Мәдәни җомга

Илдар Низамов: Сүз һәм моң

Кешенең яшәү шарты һәм чыганагы  – ул матди вә рухи ризык. Аларның кайсы беренчел, әһәмият­лерәк дип сүз куерту – мәгъ­нәсезлек; бер-берсеннән аерырга ярамый.

Һәркайсы үзенә аерым җитди уйлану, сөйләшү өлкәсе. Бүгенге әңгәмәдә рухи ризыкны үзәккә куябыз. Ул да ике тармаклы – сүздән (телдән) һәм моңнан тора. Көндәлек яшәешебезгә, радио, телевидениегә колак салыйк: аларда халыкка  җиткерелергә теләгән фикерме ул, әллә хис дулкынымы, һәр төшенчә – сүз белән һәм моң  (җыр, музыка, көй  яисә бүтән төрле аһәңле тавыш) белән белдерелә. Алар бер-берсеннән аерылгысыз булса да, һәркайсы мөстәкыйль яшәешле, тере  тармак. Бүген моңны үзәккә куярга булдык.   

Иң әүвәле, моң – ул милли төшенчә, безнең мөстәкыйль миллилегебез тел белән, моң белән тәгаенләнгән. Шул ике үзгәлек һәркайсыбызда булмаса, без – юк. Татарлык турында бәхәс куертканда, Америка кешесенең ерак бабаларын искә төшереп “Әпипә”гә биюе ул  татарлык билгесе диләр, безнең мәктәпләрдә Сингапурча укытып,  татарның бик борынгы  мәгариф йола-тәртибен саклап була диләр. Юк инде, татарлыкны саклауның төп чаралары алар түгел, алар тәмам ишелеп төшмәс өчен бер терәк, батып барганда ябышырга бер бөртек салам гына. Милләтебезнең тоткасы тел һәм моң икәнлеге, аларның яшәвенең шиксез шарты бер-берсеннән аерылгысызлыгы бәхәссез!  Гасырлар буе шулай булган, бүген дә шулай, бу – киләчәккә дә тайпылышсыз хакыйкать.  

Тел төшенчәсе болай да фәлсәфи дә, нәзәри дә шул ук вакытта гамәли дә яктан – туган ил, милләт, халык, рухият, әдәбият, әхлак, табигать, кеше үзе кебек үк  шактый катлаулы  төшенчә инде ул. Аны моң-җыр белән бәйләнештә күзаллау тагын да катлаулана. Икенче яктан, җырларыбызны да  аннан  башка  күзалларга мөмкин түгел. Аерып карарга ярамый да –  безгә аларны бер чыганак, бер чишмә итеп күзалларга күнегергә кирәк! 

И–и–их, әйтүе генә җиңел шул, ничек гамәлгә ашырырга?!    Шөкер, Тукаебыз бар әле! Милләт язмышы, рухый ризыгыбызга кагылган берәр кыенлык килеп туса, без бит аның алдына килеп егылабыз.  Карале, рәхмәт төшкере, бу очракта да ул бит безгә хәерхаһ –  халыкның, җыр хуҗасы буларак фәлсәфәсе вә гамәлияте турында, тел белән ничек эш итүе турында беренче булып һәм шул кадәр  дә фәнчә хак, төгәл, дәлилле  итеп Габдулла Тукаебыз әйтеп калдырган ич! Башта Тукай  җырны халыкның  изге бер илаһи, рухи ризыгы-коралы дип бәяли – “халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк”, ди. Ни өчен җыр шулай кыйммәтле?  Чөнки аныңча, халык рухы һәм җыр бер эчтәлектә, тәңгәл булып чыга. Көзге буларак җыр халыкның нәрсәсен шулай хак, дөрес чагылдырган соң? Әлбәттә инде, аның телен! Болай ди: “...Халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр”, ди. Ә бу халәт, әлбәттә инде, бары тел белән генә тәгаенләнә, белдерелә ала. Халык үзе үк моны “Үзе нинди, сүзе шундый”, дигән хакыйкать белән белдергән. Нәкъ менә теле-моңына карап та әлеге көзге халыкның, Тукайча әйтсәк: “... зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” икәнлеген күрсәтә дә.  

Тукайның халык җырларын нигә махсус өйрәнгәнен төшендек кебек: халык, аның яшәеше, гореф-гадәт, йолалары, моң-җыр, туган тел төшенчәләре аерылгысыз булганга, адәм баласы яшәешен шулардан башка күзаллау мөмкин булмаганга күрә.   

Тукаебызның халык җырларына багышлаган тарихи фәнни-фәлсәфи уйлануы моң белән башланып, тел белән очлануы бу мәңгелек хакыйкый бәйләнешнең ачык чагылышы, дәлиледер. Аның татар җыры, моңы турындагы уй-фикерләренең  кайбер нурлары  әле дә хәтердә балкып-балкып китә:  Ул бит гомуми хакыйкатьне  үз тәрҗемәи хәле, үзенең рухи халәте белән төшендереп бирә. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була...” ди. (Шунда ук, 272 б.); Ул янә болай ди: “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң сарт “Бәдәвам”нары, сарт “Кисекбаш”лары, кызылбаш “Тасриф”лары, гарәп “Нәхү”ләре белән, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?” ди.  

Менә шушы Габдулла Тукай салган нигезгә, фәнчә әйтсәк, әсәскә  таянып, без бүгенге җыр­ларыбызны сөйләм төре буларак, шул хәзинәнең безнең сөйләмебезне камилләштерү чарасы буларак өйрәнү, иҗат итү һәм куллану заманча әһәмиятле дип саныйбыз. Шул максатны күздә тотып, узган елдан башлап Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тарихи тапшыруында “Тел һәм җыр” сәхифәсе ачып, егерме биш әңгәмә-дәрес әзерләп тапшыр­дык. Рәхмәт радиога, рәхмәт игътибарлы тыңлаучыларыбызга. Бүгенге җырыбызны бәяләү, алга таба үстерү юлында ярап куярлык фикер, тәкъдимнәр әйтелде. 

Тукаебыз җырны халык тарихыннан аермаган. Татар җырының ачы тарихын иң беренче булып Тукай ачып бирүе очраклы түгел. “Әллүки” тарихы – үзе бер язмыш.  Гомумән дә,   татарның милли асылын хасил иткән борынгы әсәрләрендә булсын, авыз иҗатында – мәкаль, әйтем, телбизәкләрендә,  җырларның үзләрендә булсын бу төр  рухи азыкның иҗтимагый әһәмияте, милләт яшәешенең төп шарты буларак, буыннан-буынга кисәтеп киленә. Күренекле галимебез Әдһәм Тенишев күпчелек төрки халыкларның иң борынгы сәнгати хәзинәсен өйрәнгәннән соң, аның җыр, уен кораллары тарихының бөтендөнья цивилизациясендә ифрат әһәмиятле, бай икәнен билгеләгән.   

Бүген дә җырның  тарихи тәрбия чарасы икәне бәхәссездер. Бу кыйблада кылынган уңай мисаллар күңелне юатып тора – “Яңа гасыр”да бер көнне ике фильм булды: Солтан Габәши һәм Рөстәм Яхин турында. Җырның халык тарихында, үсешендә нинди урын тотуын дәлилләгән чын сәнгати әсәрләр!   Җырда халкыбызның пәйда булганнан алып бүгенгәчә үткән тормыш юлының кайсы гына борылма-буыннары чагылып калмаган. Менә кулымда галимнәребез озак еллар туплап, өйрәнеп бастырып чыгарган “Татар халык иҗаты” дигән, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган 12 томлык капитал хезмәт (Казан: Татар. кит. нәшр. 1976, 1980). Өч томы җырлар турында. Бер томы “Йола һәм уен җырлары” дип атала. Беренче бүлеге “Мәҗүсилек һәм борынгы чорлардан калган шигъри сүз үрнәкләре. Ырымнар” дип атала. Монда татар баласы гомеренең барлык иң мөһим вакыйгалары (туу, исем алуы, никах-туйлары, хезмәт, ял белән бәйле бәйрәмнәре, җеназасына кадәр) җыр белән теркәлә барган. Шуларның  берникадәр сүрәнләнеп торып та хәзер менә нәүрүз, нардуган кебек бәйрәмнәр, никах кебек йолалар белән кире кайтуы йөзләрчә җырларның да кайтуы бик тә уңай күренештер. Аулагый, каз өмәсе, сабан туе һәм башка йола-уеннар белән бәйле күпме җыр халыкның, аеруча яшьләрнең тарих белән кызыксынуын яңарта, күпме мәгълүмат белән баета. Бер генә мисал илә чикләник: җырдагы сәер, ят булып тоелган тарихи, архаизм   сүзләр уйландыра, эзләнергә мәҗбүр итә, ачышлар ясап ләззәтләнә аласың. Кайвакыт җырдагы бер телбизәктән генә дә   халык зиһененнән җуела барган  тарихи бер сурәт яңара да куя: “Җиделе лампа, бишле куык /ватылды, кулдан төште”; “Авылның иң чибәре //әйдә салыйк җирәбә”.

Җыр хәзинәсе, тулаем да, бүгенге тәрбиянең иң ышанычлы чараларыннан. Менә әлеге җыентыкларның эчтәлегенә күз салыйк. Тормыш турында уйланулар: кайгы-хәсрәт,  өмет, ышаныч җыр­лары; Егетлек, уңганлык; Туган җир, туган якны сагыну, дуслык, кардәшлек, яшәү кадере, мәхәббәт турында җырлар. 

Әйе, кадерен белгән кешегә җыр – ул зур малга тиң тарихи хәзинә. Җыр турындагы  мәгълүматтан без үзебезгә нинди шәхесләрдән яшәү сабаклары алабыз! Беркөнне Татарстан радиосының кардәш милләтләр телендә дә бирелә торган тапшыруларының берсендә  Башкортстан радиосы атаклы җырчы, композитор Газиз Салих улы Әлмөхәммәтев турында язма бирде. Нинди шәхес! Ташкентта укый. Казанда Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев белән эшләп ала. Татарның беренче операларын яза. Башкортстанның беренче халык җырчысы. Мәшһүр исем аңарга беренче тапкыр егерменче елларда ук бирелгән, кабат илленче елларда; акланганнан соң. Утыз җиденче елны атып үтерелә. Ни өчен аталар? Җырлаган өчен. Зәки Вәлиди солдатлары алдында җырлаган. Төрмәдә дә җырлый, мәхбүсләрне сөендерә.

Төшендек ки, тарихи сабак алу өчен җыр ул – чиксез мул чыганак. Иң әһәмиятлесе, бу хакыйкатьне аңлау, хәтердә тоту безгә   бу юлда бүгенге хәлебезне уйлау, кыенлык­ларны хәл итү өчен зарур. Шөкер, бүгенге яшәешебездә, әхлакый мохитебездә дә җыр тәрбия чарасы буларак яшәвен дәвам иттерә. Иң башта җырның максаты милли мәнфәгатьләргә туры килергә, изге нияттән, бүген  кирәкле булырга тиеш.   Дәүләткүләм идео­логия катгый, ныклы, тотрыклы  булмаганда, тәрбия кыйблалары халык күңелендә рәсми кагыйдә булып берекмәгәндә яшәүнең рухи кагыйдәләре булып халыкның буыннардан килгән гореф-гадәте, йолалары кануни кагыйдә булыр­га тиештер. Җыр монда иң төп, ышанычлы чарадыр. Халык үзе шуны кисәтә. Зифа Басыйрованың “Җыр­лыймын җырларымны халкым өчен...” гыйбарәсе  безнең сәнгатьнең төп шигаре булып  ничә буын татарны тәрбияли инде. Җырны иҗат итүче һәр сәнгатькәр эшкә бу әсәр халыкка кирәк булыр­мы дип тотынырга тиеш.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: