Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Илдус ӘМИРХАН: ТАТАР МИЛЛӘТЕ БАРМЫ?

Бер карашка мондый сорау куелырга да тиеш түгел кебек. Татар бар. Исәбе дә алынган. Рәсми яктан 7 миллион чамасы исәпләнә. Кайберәүләр аны 20 миллионга җиткерә. Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда кебек дәүләтләре дә булган. Тулы бер цивилизация корып, төрки дөньяның башында торган. Бүген дә мөстәкыйль булмаса да, үз җөмһүрияте бар....

Бер карашка мондый сорау куелырга да тиеш түгел кебек. Татар бар. Исәбе дә алынган. Рәсми яктан 7 миллион чамасы исәпләнә. Кайберәүләр аны 20 миллионга җиткерә. Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда кебек дәүләтләре дә булган. Тулы бер цивилизация корып, төрки дөньяның башында торган. Бүген дә мөстәкыйль булмаса да, үз җөмһүрияте бар. Ә шулай да ни өчен соң кайберәүләргә урынсыз булып күренгән бу сорауны куям?

Әлеге сорауга җавап бирү өчен башта милләт, халык, кавем төшенчәләренә билгеләмә бирик. Милләт - ул үзенә генә хас рухи-этник кыйммәтләр нигезендә формалашкан, аерым бер географик җирлектә ("кендек җирендә") мөстәкыйль үзидарә системасын булдырып, мәхәлләләр рәвешендә яшәгән, үз өммәтенә генә иман китергән имам тарафыннан җитәкләнгән илаһи җәмгыять. Милләтнең иҗтимагый яшәү шарты булып аның сыйфат күрсәткечләре (индификаторлары), милли өлгесе (моделе), илаһи һәм милли кануны булырга тиеш.

Инде халык төшенчәсенә килик. Халык - ул аерым бер җирлектә мөстәкыйль дәүләт корып яшәгән, хакимият вертикале рәвешендә дөньяви кануннар нигезендә патша (хаким) тарафыннан идарә ителә торган социаль җәмгыять. Кавем исә нинди дә бер милләтнең яки халыкның милләт яки халык булып оеша алмаган, әмма нинди дә булса рухи-этник үзенчәлекләргә ия саналган аерым төркеме.

Инде шул билгеләмәләрдән чыгып карагыз. Татар милләт яки халык була аламы? Юк, әлбәттә. Чөнки аның милләт булырга мөстәкыйль үзидарә системасы да, мәхәлләләре дә, бәйсез имамы да юк. Шул сәбәпле, ул үзенең без тәкъдим иткән сыйфат күрсәткечләрен дә, милли өлгесен дә, илаһи һәм милли канунын да танырга, эшләргә теләми.

Инде халык төшенчәсенә килик. Татар халык та була алмый. Чөнки аның үз дәүләте дә, мөстәкыйль хакиме дә юк. Шуңа күрә аңа урыс халкының бер этник төркеме яки кавеме генә булырга кала. Ул да ниндидер легитим рәвештә түгел, тарихи хәтер рәвешендә генә. Чөнки аның татарлыгына бернинди дә рәсми дәлил юк. Паспортта язылмаган, дәүләте юк, мәхәлләсе юк. Күбесенең теле дә юк. Ярар, Татарстан татары татар атамасына ишарә итә ала ди. Хәер, моны Татарстанда яшәгән теләсә кем эшли ала. Ә менә Ульян татарына бернинди дә ишарә юк. Ә менә урыс халык була ала. Чөнки бүгенге Русия урыс дәүләте санала. Әмма ул да милләт була алмый. Чөнки аның да милли үзидарә системасы да, башка милли идентификаторлары да юк. Әмма аны халык булып аталу да канәгатьләндерә бугай. Чөнки халык белән милләт төшенчәсен тәңгәлләштерә. Башка милләтләрне үз эчендә эретеп, империячел сәяси яки гражданлык милләтенә әйләнә. Әгәр бу урысны маргиналлаштыруга китерсә, татар өчен ул үлемгә тиң.

Моны үрнәк итеп алып, милли аңы әз-мәз сакланып калган кардәшләр татарның дәүләтчелеген торгызырга тырыша. Ягъни милләт төшенчәсе белән халык төшенчәсен тәңгәлләштерә.

Әмма милләт булып оешырга беркемнең дә ихтыяҗы юк. Чөнки милли аң дәүләт кабыгында гына калган. Аның эчендәге милли рух инде күптән сүрел-гән. Милли сыйфатлар, милли өлге, илаһи һәм милли кануннар, мәхәллә корып яшәү, имамлык онытылган.

Бәгъзеләр милли гайрәт үрнәге булып милли сыйфат күрсәткечләрен торгызу түгел, хакимият вертикаленә нигезләнгән дәүләтне торгызу максатын алга сөрә. Дәүләт булгач, өстән кушып милләт туар, дип уйлыйлар. Илаһи кануннар нигезендә, дәүләт ул патша биләмәләре (государство) түгел, ә милләт, аның сыйфат күрсәткечләре сагында торучы кальга гына икәнен аңламыйлар. Мондый фикер йөртеш гасырлар буе түрә-кол мөнәсәбәтләре шартларында яшәгән, илаһи иреген югалткан инсаннарга хас. Шуңа күрә алар сыйфат күрсәткечләрен дә бик тар мәгънәдә аңлый. Башлыча патша, хакимият, әләм, тугра, мәдхия, гаскәр, иң яхшы очракта, тел, имла, мәдәният төшенчәләреннән ары китә алмый.

Шуңа күрә милләтне торгызуга юнәлгән гыйлем ияләребезнең, галим-голәмаларыбызның мәгърифәтчелек эше реаль тормышка ашмады, халыкның хәтер сандыгына салынмады. Ата-бабаларымның, туганнарымның, үземнең дә 50 елга сузылган мәгърифәти хезмәтем реаль тормышта тиешле кулланыш тапмады.

Милләткә каршы кылынган җинаятькә тиң гамәлләрнең иң зурысы - аның мәгариф системасын башка халык кулына тапшыру. Бу - хатыныңны башка ир кулына тапшырып, аннан бала көтүгә бәрабәр. Мөстәкыйль милли мәгарифе булмаган халык инкыйразга дучар ителә. Чөнки мәгариф системасы - ул дөньяви белем-тәрбия, һөнәр алу гына түгел, ә милли җәмгыятьне кору гакыйдәсе, дини-милли тәрбия бирү, тел-имланы саклау-үстерү коралы, гаилә институтының, милли яшәү мохитенең, хокук-икътисад системаларының фәнни-гамәли нигезе.

Соңгы дәвердә реаль мөмкинлеккә ия өч юл бар иде. Беренче юл - ул унитар дәүләт шартларына татар дәүләт мәгариф системасын булдыру. 90 нчы еллар башында бу юл гамәлгә керә башлаган иде. "Татарстан мәгарифе турында" канун кабул ителде. Татар милли мәгариф системасының концепциясе эшләнеп, ул шушы канунга 5 нче маддә булып кертелде. Бу - канун эчендәге канун иде. Әлеге канунның һәр маддәсе гомумтатар мәгарифе таләпләреннән чыгып тикшерелде. Шуңа таянып, татарлар тупланып яшәгән төбәкләр белән икеяклы килешүләр төзелде. Ил буенча таралган татар мәктәпләре шушы концепция нигезендә эшләргә тиеш иде. Ул тормышка аша башлагач, татар тәрәккый үсеш юлына аяк басты. Бер генә татар мәктәбе булмаган Казанда гына да 40тан артык татар гимназиясе-мәктәбе ачылды. Татарстанның һәр районында диярлек татар гимназияләре ачылырга тиеш иде. Шулай ук авылларда да. Урыс мәктәпләрендә аерым татар сыйныфлары булдырылды. Урыс балалары да татар телен өйрәнә башлады. Тиздән безнең барлык казанышлар юкка чыга башлады. Әлбәттә, бу эшләр "айный башлаган" Мәскәү кушуы буенча татар кулы белән эшләнде.

Без исә рәсми мәгарифнең милли юлы ерак бармаячагын аңлаганлыктан, мөстәкыйль татар милли мәгарифе системасын торгызуны төп максат итеп куйган идек. Бу - безнең икенче юлыбыз иде. Шушы максаттан чыгып, 1992 елның 10 гыйнварында Гомумтатар милли мәгариф берлеген оештырдык. Мин аның рәисе итеп сайландым. Берлек карары нигезендә, Мәгариф министрлыгы теләктәшлегендә Казан дәүләт университеты, Татарстан Фәннәр академиясе биналарында Татар милли университетын ачып җибәрдек. Бер ук вакытта Татар ислам университеты концепциясен эшләп, имамнарны җыеп сөйләштек. Алар аны бертавыштан кабул итте. Болар барысы да рәсми яктан Татарстан Юстиция министрлыгында теркәлде. Әгәр татарның "үзара батыру" технологиясе эшкә җигелмәсә, бу юл да тыныч кына эшләп китә алыр иде. Әмма зыянлы зыялылар тырышлыгы белән ул да юкка чыгарылды.

Беренче ике юлга параллель рәвештә өченче юл да тәкъдим ителде. Ул да булса, дини-милли оешмалар ярдәмендә Татар рухи-дөньяви (фәнни телдә әйтсәк, креацион) мәгариф системасын булдыру. Шушы максаттан чыгып, 1995 елда без җиде борадәр "Әмирхания" мәгърифәтчелек вәкыфын (фондын) оештырдык. Аның төп максаты - Әмирханнарның һәм башка татар мәгърифәтчеләренең мәгърифәти мирасына таянып, татарның рухи-дөньяви мәгариф системасын булдыру иде. Иң беренче булып Кол Шәриф исемендәге Татар рухи-дөньяви университетын, аның нигезендә "Әмирхания" креацион көллиятен һәм Гаилә мәктәбен оештырдык. Башта алар аерым фатирларда, аннан соң "Нурулла" мәчетендә, үсә башлагач, Казан техника университетында (КАИ бинасында) эшләп китте. Ниятебез - Кол Шәриф мәчете төзелеп беткәч, шушы система нигезендә атаклы Кол Шәриф мәдрәсәсен торгызу иде. Болар барысы да Татарстан Юстиция министрлыгында рәсми яктан теркәлгән иде.Әмма рәсми мәгарифнең, татар зыялыларының битарафлыгы, Кол Шәриф мәчете имамнары-ның каршылыгы бу юлны да үстереп җибәрергә ирек бирмәде. Һәркем үзенең шәхси ихтыяҗларыннан чыгып эш итте. Дәүләтче-милләтчеләр өчен милли мәгариф, милли университет идеяләре сәяси уенда файдалану өчен генә кирәк иде. Алар моны концептуаль яктан аңламады, гамәли яктан танымады.

Шулай итеп, татарның тарихи язмышы белән бәйле милли мәгарифнең өч юлы да татар "элитасы" тарафыннан кире кагылды. Монда ул вакытта Мәскәүнең бернинди дә катнашы юк иде. Киресенчә, мәгариф өлкәсендә эшләүче урыс галимнәренең күбесе Казанда да, Мәскәүдә дә безгә теләктәшлек күрсәтеп килде, ярдәм итте. Татар гына җәһли тәкәбберлеге аркасында үзенә морадарлык кылды. Әмма һаман да әле аларның күбесе безнең юлыбызны саташуга саный.

Әлбәттә, татарның милли өлгесен эшләү бер мәгариф белән генә чикләнмәгән иде. 1989 елда без, ул чактагы мәгариф министры Равил Низамов фатихасы белән Татар уку-укыту үзәген төзедек. Максатыбыз - кампитр системасы нигезендә урыс телле кешеләрне татар теленә өйрәтү иде. Шул ният белән без күп кенә балалар бакчаларына, мәктәпләргә, предприятиеләргә үтеп кердек. Ул вакытта әле Татарстанның Телләр турындагы кануны да кабул ителмәгән иде.

ЗАГС идарәсенә эшкә чакырылгач, мин аның структурасында Татар гаиләсе институтын төзергә, Гаилә мәктәбен ачарга тырышып карадым. Идарә җитәкчеләре тарафыннан яклау таптым. Хәтта идарәнең коллегиясенә ислам белгечләрен чакырдык. Әмма алар авызына су капкандай булып утырды. Безнең ният илаһи никах һәм дәүләт теркәве берлегендә төзек (хәләл) гаилә кору иде. Әмма дин дәүләттән аерылган дигән сылтау белән бу эш туктатылды.

Милли үзбилгеләнү системасын булдыру максатыннан, 1995 елда без мәхәллә системасын булдырырга керештек. Әмма эшнең башында ук бу системага каршылык туды. Һаман да шул татар "элитасы" тарафыннан. Ә менә Чуашстанда, мәсәлән, бу система әйбәт кенә эшләп китте. Инде Татарстанда да ул яклау таба башлады. Әмма, татар гадәтенчә, әлегә модага ияреп кенә.

Юк, мин империячел сәясәт үзгәргәндер дип санамыйм. Әмма безнең өчен уңай үрнәк бар. Патша вакытында без 200 елдан артык милләт булып яшәдек. Сталин заманында да татар мәктәпләре ябылмады. Хәтта чит төбәкләрдә дә. Бүген дә шуның согы белән яшибез. Әмма ул да инде бетеп килә.

Менә без татар-гәзит журналларына язылу кими, дип зарланабыз. Моны журналистларга, мөхәррирләргә сылтыйбыз. Янәсе, эш сыйфаты начар. Бу - гаепне үзеңнән төшерү генә. Безнең матбугат елдан-ел яхшыра бара. Йөзәр мең тираж белән чыккан сары матбугаттан мәдәни яктан да, әхлакый яктан да күпкә өстен. Бөтен бәла шунда ки, татар телен гәзит уку дәрәҗәсендә белүчеләр саны елдан-ел кими бара. Такташларны биргән төбәкләр турында әйтмим дә инде.

Әлбәттә, боларны барыбыз да белә. Әмма татарны милләт итү максатыннан аның милли идарә структураларын, институтларын төзи башласаң, түрәсе-колы, зыялысы-хыялысы, милләтчесе-дәүләтчесе, диндары-атеисты безне мәскәүчел хакимияткә параллель структуралар төзүдә гаепли башлый. Академикларга кадәр. Ул вакытта кем соң без? Кайда соң монда мантыйк?

Дөрес, бар халыкны да моның өчен гаепләп булмый. Чөнки халык имамнарына, башлыкларына буйсына. Ул шулай булырга тиеш тә. Табигать шулай яраткан. Әнә, бал кортлары да күч булып анага сыенып яши. Югыйсә, тарала. Тик күч башы чын булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев