Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: ЧИСТАЛЫК – СЕБЕРГӘН ҖИРДӘ ТҮГЕЛ...

Башкалабыз урамнарында инде ничә еллар буе бер үк манзараны күзәтәбез: кулына полиэтилен капчык тоткан кешеләр юл кырыйларындагы чүп-чарны җыеп йөри. Бу шәһәр хуҗалары кушуы буенча эшләнә, янәсе, шуның ярдәмендә урамнарыбыз чисталыгы тәэмин ителә. Сүз дә юк, чисталык - кирәкле нәрсә. Ләкин аны юл буйларындагы чүп-чарны җыеп кына саклап булмый, чөнки,...

Башкалабыз урамнарында инде ничә еллар буе бер үк манзараны күзәтәбез: кулына полиэтилен капчык тоткан кешеләр юл кырыйларындагы чүп-чарны җыеп йөри. Бу шәһәр хуҗалары кушуы буенча эшләнә, янәсе, шуның ярдәмендә урамнарыбыз чисталыгы тәэмин ителә. Сүз дә юк, чисталык - кирәкле нәрсә. Ләкин аны юл буйларындагы чүп-чарны җыеп кына саклап булмый, чөнки, халык әйтмешли, чисталык себергән җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә генә була. Ә без нигәдер, беркайда да чүпләргә ярамый, дигән гап-гади аксиоманы күңелебезгә сеңдерә алмыйбыз. Чисталыкны яратабыз, хәтта чит илләрдә булганда, алардагы чисталыкны күреп: "Урамнарында тәмәке төпчеге түгел, ялгыш төшкән шырпы да күрмәссең!" - дип сокланабыз, ә аның чүпләгән җирдә була алмавын аңламыйбыз да, аңларга да теләмибез. Шәһәрдә йөргәндә һәркемнең игътибар иткәне бардыр: ялтырап торган машиналарда йөрүчеләр тәмәке төпчеген, сигарет кабын, кирәкмәс вак-төяк кәгазен тәрәзәдән генә ыргыта. Тукталышларда тәмәке тартып торучылар, транспорт килүгә, төпчекләрен, янындагы чүп савытына түгел, асфальтка ташлый. Бездә бу - гадәти күренеш, һәм ул тәмәкечеләргә генә кагылмый. Юл читләрендә адым саен су, сыра, аракы шешәләре, пакетлар аунап ята. Алар күктән төшми - без ташлыйбыз. Ләкин бу хәл беркемне дә борчымый, чөнки без мондый юньсезлеккә шулкадәр күнектек, инде ул безнең миебезгә "шулай кирәк", "шулай булырга тиеш" дәрәҗәсендә үк сеңгән.

Безне чисталыклары белән сокландыра торган чит ил кешеләренә, әйләнә-тирәне пычратырга ярамый, дигән фикер, кагыйдә кече яшьтән үк сеңдерелә, шуны тормышка ашыру өчен дәүләт тарафыннан тиешле шартлар тудырыла: адым саен чүп савытлары тора. Җитмәсә, алар тимер-томыр, пластик шешәләр һәм пыяла әйберләр өчен аерым-аерым! Дөрес, соңгы вакытта андый аерым контейнерлар шәһәребезнең кайбер урыннарында да күренә башлады бугай. Бирсен Ходай! Бәлки, тора-бара, безнең акылыбыз да чүпне шундый контейнерларга аерып салырлык дәрәҗәгә җитәр әле.

Ә хәзергә без бөтен ил белән чын мәгънәсендә чүплек арасында яшибез. Тирә-юнебез отыры чүплек оясына әйләнә бара. Югыйсә, бу - дәүләт дәрәҗәсендә җайга салынырга, ныклы күзәтү астында тотылырга тиешле зур һәм бик мөһим проблема. Тик ул турыда ныклап уйлаучы да, борчылучы да, таләп итүче дә, сораучы да юк! Халык чүп-чарны теләсә кая ташлый тора, ә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы барлыкка килгән яңадан-яңа чүплекләрне ача тора, махсус кешеләр урам тротуарларында, юл буйларында машина тәрәзәләреннән атып калдырган чүпләрне җыеп йөри, кайчак телевизордан мәктәп балаларының су буйларында чүп җыйганнарын да күрсәтеп алгалыйлар - янәсе, чистарабыз... Юк, чистармыйбыз, торган саен юньсезләнә генә барабыз. Чүпкә каршы болай гына көрәшүдән бернинди файда юк.

Ә бит табигать безнең тарафтан үзенә каршы оештырылган мондый вәхшилекне кичерә алмый, ул безнең шапшаклыкны үзебезгә үк "кайтарып" бирә. Моны һәр адымда күреп торабыз. Инде барыбыз да белә торгандыр, хәзерге вакытта Казан халкы Иделнең 4 нче категорияле, ягъни пычрак суын эчә. Димәк, "Тирән бит ул, киң бит ул", дип җырларда җырланган Идел тикле Иделебезне дә пычрак хәлгә китергәнбез дигән сүз. Бу турыда уйланмыйбыз гына, баксаң, коточкыч хәл бу! Тора-бара аның (хәер, аның гына түгел, барлык сулыкларыбызның да!) хәлен фаразлавы да куркыныч.

Казан шәһәренең Совет районына кергән Әки бистәсендәге чишмә турында белмәгән кеше юктыр. Анда суга машиналар белән Казаннан да киләләр. Бигрәк тә ял көннәрендә биредә гаять күп машина җыела. Бер караганда, кеше дигәнең мондый саф, чиста су чыганагын изге урын дип кабул итәргә тиеш кебек. Ләкин, ни кызганыч, алай түгел шул: күп кенә машина хуҗалары чишмә янына килеп туктауга, үз машиналарын тәртипкә китерә башлый: кирәкмәс пластик савыт-шешәләрен, чүп-чарларын җиргә алып ата, машина идәннәрен себерә, резин келәмнәрен алып селки, юа, әйтерсең, монда алар суга түгел, ә кирәкмәгән чүпләреннән арынырга килә! Хәтта кайчак өйләреннән алып чыккан чүп-чарларын да пакеты белән шунда калдырып китүчеләр бар! Күрәсең, берәр җирдә чүплеккә ташларга оныталар да, монда исләренә төшә. Югыйсә, ул чүп-чарларын юл уңаенда берәр чүплеккә дә ташлый алырлар иде - Дәрвишләр бистәсеннән килешли ике җирдә чүп контейнерлары тора. Юк, алай кешечә була дип саныйлар, күрәсең. Ичмаса, хакимият, безнең халыкның психологиясен аңлап, шунда бер чүп савыты да китереп куймый. Нәтиҗәдә чишмә буе инде чүп-чар урынына әйләнеп бетте. Хәер, чишмә яны гына түгел, чөнки шактый мәйданны биләгән бу бистәдә чүп контейнерлары ике генә урында! Шуңа күрә монда чүп-чар - адым саен!..

Эш шунда: Әкинең тирә-ягында, шул исәптән чишмә өстендәге җирләрдә, берничә бакча ширкәте урнашкан. Бакчачылар ул өслекне коточкыч чүп-чар базына әйләндергән. Йа Хода, нәрсәләр генә юк анда! Барлык кирәкмәс иске-москы да, чүпләр дә шунда. Әкидә узган гасырда таш чыгарганнар. Хәзер ул шахталар, урыны-урыны белән җимерелеп, тирән-тирән чокырлар хасил булган. Әнә шулар да, гомумән, чишмә өстендәге һәр карыш җир чүп-чар белән тулы. Андагы матур табигать кешеләрне, күбесенчә яшьләрне үзенә тарта, алар шунда табигать белән "хозурлана". Ә безнең халыкның табигатьне ничек "яратуы", аның белән ничек "хозурлануы" хакында сөйләп тору да артык. Табигать кочагында ял иткән кешеләр артыннан нәрсәләр аунап калганын барыбыз да белә...

Гомумән, бакча ширкәтләре турында аерым әйтеп үтәсе килә. Аларны оештырганда, аларга җир бүлеп биргәндә киләчәктә бакчачыларның чүп-чарларын кая кую мәсьәләсе күтәрелмәде, бу турыда ширкәтләргә катгый таләпләр куелмады, шуңа күрә бу мөһим мәсьәлә тиешле, цивиль чишелеш тә тапмады. Хәзерге көндә барлык бакча ширкәтләре тирәсендәге җирләр, урманнар, куаклыклар, елга-чокырлар чүплекләргә әйләнеп бетте, чөнки үз бакчасында тәртип булуын "яраткан" һәр бакчачы чүбен юл уңаенда теләсә кая ташлап калдыра килде, ташлап калдыруын дәвам итә. Теләсә кайсы бакча ширкәте янына барып кара, аның тирә-юне чүплеккә әйләнгән.

Белүебезчә, бернәрсә юкка да чыкмый, юктан бар да булмый, бары тик бер формадан икенче формага гына күчә. Димәк, ничәмә-ничә еллар буе җыелган чүп-чар, череп-таркалып, яңгыр белән җир астына, аннан чишмәләргә, сулыкларга төшеп, пычрата башлый. Аларны мондый хәлгә җиткермәскә иде дә, тик бездә контроль дигән нәрсә, чүпкә каршы чын көрәш юк.

Моннан берничә ай элек кенә Дәрвишләр бистәсе янындагы урманга сыек битум калдыкларын түгүдән зур күл хасил булуы турында телевидение шау-шу күтәргән иде. Ул пычрак җирне кайта-кайта күрсәттеләр: коточкыч күренеш иде ул. Бу хәлгә барысы да, шул исәптән әлеге башбаштаклыкны беренче булып күрергә тиешле экологлар да, шаккатты. Әйтерсең шул битум калдыкларын бер көндә генә ташыганнар да, моны беркем дә күрми калган. Ә аны ничәмә айлар буе ташып түккәннәр! Тик - кабинетларда утыру бәласе - битумны кайчан ташлый башлаганнарын да, моның кайсы оешма эше икәнен дә белүче булмады.

Дөресе шул: без табигатьне хөрмәт итмибез, һәр нәрсәдә билгеле бер тәртип булырга тиешлегенә төшенә дә алмыйбыз, төшенергә дә теләмибез, шулай итеп, аңлы рәвештә үзебез утырган ботакны чабабыз. Табигать безне ничек кенә кисәтми! Юк, ишетмибез дә, ишетергә дә теләмибез.

Кыскасы, Ходай безне башка илләр тормышына кызыгып яшәр өчен яраткан, ахрысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: