Мәдәни җомга

Илгизәр ВӘЛИУЛЛИН: ҖОМГА КӨН – “ПӘРИ ТУЕ”

Бүген җомга. Атнаның чираттагы бер көне. Шуның белән ул башка көннәрдән бер ни белән дә аерылып тормаган кебек. Ләкин халкыбыз өчен, элек-электән сакланып калган һәм хәзерге вакытта көчәя барган гадәт буенча, бу көн рухи эчтәлеге белән башкаларыннан аерылып тора. Мисал итеп, бу көн күпләребез өчен радиодан азан тавышын ишетеп, аннан...

Бүген җомга. Атнаның чираттагы бер көне. Шуның белән ул башка көннәрдән бер ни белән дә аерылып тормаган кебек. Ләкин халкыбыз өчен, элек-электән сакланып калган һәм хәзерге вакытта көчәя барган гадәт буенча, бу көн рухи эчтәлеге белән башкаларыннан аерылып тора. Мисал итеп, бу көн күпләребез өчен радиодан азан тавышын ишетеп, аннан соң «иртәнге нур»да Равил хәзрәт Бикбаев вәгазьләрен тыңлаудан башлануын, һәм күп милләттәшләребезнең җомга намазына җыелуын әйтү дә җитә дип уйлыйм. (Сүз уңаеннан - газетаның «Мәдәни җомга» дип аталуы да очраклы түгелдер). Гомумән, бер рухи бәйрәм сыйфатында аерылып тора бу көн. Ләкин аның киче дә бар шул әле. Ә кич... Кич безне, күңелләрне тетрәндереп, җан елаткыч «пәри туе» көтә.
Соңгы елларда кергән традиция буенча бу көнне кичен ТНВ телеканалы безгә «Җомга киче» дип атала торган концерт-шоу күрсәтә. Аны җыр һәм юмор тапшыруы дип тә атыйлар. Тапшыруның гимны итеп димме, кызганычка, халык җыры саналган «Җомга» көен алганнар. Һәр тапшыру шул җыр-язма белән башлана, өлешчә шуның белән бетә дә. Шунда да инде бөтен галәмәт - күңелне әрнеткеч күренешләр. Ошамагач, ник карыйсың, дип әйтүчеләр дә булыр, анысы. Ләкин бит тапшыру дәүләт телерадиокомпаниясеннән, бөтен республика халкына, хәтта («ТНВ-Планета» аша) чит төбәкләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләребезгә дә адреслана. Аны яшьләр дә карый. Аларда, күңелләрне ача, кәеф күтәрә торган татар җыры шундый икән, ә бу тапшыруга карата - татар милләтенең мәдәнияте шундый булырга тиеш дигән караш туа. Менә нәрсәгә күңел әрни, җан елый.
Бу җыр узган гасырның 60 нчы еллар ахырындамы, 70 нче еллар башындамы хасил булды. Халык сөйләве буенча аның тарихы болай: ике гашыйк, алдагы көннәрендә уртак гомер кичерергә ният кылып, ЗАГСта теркәлергә гариза бирә. Ләкин көткән көн (җомга - язылышу көне) килеп җиткәч, аларның берсе юл фаҗигасендә үлә. Исән калганы шушы кайгы тәэсирендә үзенең кичереш-хисләрен җыр-бәеткә сала. Шул рәвештә «Җомга» дип аталган җыр туа. Чын тарихмы бу, юкмы - анысына мин анык җавап бирә алмыйм. Ләкин, һәрхәлдә, җырның текстында (асылында) һәлакәт, фаҗига ята. Аның бер генә сүзендә дә, бер куплетында да бот чабып көләрлек, шатланып биерлек сәбәп юк. Моны һәр фикер йөртә белүче аңлый алырга тиештер дип уйлыйм. Ләкин безнең шоу­да башкача шул. Шоу дигәне дә шушы җырны башкаруга бәйледер инде.
«Шоу»да катнашучылар байтак, аларның саны (төркеме) артканнан-арта бара. Кызганычка каршы, араларында олы-олы яшьтәгеләр, абруйлылар да шактый. Анда барган күренешләр, катнашучыларның үз-үзләрен тотышлары, төрле-төрле фильмнарда күргән «пәри туйларын», кыргыйларның үз корбаннарын кыздырганда учак тирәли сикерешеп йөрүен хәтерләтә. Йөзләрендә урынсыз шатлык, мәгънәсез елмаю. Бергәләп һәм чиратлашып җырлыйлар, җыр тактына сикерәләр, бииләр. Ара-тирә, кәефләре бик шәп икәнен күрсәтер өчендер инде, учларын-учка сугып та алалар (эшләре «пешкән» сәүдәгәрләр кебек, яисә нәкъ маймылларча - кулларын бот тирәсеннән әлләни югары күтәрмичә генә). Аларга ияреп зал да тәгәрәп-тәгәрәп көлә. Ләкин анда, аптырап калгандай, тирән уйга чумган йөзләр дә күренә (болары, мөгаен, теге риваятьне ишеткән, белгән кешеләр булса кирәк). Җен-пәриләр, кешелеккә килгән яисә үзләре ясаган афәттән ямь табып шатланса, бу «Шау-шу»да катнашучы артистлар ни сәбәптән куана икән соң?
«...Сандугачым очасыңмы,
Кипте инде күлләрең...»
Бу урында кайгырырга, кычкырып еларга кирәк. Әмма «пәриләрнең» мондый трагедияләргә исләре дә китми, киресенчә, бу аларны шатландыра гына. Аларга сандугач та жәл түгел, кипкән күлләр дә (җырда аллегорик мәгънәдә) - сөендерә генә. Алар бу трагедияне безгә дә тантаналы бер шатлык рәвешендә сәхнә кыла.
Җыр дәвам итә («пәри туе» да):
«...Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Кем аерылмый шулар белми
Аерылу сагышларын...»
Шул мәлдә, инде сәхнәдә җыелган шактый зур төркем арасыннан аерылып, атаклы һәм хөрмәтле артистыбыз килеп чыга. Һәм учларын-учка бәргәләп (маймылча), төркем тирәли биеп китә. Гүя ул үзенең тотышы, кылган гамәле белән: «Белмим дә, аңламыйм да, андый аерылышуларны мин тәтемәдем» - дип әйтмәкче була. Ләкин, шуны онытырга бер дә ярамый: беренчедән, андый абруйлы кешегә бу бер генә дә килешә торган эш түгел; икенчедән, ул ачы сагышларны сиңа да татырга туры килергә мөмкин.
Юмор турында сүз чыккач шуны да әйтәсе килә. Безгә бит әле бу тапшыру юмористик музыкаль тамаша дип тә игълан ителә (әйе, чын тамаша!). Ләкин соңгы вакытларда безнең сәхнәләрдә юмор һәм әхлаксызлык төшенчәләре бер рәттә, бер тигезлектә була башлады. Бигрәк тә шунысы әрнетә, бу төшенчәләрне бутаучы яңа яшь эстрадачылар (мин аларны артистлар дип әйтә алмыйм) арасына олы яшьтәге артистларыбыз да килеп басты. Бу урында сүз Шамкай турында түгел. Ул инде халык хәтеренә шул әхлаксыз анекдотлары белән генә кереп калыр да. Әмма андый хәтер озын гомерле булмый. Минем бик зур үпкәм күренекле, атаклы шәхесебез Р. абыйга. Аңа инде шушы рәткә нәрсәгә дип килеп басарга? Халык хәтерендә, күңелендә милләтебезнең шул затлы һәм сөекле вәкиле булып калсын иде.
«Тамашага» килгәндә, шуны онытмасыннар иде, татарда бу сүз күбрәк акылга сыймаслык, «чыгырыннан чыккан» күренеш­ләрне, вакыйгаларны тасвирлау өчен кулланыла. Күлләре кипкән, басып сайрар талы да сынган сандугачтан кәмит, тамаша ясап көлү килешми генә түгел, зур гөнаһ та буладыр дип уйлыйм. Хәтта бернинди аллегориясез дә. Ә кешенең гомерлек, гүрләргә кергәндә дә оныта алмаслык кайгысыннан ләззәтләнеп көлү - чыннан да «чыгырыннан чыккан», кеше акылына сыймаслык тамаша.
Җырның җыртыгы юк диләр. Була икән шул - әгәр ул ертучылар (ерткычлар) кулына эләксә. «Каян килгән сәнгать белгече?» - дип әйтүчеләр дә булыр. Мин сәнгать кешесе түгел. Яшь чагымда Яшел Үзән шәһәрендә Әминә апа, Казанда - Суфия апа җитәкләгән үзешчән сәнгать төркемнәрендә катнашып алган идем. Әз-мәз җырлаштыргалап та йөрдем. Бу төркемнәрдә әдәп, зәвык таләпләре иң беренче урында булып, алардан тайпылу катгый рәвештә тыела иде. Күңел ачабыз дип, «әпипәләр» белән моңсу, трагик җырларны бутап, алардан боламык-шоу ясау булмады. Ул чор, ул төркемнәр хакында якты, җылы хатирәләрне хәзер дә онытмыйм.
Ахыр сүз итеп шуны әйтим. Безгә кайбер милләттәшләребез күңеленә хуш килә торган «Нам татарам все равно, один талон - два каша» дигән принцип белән яшәргә кирәкми. Бу әйтем андыйларга бик ошаса да (имеш, менә без нинди тапкырлар, ничек булдырабыз - бер талонга ике ботканы сыптырып куябыз), бу гыйбарәне, безне мәсхәрәләп, безнең ваемсыз, талымсыз һәм оятсыз булуыбызга ишарә итеп, бигрәк тә, аңгыра, надан итеп күрсәтү нияте белән («два каша») телгә өлкән «абзыйлар» керткән. Минем ул токым вәкиле буласым килми. Якташларым: Әбрар ага Кәримуллин, Хөснул ага Вәлиуллин, авылдашым Фатих абый Хөсниләр белән бер рәттә (аның «күршеләре» дәрәҗәсенә җитмәсәм дә - ягъни аның белән танышу, аралашу бәхетенә ия була алмауны әйтәм), күперенке «халкыбыз»ның да түгел, ә гап-гади, ләкин бөек һәм шул ук вакытта тыйнак татар халкының улы булырга телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: