Мәдәни җомга

Харис хәзрәт САЛИХҖАН: ИСЛАМ ВӘ МОҢ ҺӘМ СЫН СӘНГАТЕ

Бүгенге көнгә кадәр Исламның моңга, сынга, көйгә, рәсемгә карата мөнәсәбәте аерым кешеләр арасында кискен бәхәсләр тудыра. Ислам моң, сын, рәсем сәнгатенә каршы булган, дигән фикерләр мөэминнәрдә генә түгел, Ислам диненә итагатьтә торганнар арасында да киң таралган. Чыннан да, Ислам тәгълиматының музыка сәнгатенә, рәсем-сурәткә мөнәсәбәте ничек? Ошбу сорауга җавап эзләп, исбат...

Бүгенге көнгә кадәр Исламның моңга, сынга, көйгә, рәсемгә карата мөнәсәбәте аерым кешеләр арасында кискен бәхәсләр тудыра. Ислам моң, сын, рәсем сәнгатенә каршы булган, дигән фикерләр мөэминнәрдә генә түгел, Ислам диненә итагатьтә торганнар арасында да киң таралган. Чыннан да, Ислам тәгълиматының музыка сәнгатенә, рәсем-сурәткә мөнәсәбәте ничек?

Ошбу сорауга җавап эзләп, исбат ителмәгән, вәләкин халык арасында таралган кайбер фикер-карашларны искә төшерик. Ни кызганыч, аерым мулла-бабайлар, мәчет тирәсендә тәпиләгән бәгъзе абыстайлар әле һаман болай ди:

- Ислам бернинди дә көйгә, сынга, музыка, рәсемгә түзеп торырга тиеш түгел;

- Музыкантлар, җырчылар, рәссамнар, шагыйрьләр борын заманнарда ук адәмнәрне аздырган;

- Ошбу имансызлар белән Ислам дине һәрвакыт аяусыз көрәш алып барган;

- Шуның өчен дөньяви мәдәниятне кире кагу, фәкать ислами мәдәниятне генә үстерү дөрес гамәл.

Мондый миф, шик-шөбһәләр гафиллектән уяна алмаган бәндәләрнең генә түгел, зыялыларыбызның да "баш авыртуы"на әйләнеп бара. "Әһле Исламның башына нинди генә катлаулы сорау төшсә дә, ул аны вакыт вә киңлектә мизан кылыр (үлчәр), хаклыкка омтылыр", - дигән Пәйгамбәребез.

Шуңа күрә без дә шулай вакыт вә киңлек тарихында эзләник. Дәверләр аша гарәп милләтеннән булган мөселман өммәтенә мирас булып килгән, Иншад исемен йөрткән моң үзенең мәгънәви яңгырашында барыбызны да сокландыра. Иншад белән бергә бәдәвиләрнең Хида дип аталган дөньяви көйләрен мөселманнарның җырлаганы да безгә тарихтан мәгълүм. Вәләкин, Исламның үсүенә, гасырлар дәвамында ныгуына мөбарәк 610 милади елдан, Рамазан шәрифенең Кадер кичәсеннән башлап, Раббымызның олуг Коръән-Кәрим нигъмәтенең 23 ел буена тәҗвид гыйлеме белән иңдерелгән моңы-аһәңе сәбәп булды. Тәҗвид - ул көйләп Коръән уку гыйлеме генә түгел, ул - иксез-чиксез аң белән сугарылган аять-кәлимәләрнең гармониясе. Шул сәбәпле, дөньяви моңнардан аермалы буларак, тәҗвид аһәңе Ислам дөньясы тәгълиматында үзенә генә хас статуска ия. Бу хосуста Даруль Исламның танылган галиме Җәләл әл Хәнәфи: "Тәҗвид гыйлемен белү, өйрәнү Коръән хафизлар, Коръән карыйларга гына түгел, һәрбарча музыкантларга, композиторларга, җырчыларга, актерларга, сүз осталарына кирәк вә савап гамәл булыр иде", - дип билгели.

Якын Көнчыгышның Өммегөлсем, газиз Татарстаныбызның Зөһрә Сәхәбиева кебек киң танылган эстрада йолдызлары тәҗвид аһәңе белән сугарылган җырлары илә мөселманнар арасында олуг ихтирам казанды. Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров моңнарына кемнәр генә сокланмый икән! Соклануының сәбәбе: аларның моңнарын тыңлаган инсан гафиллектән уяна да, күңеле үзенә генә хас хикмәтле мәгънәви уй белән сугарыла. Бәндә изгелек хисе белән һидаяткә омтыла. Җыр вә моңның хәрамлегенә Аллаһу Хак Сүбхәнәһү вә Тәгаләдән бер генә булса да дәлил бармы? Юк, елап эзләсәк тә, Коръән-Кәримдә вә мөбарәк хәдистә моңга, җырга, көйгә, рәсемгә каршы шәргый дәлил таба алмыйбыз. Чөнки Аллаһу Раббымыз хозурында моң хәрам түгел. Җыр, уен кораллары тавышларын тыңлау кайгыны киметә, җанга сабырлык бирә, рәхим, шәфкать, миһербанлык, тәкъдир тойгыларын куәтли. Шул сәбәпле, бүгенге җәдид имамнарыбыз вә әһле Ислам табибләребез рухи хасталыкка дучар булган адәмгә моң белән дәва кылуны киңәш итә.

Галәмнәр хуҗасы Аллаһу Раббымызның олуг нигъмәте Коръән-Кәрим моңы-аһәңендә нинди хикмәт - җан-тәнгә могҗиза булып шифа иңгәнлегенә һәм шул шифа илән күңелгә канәгатьләнү, тынычлык килгәнлегенә һәрбарча әһле Ислам гаҗәпкә кала.

Адәмнәрдән моң нигъмәте китсә, бу бушлыкка азгынлык киләчәге бүгенге көн дәлилендә күренә тора. Төнге клубларда, стриптиз дип аталган урыннарда марҗалар белән бергә татар кызларының өс киемнәрен ташлап, гаурәт ачып, салмыш хәлдә азышып җырлап сикерешүләре; Рамазан шәриф аена да карамастан, оештырылган матурлык ярышларында ирләрне әсәрләндергән шәрә кызларның акыру-бакырулары... Җитәр, юктыр мәгънә көфер гамәлләрне санап торудан.

Әгәр моң, җыр, бию фасыйклыкка, исерткеч эчүгә, комарлы уеннарга, оятсызлыкка, әдәпсезлеккә, миһербансызлыкка, секска әсәрләнүгә, гаурәтне ачуга, алдау-йолдау, дошманлык, рәнҗетү, кимсетү кебек гамәлләргә сәбәп булса - хәрам, Ислам диненә иң зур хыянәт икәнлеге һәрбарчабызга да көн кебек ачык.

Ошбу фикерләрне бер кысага салып, бер җөмлә белән әйтсәк, дин Исламда адәмне:

- Тәүфыйк, һидаяткә өндәгән моң - хәләл!

- Бозыклыкка өстерәгән акырышу-бакырышу - хәрам!

* * *
Исламның моң, җырга карашы ак белән кара кебек ачык вә катгый булса, ни кызганыч, рәсем вә сын сәнгатенә бәндәләрнең мөнәсәбәте бик тә бәхәсле. Бу көнгә кадәр Казан зыялылары вә аларга бу мәсьәләдә каршы чыккан кайбер муллалар арасында тартыш дәвам итә. Бу җәһәттән газиз Тукайның «Шиһаб хәзрәт» исемен йөрткән кәлимәсе искә төшә:

- Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, - дип,
Җиһил мулла әмер бойрып торган чакта, -
Чыкты ахыр бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Менә шушы гыйрфан (аң-белем) утын күрсәтергә күтәрелгән Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең һәйкәленә аның сынын куюга каршы күтәрелде дә инде бүген бәгъзе муллалар. Әүвәл Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте олуг галимнең сынын һәйкәл итүгә каршы махсус карар чыгарды. Соңра Согыд Гарәбстанында укып яткан шәкертләрнең бер төркеме Шиһаб Мәрҗанинең сынын кую Ислам диненә ни дәрәҗәдә афәт икәнлеге турында "Иман" гәзите аша мөрәҗәгать белән чыкты. Казандагы муллаларның бер кавеме белән бергә Согыдтагы шәкертләре үз фикерләренә "дәлил итеп" галәмнәр хуҗасы Аллаһу Хак Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең олуг нигъмәте Коръән-Кәрим аяти кәлимәләрен китерә. Чөнки Раббымыз дәлиленнән дә Хак дәлил, Җир йөзендә генә түгел, галәм вә галәмнәрдә дә юктыр.

Бис-милләәһир-рахмәнир-рәхим.

Менә аның тәфсире: «Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга табыну, гыйбадәт кылу эшләре, шулай ук ырымлану, багучылык - болар барысы да шайтан гамәлләре. Бу гамәлләрдән качыгыз. Сакланыгыз, шаять һәлакәттән котылырсыз», - диде Раббымыз.

Бу җөмләдән Аллаһу Раббүл гыйззә «Әнгам» сүрәсенең мөбарәк 74 нче аяти кәлимәсе белән: «Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: «Сыннарга Иләһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен», - ди.

Шулай, ошбу мөбарәк аяти кәлимәләр белән Җәнабел Сүбхәнәһү вә Тәгалә сыннарга табынуны, вә аларга гыйбадәттә булуны хәрам кылды. Сыннарга табынуның шайтан-иблис гамәле икәнлеген мөэминнәргә белдерде. Алай булгач, бәхәс юк - сыннарга гыйбадәт итү, табыну хәрам!

Ә табыну үзе бездә бармы? Вакыт вә киңлектән караганда, кайда, кайчан, кайсы әһле Исламның вә дин Исламга итагатьтә торган бәндәнең шәһри Казаныбыздагы Габдулла Тукай, Муса Җәлил сыннары куелган һәйкәлләргә килеп табынганын, гыйбадәт кылганын күргәне-белгәне, ишеткәне бармы? Табарбызмы бер генә дә булса кемсә инсанны Татарстанда, Русиядә сыннарга намаз укып, сәҗдәгә китеп, баш игәнен! Юк, һич тә юк!

Димәк, татар мөселманда сынга, сыннарга табыну юк! Табыну юк икән, гөнаһ юк. Гөнаһ юк икән, Шиһаб хәзрәт Мәрҗанигә сын кую да хәрам гамәл түгел. Татар дөньясының мәшһүр рәссамы, милләтебезнең Коръәнне яхшы белгән олуг галиме Бакый ага Урманче үзе исән вакытта ук инде, чын мәгънәсендә сәнгать әсәре дәрәҗәсендә Шиһаб (Мәрҗанинең үзе төшкән фоторәсеменә карап) хәзрәтнең һәйкәленә сынын эшләп калдырды. Шушы һәйкәлне булдырмас өчен бер кавемдә хасилләшкән дин әһелләре зыялыларга җан-тән иҗтиһат кылып каршы чыкты.

Вакыт ягыннан ерак тарихка борылып карасак, бәлкем, алар хаклыдыр. Ислам диненең бик тә авыр дәверләре булган бит. Мәгълүм ки, җаһилият заманында, Гарәбстан җирендә һәр мәҗүси күчмә кабиләнең үзенә генә хас алласы булып, ул алланы кяферләр кайсы агачтан юнып, кайсы таштан чокып ясаганнар. Күчеш вакытларында аллаларының сыннарын ишәк, дөяләргә төяп, чүлләрне, далаларны, ком бураннарын кичкәннәр. Никадәр кабилә булса, шул дәрәҗә бихисап күп аллаларга - таштан, агачтан ясалганнарына табынганнар. Яңа туган кыз балаларның дөньяга килүе - ошбу аллаларның каһәреннән дип, аларны тереләй җиргә күмүләр гадәти хәл булган. Кешелек дөньясының яшәеше куркыныч афәткә килгәндә, 610 миладидан башлап, Раббымызның рәхмәте илән, Пәйгамбәремез дөнья, мәхлукат, галәмнәр белән сыннар түгел, ә бөек куәт көче Аллаһу Раббымыз Бер Үзе, Бер Ялгызы идарә кылганлыгын, сыннарга табыну иблис гамәле икәнлеген өммәтенә әйтеп калдырды. Дин Исламда сыннарга гыйбадәт кылу афәт булып килү ихтималын искә алып, Раббымызның Рәсүле мөбарәк хәдисендә: «Өммәтем өчен курыккан нәрсәм Аллаһу Тәгаләгә ширек (күп аллага ышану) катуларыдыр. Кояш яки Айга вә яһүд сынымнарга гыйбадәт кылырлар димим, бәлки, Аллаһ ризалыгыннан бигрәк башка максудлар өчен гамәл кылырлар вә яшерен булган шәһвәтләргә (нәфескә) әсир булырлар дип куркам», - дигән.

Һәрбарча мөселманга Аллаһу Хак Сүбхәнәһү вә Тәгалә тарафыннан бәян ителмәгән, Аның ризалыгыннан башка максат өчен нинди генә гамәл, гыйбадәт кылынмасын, аның рия булганы билгеле. Рияның зарары нәрсәдә? Шунда - бу гамәл, гыйбадәт Ислам динендә юк! Вәләкин булмаса да, дин исеменнән эшләнә. Шуларның кайберләре - Изгеләр кабере, дип, кабергә, йә булмаса, изге зат иде, дип, һәйкәлгә, сынга сәҗдә кылу. Татарстаныбызда газиз болгар бабаларыбыз җиренә - шәһри Болгарга барып, хәрабәләргә табыну; каберлекләрдә корбан чалу, мәет күкрәгенә, җавапнамә, дигән булып, Коръән аятьләрен тутыру, «Хуҗалар тавы»нда «тәвәф» дип, кара багана тирәли әйләнеп йөрүләр, агачларга чүпрәк бәйләп калдырулар - болар барысы да рия-гөнаһ. Өммәтенең менә шушы рия гамәлләре булу ихтималыннан курыккан да инде Раббымызның хәбибе Мөхәммәд галәйһис-саләтү вәссәләм. «Кояш-айга вә сынымнарга гыйбадәт кылырлар, димим», - дигән Рәсүл әкрәм. Ул хаклы.

Бүген Урта Азия, Көнчыгыш мөселман мәмләкәтләрендә Фирдәүсигә, Олугбәккә, Әбүгалисинага, Нәваигә, Рудакигә, Айнигә, Абайга һәм башкаларга һәйкәлләр тора. Бөек әдипләр үрнәгендә бүген мөселманнар вә Ислам диненә итагатьтә торган инсаннар, гафиллектән уяна, уйга кала, гыйбрәт ала, изгелеккә омтыла.

Ә заманында шәһри Казанда, ни аяныч вә кызганыч, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат булган, мәгарифкә әүвәл башлап адым салган Шиһаб хәзрәт Мәрҗани һәйкәленә олуг галимнең сынын куюга «күсәк күтәреп» каршы чыктылар. Моңа юл куелмас, дип өметләник.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: