Илһам Фәттахов: Педагогика университетын кайтарыйк!
Данлыклы Казан дәүләт университеты, классик университет буларак сакланып калган булса, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты өчен, шул исәптән татар теле, татар әдәбияты, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы, татар халкы һәм Татарстан тарихы кафедрасы, татар журналистикасы кафедрасы өчен күпкә яхшырак булыр иде.
Халкыбызның зыялылары яраткан «Мәдәни җомга» газетасында көн кадагына суга торган актуаль мәкалә язучы, милләтне яклап кыю сүз әйтүче ватанпәрвәрләр күп түгел: Әгъзам Фәйзрахманов, Әхәт Сафиуллин, Рүзәл Юсупов, Индус Таһиров, Тәлгат Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Рабит Батулла, Вахит Имамов, Фоат Уразай, Фәүзия Бәйрәмова, Тәэминә Биктимерова, Ренат Харис, Римзил Вәлиев, Тәлгать Әхмәдишин...
Академик Р.Юсуповның «Педагогика университеты кирәк!» (М.Җ., 18 март, 2022), Айдар Гариповның «Без дә студент идек» (8 апрель, 2022), Татарстанның халык шагыйре Р.Харисның «Укытучы – кеше җанының баш инженеры» (29 апрель), милләтпәрвәр Т.Әхмәдишинның «Татар гимназиясендә татарча укытсыннар» (27 май), академик Т.Галиуллинның «Иртәгә соң булыр!» (3 июнь), академик И.Таһировның «Без – чигенмәс халык» (24 июнь) исемле мәкаләләрен укыгач, җаным түзмәде, кулга каләм алдым.
Югарыда исемнәре телгә алынган авторларның эчтәлекле язмаларын һичьюгы 1000 татар укыса, бу да яхшы күрсәткеч. Әмма бездә татар матбугатына күзәтү ясап, аңа академикларның педагогика университетын торгызу турындагы тәкъдимнәрен дә кертеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өстәленә салучы вәкил юк. Шул сәбәпле мөхтәрәм галимнәрнең саллы идеяләре тормышка ашмый кала.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургның педагогика институтларыннан соң, XIX гасырның икенче яртысында ук ачылган шанлы Казан педагогика институты 140 ел чамасы мөстәкыйль югары уку йорты булып яшәде. Ни кызганыч, гасыр ярымлык бай тарихка ия уку йортын аяз көнне, көпә-көндез суккан яшендәй юк иттеләр. Безнең бәхетсез илдә, өлкән буыннар тырышып-тырмашып булдырганның кадерен белмиләр, каш ясыйм дип, күз чыгаралар.
Совет чорында Идел-Урал һәм Себер төбәкләре өчен Казан дәүләт педагогика институты (КДПИ) системалы рәвештә педагогик кадрлар әзерләде. Нигездә Татарстан, Башкортстан, Чуаш республикалары һәм Түбән Новгород, Самара, Пенза, Төмән өлкәләре өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләп торды. Шулай ук КДПИ Татарстанның авыл мәктәпләрендә математика, физика, химия, биология, география фәннәреннән татар телендә төпле белем бирерлек милли кадрлар әзерләүче югары уку йорты булып исәпләнде.
Безгә – татарларга Казанда федераль университет ачу кирәк идеме? Минемчә, юк. Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев фәрманы буенча федераль университетларны ачкан чакта, атаклы Санкт-Петербург һәм Мәскәү дәүләт университетларына кул да тидермәделәр, аларның структураларын җимермәделәр. Киресенчә, аларны саклау һәм үстерү турында Д.А.Медведев махсус указ чыгарды.
Данлыклы Казан дәүләт университеты, классик университет буларак сакланып калган булса, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты өчен, шул исәптән татар теле, татар әдәбияты, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы, чит телле аудиториядә татар теле, тюркология кафедралары, татар халкы һәм Татарстан тарихы кафедрасы, татар журналистикасы кафедрасы өчен күпкә яхшырак булыр иде. Һәрхәлдә, алар ябылмас иде, бүген дә фәнни эшчәнлек белән нәтиҗәле шөгыльләнер иде. Хәер, татарның акылы төштән соң, әмма терсәкне тешләп булмый шул.
1944 елда Иосиф Сталин приказы буенча аерым бүлек буларак ачылган шанлы татфакны 2012 елда бетерергә, санап үткән шушы кадәр татар кафедраларын ябарга элекке ректор Илшат Гафуров юл куйды, хәзер үзе Россиянең Тикшерү комитеты кулында.
Атаклы җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров халыкка дөресен әйтеп бирә, хәзер «Россиядә карагруһчыл рух көчәйде», ди ул. Тарихчы-галим газиз милләте хакында күңелендә йөрткән уй-хисләрен ак кәгазьгә төшереп калдырырга ашыга, уйлаганын газета укучыларга курыкмыйча яза.Аның киң җәмәгатьчелеккә җиткергән кыю фикерләрендә, башбирмәс позициясендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын ун ел буе нәтиҗәле җитәкләве ярылып ята. Бу дәлилне күптән түгел Бакуда вафат булган «соры кардинал», Борис Ельцинның уң кулы саналган Геннадий Бурбулис белән бергә 90 нчы еллар башында Россия-Татарстан делегацияләре сөйләшүләрендә актив катнашкан Индус Таһировның принципиаль позициядә торуы да раслый.
Татар авылын бөтенләй юкка чыгудан коткарып калу өчен, һәм аерым алганда, бүгенге икътисади кризистан чыгу өчен, кичекмәстән республика дәрәҗәсендә стратегик план эшләргә кирәк, дип саный күренекле тарихчы И.Таһиров. Чыннан да, бүген авылда эш урыннары булмау сәбәпле яшьләр салада төпләнеп калмагач, утыз-кырык елдан соң татар авыллары сакланып калырмы, дигән урынлы сорау туа.
Казанны һәм Чаллыны территориаль яктан да, халык саны буенча да үстерүне туктатып, район үзәкләрендә һәм зур татар авылларында асфальт-битум, бетон, кирпеч сугу заводлары, калай җитештерү, савыт-саба ясау предприятиеләре төзергә, күпләп фирма-офислар ачу өчен кече һәм урта эшмәкәрлеккә яшел ут кабызырга кирәк. Бу турыда Президентыбыз Р.Миңнеханов та бер киңәшмәдә чаң суккан иде. Нәтиҗәдә татар халкы да эшле булачак, милли мохит сакланачак һәм безнең яңа зыялылар да үсеп чыгачак. Татар капиталистларының инвестицияләрен бүген авылга кертергә кирәк. Татарстан хөкүмәте бу проектка алынса, башкарып чыга торган эш, дип уйлыйм.
Казанда педагогика университеты булырга тиеш, аны торгызыйк! 2000 елларда татарча диссертация язып яклаган буа буарлык фән кандидатларына бүген КФУда укытырга эш урыннары җитми. Педагогика университеты яңадан ачылса, аларга эш булыр иде. 2010 еллар башында КФУга җиңел юл белән генә кушып куелган Татар дәүләт гуманитар университетын (элекке КДПИны) кире кайтарырга кирәк. Әдәбият галиме һәм әдип Т.Галиуллин язганча, «иртәгә соң булыр!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев