Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: КУРКЫНЫЧ УПКЫН

Әгәр урыс дәүләтен җир йотса, иртәгә аны беркем дә җылы сүз белән искә алмас иде. Бу дәүләт беркемгә дә, шул исәптән үз халкына да, бер генә игелек тә эшләмәде... Рәсәй дәүләте алга омтыла, ә үзе нигәдер читкә таба бара. Пётр ЧААДАЕВ. Кайсы гына өлкәне алма, Россия башка илләрдән аерылып тора....

Әгәр урыс дәүләтен җир йотса, иртәгә аны беркем дә җылы сүз белән искә алмас иде. Бу дәүләт беркемгә дә, шул исәптән үз халкына да, бер генә игелек тә эшләмәде...
Рәсәй дәүләте алга омтыла, ә үзе нигәдер читкә таба бара.
Пётр ЧААДАЕВ.
Кайсы гына өлкәне алма, Россия башка илләрдән аерылып тора. Керемнәр өлкәсен генә алыйк. Бездә байлар белән ярлылар арасындагы упкын социаль шартлау дәрәҗәсенә җитүе беркемгә дә сер түгел. Әйтик, 2016 елда 20 процент байларның җан башына туры килгән айлык кереме - 93 мең, ә 20 процент байларның кереме 72 мең сум тәшкил итсә, бу - аена 6 мең сум туры килә торган ярлыларныкыннан 15,7 тапкырга, һәм 8 мең сум туры килгәннәрнекеннән 8,9 тапкырга артык дигән сүз. БМО рейтингындагы 125 ил арасында мондый социаль тигезсезлек буенча Россия 78 нче урында тора. Россиялеләр арасындагы бу тигезсезлек - илебездә ярлыларның күп булуының төп сәбәбе. Хәзерге вакытта җан башына туры килгән айлык керемнәре яшәү минимумыннан да (10 мең сум) ким булган ярлылар саны рәсми рәвештә 22 млн кеше исәпләнә. Ә моннан өч кенә ел элек андыйлар саны 19 млн иде. Димәк, тормыш дәрәҗәсе менә-менә яхшыра дип сөйләнә-сөйләнә, киресенчә, ул торган саен начарлана гына бара. Бу урында ике искәрмә ясап китү урынлы булыр. Беренчедән, хәзерге бәяләр һәм коммуналь хезмәтләрнең коточкыч булуын искә алсак, ул 10 мең сумны да керем дип әйтерлек түгел - чыннан да җан асрарлык акча гына ул! Икенчедән, әгәр дә ярлылык дәрәҗәсен Россиядәгечә түгел, ә Европа стандартлары буенча санасак, бездәге ярлылар саны ике-өч мәртәбә артык килеп чыгар иде.
Пенсия мәсьәләсендә дә шундый ук аяныч хәл. Россия сәламәтлекне саклау дәрәҗәсен, пенсия күләмен, тормыш сыйфатын һәм матди хәлләрен искә алып төзелгән глобаль индекста 43 урынның 40 нчы баскычында гына тора! Заманында бөтен гомерләрен дәүләт байлыгын тулыландыру, сугыштан соңгы икътисадны, авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьне торгызуга багыш­лаган, соңыннан Советлар Союзының җимерелүен кичергән, 1991 һәм 2008 елларда үлемтеккә дип җыйган акчаларын да югалт­кан буын кешеләренең шундый хәлдә калуы, әлбәттә, гаделлек түгел. Европада һәм башка илләрдә өлкән кешеләр яхшы дәвалана, яхшы туклана, өстәвенә бөтен дөнья буенча сәяхәт итә, моны барыбыз да белә. Чөнки аларда пенсионерларга югалткан акчаларын компенсацияләү, пенсия күләме гадел билгеләнә. Мисалларга мөрәҗәгать итик. Ул Германиядә эш хакының - 70, Франциядә - 68,8, Швециядә - 68,2, Япониядә - 60, АКШ белән Чилида - 50, Беларусьта - 48,8, Англиядә - 47,6, Австралиядә 47 процент тәшкил итсә, Россиядә - 37 процент. Бездән артта - Казахстан (34,7%), Әрмәнстан (26,4%). Бу урында тагын бер искәрмә сорала: бездәге эш хакын Европа илләренеке белән чагыштырып та булмый бит!
Бездә ил акча кытлыгы кичерә башласа, - ни гаҗәп, андый кытлык Россиядә бик еш һәм дәвамлы, - социаль өлкәне талку, ягъни бар авырлыкны халык өстенә аткару юлларын эзли башлыйлар. Әйе, һич тә байларга карата салымны прогрессив шкала буенча түләү мәсьәләсен түгел, ә пенсия реформасы үткәрергә тотыналар. Инде ул реформаларның берничәсен күрдек, тик берсенең дә кешечә килеп чыкканы юк, чөнки аларның максаты халыкның хәлен яхшырту түгел, ә гади кешеләрнең кесәләренә керү. Шуңа күрә аларның нәтиҗәсе дә - көткәннең нәкъ киресе. Пенсия өлкәсендәге соңгы реформаны - эшләүче пенсионерларга кагылышлысын гына алыйк. Өстәге түрәләрнең уйланылмаган фикере буенча, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләмәү Россия пенсия фондының шактый акчасын янга калдырырга тиеш иде. Ләкин ахырын уйламыйча, ашык-пошык кына кабул ителгән бу чараның нәтиҗәсе көтелмәгәннән дә начар килеп чыкты. Пенсия реформасын өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, лаеклы ялга чык­каннан соң пенсионерларның 35 проценты, ягъни 15млн 300 мең кеше эшләвен дәвам итә. Һәм, әлбәттә, элек аларның барысы да Пенсия фондына взнос түләп килә иде. Ә реформадан соң исә бу фондка бары тик 9,7 миллионы гына взнос түли икән, димәк, 5 млн пенсионер күләгәгә күчкән - акчаны конвертта ала башлаган. Әле монда хәрби пенсионерлар саналмый. Күләгәгә күчүчеләр алар арасында да аз түгелдер дип уйларга кирәк.
Уйланылмаган бу реформаның тагын бер тискәре ягы бар. Хәзерге вакытта, әгәр эшләүче пенсионер эшеннән китсә, аның пенсиясе 13,6 процентка (4% - 2016 ел, 5,8% - 2017 ел һәм 3,8 % 2018 ел өчен) индексацияләнә (дөрес, алар ул акчаны 3-4 айдан соң гына ала башлыйлар). Алай да хәзер кешеләр эшләрен ташлый башлады. Алар арасында 1-2 айга китеп торучылар да бар, чөнки закон моны тыймый. Шулай да, алар индексацияне барыбер алачак. Бу исә реформаның тагын бер уйланылмаган адым булуын бөтен ачыклыгы белән раслаган факт һәм, билгеле, аның нәтиҗәсе дә бик тискәре килеп чыкты: акча янга калу түгел, Пенсия фондына тиешле керемнәр, киресенчә, күпкә кимеде, ә чыгымнар артты. Кыскасы, нәкъ Россиядәгечә...
Безнең түрәләр иң беренче чиратта үзләре турында кайгыр­та. Моны мисаллар бик ачык күрсәтә. Әйтик, 2013-2016 еллар эчендә шәфкать туташының эш хакы - 4072, тәрбияченеке - 4113, санитарканыкы - 4123, китапханәченеке 6080 сумга артса, суд системасы хезмәткәренеке - 19900, Финанс министрлыгы хезмәткәренеке - 40058, ә Дәүләт Думасы депутатыныкы 212005 сумга артты. Килделе-киттеле законнар кабул итеп утыручы депутатларның рәсми эш хакы инде болай да 171922 сум тәшкил итә иде ләбаса! Моны табибләрнең айлык хезмәт хакы - 28174 сум белән чагыштырып та булмый ич.
Гади халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел начарлана бару фонында илдә миллиардер һәм миллионерлар саны ел саен арта. Федераль салым хезмәте җиткергән мәгълүмат буенча, 324 россияле 2016 ел өчен биргән декларацияләрендә миллиард сумнан артык керем алулары турында белдергән. Ә 2016 елда Россиядә долларлы миллиардерлар саны - 11 процентка (96 кешегә), долларлы миллионерлар саны 10 процентка (132 кешегә) арткан булган. Ә бит 2017 елның беренче яртысында инфляциянең (5%) эш хакы үсешен /3,5 %/ узып китүе аркасында күпчелек ил халкының кереме кимеде!
Хәзерге вакытта Россия дәүләте акчага зур кытлык кичерә һәм аны каплау өчен гади халык кесәсенә керүнең яңадан-яңа юлларын эзли. Ә илдә акча, кемдер әйтмешли, - бер букча! Тик алар - байларда һәм елдан-ел байый барган түрәләрдә. Аларда акча шулкадәр күп ки, аны ничек туздырырга белми аптырыйлар. Мәсәлән, 2015 елда зур ришвәт алуы өчен кулга алыну алдыннан гына Сахалин өлкәсенең губернаторы Александр Хорошавин Красноярск икътисад форумында өч көн эчендә 15 млн сум акча тоткан. Шунда үзенең көннәрен кайнар итеп үткәрергә "булышкан" бер кызыйга 3,2 млн сумлык япон машинасы бүләк иткән. Дәүләт Думасының 28 яшьлек депутаты Кирилл Жигарев үз туена 9 млн сум, Мәскәү өлкәсенең элеккеге финанс министры һәм аннары чит илгә сызган Алексей Кузнецов исә үги кызының туена 5 млн доллар тоткан! Мондый түрәләр өчен туйлар, туган көн бәйрәм итүләр - үз байлыклары белән мактанып алу мөмкинлеге санала. Туган көн дигәннән, Самара мэры Олег Фурсовны искә алыйк. Эш шунда: бу түрә үзенең 50 яшьлеген өч мәртәбә үткәрә. Өченчесенә 350 кеше чакыра, ул аңа 2,5-10 млн сумга төшә. Дәүләт Думасы депутаты Виталий Южанин хатынының шәһәр читендәге фатирларындагы гардеробының мәйданы гына да 50 кв. метр һәм анда чит илләрдә тектерелгән күлмәкләре генә дә ярты миллион долларлык!
Тагын берәүнең байлыгы турында хәтерләп үтәсем килә. 2016 елда Росрезервның Себер федераль округы идарәсендә урынбасар булып эшләгән һәм ришвәтчелектә гаепләнгән Илгиз Гарифуллинда 9 млн сум акча, 200 мең доллар, бик затлы ике кесә телефоны, кыйммәтле сәгатьләр коллекциясе, ау мылтыгы һәм винтовка тапканнар иде. Болардан башка аның банк ячейкасында 29 млн сум, 300 мең евро һәм 300 мең доллар, ә хатыны ячейкасында 35 млн сум һәм 100 мең доллар акча сакланган. Бу гаиләнең өч һәм бер бүлмәле фатирлары, машиналар гаражы һәм - шаккатмалы хәл - тулы бер автопарк диярлек машиналар: кыйммәтле алты чит ил машинасы, ике "КамАЗ", снегоход, ике прицебы бар. Шунысы гаҗәп: түрәнең еллык кереме нибары 558 мең сум гына, ә хатыны эшләмәгән. "Алай булгач, аларның шул тамаша байлыгы кайдан килгән соң?!" дигән бик законлы сорау туа. Аңа җавап биреп торасы юк, чөнки болай да билгеле: безнең түрәләр, бер-берсе белән ярыша-ярыша, дәүләтне талый. Миллионлап та, миллиардлап та! Илдәге бу караклык куркыныч төсмер алды, ил куркынычсызлыгына янау дәрәҗәсенә җитте, ә шулай да моңа чик куярга алынучы кеше юк, дәүләт түрәләр караклыгына каршы бернинди үтемле чара да күрергә теләми. Инде ничәмә-ничә еллар буе бик зур керемнәр алучы затларга салымны прогрессив шкала буенча түләтү мәсьәләсе күтәрелә, тик аны Дәүләт Думасында утыручы шул ук бай түрәләр законлаштырып куюны кире кагып килә. Коточкыч зур керемнәр алып яшәүче безнең түрәләр акчасызлык һәм ярлылыкта көн күрүче халык мәнфәгатьләрен яклар дип өмет итү - беркатлылык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: