Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: КЕЧЕ ҺӘМ УРТА БИЗНЕС

Кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәк, дип Россиядән дә күбрәк сөйләүче башка бер ил дә юк. Капитализмга аяк басканнан бирле, ут өстендәге ботка шикелле һаман лыбырдыйбыз. Ил күләмендәге зур-зур трибуналарда да, төбәкләрдә дә шул сүз. Сөйләшү болай дөрес агымда бара шикелле, чөнки кече һәм урта бизнес - илдә урта сыйныфны...

Кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәк, дип Россиядән дә күбрәк сөйләүче башка бер ил дә юк. Капитализмга аяк басканнан бирле, ут өстендәге ботка шикелле һаман лыбырдыйбыз. Ил күләмендәге зур-зур трибуналарда да, төбәкләрдә дә шул сүз. Сөйләшү болай дөрес агымда бара шикелле, чөнки кече һәм урта бизнес - илдә урта сыйныфны тудыручылар. Тик капитализмда 25 ел яшәп тә, әлегә бу сыйныфны аягына бастыра алганыбыз юк. Сәбәбе бик гади: түрәләрдә аны барлыкка китерү уе юк. Чөнки урта бизнес аягына басса, ул илнең сәяси тормышында үзенә аерым бер урын вә хокуклар даулый башлаячак. Ә бу исә алар белән властьне бүлешү дигән сүз. Шуңа күрә чын эшкә омтылыш юк. Киресенчә, бу өлкәдә үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен кырыкмаса-кырык каршылык тудырыла. Алар аны законлаштыру, теркәү омтылышыннан ук башлана. Бу беркемгә дә сер түгел...

Минем бер туганым, гаиләсенә тиешле пай җирләрен ызанлатканнан соң, аны фермер хуҗалыгы итеп теркәү өчен авыл белән район арасын ярты елдан артык таптады. Тиешле документларын җыеп районга килгәч, анда аны бер кабинеттан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә йөртәләр-йөртәләр дә, тагын менә мондый белешмә җитми әле, дип борып җибәрәләр. Анысын юллап алып килә, тагын менә мондый документ кирәк, диләр. Юри мыскыл иткән шикелле, валлаһи! "Бу эш артыннан йөри торгач, арып беттем, инде бу фермерлык эшенә тәмам кул селтәргә иде исәбем, тик авылдашларның, шуны ерып чыга алмады, диюләреннән оялып кына, ахырына тикле түздем", - дип сөйләде ул миңа. Ләкин аннары ул фермерлыкны барыбер ташларга мәҗбүр булды, чөнки дәүләт аннан ай саен ниндидер хисаплар таләп итә (димәк, районга барырга кирәк), салым түләтә, ә үзе берни белән дә булышмый. Туганым үзенең 36 гектар җирендә башта арпа чәчте. Көзен аны урып-җыю өчен анда чапты, монда йөгерде - комбайн эзләде. Аны көч-хәл белән урып җыйгач, үстергән ашлыгын урнаштыру артыннан, ягъни аны сатып алучыны эзләп чапты, чөнки дәүләт сатып алмый, алса да бик очсыз бәя белән генә. Димәк, фермер дәүләткә салым түләүче рәвешендә генә кирәк булып чыга. Ә үз өстенә бернинди җаваплылык та алмый. Мондый "фермерлык" кемгә кирәк? Минемчә, бүгенге көндә дә Россиядә фермерларның (һәм, гомумән, эшмәкәрләрнең) хәлләре һич тә кызыгырлык түгел, чөнки дәүләт, аларга тиешле булышлык күрсәтмичә, салым даулау һәм аларны талау белән генә шөгыльләнә. Техника, ягулык-майлау материаллары кыйммәт, җитештергән продукциясен дәүләт сатып алмый, аны урнаштыру-сату аларның үз өстендә, кредит ставкалары - югарының аръягында һ.б.

Болардан башка тагын бер нәрсә бар һәм ул беркемгә дә сер түгел: кече һәм урта бизнес - түрәләр өчен өстәмә керем (ришвәт) чыганагы булып хезмәт итә. Башка илләрдә фермерлар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясен чәчү-утырту вакытында ук белеп тора, чөнки дәүләт бу эштә тәртип урнаштырган, тотрыклы, җитештерүчене канәгатьләндерә торган ныклы бәяләр куйган. Аларның фермерлары җитештергәнен кая урнаштыру турында баш ватмый, сатып алучыны эзләп чабып йөрми - аны дәүләт үзе сатып ала. Шуңа күрә түбәнсетелгән, мыскылланган безнең мескен фермерларны аларныкы белән чагыштырып булмый! Ни кызганыч, бездә бу фермерларга гына түгел, гомумән, башка өлкәдә эш итүче эшмәкәрләргә дә кагыла. Әйтик, шәһәрнекеләрнең тезләренә, салымның авырлыгы өстенә, аренда бәяләренең кыйммәт булуы да суга. Соңгы ике елда Россиядә эшмәкәрләр саны ике тапкырга кимегән икән, бу тикмәгә түгел: димәк, бездә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудырылмаган, ә бу турыда авыз чайкап кына ерак китеп булмый...

Ике чакрымда гына яшәгәнлектән, миңа еш кына Дәрвишләр бистәсендәге базарда булырга туры килә. Төп бинасыннан һәм тезелеп киткән ларёклардан башка, аның тирәсендә үзенә күрә тагын бер базар бар. Тротуар буйлап, якын тирәдәге авыллардан (хәтта Арча районыннан ук!) үзләре үстергән яшелчәләрен, үз хуҗалыкларындагы сөт продукцияләрен сатучы әби-бабайлар, апалар тезелешеп киткән. Аларның продукцияләре, асфальтка нәрсәдер җәеп, асылда, җиргә куелган. Дөресен генә әйткәндә, алар да, үзләренә күрә, кече бизнес ияләре. Бу төр сатуны бездә "урам сәүдәсе" дип йөртәләр һәм аларга каршы көрәш алып баралар. Инде бер Казан шәһәрендә генә дә, гомуми күренешне боза, сәүдә кагыйдә-таләпләренә туры килми дип, йөзләрчә киоск-ларёклар урыннарыннан куптарылып алынды, тротуарларда сату итүчеләрне дә һаман куып торалар. Әлбәттә, сәүдәнең билгеле тәртип, норма кысаларында алып барылуына, санитария таләпләренә җавап бирергә тиешлегенә беркем дә каршы түгел. Һәр эштәге кебек үк, монда да билгеле тәртип-кысалар сакланырга тиеш. Тик... Тик һаман-һаман тыю ысулы белән түгел! Ә бездә ни өчендер "урам сәүдәсе" белән көрәш бары тик шушы ысул белән генә алып барыла. Ярар, бәлки урыннарыннан куптарылган киоск һәм ларёк хуҗаларының кайберләре Яңа Турада махсус төзелгән сату үзәгенә яисә агропромпаркка барып сату итәр. Тик ниндидер шәхси яки башка объектив сәбәпләр аркасында (Яңа Тура бик еракта, агропромпарк та шәһәр үзәге түгел) моны эшмәкәрләрнең барысы да эшли алмады, нәтиҗәдә күбесе үз эшләрен ябарга мәҗбүр булды. Нәрсә, берничә килограмм кыяр-помидорын, суган-кәбестәсен сатып утыручы әби-бабайлар, берничә шешә сөтен сатып утыручы авыл кешеләре, анда сату өчен шартлар тудырылган дип, Турага яисә агропромпаркка барып сату итәргә тиешләрме? Бу - абсурд! Шәхсән үзем тротуарда сату итеп утырырга мәҗбүр булган бу кавемне бик тә кызганам. Аларның күбесе мондый адымга зур керем алу өчен түгел, ә яшәешендә очын-очка ялгау өчен бара. Сер түгел бит: хәзер бездәге пенсия акчаларының күп өлеше ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә китеп бара. Ә калган акчаны нәрсәгә генә җиткерергә? Шуңа күрә чыга алар мәсхәрәле, кеше рухын изә торган "урам сәүдәсе"нә. Димәк, бу очракта власть, - әгәр ул үз халкы турында кайгыртучанлык күрсәтергә сәләтле булса, әлбәттә, - нишләргә тиеш? Беренчедән, һәм иң мөһиме - үз гражданнарын хөрмәт итәргә, аларны чын мәгънәсендә кеше итеп танырга өйрәнергә тиеш. Ни кызганыч, әлегә бу нәрсә бездә юк - властька халык сайлау вакытында гына кирәк. Ә власть үз халкын кешеләр дип танырга өйрәнсә, ул аның яшәеш-тормышы турында кайгыртырга, аларның "урам сәүдәсе" белән шөгыльләнүләреннән оялырга һәм аны заманча эшмәкәрлек юлына кертү өчен бөтен чараларны күрергә тиеш. Бу ни дигән сүз? Ул билгеле бер кавемнең бу төр сәүдә белән шөгыльләнүен тыярга түгел, ә моның өчен тиешле шартлар тудырырга, ягъни кешечә сәүдә урыннары булдырырга бурычлы. Әлбәттә, тыю ысулы - тиешле шартлар тудыруга караганда бик ансат юл. Тик ул кешечә түгел!

Сүз уңаенда әйтеп китим, хәзерге көндә Россиядә пенсионерлар гына түгел, хәтта эшле кешеләрнең дә шактые (статистикага караганда, бердән артык бала тәрбияләгәннәре) ярлылык чигендә яши. Росстат мәгълүматларына ышансак (аның саннарны "бизәп" күрсәтә торган гадәте бар), хәзер безнең илдә 23 млн кеше ярлылык чигендә гомер кичерә. Бу - рәсми статистика буенча. Ә кайбер экспертлар андыйлар саны күпкә артык дип белдерә. Шунысы да бар: бу безнең стандартлар белән санаганда! Европа илләре стандарты буенча санасак, андыйлар саны икеләтә артачак...

Моны власть исендә тотарга, халкына карата тыю ысулларын кулланудан туктарга тиеш. Бу яхшыга алып бара торган чара түгел.

Соңгы мәгълүматларга караганда, читтән кертелгән яшелчәләрне үзебезнекеләргә алмаштыру 300 миллиард сумга төшәчәк. Үзләре җитештергән яшелчәләрен сатучы үз кешеләребезгә тиешле шартлар тудырылмый торып, шушы акчаның да файдасы булмаска мөмкин. Тыярга түгел, булышырга кирәк, булышырга!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: