Мәдәни җомга

Илдар БАЯЗИТОВ: ИСЛАМДА СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ

«Алар Аллаһы ризалыгы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм сәдака бирерләр. «Без сезне фәкать Аллаһы ризалыгы өчен генә ашатабыз, сездән рәхмәт яисә башка әйбер өмет итмибез. Чөнки без Кыямәт көнендә Раб­быбыз хөкеменнән куркабыз», - дип әйтерләр. Аллаһы аларны кыямәт көне җәзасыннан саклар һәм йөзләрен якты, тормышларын бәхетле...

«Алар Аллаһы ризалыгы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм сәдака бирерләр. «Без сезне фәкать Аллаһы ризалыгы өчен генә ашатабыз, сездән рәхмәт яисә башка әйбер өмет итмибез. Чөнки без Кыямәт көнендә Раб­быбыз хөкеменнән куркабыз», - дип әйтерләр. Аллаһы аларны кыямәт көне җәзасыннан саклар һәм йөзләрен якты, тормышларын бәхетле итәр». (Коръән, «Инсан» сүрәсе, 8-11 аятьләр)
«Кардәшеңә елмаю да - сәдака, кешеләр йөргән юлдан таш яки чәнечкеле чыбыкны алып ату да - сәдака…» (Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм)
«Традицион диннәрнең гаилә һәм аналарга ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм аларга белем бирү, яшьләр сәясәте, күптөрле социаль проблемаларны хәл итү, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең патриотик рухын ныгыту кебек өлкәләрдә тулы канлы эш алып бару өчен барлык мөмкинлеге булырга тиеш...» (Владимир Путин, 1 февраль, 2013 ел).
Башка җәмгыятьләрдәге кебек үк, Россиядә дә чишелешен көтүче күптөрле социаль проблемалар бар. Шуңа күрә милли, конфессиональ яки башка бер социаль төркемдә булуына карамастан, барлык гражданнар да иҗтимагый тигезлек - стабильлек булдыруга үз көчен кертергә тиеш.
Һичшиксез, бу мөселманнарга да кагыла. Чөнки социаль хезмәт - һәр мөселманның: гадәти мәчеткә йөрүчеләрдән алып имам һәм галимнәргә кадәр - һәркемнең бурычы. Иман ныклыгы мөселманнар өчен нигез, моның өчен исә социаль хезмәт кылу бер шарт булып тора.
Мөселманнар үзләре яшәгән җәмгыятькә файда китерергә тиеш, бу безнең изге бурычыбыз. Нәкъ менә социаль стабильлек аркылы экстремистик һәм башка радикаль юнәлешләргә профилактика ясала. Бу өлкәнең әһәмияте шунда - кешелекнең башка хезмәт юнәлешләре белән чагыштырганда, хәйрия һәм башка социаль яктан файдалы эшләр кешедән билгеле бер күләмдә белем һәм мөмкинлек кенә түгел, зур теләк һәм ихласлык та таләп итә.
Хәйрия инициативасын әйләнә-тирәдәге кешеләр һәрвакыт хуплап кабул итми, киресенчә, бик еш аңлашылмаучанлыклар һәм кире кагу килеп чыга. Бер сүз белән әйткәндә, социаль хезмәт - үзенчәлекле өлкә, аның өчен профессионализм да, ихласлык һәм ышаныч та мөһим. Мөгаен, нәкъ менә шуңа, бу өлкәдә эшләү иң катлаулы һәм үзенчәлекле эшләрдән санала. Социаль хезмәт белән шөгыльләнү ниндидер шәхси эгоистик уйлардан чыгып түгел, ә Аллаһы ризалыгы өчен башкарылырга тиеш.
Шуның белән бәйле рәвештә, Россия мөселманнарының социаль доктринасына ихтыяҗ туа. Ул бүгенге Россия җәмгыятенең көн кадагына туры килер, ягъни илебез очрашкан проблема һәм каршылыкларга нигезләнеп төзелер иде.
Бу урында сорау туарга мөмкин: ни өчен социаль доктрина Россия мөселманнары өчен аерым булырга тиеш? Ул бар дөнь­я­дагы мөселманнар өчен уртак була алмыймы? Әйе, нигездә, барлык мөселманнар бертөрле, ләкин планетабызның һәр почмагында мәдәни һәм социаль факторлар мөселманнарга үзенчә тәэсир ясый. Мисал өчен, күпчелек мөселман илләрендә ятимлек һәм ялгыз картлар проблемасы юк. Мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән илләрдә ятимнәр яки картлар йорты гомумән юк. Наркомания, алкоголизм, аерылышу һәм башка проблемалар белән дә шул ук хәл. Ләкин безнең җәмгыять өчен бу сораулар зур әһәмияткә ия, димәк, Россия мөселманнарына бу проблемаларны хәл итү буенча эш стратегиясен булдырырга кирәк. Шуңа күрә безнең доктринада инвалидлар, ятимнәр, наркоманнар, ялгыз аналар белән эшләүгә зур әһәмият биреләчәк.
Манарадан - мәчеткә
Бүген Казанда гына да 50дән артык мәчет бар. Шулай да, бу саннарга артык шатланырга кирәкми, чөнки аларның ни дәрәҗәдә функциональ булулары сорау тудырып тора. Авылларда күп мәчетләр йозакка бикләнгән һәм бәйрәм көннәрендә генә, ә кайберләре җомга намазына гына ачыла. Тулысынча мөселман тормышы кайнап тормаган: намаз, мәгърифәт, белем алу, ярдәмләшеп яшәү һ.б. булмаган шундый бинаны манарасы өчен генә мәчет дип атап буламы икән? Пәйгамбәребез (с.г.с.) заманыннан ук мәчетләр күптөрле социаль функцияләр үтәгән, революциягә кадәрге татарларда да шул ук хәл булган. Татар халкының иҗтимагый тормышы нәкъ менә мәчет тирәсендә формалашкан. Тик хәзер, ни кызганыч, бу функция үтәлми диярлек.
Бу этапта Татарстан мөселманнары алдында яңа мәчетләр төзү соравына караганда, төзелгәннәрендә тулы канлы тормыш нигезләү мәсьәләсе алгарак чыга. Бер сүз белән әйткәндә, максат - манаралы бинаны чын мәчеткә әйләндерү, аңа тормыш өрү.
Моны бары тик традицион татар мәхәллә системасын торгызганда гына чынга ашыру мөмкин. Ул, үз чиратында, милли ислам хәйриячелеген торгызыр иде. Бүген яшьләрнең радикальләшүе яшь мөселманнарның билгеле бер мәчеткә билгеләнмәве, традицион социаль челтәрләргә бәйле булмавы, ә мәчеттән-мәчеткә төрле вәгазь укучылар артыннан күчеп йөрүе белән бәйле. Бу, үз чиратында, җиргә, Ватанга, халык­ка бәйле булмаган билгеле бер менталитет формалаштыра. Шуңа күрә хәзер әлеге традицион татар институтын торгызу бик мөһим. Әлбәттә, моны заманча зур шәһәр контекстын истә тотып, яңа технологияләр (Интернет, портатив чаралар һ.б.) кулланып башкарырга кирәк.
Имамнар һәм Диния нәзарәтенең яшьләр, һәм, гомумән, мөселманнар арасында авторитеты төшүнең бер сәбәбе - аларның элемтә өчен ябык һәм халыктан ерак булуында. Бу - яшьләр арасында радикальлек үсүнең һәм традицион булмаган ислам юнәлешен алып баручы вәгазь сөйләүчеләрнең популярлыгы артуның сәбәбе.
Мөселманнарның Диния нәзарәте социаль юнәлешле булыр­га тиеш, яшьләр һәм башка мәчеткә йөрүчеләр белән эшләүнең барлык каналларын кулланырга кирәк. Экстремизм профилактикасының төп алымы нәкъ менә шунда.
Икътисади як
Татарстанда һәм Россиянең башка регионнарында билгеле бер капитал туплагач, яңа мәчет төзергә теләүче эшмәкәрләр еш очрый. Кызганыч ки, мәчет төзү белән, меценатлар мәчет эшчәнлеген үстерүгә акчалата ярдәм күрсәтми. Хәтта ярдәм итсәләр дә, киләчәккә караучы юк - 20, 30 яки 50 елдан соң мәчет ничек һәм нинди акчага яшәячәк соң? Шуңа күрә, мәчет төзегәндә, билгеле бер модельне - мәхәлләне чынга ашырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәчет төзүнең сметасын ясаганда, шунда ук мәчет эшчәнлеге алып барачак юнәлеш­ләр буенча материаль-техник базаны да исәпкә алырга кирәк.
Татарстанга бәйле рәвештә сүз алып барсак, безнең регион өчен эшләп килүче мәчетләрдә мохтаҗларга ярдәм, төрле группа инвалидлар өчен реабилитация үзәкләре ачу - актуаль мәсьәлә. Шул ук вакытта, мәчетләрдә әлеге эшчәнлекне икътисади яктан да алып бара алырлык шартлар булырга тиеш. Моның өчен мәчетләр янында кибетләр өчен урын булдырырга, зур булмаган автостоянка өчен җир бирергә, мәчеткә йөрүчеләр Шурасын булдырырга, аның әгъзалары өчен зур булмаган кертем оештырырга һ.б. кирәк.
Социаль эшчәнлектә матбугат белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирергә кирәк. Массакүләм мәгълүмат чараларында социаль эшчәнлекне актив рәвештә яктыр­тып, җәмгыятьтә исламофобия булу ихтималын киметергә генә түгел, яңа социаль проектларны чынга ашыруда ярдәм итәрлек яшьләрне һәм меценатларны тартырга да мөмкин булыр иде. Әгәр кешеләр мәчетләрнең чыннан да файдалы эш башкаруын күрсә, бу юнәлешкә кушылырга теләр иде.
Мөселман оешмалары шөгыльләнергә тиешле социаль проблемалар арасында якын арада түбәндәгеләрен аерып алырга кирәк: инвалидлар, ялгыз картлар, ятимнәр һәм девиант холыклы балалар, алкоголиклар һәм наркоманнар, аерылышучы гаиләләр, ялгыз аналар белән эш, шулай ук яшьләр арасында белем бирү, мәгърифәт белән шөгыльләнү, җәмгыятькә экология һәм башка шәһәр проблемаларын, милләтара һәм динара конфликтларны хәл итәргә булышу.
(islam-today.ru)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: