Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: НИ БУЛДЫ БЕЗГӘ?

Аурупадан һәр өлкәдә калышуыбыз беркемгә дә сер түгел. Экспертлар әйтүенчә, артталык хәтта 50 еллап тәшкил итә. Дөрес, үзебез Көнбатыштан үрнәк алырга, аларча яшәргә телибез, күп кенә нәрсәләрен үзләштерергә тырышабыз. Хәтта күңел ачу һәм шул өлкәдәге шоулар мәсьәләсендә инде аларны узып та барабыз бугай. Мәскәүнең кайбер "йолдыз"лары сәхнәдә ни кыланганнарын да...

Аурупадан һәр өлкәдә калышуыбыз беркемгә дә сер түгел. Экспертлар әйтүенчә, артталык хәтта 50 еллап тәшкил итә. Дөрес, үзебез Көнбатыштан үрнәк алырга, аларча яшәргә телибез, күп кенә нәрсәләрен үзләштерергә тырышабыз. Хәтта күңел ачу һәм шул өлкәдәге шоулар мәсьәләсендә инде аларны узып та барабыз бугай. Мәскәүнең кайбер "йолдыз"лары сәхнәдә ни кыланганнарын да аңламый шикелле. Хәер, чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, үз җырчыларыбыз да сәхнәгә тавышлары белән сокландыру өчен түгел, гаурәтләрен күрсәтергә генә чыга шикелле: берсеннән-берсе уздырырга тырышып боргаланалар...

Тик безне нигәдер Көнбатыштагы җитештерүнең күләме һәм темплары гына кызыксындырмый. Әгәр кызыксындырса, безнең ил алар дәрәҗәсенә ирешүне максат итеп куяр иде. Ләкин андый максат куймыйбыз, киресенчә, үзебезнекеләрнең тез астына суга-суга, чит ил җитештерүчеләренә булышлык күрсәтәбез. Әйтик, иксез-чиксез диярлек уңдырышлы җирләребез, кирәк кадәр эшче кулларыбыз була торып, авыл хуҗалыгы продуктларының 50 процентын чит илләрдән кертәбез. Акыл белән аңлап булмаган бу гамәлебез ни турында сөйли? Дөресен генә әйткәндә, үзебезнекеләрне аяктан ега барып, чит ил фермерларының бизнесы чәчәк атуы өчен тырышабыз, дигән сүз бу. Экспертлар исә күптән, әгәр дә ил үзенә 35 процент чит ил тауарларын кертә икән, бу - ил иминлегенә яный, дип әйтеп килә. Димәк, инде 20 елдан артык капитализм юлыннан атлаучы Русия бу чикне авыл хуҗалыгы тауарлары буенча гына да 15-20 процентка узды! Ә бит без илебезгә, үзебездә җитештереп маташмыйча, башка тауарларны да бик күп кертәбез. Мәсәлән, даруларның 80 процентка кадәрен чит илләрдән ташыйбыз. Күп кенә сәнәгать тауарлары белән дә шундый ук хәл.

Барыбызга да мәгълүм: бездә әлегә җитештерү өлкәсендә нигездә совет заманыннан калган завод-фабрикалар гына эшләп ята. Инде аларның да күбесе яшәүдән туктады: йә җиһазлары искерде, йә хуҗалык итүебез чамалы булу нәтиҗәсендә, аяктан егылды, банкротлыкка чыкты.

Әйе, Русия чит ил тауарлары базарына әйләнеп бара. Дөньяда бизнес һәм җитештерү өлкәсендәге эшләр шулай корылган: яхшы хуҗа, тырыша-тырыша, үзе эшләп чыгарган тауарларын сату өчен базар эзли. Моны без чит илләр мисалында ачык күрәбез: алар Русияне үз тауарларын сатар өчен базар сыйфатында файдалана. Димәк, чит илләр базарына әйләнә барып, без горурлыгыгыбызны да югалтабыз, торган саен аларга бәйлелегебез артуы аркасында, үзебезнең мөстәкыйльлеккә дә зыян салабыз булып чыга.

Илебез нефть һәм газ энәсендә утыруын дәвам итә. Ә бит моны үзе Президент чагында Д.Медведев та аңлап, бер чыгышында "Нефть энәсендә утыру тупыйкка алып бара", дип белдергән иде. Җитмәсә, телевизор рекламаларында 20 ел буе чит илләргә нефть куып ятуыбыз белән мактанабыз да әле. Өстәвенә, "Газпром" рекламасында, корридаларда үгезләрне кызыл чүпрәк күрсәтеп ярсыткан шикелле, халыкның ачуын китереп: "Дөньяда газ чыгару буенча без беренче урында! Газ - халык байлыгы!" - диелә. Аны телеэкраннардан бик еш күрсәтеп торалар. Тик ни өчен икәнлеге генә аңлашылмый. Халык чынында хәзерге көндә газның гына түгел, барлык җир асты байлыкларының кемнәр кулында икәнен белеп-күреп тора лабаса. Шуңа күрә бер режиссёр бу рекламаны, гади халыкның битенә төкерү, дип атады.

Күреп, үз җилкәбездә тоеп киләбез: халыкка яхшы киләчәк вәгъдә итеп башланган реформаларның барысы да, нигездә, гел аның өстенә авыр йөк булып төшә. Инде "реформа"лый торгач, совет заманында пенсионерлар һәм ветераннар файдаланып килгән ташламаларның күбесе юкка чыкты, коммуналь хезмәт өчен түләүләр дә асылда халык җилкәсенә ятты. Заманында халык бушлай файдаланган, ярыйсы гына эшләп килгән сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармагын да күрәләтә җимерәбез түгелме? Югары уку йортларында белем алу һәм сәламәтлек өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр әкренләп түләүлегә әйләнә бара. Һөнәри белем бирү өлкәсен бер селтәнүдә тулысы белән җимереп ташладык. Хәзер исә һәр почмакта, эшләргә квалификацияле эшчеләр җитешми, дип лаф орабыз. Мәсәлән, бүгенге көндә бер Казанда гына да 500гә якын автобус йөртүче җитми икән! Ил әзерлекле эшчеләргә генә түгел, югары белемле техник персоналга да кытлык кичерә. Әйтик, инде үз очучыларыбыз җитмәгәнлектән, дөресрәге, юклыктан /булганнары картая бара/, хәзер авиакомпанияләр аларны чит илләрдән кертүне законлаштыруны сорый.

Ил... Ул кайдадыр буй җитмәслек җирдә, һавада эленеп торган, тоеп-сизеп булмаган ниндидер аерым планета да, җисемсез төшенчә дә түгел. Ул - анда яшәүче халыктан торган җәмгыять. Ул - без һәм безне әйләндереп алган мохит, җирлек. Шулай икән, дәүләт һәм хөкүмәтнең төп максаты - әнә шул халыкның тормышын, яшәү шартларын яхшырту турында кайгырту булырга тиеш.

Әмма күреп торабыз: җәмгыять тиз арада икегә - байларга һәм ярлыларга бүленде. Кеше аңламаслык хәл: хәтта пенсионерларны да «федераль» һәм "җирле"ләргә аердылар. Елына йөзләрчә миллионнар, хәтта миллиард керемнәр алучы байлар белән ярлылар арасындагы упкын елдан-ел киңәя һәм тирәнәя бара. Гади халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәри. Илдә коррупция, ришвәтчелек хөкем сөрә, ләкин чынында аларга каршы катгый һәм нәтиҗәле көрәш оештырылмаган, бары тик ниндидер уеннар гына бара кебек. Илне талаучы эреле-ваклы чиновникларга карата кырыс законнар кулланылмый, аларның күбесе, тотылган очракта да, судан коры чыга...

Саклану министрлыгына караган структуралардагы урлашуларның күп миллиард сумнар белән исәпләнүе отыры ачыклана һәм раслана баруга карамастан, хәзерге көнгә хәтле аның элеккеге министры да, "Оборонсервис"ның элеккеге җитәкчесе дә хәтта кулга да алынмады. Һич тә аңлашылмый торган бик тә сәер хәл бу...

"Җәмәгатьчелек фикере" фонды социологларының халык арасында үткәрелгән сораштырулары соңгы 20 ел эчендә безнең халыкның усаллана һәм агрессивлаша /17 %/, битараф һәм эгоистлаша /13%/, саранлана һәм ышанмый /8 %/ баруын күрсәтә. Бу - мин уйлап чыгарган саннар түгел, аларны быелгы 29 нчы санында "АиФ" гәзите китерде. Басма шул ук санында язуынча, америкалылар һәм аурупалылар үз конституцияләрен хөрмәт итә һәм шуның буенча яши. Безнең өчен исә Русия Конституциясе - үтәлүе мәҗбүри булмаган, киресенчә, үтәлешен тәэмин итү авыр һәм мәшәкатьле эшкә әйләнгән документ. Аурупаның күчемсез милкен, Аурупа курортларын, Аурупа банкы счётларын һәм Аурупаның шәхси клиникаларын яратучы Русия хакимияте үз өендә - әллә кайчангы патша заманындагыча /гәзит язуынча, "как при царе Горохе"/, бетмәс-төкәнмәс карарлар, кыска вакытка гына яраклы законнар ярдәмендә яши бирә.

Бер елны Юдино янында урнашкан "Беляевский" зиратына хатынның әти-әнисе каберләрен зыярәт кылырга килсәк, аркан авып китә яздык. Үз туганы каберенең төзеклеген "кайгыртучы" кайсыдыр юньсезе аларның каберләрен әйләндереп алган кирпечләрне сүтеп алган. Менә нинди дәрәҗәгә килеп җиттек без капитализм юлыннан атлый торгач! Бу күренеш беренче карашка гына бик тә гади кебек, уйлап карасаң, ул күп нәрсә, шул исәптән, кешеләрдә намус дефициты барлыкка килүен раслый торган лакмус кәгазе. Хәтта әлеге яманлыкны кеше эшләвенә ышануы да кыен кебек, тик бу - безне шок хәленә китергән чынбарлык...
Хәер, бик сирәк авырулар белән авырган балаларын илебездә дәвалаучы табибләр булмаганлыктан, чит илләрдә дәвалау өчен зур акчалар соралганлыктан, гәзитләр һәм телевидение аша гади кешеләргә күз яше белән акча сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр ата-аналардан ни көтәсең? Алар инде үзләрен ил тарафыннан читкә тибәрелгән итеп сизә. Ә күпме бездә андыйлар! Рәхмәт, гади халык, шул исәптән пенсионерлар да, андый зур бәлаләргә тарыган кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, миллионнар җыя... Гаҗәп тә, ил өчен хурлык та бит: бик күп өметсез авыруларны кайчандыр без җиңгән Германиядә һәм кечкенә генә Израильдә аякка бастыралар! Ә бездә андыйларны юньләп дәвалый да алмыйлар, чит илгә түләр өчен акча да бирмиләр. Менә шуннан соң "Без - бөек ил! Без - бөек халык!" дип күкрәк сугып йөр инде. Мондый бөеклек йөзләргә усал елмаю гына чыгара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: