Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: НИ АШЫЙБЫЗ ДА НӘРСӘ ЭЧӘБЕЗ?

Дөньяда кеше организмы өчен зарарлы булган генетик модификацияле /генетик үзгәреш кичергән/ ризык һәм орлыклар куллану елдан-ел арта бара. Дөрес, Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, безнең ил генетик модификацияле /ГМО/ продуктлардан азат булырга тиеш, дип белдерде. Быел апрель аенда авыл җирлеге депутатларының Волгоградта узган съездында Премьер-министр Д.Медведев та: «Без үзебезне...

Дөньяда кеше организмы өчен зарарлы булган генетик модификацияле /генетик үзгәреш кичергән/ ризык һәм орлыклар куллану елдан-ел арта бара. Дөрес, Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, безнең ил генетик модификацияле /ГМО/ продуктлардан азат булырга тиеш, дип белдерде. Быел апрель аенда авыл җирлеге депутатларының Волгоградта узган съездында Премьер-министр Д.Медведев та: «Без үзебезне ГМОлы продуктлар белән түгел, ә нормаль азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтле, - диде. - Америкалыларга шундый продукт белән туклану ошый икән, туклансыннар».

Роспотребнадзор үз сайтында бу мәсьәләгә караган закон проектын урнаштырды. Ул кабул ителсә, продукция составында ГМО барлыгы турында белдермәгән шәхси эшмәкәрләр - 20-50 мең, ә юридик затлар 100-150 мең сум күләмендә штрафка тартылачак. Бу катгый закон проекты мәсьәләнең җитдилеген күрсәтә.

Әлбәттә, ГМОлы продуктлар галимнәр капризы аркасында гына барлыкка килгән нәрсә түгел, андый үсемлекләр төрле авыруларга, салкынга каршы торучан, алар гарантияле мул уңыш бирә. Әлегә аңа карата галимнәр арасында да уртак фикер юк: кайберсе аларны бик үк зарарлы түгел, дип саный, кайберләре, алар кеше организмы өчен үтә зарарлы, дип бара. Күпчелек исә хәзергә, бөтен сыйфатлары ачыкланып беткәнче, андый продуктларны безнең илгә кертмәү, үзебездә аларны үстерми тору ягында. Шөкер, бездә сыйфатлы үсемлекләр үстерү өчен чәчү мәйданнарына кытлык юк. Алай да, Русия Ашлык берлеге башлыгы Аркадий Злочевский белдерүенчә, ГМОлы орлыклар чәчелгән җирләр инде бездә дә 400 мең гектардан артып киткән.

Ни белән зарарлы соң ГМОлы продуктлар? Күреп торабыз, Русиядә, бигрәк тә шәһәрләребездә, чипсы, кока-кола һәм энергетик эчемлекләр ашап-эчеп тә менә дигән итеп яшәргә була, дип ышанган буын үсте. Моның белән нәрсә дә булса эшләү авыр, чөнки алар аңа тәпи йөри башлау белән күнекте һәм күнегә бирә. Ә кеше инде организмы өчен зарарлы натрий глутаматы белән шыплап тутырылган казы-колбаса, сосиска һәм йогыртка «утырган» икән, ул чагында аңа нормаль /табигый/, яхшы сыйфатлы ит һәм сөттән, бернинди кушылмалардан тыш әзерләнгән сыйфатлы ашамлыклар тәме буенча сәер, хәтта тәмсез булып тоела башлый.

Глутаматлы ризыклар исә күбесенчә фастфудларда, ягъни «Макдоналдс»ларда әзерләнә торган ашамлыкларда бик күп. Тәмне арттыра торган кушылмалар исә, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләргә тәэсир итә, чөнки аларның күпчелеге башка сыйфатлы, табигый ашамлыкларны белми дә. Хәзер күп кенә балалар кулында табигый ашамлыклар түгел, матур пакетларга төрелгән чипсы ише нәрсәләр күрәбез. Хәтта яхшы сыйфатлы табигый продуктлар ашап үскәннәргә дә глутаматлы ризыклар бик тәмле булып тоела. Ни өчен? Монда бер хәйләле нәрсә бар икән. Натрий глутаматын безнең организм да эшләп чыгара: ул матдәләр алмашында һәм нерв системасы эшчәнлегендә катнаша. Глутамат кислотасы безнең мине «сугарып» тора, интеллектуаль сәләтебезне үстерә. Нәкъ менә шуңа күрә кешенең тәмне сизә торган рецепторлары табигый натрий глутаматына уңай тәэсир итә, һәм бу дөрес тә. Начар ягы шунда: безнең организм табигый глутаматны синтетигыннан аера алмый икән.

Элек глутаматны диңгез үсемлекләре, кысла һәм балыкның эчке әгъзаларыннан алганнар. Бу, чыннан да, табигый продукт булган. Соңрак исә аны салаттан /шыттырып киптерелгән арыш яисә арпа оныннан/, томат һәм чөгендердән эшли башлаганнар. Ләкин глутаматка булган ихтыяҗ бик тиз үсә бара: бүген дөньяда кешеләр елына уртача 200 мең тонна глутамат ашый. Моның өчен ничек диңгез үсемлекләре һәм кысла җиткерәсең?! Өстәвенә, бу - бик мәшәкатьле эш. Шуңа күрә тәмне көчәйтә торган синтетик глутаматлар җитештерелә, шуның белән хәзер бөтен дөнья туклана. Алар тиз әзерләнә торган продуктларда - аш, токмач, гамбургер, колбаса, консервлар белән чипсыларда күп кулланыла. Аны куллану җитештерүчеләр өчен бик файдалы. Әгәр глутамат кушсак, исләнгән, яраксыз ит яки фарш та шулкадәр тәмле булып күренә ки, шуннан соң кеше әллә ниткән костыргыч нәрсәне дә бик яратып ашаячак.

Тикшеренүләр натрий глутаматының наркотикныкы сыман азык бәйлелеге китереп чыгаруын раслый. Ул, алдап, безнең табигый тәм сизү анализаторларыбызның сизгерлеген арттыра. Аларны еш кулланучыларда тора-бара, рецепторлар юкка чыгу сәбәпле, тәмне сизү тоемы тәмам бетәргә мөмкин. Табибләр, синтетик глутамат баш мие күзәнәкләрен артык ярсыта, ә аны еш кулланганда бөтенләй кире процессларга китерә, дип чаң суга. Шулай ук аның күз челтәренә, организмның гормональ балансына, ашкайнату процессына да тискәре тәэсире ачыкланган.

Әгәр өй шартларында фри-бәрәңге ясарга тырышсак, килеп чыкмас, тик продукт кына үзенең тауар рәвешен тиз югалтыр - 40 минуттан бәрәңгебез каралып чыгар. Табигый бәрәңгегә хас күренеш бу. Ә менә фастфудларда /«Макдоналдс»ларда/ исә бәрәңге «бозылмый». Ник? Җавабы гади: анда бәрәңге химик консервант, реагент, антиоксидлаштыргыч матдәләр белән дыңгычлап тутырыла. Натрий глутаматы турында әйтеп тә торасы юк! Алар азыкта төрлечә - берни аңлатмаган «тәмкөчәйткеч»тән алып, сәер хәреф һәм сан белән бирелгән Е621гә тикле билгеләнергә мөмкин.

Әгәр без фастфудларның «могҗизалы дөнья»сын кичә генә ачкан булсак, моңа организмның җавабын алай тиз генә сизмәбез. Ә төрле тәмкөчәйткеч, консервант һәм антиоксидлаштыргыч матдәләр кушылган андый ризыкларны балачактан ук кулланып килгән кешеләрнең исә эволюциянең яңа баскычына күтәрелү - мәңге черемәс мәеткә әйләнү куркынычы бар икән.

Аурупада азык кушылмаларын беренче булып швейцарлар куллана башлый, аннары - алман һәм французлар. Төрле формадагы «Е»ларны берничә дистә ел эчендә актив йоту эзсез калмый: үлгән аурупалыларның җирләнгән гәүдәләре череми икән. Бу, әлбәттә, җәмәгатьчелектә шок, аннары җәнҗал тудыра. Тик соңыннан бары да тынычланып, проблема җирләү бизнесының санитар нормаларына гына кайтып кала. Эш шунда: Аурусоюз нормалары буенча иске кабергә яңа мәетне 17 елдан соң җирләргә мөмкин. Гадәттә, гәүдә 3-4 ел эчендә бөтенләй таркалып-череп бетә. Ә хәзер исә еш кына моннан 20-30 ел элек гүргә иңдерелгән мәетләр дә кичә генә җирләнгән шикелле саклана икән. Суд экспертлары моның сәбәбен тиз ачыклый: мәетне нәкъ «Е» кушылмалары мумиягә әйләндерә. Шулай ук монда төрле яшәрткеч һәм картлыктан саклый торган төрле кремнар да роль уйнавы ачыкланган. Төрле «Е»лар һәм косметик кремнар мәетне черетү процессында катнаша торган күп төрле бактерия һәм кортларны юкка чыгара. Киләчәктә безне дә шушындый хәл көтә булыр.

Бу мәсьәләдә хәтта куркыныч фаразлар да бар: черемәгән мәетләр аркасында экологик катастрофа барлыкка килергә мөмкин. Алман табибләре белдерүенчә, җирләнгән мәетләрнең йомшак тукымалары таркалып черемәгә түгел, соры-ак төстәге массага - үләксә балавызына әйләнә. Мәет череми икән, туфрак составы үзгәрә һәм шул рәвешле җирдәге бөтен үсемлекләр дә башка төрлегә әверелә бара. Ниндигә? Хәзергә моны әйтүе кыен, тик шунысы бәхәссез: табигатьтә бар нәрсә дә үзара бәйләнештә. Шулай итеп, җимешләр һәм ашлыклар да үзгәрәчәк һәм ул вакытта ГМО турында онытырга да мөмкин булачак, чөнки инде кешелек ансыз да эволюциянең башка дәрәҗәсенә күчәчәк.

Табигый булмаган матдәләрне гаммәви рәвештә куллануның киләчәктә планетабызны нәрсәгә китерәчәген бер галим дә фаразларга алынмый. Эш бит Аурупа зиратларындагы санитар нормаларда гына түгел. Кешеләр белән бергә бу «химия»не йорт хайваннары да, кимерүчеләр дә, оча-йөзә-шуыша торган барлык башка тереклек ияләре дә куллана. Ә аларның күбесен хәтта күмеп тә тормыйлар, яндырмыйлар да.

Әлбәттә, цивилизацияне туктатып булмый. Тик проблема шунда: без үзебез дә һәм без яшәгән мохит тә бик тиз үзгәрә. Шунысы кызганыч, сүз табигый үзгәреш турында түгел, ә бәлки, киресенчә, табигый булмаган эволюцион үзгәреш турында бара.

Моннан соң, ГМОлы ашамлыкларны илгә кертергәме, дигән сорауга җавап тискәре булырга тиешлеге аңлашылса кирәк. Русия бу мәсьәләдә киләчәктә дә үз позициясендә нык торсын иде, диясе килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: