Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Илгизәр Фазлуллин: Җырлар өчен йөрәк әрни

Соңгы елларда без моңлы көйләр тыңларга тилмерәбез

“... Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү чарасы буларак, җырларыбызның әһәмияте әйтеп бетергесез. Тик соңгы елларда без моңлы көйләр тыңларга тилмереп ятабыз. Телевидениедә, эстрадада җырлаучыларның моңсыз, колакка ятышсыз такмакларын тыңлап туйдык. Кайда безнең “җәүһәр” вә “якутлардан да кыйммәтле” көй-җырларыбыз... “Болгар радиосы” программаларында халык җырларын, татар композиторларының моңлы, күңел кылларын тибрәтердәй көйләрен оныттылар. Үз илеңдә, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләүгә, җыр, музыка сәнгатенең роленә бәя биреп җиткермибез икән, мәдәниятебез дә, икътисадыбыз кебек, кризис хәленә калырга мөмкин. Менә шунсыз инде, без – патриотлар, үз халкыбызны, туган Ватаныбызны, көй, моң, җырларыбызны яратабыз, дип әйтеп кара...”

Мин әйткән сүзләр, фикерләр түгел, болар – танылган журналист Мөнир Абдуллинның “Мәдәни җомга”ның узган елдагы 20 декабрь санында басылып чыккан “Яратырга килдек без бу җиргә” дип исемләнгән мәкаләсеннән. Бу язманы укып чыккач минем дә: “Дөрес әйтәсең, Мөнир”, – дип аягүрә басып тавыш бирәсем,  бу “гаепләү акты”на минем дә кул куясым килде. Шөкер, җырларның әһәмияте турындагы сөйләшүне республикабыз матбугаты да күтәрә башлады.

Уфадан Илдар Абдеевның шәһәребездә рус телендә чыгарыла торган газетада әйтелгән сүзләре истә калган. Менә ул болай ди: “Татарстанда 700 җырчы бар, әгәр моңа Башкортстанның шулкадәр үк җырчысын кушсаң, татар телендә җырлаучы 1400 җырчы була”.

Ай-һай, күп бит! Белеп торабыз, аларда  күпчелек җырлар мәхәббәт, сөю-сөелү, әти-әниләрне, авылны, аның җир-суларын, үзәннәрен һ.б. өзелеп сагынып яшәү турында. Ә инде: “Мин дә җырлап күрсәтим әле...” – дигән сымак өметләнгәннәрнең саны күпме! Тик бер нәрсә белән һич кенә дә килешеп булмый: “Әйдәгез, бергәләп!” “Кул чабуларыгызны ишетмим” кебек сүз тезмәләре сәхнә түренә чыгып җырлаучының дәрәҗәсен төшерә. Мондый сүзләр һәм һаман да бер үк эчтәлектәге җырлар телебезне дә, чын сәнгатебезне дә, моңны да югалтуга гына китерә. Дөрес әйтәләр: совет заманында, худсоветлар булганда, тозсыз һәм зәвыксыз җырларны, сәхнәләр түренә яисә радиога  үткәреп булыр идеме икән!

Җыр-моңнарыбызның бер төрле, “тозсыз” булуларында көйләр иҗат итүче үзешчәннәрнең дә гаепләре бар, минемчә. Андыйларның күбесе җырның көйләрен үзләре язып, шуны хатыннарына – кызларына җыр­лата да башлый. Сер түгел бит, шул “кайберәүләр” җырларның сүзләрен дә, аның көен-музыкасын да үзләре әвәли.

Җырчының сәхнәдәге чыгышын төрле биюләр белән “тулыландыру”ларның да нигә кирәге бар икән? Җырның эчтәлеген тагын да яхшырак итеп ача, аны тулыландыра торган булса, ярый әле. Юк бит!

Еш кына очракларда җырчылар концертны да үзләре алып бара. Бу хәл дә күңелләрне күтәрми. Иң мөһиме – таләпчәнлегебез түбән, җыр текстларын көйгә салучы үзешчән композиторларыбызда ул бигрәк тә шулай.

Биредә тагын бер нәрсәне искә алып узсак, урынлы булыр иде. Бик күпләр, мәсәлән, тальян гармуннар белән дә, гармунчылар белән дә кызыксына. Алар бездә җитәрлек. Сәхнәләребездән таль­ян гармун моңнары да ишетелсә, начар булыр идемени! Фәйзи Биккинин, Фәйзулла Туишев, Гани Җәмлихановлар сиптергән моңнар әле бүген дә колакта яңгырап тора кебек.

Әйе, җырларыбызның, татар моңнарының тәрбияви көче әйтеп бетергесез. Классик язу­чыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тә үзенең “Торналар төшкән җирдә” дип исемләнгән мәгълүм повестенда безгә болай дип язып калдырды: “... Әнә алар тальян гармун белән эштән соң урамда җырлап йөриләр. Әнә алар җырлый-җырлый сөешәләр, кавышалар, бәйрәм итәләр. Җыр белән алар изге Ватанны сакларга сугышка чыгып китәләр. Җыр белән үләләр. Ләкин илгә җиңү җырлары калдыралар”.

Минем үземә күренекле композитор Сара Садыйкова белән берлектә 5 җыр иҗат итү насыйп булды. Андыйлар арасыннан халыкта киң таралган “Белегез шуны”, “Кешегә” дигән җырларымны мин аеруча  горурлык белән искә алам.

Сара апа җыр текстларына гаҗәеп таләпчән карый торган катгый һәм сүзендә нык тора белгән мәшһүр композитор буларак күпләргә бик таныш иде. “Мин Гомәр Бәширов текстларын да үзгәртергә күп сорап тормыйм”, – дип кырт кисә иде ул кулъязмаларны кулына алганда.

Безнең “Кешегә” дип исемләнгән җырыбызны танылган җырчы Миңгол Галиев дистәләрчә еллар буе сәхнәләрдә, очрашуларда яисә радио аша булсын, бик осталык белән, “җиренә җиткереп” башкарып килә. 

Яшермим, радио аша еш кына ишетелеп-яңгырап торган бу җырның соңгы куплетын тыңлаганда минем йөрәгем аеруча дулкынланып тибә башлый иде. Ни өченме? Чөнки уйланып җиткерелмәгән үзгәртеп корулар заманы башланганда, кешеләр тормыш ямен, тормышыбыз матурлыгын тоеп яши ала иделәрме икән? Әнә шундый сорау шәхсән минем үземне еш кына борчуга сала башлады. Байтак уйланып йөргәннән соң, түзмәдем, бу хакта Сара апага әйтергә мәҗбүр булдым һәм аңа күңелемдә йөрткән бер куплет та тәкъдим иттем.

Сара апа башта шаркылдап көлде, тынычланганнан соң, җитди тавыш белән: 

– Юк инде, Илгизәр! Беренчедән, инде хәзер җыр безнеке түгел, ул – халыкныкы. Икенчедән, җыр “көнлек” өчен генә язылмый. Җырның сүзләрендә туган җиребезнең һәркем өчен дә гөлбакчадай булуы турында әйтелә. Без тормышыбызның вакытлыча авырлыкларына башларыбызны имичә, матурлыкны күрә белеп яшәргә тиешбез, – дип җавап бирде.

Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның “Сагыналар сине якын дуслар” дигән истәлекләр китабында бу җыр турында педагогика институты доценты Җамал апа Вәҗиева бик җылы, мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган иде.

Әйе, пакь күңелле кешеләрне, матурлык–гүзәллекне ихлас ярата иде шул бик күп популяр җырлар иҗат иткән композитор Сара апабыз. 

Югарыда әйтеп узылган “Белегез шуны” дигән җырыбыз белән дә шактый гына “буталчыклар” булган иде. Менә бер мисал. 1984 елның 14 гыйнварында “Татарстан яшьләре” газетасында Сара Садыйкова белән газета корреспонденты әңгәмәсе басылып чыкты. Шушы газета корреспондентының: “Җырны композитордан халыкка илткән юл озынмы?” – дигән соравына Сара апа Садыйкова болай дип җавап биргән иде: 

– Һәр җырныкы үзенчә. “Уфа ни өчен матур” (Нәби Дәүли сүзләре), “Акбүз атым” (Галимҗан Латыйп сүзләре), әйтик, җиңел язылып, тиз популярлашты. Ә менә Илгизәр Фазлуллин сүзләренә язылган “Белегез шуны” дигән җыр, җир астындагы су кебек, озак вакыт югалып торды. (Искәрмә өчен әйтергә мәҗбүрмен: бу җырны концертларда Гөлшат Зәйнашева сүзләре, дип бутаучылар да аз булмады – И.Ф.) Инде 1973 елда ук “Татарстан яшьләре”ндә басылган иде ул.  Җырны филармония артисткасы Гөлзада Сафиуллина башкаруында радиодан ишетү минем өчен сюрприз булды. Ачык, җете тавышлы шушы башкаручыны көткән икән ул! Ә Гөлзада җырны... Куйбышев шәһәрендә үзешчән җырчыдан отып кайткан! Менә кайда бәреп чыккан ул!..”

Күренекле шагыйрь Фәнис Яруллин да үзенең 2000 елның 4 февралендә “Мәдәни җомга” газетасында басылып чыккан “Иясез җырлар” мәкаләсендә болай дигән иде: “... Җырлардагы, шигырьләрдәге һәр образ күп уйланулар, эзләнүләр нәтиҗәсендә туа. Авторларга үзенең йөрәгендә кайнап чыккан һәр юл кадерле, газиз. Шигырьләрнең бер генә юлын үзләштерсәләр дә җан әрни. Бер-беребезнең иҗатына кул сузмыйк, дуслар! Бу бит безнең иң кадерле байлыгыбыз...”

Әйе, минем яраткан шагыйрем Сибгат Хәким әйткәнчә:

Җыр язмышы – кош язмышы кебек,
Бер тирәдә үтә юллары.
Җыр да кайчак егылып  төшә җиргә,
Күтәрелә кайчак югары.
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев