Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт САФИУЛЛИН: КЕРӘЛЕ-ЧЫГАЛЫ СӘЯСӘТ

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге /ВЦИОМ/ үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, россиялеләрнең 59 проценты үзләрен урта катлау вәкиле дип саный икән. Имеш, соңгы 25 ел эчендә алар 10 процентка арткан. Бу катлауны /классны/ бары тик урта һәм кече бизнеслар гына бирүен белгәнгә, бу процентлар ышандырмый. Чөнки бездә аларның ничек "үсүен", дөресрәге,...

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге /ВЦИОМ/ үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, россиялеләрнең 59 проценты үзләрен урта катлау вәкиле дип саный икән. Имеш, соңгы 25 ел эчендә алар 10 процентка арткан. Бу катлауны /классны/ бары тик урта һәм кече бизнеслар гына бирүен белгәнгә, бу процентлар ышандырмый. Чөнки бездә аларның ничек "үсүен", дөресрәге, бу төр бизнеслар белән шөгыльләнергә теләүчеләргә юл бирмәс өчен түрәләрнең ничек "тырышуын" күреп яшибез: яңаларына ярдәм итү түгел, инде аякка баса алганнарын да юкка чыгару бара - соңгы елларда салымнарны арттыру, төрле органнарның, ришвәт алу максаты белән туктаусыз тикшерүләре аларның санын күпкә киметте. Татарстанда гына да соңгы елларда 27 мең шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген туктатты. Дөресен әйткәндә, бездә бизнесны үстерү турында түрәләрнең әнә шул егерме биш ел буе сүздән чын эшкә күчә алганнары юк.
Сораштыру буенча халыкның 19 проценты - түбән катлау /ярлылар дип аңларга кирәктер/, 12 проценты - фәкыйрьләр. Кемнәр соң алар? Дөрес аңласак, түбән катлау дигәннәре яшәү минимумыннан артыграк, ә фәкыйрьләре аннан ким керем алып яшәүчеләрдер. Тик бу процентларның дөрес­леге дә шик тудыра. Берничә ел элек үк рәсми рәвештә танылган фәкыйрьләр саны 19 млн кеше, ягъни 13 процент иде. Ә соңгы берничә ел эчендә илдәге кризис, ике яклы санкцияләр, бәяләрнең котырып үсүе һәм эшсезлек аркасында халыкның тормышы күзгә күренеп начарланды. Бу - чынбарлык. Хәзер фәкыйрьләрнең 12 процент, ягъни 17,58 млн кеше икәненә ышансак, бу еллар эчендә аларның саны артмаган, ә киресенчә, кимегән булып чыга түгелме? Моңа безне беркем дә ышандыра алмый. Дөреслеккә якынаю өчен 19 һәм 12 процентны бергә кушып санарга кирәктер. Ул чагында илдәге халыкның 55 миллионнан артыгын авыр тормышта яшәүче ярлылар тәшкил итә дигән нәтиҗәгә килербез. Шулай санаганда "урта катлау"ның проценты күпкә кими һәм бу дөреслеккә якыная. Әле шунысы да бар: бездә халыкны керемнәре буенча катламнарга үзебезчә бүләләр, әгәр дә алар Европа илләре стандартлары буенча саналса, россиялеләрнең күпчелеген ярлылар дип санарга туры киләчәк.Сүз уңаенда әйтеп үтим: Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикабызда 293 мең кеше яшәү минимумы булган 8141 сумнан ким эш хакы алып эшли. Бу акчага ничек көн күрмәк кирәк? Ярлылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 8 процентка арткан. Россиянең башка төбәкләрендә дә хәлләр моннан яхшы түгел.
Шуннан соң күңелдә: "Бу Үзәк үз сораштыруларын кайда һәм кемнәр арасында үткәрә икән?" - дигән сорау туа. Росстат кебек үк, власть мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүче мондый үзәкләр, илдә нәрсә әйтсәң шуңа ышана торган юләрләр яши, дип уйлый, ахры. Ә халык үзенең нинди шартларда вә ничек яшәвен болай да төшенә һәм көнкүрешен башка еллар белән чагыштыру сәләтен дә югалтмаган. Шуңа күрә ул мондый сораштыру нәтиҗәләренә ышанмый. Кинорежиссёр һәм актёр Николай Досталь бер әңгәмәдә: "Мин ул сораштыруларны укымыйм һәм аларга ышанмыйм да" , - дип белдергән иде.
Хәер, аларның бик зур шик тудыруын БМОның һәр ел саен илләрдәге тормыш сыйфатын чагылдырган исемлеге дә раслый: халкының тормыш дәрәҗәсе буенча Россия 58 нче урында тора! Үзен бөек ил дип санаган, бөек державалык статусын дәгъвалаган һәм кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә мин-минлеге белән күкрәк сугарга яраткан, гаять зур табигый байлыкларга ия Россия өчен бик тә түбән күрсәткеч бу. Әле күптән түгел генә СССР составында булган Эстония - 30 нчы, бернинди табигый байлыклары булмаган Коста-Рика 34 нче урында!
БМО исемлеге тормыш сыйфатын ашамлыклар белән тулган мул өстәл, югары хезмәт хаклары буенча гына түгел, ә дәүләтләрдәге гомер озынлыгы, белем алу мөмкинлеге, социаль яклау, сәламәтлек саклауның торышы, торак шартларын да искә алып төзелгән. Әгәр дә болар түбән дәрәҗәдә икән, димәк, бу илдә кеше мәнфәгатьләренә караш та түбән дигән сүз.
Исемлектә беренче бишлектә булган Норвегия, Швейцария, Дания, Яңа Зеландия һәм Швеция халыкларын, безнекеләр белән чагыштырганда, алар җәннәттә яши дияргә була. Алар үз халык­ларына ничек шундый тормыш төзи алган соң? Беренче карашка, моны территорияләренең зур булмаулары белән аңлатып була кебек: кечкенә илләрдә, әлбәттә, халык тормышын уңай итеп оештыру, зур дәүләтләргә караганда, җиңелрәк дип уйларга кирәк. Тик моны кагыйдә рәвешендә кабул итәргә ярамый, монда ил җитәкчелегенең теләге, үз халкының мәнфәгатьләре белән яшәве беренче урында торырга тиеш. Моны кечкенә ил дип са­нарга ярамаган Германия /14 нче урын/ яхшы раслый. Бу ил дә, СССР кебек үк, хәрабәләрдән торгызылды. Шунысы игътибарны җәлеп итә: "бишлек"тәге дәүләтләр, башка илләр белән сәяси тарткалашулардан, бер-берсен гаепләүләрдән, кораллы көчләрен шашынып үстерүдән читтә торып, үз халыклары мәнфәгатьләре белән тыйнак кына яши бирә. Шушылай яшәүләре аларны тормыш сыйфатын югары кимәлгә китерә дә.
Ни кызганыч, без Россияне шулай яши дип әйтә алмыйбыз. Илебез бөеклек, беркемгә дә кирәк булмаган мин-минлек чире белән авырый, ил бюджетының өчтән бер өлеше "тышкы дошманнан саклануга" һәм көч структураларын тотуга китеп бара. Бу гаять зур чыгым һәм ул башка илләрнең берсендә дә шулкадәр зур түгел. Тора-бара ыштансыз калмасак ярый инде... Димәк, бездә кеше мәнфәгатьләре бөтенләй читтә кала дияргә була. Исемлектә 11 нче урында торган АКШ бөтен дөньядагы тулай эчке продукциянең /ВВП/ - 24, ә Россия нибары 1,7 процентын гына бирә. Аерма коточкыч! Шуңа карамастан, Россия дөньяда бөек держава булырга дәгъвалый. Ни өчен икътисади яктан зур темплар белән үсүче, миллиард ярым халкы бездән сыйфатлырак яшәүче /52 нче урын/ Кытай бу рольгә дәгъва итми? Ул бит дөньяда бик күп җәнҗаллар тудыручы АКШка карата саллы сүзен дә әйтә алыр иде, тик ул моны эшләми, чөнки глобаль сәясәттә катнашасы, атом-төш коралын арттырасы, аңа бармак янап яшисе килми, чөнки алай яшәү гаять зур чыгымнар таләп иткәнен яхшы аңлый. Шуңа күрә Кытай, дөнья сәясәтеннән ышыкта калып, бездән аермалы буларак, мыштым гына икътисадын үстерү белән мәшгуль.
Ә россиялеләргә көне-төне буена чит илләрнең безгә һаман этлек кенә эшләү турында уйлау­лары хакында тукыйлар. Шуңа күрә инде безнең халыкның күбесе куркуда һәм, "сугыш кына була күрмәсен", дигән фикер белән яши. Бу турыда бер интервью­сында күренекле журналист Владимир Познер бик төгәл әйтеп биргән иде: "Люди не понимают, что делать, как быть, куда мы идем... Именно это создает то напряжение, которое существует сегодня. Я вообще никаких особых изменений в обществе за последние годы не наблюдаю". Әлбәттә, сугышны россиялеләрнең берсе дә теләми. Шуңа күрә халыкның күпчелеге, көнкүрешләре авыр булуга карамастан, шундый тормышка да түзәргә тырышып көн күрә һәм Сүриядә бернинди уңай нәтиҗәсез, зур чыгымнар бәрабәренә террорчыларга каршы алып барылган сугышның безгә нигә кирәк булуын аңлый алмый. Чын мәгънәдә нәтиҗәсез булып чыкты бит ул: анда террорчылар территориясенә бомба-ракеталар яудыра башлаган көннәрдә генераль штаб вәкиле безгә һәр көн, аларның фәлән колоннасы, фәлән базасы, фәлән корал һәм ягулык складлары юк ителде, дип әйтеп килгән иде. Шул тантаналы докладларга караганда, инде анда бер террорчы да, аларның бер техникасы белән бернинди кораллары да калмаган шикелле иде, ләкин андагы сугыш кызганнан-кыза гына бара. Безнең анда террорчыларны утка тоту кырмыс­ка оясына таяк тыгу сыман килеп чыкты бугай. Өстәвенә, ни кызганыч, әлегә алда россиялеләрнең күңелләрендә энтузиазм тудырырлык бернинди яктылык та күренми...
2010 елгы халык исәбен алу Россия авылларында 1,5 млн йортның ташланган булуын, 19200 авылның гомумән кешесез калуын /Бөек Ватан сугышы вакытында шул ук кадәрле авылларны фашистлар яндырган/, 30500 авылда яшәүчеләрнең саны ун кешедән дә ким булуын күрсәтте. Инде аннан соңгы алты ел эчендә тагын ничә мең авыл кешесез калгандыр - моны беркем дә әйтә алмый. Авыллар бетә икән, алар тирәсендәге җирләр дә эшкәртелми. Ростов өлкәсенең Крестьяннар (фермерлар) хуҗалыгы ассоциациясе рәисе Александр Родин сүзләренә караганда, Россиянең 10 млн га җирен агачлар баскан. Хәзер Россиядә 50 млн гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләре (һәр россиялегә 3 га чамасы туры килә) ташландык хәлдә: аларда чүп үләннәре генә котыра. Кешеләр авылларын юкка гына ташламый бит, димәк, алар анда очын-очка ялгап яшәү мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителгән, димәк, авылларга карата дәүләтнең эчке сәясәте дөрес булмаган. Хәзер кешеләрне җиргә тартырга, буш яткан җирләргә күчермәкче булалар да, тик бу гамәлнең тормышка ашуы шикле. Моның да дәүләтебезнең чираттагы бер кампаниясе булып кына калуы мөмкин, чөнки җир даими игътибар сорый.
ВЦИОМның сораштыру нәти­җәләре менә шундый уйларга этәрде. Ил эчке сәясәтенең керәле-чыгалы булуыннандыр, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев