Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: ГОРУРЛЫК – МИЛЛӘТЧЕЛЕК ТҮГЕЛ

Россиядә (СССРдан калган мирас) төпле милли сәясәтнең булмавы, рус халкын гына өстен санау, бу мөһим проблеманы башка халыкларны руслаштыру юлы белән генә чишәргә омтылу күп милләтләрнең бөтенләй юкка чыгуына китерде. Хәер, аны уңай хәл итү, барлык милләтләргә дә тигез карау, аларның саклануы, үсеше өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлтелгән сәясәт Россиядә...

Россиядә (СССРдан калган мирас) төпле милли сәясәтнең булмавы, рус халкын гына өстен санау, бу мөһим проблеманы башка халыкларны руслаштыру юлы белән генә чишәргә омтылу күп милләтләрнең бөтенләй юкка чыгуына китерде. Хәер, аны уңай хәл итү, барлык милләтләргә дә тигез карау, аларның саклануы, үсеше өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлтелгән сәясәт Россиядә бүгенге көндә дә юк. Моның шулай икәнен аның төрле почмакларында әледән-әле кабынып торучы низаглар ачык күрсәтә.
Бер милләт тә үзенең руслашуын, "олы туган" арасында эреп юкка чыгуын тыныч кына күзәтеп ятарга тиеш түгел. Төрле милләт халыклары тормышта, яшәешләрендә әби-бабаларыннан килгән милли телле, гореф-гадәтле, милли мәдәниятле, милли рухлы халык булып калырга тиеш.
Милләтне милләт буларак саклап калу өчен, беренче чиратта, телен саклау кирәк... Ә бездә исә моны онытып, инде аны "үстерергә" алынучылар да барлыкка килде. Нәтиҗәдә хәзер кайбер басмаларны сүзлексез аңлап та булмый. Киләчәктә үзебезнең татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле (сүз бердәнбер дәүләт теле турында бара) булмыйча торып, аның башка саклану мөмкинлеге юк - тора-бара ул барыбер рус теле тарафыннан йотылырга мөмкин. Ил белән ике президент идарә итә алмаган кебек, ил-җирдә тигез икетеллелек тә була алмый.
Милләтне саклап калу юлында милли горурлык факторы да гаять зур роль уйный. Ул милләтне оештыручы катализатор үзенчәлегенә ия. Шул ук вакытта үткәннәргә караш та, алардан тиешле сабак алу да. Ә үз тарихыбызны чын, булганча, бозмыйча аңлый алабыз икән, аның битләрендә бүгенге һәм киләчәк буыннарыбыз да горурлана алырдай вакыйгаларны да, аерым шәхесләребезне дә табарбыз, татарның җанын, асылын аңларбыз, әби-бабаларыбызның тавышларын ишеткәндәй булырбыз, аларның гүзәл милли киемнәренә, матур гореф-гадәтләренә сокланырбыз.
"Татарлар... Белегез, бу - горур исем!" - дигән ХХ йөз тарихчысы Лев Гумилёв. Ә ХIХ йөздә Казанда яшәгән профессор, мәшһүр табиб Карл Фукс 1844 елда басылган "Казанские татары в статическом и этнографическом отношениях" дигән хезмәтендә "Казан татарлары... үзләренең килеп чыгышлары, әхлакый сыйфатлары, диннәре, тормыш-көнкүрешләре белән горурлана - бу аларның башкалардан аерылып торган табигате... Татарлар - горур, шөһрәт яратучы, кунакчыл, акча яраталар, пакь һәм пөхтәләр, хәлләренә карап укымышлылар, юк-барга ышанмыйлар, мактанучан, сәүдә өчен туганнар, үзара дуслар, юмакай сыйфатлылар, һәр җирдә теләп һәм канәгатьләнеп хезмәт итәләр... Татарлар бик пөхтә яши... Укый-яза белмәгән татарны үзенең якташлары ук яратмый, һәм ул, граждан буларак, башкалар тарафыннан ихтирам ителми", - дип язган.
Милләтебезнең горурлыгы булырдай күренеш, вакыйгаларны ерак тарихтан да табарга була. Явыз Иванның Казанны яулау тарихын гына алыйк. Бу басып алу русларга бик кыйммәткә төшкән ләбаса, чөнки татар халкы шәһәрне саклау өчен гомерен дә кызганмаган. Кол Шәриф кебек геройлары күп булган аның. Инде җиңелгәч тә, рус гаскәрләренә каршы көрәш еллар буе барган.
Көрәш, дигәннән, татар халкы Бөек Ватан сугышында да сынатмаган. Г.Жуков, В.Чуйков, Р.Малиновский, Е. Говоров һ.б. маршаллар үзләренең мемуарларында татар солдатларының арысландай сугышуларын билгеләп үтәргә мәҗбүр булган. Ә Рейхстагка җиңү байрагын да беренче булып безнең милләт кешесе Гази Заһитов элгән бит! Кызганыч, бу тарихи хакыйкатьне шушы көнгә тикле таныйсылары гына килми...
Ә татар генераллары һәм адмираллары? Армия генералы, академик Мәхмүт Гәрәев, генерал-полковниклар Рәсим Акчурин һәм Идрис Әюпов­ларны искә алу да җитә. Бу бит рус шовинистлары башка милләт халыклары үсеше өчен колач җәеп тормаган вакытта! Димәк, алар шушы югары хәрби дәрәҗәләргә интеллектуаль югарылыклары, тырышлыклары аркасында ирешкән. Безнең милләт - сәләтле милләт!
Горурланырлык шәхесләребез башка өлкәләрдә дә бихисап. Үлемсез "Кыйссаи Йосыф" поэмасын язган Кол Гали. Иҗаты белән төрки дөнья халыкларына билгеле Габдулла Тукаебыз. Заманында классик әсәрләр тудырган Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Камал, К.Тинчурин. Халык язучылары Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиевләр...
Кыйммәтле йөзек кашларыдай күрерлек, гомерләрен үз халкына хезмәткә багышлаган, чын мәгънәсендә "Олуг шәхесләребез!" дип авыз тутырып әйтерлек исемнәр сәнгать өлкәсендә дә бик күп. С.Габәши, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов, А.Ключарев, С.Садыйкова һ.б. - горурлыгыбыз гына түгел, халкыбызның җыр, моң, сагышларын түкми-чәчми саклап килүдә, димәк, милләт буларак коткарып калуда, бәяләп бетергесез хезмәт куйган кешеләр.
Янә татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев. Күркәм эшләре белән халык хөрмәтен казанган Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков, Фоат Халитов, Хәким һәм Марсель Сәлимҗановлар, Рәшидә Җиһаншина, Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина кебек шәхесләребез? Бәрхеттәй йомшак, киң кырлар киңлегедәй иркен тавышлы Рәшит Ваһапов. Ул халыкның үзеннән чыкты, аның моңнары татарның күбесенә үзен татар итеп тоярга, шуның белән горурланырга җирлек тудырды. Тудырды. Тудырачак! Ә халык җырчысы Габдулла Рәхимкулов? Онытылмас шәхес - моңлы тавышы белән йөрәкләрне айкар көчкә ия булган гаҗәеп җырчы иде. Дәвам итсәк, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Флера Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов...
Горурланырлык шәхесләребез арасында Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов кебек бөтен дөньяга танылганнары да бар. Атаклы хирург Ринат Акчурин да - безнең зур горурлык.
Мондый күренекле шәхесләр татар халкына милләт буларак сакланып калырга, бер-беребезнең терсәген тоярга, бердәмләшү юлына басарга, горурлык, ватанпәрвәрлек хисен үстерергә ярдәм итә. Аларның кыйммәте дә шунда.
Билгеле, милләт белән коры горурлану гына аны саклап калуга китерми әле. Бу һәр аңлы милләт кешесеннән кулыннан килгән хәтле җавап адымнар, шушы юлга юнәлтелгән гамәлләр дә сорый. Аның өчен һәрвакыт ТАТАР булып кала белергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: