бездәге гади халыкның тун киеп йөрерлек рәте юклыгын аек чамалагач, дөреслеккә хилафлык китермәскә булдым. Чынлыкта исә, монда халыкны ыштансыз калдыру турында гына сүз кузгатырга мөмкиндер. Әлеге мәсьәләнең көн үзәгенә чыгуында кем...

Бу язманы иң әүвәл "Төреккә үч итеп, халык тунын утка ягу" рәвешендә, нәкъ мәкальдәгечә итеп куймакчы идем дә, тик бездәге гади халыкның тун киеп йөрерлек рәте юклыгын аек чамалагач, дөреслеккә хилафлык китермәскә булдым. Чынлыкта исә, монда халыкны ыштансыз калдыру турында гына сүз кузгатырга мөмкиндер.

Әлеге мәсьәләнең көн үзәгенә чыгуында кем хаклы, кем хаксыз икәнен телгә алып тормыйм. Анысын, мөгаен, киләчәк тормыш күрсәтмичә калмас. Сугыш һичкайчан да бер якның гаебе, явызлыгы белән генә купмый. Хәтта фашистик Германия белән сугыш башланганчы да, сәясәтчеләр әүвәл илләрне бүлгәләргә маташты.

Бүгенге сүзем - Россия очкычы бәреп төшерелгәннән соң, Төркиягә бәйле санкцияләр турында. Моның белән Россия ни отачак икән? Миңа калса, үпкәләшүнең, илләр арасында бозылышуның һичбер заман керем биргәне юк.

Төркиягә икътисади зыян салам дип, Россия мондый санкцияләрдән иң әүвәл үзе шактый күбрәк зыян күрә, ләкин бу зыян-зәүрәт түрәләргә кагылмый, гади халык кесәсенә суга. Төркиягә газ сатуны, нефть сатуны туктатсак, "Газпром" башлыгының миллионлы премиясе кими дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, юк. Ә менә яңа газ торбасы салганда хезмәт хакы алачак меңләгән гади эшче акчасыз калды дигән сүзне бүген үк кистереп әйтергә нигез бар.

Россия Төркиядә атом электр станциясе төзи башлады, инде берничә миллиард долларлык эш тә башкарылды. Һәм әлеге инвестицияләр гади халыктан җыелган салым хисабына тормышка ашырылды бит. Хәзер исә Россия тарафы санкцияләр кысаларында бу проектлардан да баш тартырга ниятли. Теге миллиардлар илебезгә кирәк түгелмени?

Дөнья шулай көйләнгән: һәр ил үзендә булганны, арзанга төшкәнне сатарга, үзендә булмаганны читтән кертергә тырыша. Бу - дөрес икътисадның нигезе. Лимонны, мандаринны Россиядә дә үстереп була, тик моның өчен миллиардлаган сумга теп­лицалар ясарга, аларны җылытып, яктыртып торырга кирәк. Нинди генә санкцияләр генә кертсәң дә, никадәр генә үзебез үстерәбез дип күкрәк каксак та, мондый җиләк-җимешне салкын төбәкләрдә үстерергә маташу - өчкә сатып, бишкә алу дигән сүз. Күп чирләрдән дәва булган шул лимонны (мандаринны, әфлисунны) Төркиядә үстерү күпкә җиңелрәк тә, арзанрак та. Хәзер ил түрәләре бу лимонны кыйммәтрәк бәядән (ераграк илләрдән) кайтарачак, димәк. Халыкны арзан хаклы помидор, лимон, мандарин белән "агуламыйк", янәсе.

Кытайда әштер-өштер тегелеп, безгә килгәнче сүтелә-тарала башлаган кием-салымга да юллар иркенәя - ярамаган тагын кара гавамга! Өстәвенә, аның бәясе дә арта. Ә монысы инде илбашларының мыегын да селкетми. Мәскәү түрәләре үзләре Европа киемнәренә төренеп йөргәч, Төркиягә фәлән сумлык зыян салабыз, дип эчтән сөенә ул.

Төркиягә туристлар агымын чикләү ил халкын җиләк-җимештән, кием-салымнан гына түгел, ялдан да мәхрүм итү дип карарга мөмкин. Бәя һәм сыйфат нисбәтендә Төркиягә тиңдәш юк иде (бәлки, Мисырны телгә алырга ярыйдыр, ләкин анысы янә очкыч белән бергә "егылып төште"). Яңа ел каникулларына, май бәйрәмнәренә, җәйге ялларда Дума депутатлары, дәүләт түрәләре елның - елына барысы да Мальтага, Һиндстанга, Таиландка, Гавайга оча. Төркиягә түгел! Чөнки бу ил - гади халык өчен ял итү урыны. Хәтта хезмәт хакына яшәүче урта хәлле россияле дә анда диңгездә коенып, кояшта кызынып кайта ала. Идел суы кирегә ага башласа да, Кырым, Сочи төбәкләре -Мисыр, Төркия белән тиңләшә алмаячак. Беткә үч итеп, туризм­ны чикләү аркасында, илебездә йөзләгән турфирма ябылачак, бу исә фәкыйрьлек артуга тагын бер сәбәп.

Россиядәге төрек компанияләренең эшен чикләү - күсәкнең икенче бер авыр башы. Төрек эшмәкәрләренең никадәр югалт­канын чамалый алмыйм. Ә менә россиялеләр, аеруча, Татарстан халкы өчен бу - зур керемнәр. Алабуга ирекле икътисади зонасында гына да төрек компанияләрендә меңләгән кеше хезмәт куя. Аларда төрекләр саны - нисбәти яктан бик аз, алары да төп белгеч вазифаларында. Алар монда җитештерүне җайга салгач, башка төбәккә яки туган якларына юл тотачак иде. Алар эшне ярты юлда ташлап китсә, хәзер мондагы үз эшчеләребез, бихисап хезмәткәр бер тиенсез, туры мәгънәсендә иписез, ыштансыз калачак дигән сүз. Мәскәүдәге түрәләргә бу рәвешле Татарстанның тез астына сугып алу, бәлки, канәгатьлек хисе бирәдер. Чөнки чит ил инвестицияләрен Алабугага кызыксындырып китерү, аларны җәлеп итү өчен республика җитәкчелеге бик күп, бик күп тырышлык куйды. Димәк, төрекләр ягыннан гына түгел, Татарстан ягыннан түгелгән чыгымнар да очкыч белән бергә җиргә мәтәлде. Шунысын да онытмыйк, чит ил ширкәтләре, монда гамәл кылгач, дәүләт казнасына салым түләүчеләр булып тора. Дөнья кризисы, Кырымга, Украинага бәйле икътисади санкцияләр аркасында болай да бюджетны кысып тотарга туры килгән заманда, казнаны баету чыганагыннан баш тарту кемгә файдалы?

Тугандаш милләтләр буларак, безнең төрекләр белән бәйләнешләр шактый ныгыган, якынайган, мәдәни яссылыкта да шактый хезмәттәшлек үсештә иде. Мондый багланышларның башында "ТӨРКСОЙ" җәмгыяте тора. Мәскәү исә хәзер шушы яктан да балта чаба. Россия Мәдәният министрлыгы "ТӨРКСОЙ" белән мөнәсәбәтләрне өзәргә кушып хәбәр дә салырга өлгергән. Бу исә елдан-ел популярлык казана барган "Turkvision" фес­тивалендә катнаша алмау, төрки телләрдәге әдәби мирасны барлаган томлыкларны чыгарганда татар әдәбиятының читтә калуы, төрки-татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган фәнни конференцияләрнең чикләнүе дигән сүз бит. Һай курыкты да инде Мәскәү түрәләре бездә милли хисләр уянудан! Гөрләп эшләп торган, башка мәктәпләрдән күп тармакта бер баш өстен булган төрек лицейларыннан укытучыларны куып, бу мәсьәләгә карашын элегрәк тә сиздергән иде. Хәзер исә төрки рухны һәм татарлыкны тәмам сүндерергә сәбәп тә булып куйды.

Бөек Ватан сугышында фашистларны тар-мар итеп җиңү яулагач, совет юлбашчылары Германия, Япония кебек илләрне мескен, фәкыйрь хәлдә калдырырга ниятләгән иде. АКШ һәм башка илләр ярдәме белән шундый зур тизлек белән үсеп киттеләр ки, Германия белән Япония янә дөньяның иң куәтле дәүләтләре сафына менеп басты. Төркияне сәүдәсез, туристсыз, газсыз, утсыз калдырабыз дип, аны тагын да үстереп җибәрмәбез микән?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: