Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Илгизәр Фазлуллин: Ипи телеме

Безне, сугыш елларының бәләкәй малайларын, тормыш үзенең муллыгы белән иркәләмәде.

Аның каравы без бар нәрсәдә чама белергә, тормышыбыз тоткасы – икмәкне кадерләргә өйрәнеп үстек. Шуның өчен инде күптәннән дөнья куйган, яшүсмер чаклардан ук безгә икмәкне олыларга өйрәткән мәрхүмә әниебезгә рәхмәтебезнең чиге юк.

Сүзем икмәк турында булгач, күңелемнән һич кенә дә җуелмыйча торган бер вакыйганы кабаттан телгә алам. 

Сугыштан соңгы беренче имин яз айлары иде. Колхозчы гаиләсенең дә ипи-тозга кытлык кичергән чагы. Безгә көтмәгәндә генә Казаннан, бер дә тик тормый торган бәләкәй улы белән, туган тиешле агабыз кунакка кайтып төште. Өйдә төпчек малай мин калган да, 6 яшьләр чамасындагы сеңлем һәм әнием калган. Абый-­апаларның кайсысы районда, кайсысы  укуда йә эштә булган, күрәсең.

Нинди генә авыр, кыен чак­ларда да йөзенә караңгылык чыгара белмәгән әни туган агабызны бик җылы каршылады. Ләкин нигәдер тыныч түгел иде аның күңеле. Әнә ул кысан гына почмак ягында самовар яңартып җибәргән арада залда – түр ягында утыручы туганыбыздан хәл-әхвәл сораша. Мин дә, бөтен җиргә тыгыла торган шәһәр малае белән, әни янында буталам. Шәһәр малаена кызык, әнинең ялтыратып кына куйган җиз самовары да, казан астында янып торган учак та...

Шунда әнием минем колагыма гына әйтте: 

– Бар, күршебез Фатыйма апаларыңнан әҗәткә ипи сорап тор әле. Кәвәл (якындагы чуаш авылы) базарыннан он алып кайткач та әни пешереп кертермен, дип әйтте диген. Әтиең янына мәктәпкә дә сугыла кайт...

Әни мунча ягып җибәрде, суга ашыкты. Әти дә кайтты. Әтием 4 класслы авыл мәктәбендә үзе үк укытучы да,  мөдир дә, кыскасы, авыл “интеллигенты” иде. Бөтен тормыш мәшәкатьләре, аш-суны җүнәтү 8 бала табып үстергән әниебез җилкәсендә булды...

Барыбыз да бергә табын өстәле артына утырдык. Кунак малае да булганлыктан, без дә олылар янында. Әни күршебездән әҗәткә алган ипидән һәрберебезгә берәр телем чыгарды. Үзенә җитми калды! Күңелле генә гәп корып җибәргәнлектән, моны әти дә, кунагыбыз да сизмәде, ипи кискәндә әнием кулларына карап торганлыктан, моны мин генә абайлап алдым...

Ничек инде шулай булсын ди! Кырыкмаса-кырык эшенә чапсын, кунакларны, безне карасын, аш-су әзерләсен, ә ашарга утыргач, үзе бер телем иписез калсын?! Бик тә кызгандым мин әнине. Түзмәдем: 

– Мә, әнием, йомшагы – сиңа, катысы – миңа, – дидем, кечкенә генә ипи телемен сындырып. Кунак агаебыз әтине тыңлый иде. Әти исә, барысын да сизенгәндәй, башын безнең якка борып, бераз дәшми торды. Әни, мәрхәмәтле күзләре белән миңа карап, аркамнан  сыйпап куйды һәм колагыма пышылдап: 

– Син аша, балам! Ул синең өлешең. Сиңа үсәргә кирәк! – диде һәм, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, почмак ягына чыгып китте... Әнием күзләрендәге яшь бөртекләрен беренче тапкыр мин әнә шул чагында күрдем. Алар нәрсәдән – шатлыктанмы, әллә инде ипекәйгә мохтаҗлыктанмы? Әнинең күңелен аңлау өчен зур булып үсәргә кирәк иде шул әле миңа...

Мин әнием әйткән сүзләрнең мәгънәсенә олыгайган саен тирәнрәк төшенәм. Ипи телеме! Кеше итә торган, үстерә торган, сөялләнгән куллары белән кисеп тә, кайчакларда әни кадәр әнинең үзенә дә җитми кала торган ипи телеме! Кадер-хөрмәт, баш өсте сиңа!..

Бүген үзем дә – ике бала атасы. Җитеш тормышта яшибез. Өстәлдә ипи булмый торса, нык гаҗәпләнер идек шикелле. Шулай да, ипигә кадер-хөрмәт кимегәнне күрсәм, күңелемне авыр шом баса. “Ипи сыныгын ашап бетер, ипи кисәген ташлый күрмә”. Мондый сүзләрне еш кабатлыйм. Вак­ланып түгел, йөрәгем шулай куша. Читтән генә күптән вафат булган әнием күзәтеп тора кебек. 

...Көзен урамда үзем яхшы белгән бер танышымны очраттым. Йөзе-бите җилләнеп, каралып, буй-сыны, утырып калган кебек.  

– Ике айдан артык авылда  булдым, – дип сөйләп китте ул. – Колхоз кырларында эшләдек.

Мин танышымның рәсем ясаучы икәнлеген, стена газеталарын ул бизәп барганлыгын яхшы белә идем.  

– Ну, өйгәннәрдер инде идарә кешеләре үзеңә эшне? – дип сорарга ашыктым. 

– Яшермим, җил-яңгыр тидермичә, бер бүлмәдә рәхәтләнеп “художник” булып утырырга була иде. Ләкин үземнең “рәссам” икәнлегемне беркемгә дә әйтмәдем, башкалар белән бергә кырда эшлисем килде, – диде ул. Аннан наказ биргәндәй: 

– Табыныңдагы ипиеңдә минем дә өлешем кергән, белеп аша, – диде ул зур горурлык белән.

Кайчакларда “һава шартларының начар торуы сәбәп­ле...” дип рәсми тел белән сөйләшәбез. Күп кенә очракта уңышсызлык­ларыбызны, оешып җитмәвебезне дә “һава шартларына”  сылтыйбыз. Дөрес микән бу хәл? Моннан күп кенә еллар элек тә шундый ук яңгырлар, эссе көннәр, корылыклар булмый идемени?! Җитмәсә, техникасы да нинди иде әле?! Ләкин һава шартларына сылтап, зарлану-сыкрануларны авылдашларымның берсеннән дә ишеткәнем булмады. Йокы–ялны, ашау-эчүне онытып, көн-төн дими эшләсәләр дә, ил табынына икмәкне мул итеп әзерләргә тырышты алар.

Хәзер дә  икмәк өчен зур көрәш бара. Аны саклап калу өчен, туган илебез, авылыбыз кырларында гомерләрен бирүчеләр дә юк түгел. Шулардан соң менә ашханәләрдәге, кафе-чәйханәләрдәге өстәл өсләрендә калган, яисә үтә дә гамьсезлек,  вөҗдансызлык күрсәтеп, тегендә-монда чүплеккә ташланган ипи калдыкларын күреп, бәгырьләрең ничек өзгәләнмәсен, ди?!

Без боларга мөмкин кадәр чик куярга тиешбез. Һәр җирдә дә баш өсте булсын икмәккә! Кадерлик без аны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев