Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: КӨРӘШ ИЛЛЮЗИЯСЕ КАЯ ИЛТӘ?

Әй, яратабыз да соң өстән төшкән һәр яңалыкны күкләргә чөеп хупларга! Почта әрҗәсеннән гәзитләр алып кергәч, шуларның берсендә «Түрәләргә көн бетә икән» дигән язма күзгә чалынды. Кызыксынып, шуны укып чыктым. 2015 елда, керемнәр турында декларация тутыру системасы үзгәргәннән соң, түрәләрнең керем белән чыгымнары җентекләбрәк тикшереләчәк һәм алар һәр тиен өчен...

Әй, яратабыз да соң өстән төшкән һәр яңалыкны күкләргә чөеп хупларга! Почта әрҗәсеннән гәзитләр алып кергәч, шуларның берсендә «Түрәләргә көн бетә икән» дигән язма күзгә чалынды. Кызыксынып, шуны укып чыктым. 2015 елда, керемнәр турында декларация тутыру системасы үзгәргәннән соң, түрәләрнең керем белән чыгымнары җентекләбрәк тикшереләчәк һәм алар һәр тиен өчен җавап тотарга мәҗбүр булачак, имеш. Язма, әнә шул «булачак» шаукымына бирелеп, зур пафос белән язылган. Янәсе, бу бездәге коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәле этабы булачак. Бу яңалык турында Русия Президенты хакимияте башлыгы С.Иванов белдергән. Керемнәре турында мәгълүмат биргәндә җибәрелгән ялгышларын төзәтү өчен элек түрәләргә 3 ай вакыт бирелгән булса, хәзер ул бер айга калдырылган. Имеш, түрәләр бу вакытта гына керемнәрен яшерергә өлгерә алмыйлар.

Язманы укып чыккач елмаеп куйдым - монда бернинди яңалык та юк дип әйтергә була: без илне басып алган коррупциягә каршы ничә еллар буе «көрәш» алып барабыз ич инде. Түрәләрне еллык керемнәре турында декларация тутырырга мәҗбүр иткән карар дөнья күргәннән соң, халык, ниһаять, дәүләт бу чир белән ныклап көрәшергә җыена, ахры, дип уйлаган иде. Ләкин ул көрәш чынында ниндидер уенга әйләнгән «көрәш» кенә булып чыкты. Нәтиҗәсен күреп торабыз: илдә коррупция аллы-гөлле чәчәкләр атып ята. Димәк, аның асылында чын көрәш ятмаган. Чын көрәш дигәндә, нәрсәне күздә тотабыз? Беренчедән, дәүләт казнасына кулын сузган кешеләргә бирелгән җәза аларның җинаятьләренә бәрабәр булырга тиеш иде. Ә бездә ул: «Карга күзен карга чукымый» принцибы белән алып барыла. Инде мондый «көрәш» башланганнан бирле без шуны раслаган бик күп мисалларның шаһиты булдык. Берәр түрәне миллионлаган сум акча (безнең түрәләр дистә, хәтта йөзләрчә миллионнар белән шаярырга ярата) урлаганда яисә ришвәт алганда кулыннан эләктерәләр дә, хокук сагында торучылар да, журналистлар да мәгълүмат чараларында шул турыда шаулаша башлыйлар. Тора-бара шау-шу әкренләп сүрелә һәм бераздан бөтенләй сүнә. Асылда, казна кесәсенә керүче каракларга, миллионлаган сум ришвәт алучыларга каршы көрәш иллюзиясе генә тудырыла. Хөкемгә тартылганнары да йә төрле сәбәп белән аклана яисә бик азга гына утыртыла. Бу турыда барыбыз да белә. Мисалга илнең Саклану министрлыгындагы урлашуны гына алыйк. 3 миллиард сумлык урлашу җинаяте өчен гаеплеләр бик озакка утыртылачак, дип уйлаган иде халык. В.Путин да: «Бик җентекле тикшерүләрдән соң гаеплеләр тиешле җәзаларын алачак», - дип белдерде. Әллә тикшерү бик җентекле булмады, әллә ул тикшерү барышында бу эштә зур-зур түрәләрнең дә катнашуы ачылды, әллә тагын башка сәбәпләр булды, төп гаеплеләрдән министр Сердюков та, «Оборонсервис» җитәкчесе Васильева да бернинди җәзага да тартылмады, хәтта кулга да алынмады!

Мондый «көрәш»нең халык алдында иллюзия тудыру өчен генә алып барылганын каракларның милкен конфискацияләмәү дә яхшы раслый. Әгәр дә аларның милке тартып алынса, бу юлга басучылар кимрәк булыр иде. Ә хәзергә берничә ел элек башланган «көрәш» дәвам итә. Узган елгы декларацияләрне тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, ил Президенты хакимиятендә керемнәре дөреслеккә туры килмәгән 17 мең очрак теркәлгән.

Янәсе, ул хаталарның (яшерү түгел, ә хата!) күбесе игътибарсызлык /?!/ аркасында килеп чыккан. Шулай да 251 очрак (ил күләмендә?!) җитди дип табылган һәм гаепле түрәләр, төрмәдә утырасы урынга, эшләреннән генә куылган. Шуннан соң алар ТКХ системасында урам себерүче булып эшли башлаганмы? Юк, әлбәттә, чөнки бездә иң булдыксыз түрәләр дә, бер эштән куылуга ук икенче кәнәфигә утыртыла. Шуңа күрә язмадагы: «Димәк, ышаныч югалту сәбәпле, эшсез калган түрәләр саны үсәчәк икән» дигән сүзләр елмаю гына уята.

Хәзер чын көрәш мәсьәләсенә якынрак килик. 2009 елның июнь аенда Америка суды бездәге «МММ» пирамидасына охшаш нәрсә төзүче 71 яшьлек күренекле бизнесмен Бернард Мэдоффны 150 елга төрмәгә ябуга хөкем итте. Егерме ел яшәгән бу пирамида үз клиентлары булган Америка, Аурупа, Азия банкларына 13 миллиард доллар зыян салган.

«71 яшьлек җинаятьче тагын 150 ел төрмәдә утыра аламыни?» - дип көләргә ашыкмагыз, американнар кешегә хөкемне җинаятенең авырлыгына карап чыгара. Бу безгә сәер тоелса да, хөкем чыгарганда җинаятьнең авырлыгын шулай бәяләүләре, аның күпмегә «тартуын» бик төгәл санаулары игътибарга лаек. Б.Мэдофф шул карар нигезендә ярлыкау сорау хокукыннан да мәхрүм ителә, аның барлык мөлкәте - йортлары, яхталары, машиналары һәм банктагы акчалары конфискацияләнә. Суд аның 80 миллион доллар акчасына дәгъва белдергән хатынына исә 2 миллион гына калдыра - гаилә фәкать шул акчаны гына намуслы юл белән тапкан, дип билгели.

Баксаң, 150 еллык хөкем дә бик каты түгел икән әле. Мәсәлән, 2000 елда Флорида штаты суды ярты млрд доллар зыян китергәне өчен 55 яшьлек Шолам Вейсны - 845 елга, шул ук эш буенча гаепле Кейт Паундны 740 елга хөкем иткән.

Америка судының бу карарлары - финанс пирамидасына каршы чын көрәш мисалы ул. 1994 елда, бездә мондый пирамидалар гөрләп чәчәк аткан чорда, алар Кытайда да барлыкка килә. Мәсәлән, алдына бер мәртәбә генә кулланышлы шприцлар җитештерү кебек «изге максат» куйган бер инвестиция фонды төзелә. Аны төзүчеләр акча салучыларга һәр ай саен 5 процент керем вәгъдә итә. Фондка акча агыла башлый. Шунысы игътибарга лаек: алар күбесенчә предприятие һәм учреждение җитәкчеләре була. Әйтик, эш хакын яисә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне бер айга кичектереп торасың да, шушы фондка салып, аена һәр миллионнан 60 мең табыш аласың.

Тик Кытайның хокук сакчылары бу пирамиданың чын йөзен бер елдан да ким вакыт эчендә аңлап ала, аны төзүчеләрнең өчесе шундук судка бирелә һәм халык алдында атып үтерелә. Шушы хәлдән соң Кытайда ник бер финанс пирамидасы барлыкка килсен! Анда барлыгы 236 кеше генә алданган була, ә бездә исә аларның саны миллионнар белән исәпләнә. Кытайда башлангыч чорында ук җиң сызганып, аны бетерү һәм киләчәктә булдырмау максаты белән көрәштеләр. Ә Русиядә исә алар белән инде ничә еллар буе «көрәш» алып баралар, чөнки безнең хокук саклау органнары, димәк, ил җитәкчелеге дә аларның тамырын корыту максаты куймый, дигән сүз. Мавроди оештырган «МММ» пирамидасы белән алып барылган «көрәш» моның ачык мисалы. Тикшерү эшләре барган чорда бу кеше хәтта Дума депутаты булырга теләгән иде. Соңыннан аны кулга да алдылар, суд та булды, ләкин ул барыбер судан коры чыкты, миллионнарча кешене алдап һәм миллиардларча байлык туплап та, тиешле җәзасын алмады, төрмәдә бик аз гына утырды.

Хәзерге вакытта Русиядә барлык тармакларда да коррупция чәчәк ата, түрәләргә акча төртмичә, йомышны ырып-ерып чыгып булмый. Гомумән, бездә ниндидер урын биләгән һәр түрә үзен анда намуслы хезмәт итү өчен түгел, ә ришвәт алу, зур акча эшләү өчен утыртылган дип аңлый бугай. Яшәешебезнең һәр көнендә дистәләгән миллион акчалар үзләштергән зур урыннардагы түрәләрнең фаш ителүе, миллионлаган ришвәтләр алганда тотылуы, хәтта кулга алынуы турында ишетә торабыз. (Шунысы кызык: бу «үзләштерү» түрәләргә карата урлау дип түгел, ә бүлеп бирелгән акчаны максатчан кулланмау дип атала).

Гаҗәп тә түгел, бездә хакимият капитал, ягъни керем чыганагы булып тора. Безнең түрәләр эшмәкәрләр, олигархлар белән үзара бәйләнешеп беткән. Дума депутатлары арасында бер генә эшче, бер генә крестьян да юк, күбесе бизнесмен, фирма, компания президентлары. Шулай булгач, җәмгыять өчен файдалы булачак күп кенә законнарның, кабул ителмичә, еллар буе Дума коридорларында «өйрәнелү», «килештерү» дигән булып бик озак йөрү, ахырда бизнес мәнфәгатенә яраклаштырылып, асылы йолкынып-таланып бетү сәбәпләре дә һәркемгә аңлашыла булса кирәк.

Хәтерләүчеләр бардыр, берничә ел элек үзәк телевидение Идел буе «суррогат короле» Самара һәм Ульяновски шәһәрләрендә «Биомед» предприятиеләренең тулы бер челтәре хуҗасы, элеккеге миллионер Островский турында бик тәфсилләп бәян иткән иде. Аның спиртлы дүләнә һәм кузаклы борыч төнәтмәләре җитештерү буенча законга каршы гамәле, асылда исә спиртны салым һәм акциз түләмичә сатып ятуы бөтен илгә күрсәтелсә дә, Самара прокуратурасы җинаять эше кузгатудан баш тартты, тикшерүләр Русия генераль прокуроры катнашкач кына башланды.

Шулай ук тикшерү органнарының сәрхушләр чын мәгънәсендә «үлеп» яраткан арзан бәяле «Трояр» яки атаклы аракы заводлары хуҗасы Брынцалов империясенә үтеп керү омтылышлары да бернинди нәтиҗәгә китермәде. Сәбәбе: аларда миллиардлаган сумнар «кайный» һәм аларның яклаучылары, ягъни алардан ришвәт алып торучы түрәләр бар. Хәтта Мәскәүнең үзендә, дәрәҗәле кабинетларда утыручылар арасында да. Андыйларга кеше үтерә, агулый торган аракы чыгардыңмы, яхшысынмы - барыбер, тик кесәгә миллионнар гына агып торсын! Безнең ил төбәкләренә Төньяк Осетия һәм Кабарда-Балкарның «идән асты» заводларыннан агылып торган очсыз, ләкин кеше организмы өчен зарарлы булган аракыга каршы да ныклы көрәш алып барылмый. Сәбәбе шул ук. Ә бит Русиядә алкогольне, ялган аракыны артык кулланудан килеп чыккан үлем очраклары барлык үлем-китемнең 52 процентын тәшкил итә! (Чагыштыру өчен: бөтен дөньяда ул 4 процент кына), гомумән, эчүчелек белән бәйле рәвештә ел саен 700 меңгә якын кеше үлә.

Башка еш кына: «Әгәр коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы безнең илдә дә Кытайдагы кебек көрәшсәләр?» - дигән сорау килә. Ул чагында безнең ил түрәләрсез калыр шикелле, чөнки алар бездә галәмәт күп һәм - парадокс дисәң дә парадокс! - халыкның кими баруына карамастан, алар ел саен артып тора! Аларны кыскарту турында шаулыйлар, ә алар арта бирә.

Хәер, бездә коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы беркайчан да Кытайдагы кебек көрәш булмаячак, чөнки ул «көрәш» башында шул ук коррупционерлар, шул ук ришвәтчеләр тора. Ә кем үз-үзенә каршы көрәшсен?! Шуңа күрә бездә чын көрәш урынына «көрәш» уены гына оештырыла да. Шуңа күрә аның нәтиҗәлелеге дә бик аз, аларның тамыры яшәешебезнең бар тармагында да киселмәгән килеш тора. Тору гына түгел, хәтта көннән-көн чәчәк ата. Мәсәлән, хәрби комиссариатлардагы ришвәтчелек 2008 елда ук 5 тапкырга арткан булса, хәзер күпме икәнен фаразлавы да авыр. Моны көрәш нәтиҗәсе дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә.

Менә шундый хәлләр Русиядә. Демократиябез белән капитализмыбыз да башка илләрдәгедән үзгә килеп чыккан кебек, ил нигезен җимерә, халкыбызның дәүләткә, хөкүмәткә булган ышанычын кимерә барган негатив күренешләр белән көрәшүебез дә үзенчәлекле: чын көрәшне «көрәш» уены алыштыра. Ә бу исә бер төрле уйлыйбыз, икенче төрле сөйлибез, өченче төрле эшлибез дигән сүз. Мондый сәясәт белән ерак китеп булмый: аның ахыры - икейөзлелек.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: