Мәдәни җомга

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ: ТӨРКИЛӘР ӘДӘБИЯТЕ – УРТАК БАЙЛЫГЫБЫЗ

Хәзерге төрки халыклар һәм аларның әби-бабалары инде менә мең еллар, күп гасырлар дәвамында Ауразиянең Ерак Көнчыгыштан алып Балкангача, төньяк диңгезләрдән алып Урта диңгезгәчә сузылган гаять зур мәйданда гомер кичерә. Себер, Алтай, Үзәк һәм Кече Азия, Кавказ, Идел-Урал, Кырым... - болар бар да төркиләрнең яшәеше, язмышы белән табигый бәйләнешле җирләр. Аларны...

Хәзерге төрки халыклар һәм аларның әби-бабалары инде менә мең еллар, күп гасырлар дәвамында Ауразиянең Ерак Көнчыгыштан алып Балкангача, төньяк диңгезләрдән алып Урта диңгезгәчә сузылган гаять зур мәйданда гомер кичерә. Себер, Алтай, Үзәк һәм Кече Азия, Кавказ, Идел-Урал, Кырым... - болар бар да төркиләрнең яшәеше, язмышы белән табигый бәйләнешле җирләр. Аларны барлыкка китерүдә төрле этник элементлар, төркемнәр катнашкан. Күпчелек галимнәр фикеренчә, борынгы скиф, сармат, һун, татар һәм кайбер башка кавемнәр төркиләрнең этногенезы белән тыгыз бәйләнгән. Безнең борынгы бабаларыбыз төрле империя-мәмләкәтләр (Төрки, Уйгыр, Хәзәр каганлыклары, Караханый, Сәлҗүк, Кимәк, Болгар, Кыпчак... дәүләтләре, Чыңгыз улуслары, Госманлы империясе...) төзегән. Төрки кавемнәре, дәүләтләре арасында үзара багланышлар, керешүләр, хезмәттәшлек булып торган. Күчмәлекнең өстенлек итүе аларның үзара бәйләнешләрен, этник һәм рухи якынаюларын тагын да ныграк тәэмин иткән.

Кайбер башка халыклар кебек үк, төркиләр дә дөнья сүз сәнгатендә лаеклы урын алырлык бай фольклор һәм язма әдәбият тудырган. Бу рухи хәзинә авторларның һәм әсәрләрнең күплеге, идея-тематик байлыгы, жанрлар һәм әдәби формаларның төрлелеге, сәнгати яктан югары торуы белән сыйфатлана. Төрки сүз сәнгате аның үзен тудырган халыкның рухи ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнештә үсә, төрки дөньяның чагыштырмача берлеген, бөтенлеген саклауга хезмәт итә. Ул үзенең эчке казанышларыннан, «ресурс»ларыннан тыш, башка халыкларның да рухи-интеллектуаль байлыкларын, тәҗрибәләрен дә иҗади файдаланып үсә. Төрки сүз сәнгатенең тәүге дәверләрендә аңа Кытай, Һиндстан, Иран мәдәниятләренең сизелерлек йогынтысы була.

Мәгълүм ки, дин борынгы һәм Урта гасыр рухи тормышында, шул исәптән әдәбиятендә гаять зур роль уйный. Тәңречелек, мәҗүсилек, буддизм, зороастризм (зәрдәшт), манихей һәм кайбер башка диннәр кадими чор төрки ядкәрләрендә билгеле бер эз калдырган. Әмма төрки рухи мирасының иң зур өлеше VII-VIII гасырларда ук Ауразия дөньясында тарала башлаган ислам рухы белән сугарылган. Мөселман диненең төркиләр арасында киң таралышы аның гарәп-ислам мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә торуы белән дә аңлатыла. Мәгълүм булганча, Урта гасырларда гарәп-мөселман культурасы, фәне, әдәбияте гаять зур үсеш ала, дөнья цивилизациясенең мөһим бер үзәгенә әверелә. Дини уртаклык, Коръән телен белү төркиләргә гарәп-фарсы рухи байлыкларын кабул итү, үзләштерү мөмкинлеге бирә. Телебездә күпләгән гарәп-фарсы алынмаларының булуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Гәрчә борынгы әби-бабаларыбыз вакыты белән туран (һун), рун, уйгыр, кытай, латин һәм кайбер башка язуларны кулланса да, күпчелек төркиләр өчен гарәп графикасы мең ел буена төп алфавит булып хезмәт итә. Антик Греция, Рим рухи казанышларының да шактые төркиләргә гарәп-фарсылар аркылы килеп керә. Шунысын да искә төшерик: соңгы дәверләрдә гаять зур үсеш алган Аурупа мәдәнияте, фәне дә үзенең алгарышында шактый дәрәҗәдә Урта гасыр гарәп-фарсы цивилизациясенә бурычлы. Төркиләр тиз арада үзләре дә мөселман дөньясының тулы хокуклы вәкилләренә әйләнә, аның интеллектуаль-рухи үсешенә зур өлеш кертә.

Төрки сүз сәнгатенең нигезен борынгы әби-бабаларыбызның дөньяга карашын, фәлсәфәсен, әхлагын, идеалларын, тормыш тәҗрибәсен чагылдырган мифология һәм фольклор тәшкил итә. Аларның шактый өлеше соңрак аерым әсәрләр буларак оеша, туплана. Болар арасында «Угызнамә», «Коркыт Ата китабы», «Алпамыш», «Манас» һәм башка күренекле ядкәрләр бар. Куаныч ки, борынгы төрки фольклорның аерым үрнәкләре «Диване лөгатет-төрк»(1072-1074), «Кодекс куманикус»(1303) кебек махсус җыентыкларда да теркәлеп калган.

Сүз сәнгатенең авыз, телдән кулланыла торган һәм язма төрләре күп гасырлар буе үзара керешеп, «кан алышып» яши. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастанында (1212-1233), Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» китабында (1310) күп төрле фольклор-мифологик материаллар, детальләр файдаланылган. Үз чиратында бу төр әсәрләр тәэсирендә халык төрле җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр тудырган. Фольклор һәм язма әдәбият хезмәттәшлеге соңгы дәверләрдә дә дәвам итә. Чорыбызның бөек әдибе Чыңгыз Айтматов үзенең роман-бәяннарында төрле мифларны һәм легенда-риваятьләрне, аеруча «Манас»ны иҗади файдаланды, үзе дә билгеле бер дәрәҗәдә мифлар тудырды.

Әдәбият - үзенең табигате һәм вазифа-бурычлары белән яшәешнең төрле өлкәләрен, рухи дөньяны кеше призмасы аркылы гәүдәләндерүче, барысын да иңләүче күренеш. Аңа, гомумән, синкретизм хас. Бу сыйфат аеруча сүз сәнгате үсешенең тәүге баскычларында ачык күренә. Мәсәлән, төрки телдәге, VI-VIII гасырларга мөнәсәбәтле рун истәлекләре әдәби, тарихи, сәяси, дини, әхлакый башлангычларның синтезын, кушымтасын хәтерләтә. Аларның эстетик вазифалары әле төп урынны биләми, ярдәмчел хәлдә. Шушы ук тенденция теге яки бу дәрәҗәдә Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәрендә дә (1069) күзәтелә. Бу атаклы ядкәр, әдәби-эстетик бурычларны үтәүдән тыш, тормыш дәреслеге, танып белү чыганагы вазифасын да башкара. «Котадгу белек»нең йогынтысы, традицияләре Әхмәд Йүгнәкинең «Һибәтел-хәкаик» поэмасыннан (XII гасыр) алып, соңгы дәвер авторларына кадәр күзәтелә.

Мең елдан артык тарихы булган төрки әдәбиятендә гаять күпсанлы әдипләр иҗат иткән, исәпсез-хисапсыз әсәрләр язылган. Аларны санап чыгу гына да берничә томны тәшкил итәр иде. Әмма бу авторлар арасында үз чорында да, аннан соң да сүз сәнгате тарихында мөһим роль уйнаган әдипләр бар. Әхмәд Ясәви (1166 елда вафат була) һәм Кол Гали (1183 - XIII гасырның 30 нчы еллары), Юныс Әмрә (1250-1320) һәм Сәйф Сараи (1321-1396), Әхмәди (1329-1413) һәм Нәсими (1417 елда вафат була), Нәваи (1441-1501) һәм Мәхтүмколый (XVIII йөз), Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) һәм Мирза Фатали Ахундов (1812-1878), Акмулла (1831-1895) һәм Абай (1845-1904), Әхмәд Мидхәд (1844-1913) һәм Ризаэтдин Фәхретдин (1858-1936), Габдулла Тукай (1886-1913) һәм Константин Иванов (1890-1915) һ. б.

Үзенең тарихи яшәешендә һәм үсешендә төрки сүз сәнгате төрле баскычларны уза, аеруча нәтиҗәле чорларны кичерә. Иң беренче чиратта, ул - караханыйлар чоры, Урта гасырның тәүге дәвере. Алга таба - - XIV йөз - Алтын Урда әдәбияте. XV гасырда - - XVI йөзнең беренче яртысында төрки сүз сәнгате Урта һәм Кече Азиядә зур үсеш ала. Алга таба төрки әдәбиятендә үсеш темплары бик акрыная, олуг әдипләр, мәшһүр ядкәрләр дә азая. Хәлләр аеруча төрки-татар дөньясында мөшкелләнә. Коточкыч колониаль сәясәт халыкның рухын суыра, иҗади дәртен зәгыйфьләндерә.

XIX йөз - төрки сүз сәнгатенең янә бер күтәрелеш, яңарыш дәвере, Мәгърифәтчелек чоры. Аеруча җитди үзгәреш-яңарышлар Госманлы мәмләкәтендә була. Тәнзимат исеме белән тарихка кереп калган бу чорда (ул 1839 елдан башлана) Франция үрнәгендә Төркия тормышында аерым реформалар уздырыла. Аурупа авторларының күп кенә әсәрләре госманлы теленә күчерелә, еш кына адаптацияләнә, алар үрнәгендә роман-бәяннар, драмалар иҗат ителә. Үз чиратында бу төр ядкәрләр Идел-йортка, Кырымга, Кавказга һәм кайбер башка төрки төбәкләргә үтеп керә. XIX гасыр азакларыннан төрки сүз сәнгатенә урыс әдәбиятенең тәэсире көчәя. XIX йөз - төрки басма китабының киң таралыш алган чоры, көндәлек матбугат, театр туу, күпләгән уку йортларының ачылу һәм эшләү еллары да.

Соңгы гасырда төрки әдәбияте аеруча зур үсешкә иреште. Гаяз Исхакый (1878-1954), Мәҗит Гафури (1880-1934), Магҗан Җумабаев (1895-1938), Чулпан (1897-1938), Мохтар Ауэзов (1897-1961), Муса Җәлил (1906-1944), Назыйм Хикмәт (1907-1931), Чыңгыз Айтматов (1928-2008) һәм башка бик күп әдипләрнең исемнәре һәм әсәрләре дөньяның миллионлаган укучыларына яхшы таныш. Төрек язучысы Орхан Памукка 2006 елда Нобель премиясе бирелү шулай ук хәзерге төрки сүз сәнгатенең югары үсешкә ирешүен янә бер мәртәбә раслый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: