Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: ИЛ КҮЛЕНДӘ КҮЗ ЯШЕ

Левада җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, бүген россиялеләрне бәяләрнең артуы (77%), фәкыйрьлек (49%), эшсезлекнең үсүе (43%), икътисадтагы кризис, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы хәлләрнең начарлануы (38%), коррупция (26%), социаль гаделсезлек (27%), сумның бәясе төшү (24%), мораль кризис (16%), медицина хезмәте күрсәтүнең күп төрләреннән файдалана алмау (14%) борчый. Бу саннар илдәге...

Левада җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, бүген россиялеләрне бәяләрнең артуы (77%), фәкыйрьлек (49%), эшсезлекнең үсүе (43%), икътисадтагы кризис, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы хәлләрнең начарлануы (38%), коррупция (26%), социаль гаделсезлек (27%), сумның бәясе төшү (24%), мораль кризис (16%), медицина хезмәте күрсәтүнең күп төрләреннән файдалана алмау (14%) борчый. Бу саннар илдәге тотрыксызлык, кешеләрнең иртәгәге көнгә ышанычсызлыгы, социаль гаделсезлек хөкем сөрүе турында сөйли. Байлар белән фәкыйрьләр арасындагы упкын тирәнәя бара. Ил халкының 10 процентын тәшкил иткән байларның кереме, тормыш авырлыгын үз иңнәрендә кичереп яшәүчеләрнеке белән чагыштырганда, 15 мәртәбә артык. Бу - уртача алганда, ә болай кайбер җитәкчеләрнең эш хаклары кул асларында эшләүчеләрдән берничә дистә мәртәбәгә күбрәк. Димәк, илдә зур социаль гаделсезлек хөкем сөрә. Ә БМО күрсәткече буенча, керемнәрнең аермасы 8 тапкырдан артса, бу, йомшак итеп әйткәндә, социаль тотрыксызлык, ә 10 мәртәбәдән арткан очракта, социаль шартлауга, ягъни түнтәрешкә китерерлек сәбәп була.
Байлар һәм фәкыйрьләр арасындагы аерма буенча Россия дөньяда беренче урында тора. Россиянең 100 кешесе ил байлыгының 30-35 процентына ия, 97 мең россияле - долларлы миллионерлар. Бүгенге көндә, Дәүләт Думасы депутаты Михаил Тарасенко фикеренчә, Россия минималь хезмәт хакының күләме буенча хәтта Камбоджа һәм Вьетнамнан да артта кала. Бездә ул - 81,5, Германиядә 1479 евро. Аерма хәтта чагыштырырлык та түгел! Россиядә яшәү минимумыннан ким керем алучылар саны 19,2 миллион кеше исәпләнә. Бу рәсми статистика буенча әле! Бу мәсьәлә буенча гаммәви мәгълүмат чаралары әле яңа гына яңалык җиткерде: Россия хөкүмәте 2015 елның соңгы кварталында болай да кеше көлкесе булган яшәү минимумын 221 сумга очсызландырган! Хөкүмәттә утыручылар фикеренчә, бездә бәрәңге очсызланган икән ләбаса! Әнә шул очсыз бәрәңге ашау безнең сөекле хөкүмәтебезгә ачтан үлмәс өчен билгеләнгән яшәү минимумын 221 сумга киметергә мөмкинлек биргән. Нәрсә дисең инде монда? Россия хөкүмәтенең, яшәү очсызлана төште, дигән фикеренә нәфрәт белдерәсе һәм анда утыручы дәүләт түрәләренең эчке дөньяларының байлыгына гаҗәпләнәсе һәм оперативлыкларына сокланасы гына кала. Соңгы вакытларда күзәтүебезчә, безнең хөкүмәтнең сәясәте ике тезиска нигезләнә: 1) казнаны тутырыр өчен акчаны гражданнар кесәсеннән эзләргә кирәк; 2) җитәкчелекнең теләсә нинди булдыксызлыгы җәзасыз кала.
Моңа мисалларны бик күп китерергә була. Соңгы елда илнең бюджет сферасы шактый кыскартылды. Ашамлык, көнкүреш товар, коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясе сизелерлек артты. Хәзер бик күп сөйләнелә торган ташламаларны "адреслы" нигезгә күчерү исә моңарчы алардан файдаланып килүчеләр санын яртылаш киметәчәк. Пенсияләр бары тик 4 кенә процентка индексацияләнә. Димәк, хөкүмәтебез тагын күпмедер акчаны янга калдыра булып чыга. Хәзер бит 20 мең сумнан артык пенсия алучылар субсидияләрдән мәхрүм ителә. Димәк, гади халыкның андый пенсиясе хөкүмәт түрәләренә "артык зур" булып күренә. Ә ул илдә салымның прогрессив шкаласын (аның буенча байлар аны байлыкларына бәрабәр рәвештә түләргә тиеш булыр иде) яисә артык байлыкка салым кертү турында уйлап та карамый!
Былтыр Сахалин губернаторы Хорошавинның кулга алынуын барыбыз да белә. Аның 37 ел бергә яшәгән хатыны Ирина аерылышуны сорап судка биргән һәм ул ире байлыгының яртысына дәгъва кыла. Ә бүләр байлык бар: Мәскәүдә 4 фатир (иң кыйммәтлесе 132 млн сум), 4 чит ил автомобиле (42,5 млн сумлык), Мәскәү өлкәсендә 4 җир участогы һәм шундагы элиталы бистәдә 60 миллионлык йорт. Аның барлык күчемсез милке прокуратура тарафыннан 326 млн дип бәяләнгән. Хорошавиннан тентү вакытында алынган сәгатьләр коллекциясе - 602 млн, ә хатынының бизәнү әйберләре 134 млн сумлык. Менә кайда ул акчалар! Әле бу бер кешедә генә! Ә байлык безнең бик күп түрә һәм депутатларыбызда да чутсыз! Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Виталий Южин хатыны Илона Стольеның 50 кв.м. гардеробындагы күлмәкләре генә дә 500 мең доллар тора! Әгәр артык байлыкка (роскошь) салым кертелсә, безнең хөкүмәткә һич тә гади халык кесәсен капшарга туры килмәс иде.
Ә гади россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе гаять начар һәм ул торган саен начарлана бара. Мондый шартларда яшәүче халык ил патриоты була аламы? Һич юк! Киресенчә, ярлылыкта яшәүче россиялеләр күңелен, киләчәккә өметсезлек аркасында, көннән-көн күңелсезрәк кичерешләр били бара. Кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр сүрелә, тупаслана, хәтта туганнар арасында да зур низаглар чыга, алар үтерешкә тикле барып җитә. Суицид очраклары ел саен арта, хәтта күп катлы йортлар балконнарыннан ташлану модага әйләнде. Кешеләрнең психикасы бозыла. Профессор, язучы, галим-криминалист Д.Корецкий фикеренчә, гаммәви мәгълүмат чаралары, бу фараз тормышка ашсын өчен, барлык нәрсәне дә эшли: алар аша без кемнеңдер гаиләне суеп чыгуы, кемнедер кыйнап, чәнчеп яисә атып үтерүе, балаларны көчләүләре турында ишетәбез. Күз алдында агрессивлана, илебез белән авырый барабыз.
Булган җинаятьләр буенча тиешле нәтиҗәләр ясалмый. Үзәк телевидение аша, әйтик, Мәскәүдә укучысының укытучысын, аннары килгән полицейскийны, юрист Виноградовның үз коллегаларын атып үтерүе һ.б. турында белдек. Корал - җинаятьчелекнең сәбәбе түгел, ә инструменты. Ә сәбәбе барыбызга да билгеле: ул - безнең илдә барган социаль каршылыкларда, тормышыбыз дәрәҗәсенең бик түбән булуында. Бу сәбәпләрнең тагын бер куркыныч ягы - алар кешеләрне эчүчелеккә, наркотиклар куллануга этәрә: алар тормыш авырлыгыннан шуларны кулланып онытылырга тырыша.
Россиядә җинаятьләр еш кына безнең тынычлыкны һәм саулыкны саклаучылар тарафыннан да кылына. Мәсәлән, Белгородта табиб авыруны үтерде. Ни кызганыч, ләкин мондый очраклар аз түгел. Аларның да сәбәпләре бар: бездә барлык өлкәләрдә дә кешеләрнең шәхси җаваплылыгы кимеде. Олырак яшьтәге кешеләр СССР заманында гаять зур күләмдә урлашу хакындагы "Океан" эшен хәтерлидер әле. Ул эш буенча берничә мең кеше партиядән куылды, 1500 кеше хөкем ителде, ә СССР балык хуҗалыгы министры урынбасарын аттылар. Ә хәзер Россиядә бик зур күләмдәге урлашу өчен хөкем ителеп, аннан соң амнистиягә эләккән министр тыныч кына җитәкче булып эшли бирә һәм бу нормаль хәл дип санала. Шәхси җаваплылык хәтта югары җитәкчелек арасында да булмагач, дәрәҗәсе буенча кечерәкләре турында сөйләп тә торасы юк.
Күреп торабыз, бездә, ачуым килмәгәе, атна саен диярлек гадәттән тыш хәлләр: йә самолет егылып төшә, йә шахтада газ шартлый, йә теракт. Теракт дигәннән, ул бер Дагстанда гына да елына ничә тапкыр булып тора! Шулардан соң бөтен җаваплы орган хезмәткәрләре "усиленный режим"га күчерелә, ә ул, күп булса, атна-ун көн дәвам итә, зыян күргәннәргә компенсация түләнә, траур игълан ителә һәм... барысы да элеккечә дәвам итә... Шулай итеп, җавапсызлык яши бирә, яңадан-яңа җавапсызлыклар тудыра... Җавапсызлык чорында исә бернинди патриотизмга да урын юк...
Без җәмгыятебез белән авырыйбыз. Ил җитәкчелеге моны аңларга һәм, безнең начар тормышыбыз өчен башка илләрне, санкцияләрне гаепләүдән, тышкы һәм эчке дошманнар эзләүдән туктарга, илнең тышкы сәясәтен дә, эчке сәясәтен дә үзгәртергә тиеш. Ил сәясәте кеше йөзле булырга тиеш. Дөнья илләренә дошман күзлегеннән түгел, тәҗрибә алу күзлегеннән карарга вакыт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: