Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: ВӘГЪДӘ – ИМАНМЫ?

Мәктәптә укыганда безгә: "Капиталистик җәмгыятьтә кеше кешегә - бүре", - дип тукып килделәр. Инде үзебез чирек гасыр шундый җәмгыятьтә яши торгач, моның дөреслегенә ышандык һәм моңа һәр көн инанып яшибез. Нигә яшереп торырга, хәзер гади халыкка көн бетте, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Моны холык-рәвешебез генә түгел, көннән-көн начарлана барган...

Мәктәптә укыганда безгә: "Капиталистик җәмгыятьтә кеше кешегә - бүре", - дип тукып килделәр. Инде үзебез чирек гасыр шундый җәмгыятьтә яши торгач, моның дөреслегенә ышандык һәм моңа һәр көн инанып яшибез. Нигә яшереп торырга, хәзер гади халыкка көн бетте, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Моны холык-рәвешебез генә түгел, көннән-көн начарлана барган яшәү дәрәҗәбез дә раслый. Моны гади халыкның күпчелеге үз кесәсендә тоеп яши.
Тагын да куркынычы - вәгъдәсезлек, сүзнең кадере бик тә түбән тәгәрәгән чорда яшибез. Башка илләрдә ничектер, ә Россиядә сүз белән вәгъдәнең тәңгәл килмәве күз алдында. Вак-төяк түрәләрнең вәгъдәсезлеге, сүзләрен уйлап сөйләмәве турында әйтмим дә, хәзер бу хәл хәтта ил җитәкчелеге югарылыгында да зур масштабка җитте. Алар да сүзләренең асылын, мәгънәсен генә түгел, мөмкинлекләрен, әйткән сүзләре артында яткан гамәлләрен тормышка ашырып булу-булмавы турында уйлап җиткермичә, күп очракта уйлап та тормыйча, бик ансат вәгъдә бирәләр. Моны кыскача чаманы белеп сөйләшү бетте, дип әйтергә була. Аерым кешеләр арасында да начар дип бәяләнгән мондый күренешнең ил дилбегәсен кулларында тоткан кешеләрдә дә күзәтелүе аерата борчый. Безнең халыкның сүзгә һәм аның аша белдерелгән вәгъдәгә карата бик мәгънәле мәкаль һәм әйтемнәре бар. Әби-бабаларыбыз борын-борыннан ук: "Әдәп башы - тел", "Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт", "Авызыңны җыеп сөйләш", "Әйткән сүз - аткан ук", "Вәгъдә - иман" "Вәгъдә - намус көзгесе" дигән һәм һәрдаим шуларны исләрендә тотып яшәгән, сүзләрен чамалап сөйләгән, вәгъдәне уйлап биргән.
Ә хәзер вәгъдә бирү - көнбагыш чиерттергән шикелле генә: аны алдын-артын уйлап тормыйча, күзеңә карап әйтеп салалар. Соңгы вакытларда мәгънәсез шундый сүз-вәгъдәләрне үзем дә сүзләре җаваплы булырга тиешле кешеләрдән шактый ишеттем. Һәм аларның күзгә карап ялган булуы ачыклангач, аларга ышанычым да, хөрмәтем дә калмады.
Ә менә ил җитәкчелегенең үз халкын зур һәм биек трибуналардан, телеэкраннардан, радиодан, матбугат битләреннән күрәләтә алдауларына ничек түзәргә? Ә бит бу хәл хәзер безнең илдә даими рәвештә дәвам итә.
Хәтерлисездер, Европа илләре һәм АКШ тарафыннан безгә (аннан соң без - аларга) санкцияләр кертелгәч, илнең Премьер-министры Д.Медведев, күзен дә йоммыйча, барлык россиялеләргә: "Без илдә бәяләр күтәрелүенә ирек бирмәячәкбез!" - диде. Бу бит район җитәкчесе түгел, илнең хөкүмәт башлыгы сүзе иде! Нәтиҗәдә ни килеп чыкты? Хәзерге яшәешебез моның халыкны оятсыз рәвештә алдау булуын раслады. Бәяләр һаман - күп очракта бернинди сәбәпсез! - котырынып арта бара. Әгәр ялганнан да тайчынмый торган статистикабызга ышансак, ел башыннан бирле ул 11,2 процентка арткан. Ә чит илләрдә хәзерге кризис чорында бәяләр, киресенчә, төшә. Димәк, безнең халыкның тормыш дәрәҗәсе начарлана бара: илдә соңгы бер ел эчендә генә дә ярлылык чигендә яшәүчеләр саны 2,8 млн кешегә арткан. Бүген Россиядә 22,9 миллионга якын кеше яшәү минимумыннан ким эш хакы алып яши. Бездәге ул "минимум"ның нәрсә икәнен һәркем белә - ачка үлмәүне күз алдында тоткан акча гына ул. Әгәр безнең тормыш дәрәҗәсен Европа илләрендәге стандартлар буенча билгеләсәк, ил халкының яртысыннан күбрәген хәерче дип санарга тиеш булыр идек. Ләкин безнең - үз стандартыбыз! Авыл карты әйтмешли, чит ил стандартлары безгә - нипачум!
Шунысы да бик аянычлы: Россия халкы арасындагы тигезсезлек буенча болай да дөньяда беренчелекне тота - халыкның 10 процентын тәшкил иткән байлар катламы ил байлыгының 87 процентына хуҗа. Димәк, ил халкының 90 проценты ил байлыгының нибары 13 процентына гына ия. Аек акыл белән уйлап карасаң, бу саннар илдәге хәлнең социаль яктан куркыныч дәрәҗәдә икәнен күрсәтә бит. Шушыннан чыгып караганда да Премьер-министрның үз сүзендә торуы, вәгъдәсен үтәве халыкка бик тә кирәк иде. Ләкин...
Нобель премиясенең икътисад өлкәсендәге быелгы лауреаты Энгус Дитон кеше үзен яхшы яшәрлек дип санаган эш хакын исәпләп чыгарган. Бу - елына 75 мең доллар икән. Безнең акчага күчергәндә, ай саен 380 мең сум. Америкада шундый эш хакы алып эшләүчеләр халыкның 47 процентын тәшкил итсә, бездә андый эш хакын халыкның нибары 6 проценты гына ала. Аларның кемнәр булуын, кайларда эшләвен һәм нинди сарайларда яшәвен күз алдына китерү авыр түгелдер. Россиялеләр исә аена 380 мең сум түгел, 23 мең сум алып эшләүгә дә канәгатьләр икән. Тик бездә андый эш хакы алып эшләүчеләр дә күп түгел...
Хәтерлисездер, Д.Медведев ил президенты булып торганда: "Илнең нефть энәсендә утыруы - тупик ул", - дигән иде. Бик дөрес сүзләр иде бу һәм ул бу өлкәдәге хәлне төзәтергә, илнең башка тармакларын да үстерергә кирәк дигән вәгъдә булып та яңгыраган иде. Ләкин ул... яңгырап кына калды, икътисадыбызда берни үзгәрмәде: һаман нефть торбасын "сава" тордык. Нәтиҗәдә хәзер без шул тупикта утыра бирәбез. Димәк, ил президентының бу сүзләре заманында Н.Хрущевның биек трибунадан "Егерме елдан соң совет халкы коммунизмда яшәячәк!" дигән буш вәгъдәсе кебек булып калды. Хәзерге тупикның безгә нинди "бүләк" алып килүен тоеп яшибез. Әйтик, пенсияләрнең сатып алу сәләте кимүе 2016 елда Россиядәге халыкның 40-45 процентына кагылачак. Ил җитәкчелеге, белүебезчә, икенче елда пенсияләрне нибары 4 процентка гына индексацияләячәк. Ә инфляция инде бүгенге көндә үк 11 процент тирәсе, хөкүмәт фаразы буенча ул ел ахырына 12,2 процент, ә экспертлар сүзенә ышансак, аннан да артып китәчәк. Нефть ил халкын ялкауландырып, ә ил җитәкчелеген бишектә тирбәтә-тирбәтә йокыга талдырды, ул нефть акчаларыннан башканы күрүдән туктады. Чимал сатып яшәү илне бик аяныч хәлгә китереп җиткерде. Совет заманындагы завод-фабрикалар, гомумән, җитештерү предприятиеләре үз ресурсларын эшләп бетерде, искерде, ә яңаларын төзү турында уйламадык, киресенчә, 12-15 ел буе булганын да явызларча җимерә бирдек. Тупик шулкадәр тупыйк булып чыкты ки, автобус­лар йөртергә шоферларыбыз, самолётларны очырырга очучыларыбыз калмады - аларны әзерләү турында искә дә кермәгән!!
Күп өлеше ярлылык чигендә көн күрүче пенсионерларның яшәешен тәэмин итәргә тиешле пенсия мәсьәләсенә тукталмыйча булмый. Ил бик картайды, 2015 елда картлык пенсиясе алучылар - 34 млн 422 мең кеше, ә 1981 елда илдә 19 млн 540 мең пенсионер булган. Бу эшләүчеләр саны кими бара, дигән сүз. Шуңа күрә әледән-әле пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүзләр күтәрелеп тора, пенсиягә чыккан кешеләрнең үз эшләрен дәвам итүләре хуплана. Бүген 15 миллионга якын пенсионер эшли, чөнки ил буенча уртача 13900 сум (220 доллар) булган пенсиягә яшәү гаять читен. Бик авыр кризистан соң хөкүмәт пенсияләрен бераз киметергә мәҗбүр булганнан соң да Греция пенсионеры аена 950 доллар (бездәгедән 4,3 тапкыр артык) пенсия ала. Ә Россиядә 6-8 мең пенсия алучылар да шактый.
Ә бездә пенсионерларның эшләвен хуплаган хөкүмәт, эшләп йөргән шул 15 млн кешенең пенсиясен индексацияләмичә, пенсия фонды акчасын янга калдырырга җыена. Эшлисең икән, эш хакың өстенә алган пенсияң шунсыз да җитеп торыр! Моңа ышанасы да килми, ләкин бу законның тиздән гамәлгә ашуы бик мөмкин. Тик моның кая алып чыгасын уйлаучы булмаган, мөгаен. Аның көткәннең кире нәтиҗәгә китерәчәге көн кебек ачык: алар эш хакын конвертта ала башлаячак, димәк, алардан пенсия фондына акча күчерелмәячәк. Уртача һәм кече бизнес белән шөгыльләнүне хуплаган хөкүмәтебез, үз сүзенә үзе каршы килеп, аларга салымны күтәргәч, ни килеп чыкканын күреп тордык: аларның яртысы диярлек үз эшләрен ташлады, нәтиҗәдә хөкүмәт алардан салымны күтәргәнче кергән акчаны да җыя алмады. Халык: "Күпне көткән аздан да коры калган" - дип тикмәгә әйтми ул.
Кеше, ил җитәкчеләре бигрәк тә, һәр сүзен үлчәп, халык әйтмешли, авызын җыеп сөйләшергә тиеш. Ниндидер сәбәпләр аркасында - әллә тиешле әдәп җитми, әллә безгә ни сөйләсәк тә ярый дип инану комачаулыймы, - ил җитәкчелеге бу мәсьәләдә дә чаманы белми. Барыбыз да хәтерлидер, 2012 елда В.Путин, чамасын онытып, Чечнядагы террор мәсьәләсендә: "Без аларны (ягъни террорчыларны. - Ә.С.) бәдрәфтә дә манчыйбыз!" - дигән иде. Шуннан соң күп тә үтмәде террорчылар Мәскәүнең "Норд-Ост" театр үзәгендә безнең ничә йөз кешебезне тотык итеп алды һәм аларны коткарганда шактый кеше һәлак булды. Беренчедән, ул әйткән мондый сүзләр һич тә президент авызыннан чыгарга тиеш түгел иде, икенчедән, әйткән сүзең гамәлең белән тәңгәл килсен!
Сүз һәм вәгъдә тормышта кулга-кул тотынып яшәргә тиеш. Шуңа күрә әби-бабаларыбызның "Вәгъдә - иман" дигән сүзләрендә зур мәгънә ятуын онытмасак иде. Бүгенге көндә, кызганыч, алар чын мәгънә-асылларын җуя бара. Хәтта ил масштабында һәм хәтта югары даирәләрдә дә! Ә имансыз килеш бер генә рәтле эш тә майтарып булмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: