Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: ИЛДӘ АКЧА КЫТЛЫГЫ

Ил җитәкчелеге ике яклы санкцияләрнең безгә әллә ни йогынтысы булмады дип сөйләргә яратса да, бүген россиялеләр моның нәкъ киресен күзәтә. Хәер, бездә өстәгеләрнең оптимист булып күренергә тырышуы һәм уйдырмалар белән баш катыруы зур яңалык түгел. Моны ил җитәкчелегенең чынбарлыкны дөрес бәяли белмәве яисә турыдан-туры алдарга маташулары дип аңларга кирәк. Рәсми...

Ил җитәкчелеге ике яклы санкцияләрнең безгә әллә ни йогынтысы булмады дип сөйләргә яратса да, бүген россиялеләр моның нәкъ киресен күзәтә. Хәер, бездә өстәгеләрнең оптимист булып күренергә тырышуы һәм уйдырмалар белән баш катыруы зур яңалык түгел. Моны ил җитәкчелегенең чынбарлыкны дөрес бәяли белмәве яисә турыдан-туры алдарга маташулары дип аңларга кирәк. Рәсми саннар һәм яшәешебез исә санкция­ләрнең безгә бик каты кырын сугуын раслый. Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикованың "Огонёк" журналына биргән интервьюсында китергән саннар менә нинди: 2017 ел ахырына илнең Резерв фондындагы акчасы тулысынча кулланылып бетәчәк - инде бу бюджетта ук каралган. Шушы акча беткәч, без Дәүләт байлыгы фондындагы акчаны тота башлаячакбыз. Җыелган акчаның 1,8 триллион сумы 2017 елда тотылачак, ә 2019 елда, дәүләт билен шактый кыса төшеп, аннан 140 миллиард кына алмакчы. Әйтеп китик: шушы елның 1 декабренә Резерв фондында - 31,30 млрд, ә Дәүләт байлыгы фондында 71,26 млрд доллар саклана иде. Тагын шуны да искәртәсе килә: бездә ил байлыгын һәм ришвәтләрне - доллар, ә кара халык сумнарда саный. Мәсәлән, илнең Икътисади үсеш министрлыгын җитәкләгән А.Улюкаев 2 млн доллар ришвәт алуда гаепләнә.
Халыкның төп массасы ярлылар чигенә баса. Гәрчә үзәк телеканаллар бу турыда дәшми калуны, шауламауны уңай саный. Пенсионерларның пенсия­сен нибары 4 кенә процентка индексацияләп, ә эшләүчеләрнекенә монысын да кызгандылар да икән, бу - дәүләт акчага кытлык кичерә һәм шул кытлыкны пенсионерлар кесәсеннән талый дигән сүз.
Хисап палатасы мәгълүматларына караганда, 2015 елда 15 млн пенсионер эшләгән булса, быел исә алар саны 9,6 млн кешегә генә калган. Монда бары тик 4 процентлы индексация генә төп рольне уйнаган дип уйлау дөрес булмас. Эшчеләр санын кыскартырга этәргән бу авыр заманда эшләүче пенсионер - кыскартуга беренче кандидат. Шул ук вакытта эшләүче пенсионерлар санының кинәт шулай кимүендә, әлбәттә, индексациянең булмавы да үз өлешен кертте. Беренче карашка әллә ни зур акча булмаса да, аның мораль ягы да бар: күп җирдә аларга хезмәттәшләренең карашлары да тискәре. Ләкин бу кимүнең тагын ике сәбәбе бар: беренчедән, аларның пенсияләренә индексация 2017 елда да булмаячак, икенчедән, аларның шактый өлеше хезмәт хакын конвертларда ала башлап, "күләгә"гә күчте. Димәк, хөкүмәт, үзенең төптән уйланмаган бу сәясәте белән, индексациягә акча кызганып, зур суммадан колак какты. Әйтик, элек пенсия фондына 15 млн эшләүче пенсионер акча күчереп барса, хәзер алар белән бергә Россиянең Пенсия фондына күчерелеп килгән акча күләме дә кыскарды.
2017 елда пенсияләрне, эшләүчеләрнекеннән башка, 5,8 процентка индексацияләргә җыеналар. Димәк, эшләүче пенсионерлар бу мәсьәләдә тагын оттыра! Алай гына да түгел әле, хәзерге көндә хәтта еллык кереме 500 мең сум (бер вариант буенча - 1 млн сум) булган пенсионерларга пенсияне гомумән түләмәскә дигән мәсьәлә дә тикшерелә. Елына 500 мең сум, ягъни аена 42 мең сум керем алучы "байлар" кемнәр? Алар - нигездә Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә газ-нефть секторында, сәнәгать, финанс сферасында эшләүчеләр. Әгәр дә бу кешеләрне илдә уртача булган 13 мең сумлык (елына 156 мең сум!) пенсиясеннән мәхрүм итсәк, Россия икътисады берничә йөз меңнәрчә эшче кулларын югалта. Димәк, казна кесәсендә тагын бер тишек хасил булачак.
Гомумән, безнең хөкүмәт тә, депутатлар да, Финанс һәм Икътисади үсеш министрлыклары да бу пенсия реформалары белән буталып кына түгел, саташып ук бетте бугай инде. Тик аларның халык файдасына булганы гына күренмәде. Хәзерге көндә бер Дәүләт Думасы депутаты чираттагы закон проекты әзерләгән: янәсе, әгәр эшләүче пенсионерлар пенсияләрен 1 августтагы яңадан санатудан (перерасчёт) баш тартса, алар хәзерге кебек 3 балл түгел (ул бал 2016 елда 222 сум иде), ә бөтен пенсияләрен тулысы белән алачак. Ләкин берничә мәртәбә авызлары пешкән пенсионерлар мондый схемага ышанмый. Әйтик, пенсияләрнең тупланма өлешен генә алыйк. Аны туктатып торуны (заморозка) 2017 елга тикле инде дүрт мәртәбә озайттылар. Аның тирәсендәге бәхәсләр әле һаман тынмый - аның белән нишләргә, дөрес­рәге, халыкны ничек алдарга белмиләр. Хәтта хөкүмәттә туп­ланма схемасыннан бөтенләй ваз кичү яклылар да бар: янәсе, бөтен тупланмаларны пенсия фондына юнәлтергә кирәк. Шулай итеп, хәзер халыкка яңа тупланма вариантын тәкъдим итәләр. Ләкин үз эш хакларының 1-6 процентын коммерция­чел булмаган туп­ланма фондына (НПФ) бирергә теләүчеләр табылырмы икән? Әлбәттә, ул акчаны банкка күчерә барып, шунда сакларга да мөмкин булыр иде. Тик алардагы депозит ставкалары бик тә түбән, аннары безнең банк системасы да кеше рәтле булып чыкмады: хәзер Үзәк банк атнасына берничә банкның лицензиясен алып кына тора. Димәк, алар ышанычсыз - акчаңның януы бар.
ПФР һәр рекламасында халыкны: "Зур ак эш хакы алыгыз - киләчәктә яхшы пенсиягә ия булырсыз", - дип өнди. Ләкин бу схема да капчыктагы мәчене хәтерләтә. Әйтик, кеше законлы рәвештә эшкә кереп, законлы рәвештә эш хакы алып фәлән балл җыйды, ди. Сумнарда санаганда күпме булыр соң ул? Бүген моны безгә бер кеше дә төгәл әйтә алмый, чөнки ул баллның сумнардагы бәясе 15-20 елдан күпме буласы якынча да билгеле түгел. Кеше пенсиягә чыкканчы безнең илдә әллә ниләр булып, пенсия мәсьәләсенең дә, реформаларның да, кырыкка төрләнүе бар...
Хәзер пенсия яше турында. Хәтерлисездер, В.Путинның: "Мин президент булып торганда пенсия яше күтәрелмәячәк!" - дигән сүзләре бар иде. Ләкин шуңа карамастан, бу турыда сүз адым саен калкып чыга тора. Моның яклылар, мисал итеп, безнең халыкка чит илләрдәге пенсия яшен китерә. Тамырыннан ук гадел түгел! Чөнки алардагы тормыш белән безнең эшче халык тормышын янәшә куеп та булмый. Шуңа күрә халыкның 54 проценты пенсия яшен үзгәрешсез калдыру яклы. Хәтта халыкның 26 проценты, киресенчә, ирләр өчен аны - 55, хатын-кызлар өчен 50 яшькә калдыру ягында. Ә ирләр өчен - 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп күтәрү тәкъдимгә бары тик 12 процент кына риза.
Ә хәзерге көндә хөкүмәт, казна тишеген ничек ямау турында баш ватып, пенсионерларның кесәсенә тагын ничек керергә белмичә интегә. Аена миллионлаган сум эш хаклары алучылар бездә бик күп. Ә менә шулардан салымны прогрессив шкала буенча алу турында уйлаучылар юк. Хәер, барын бар, хәтта инде бу мәсьәлә буенча Думага берничә закон проекты да кертелгән иде, тик депутатлар аны һаман кире кага. Чөнки алар үзләре дә зур эш хаклары ала бит...
Әйе, Россия тирән икътисади кризис кичерә. Аның кайчанга хәтле сузылачагын беркем дә әйтә алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: