Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Халисә УРАЗОВА: МӘДӘНИЯТНЕ ӘДӘПЛЕ ТАМАШАЧЫ ДА ҮСТЕРЕШӘ

Мәдәният елында республикабызда киң масштаблы мәдәни чаралар еш үткәрелеп тора. Дөрес, аларга элек тә сусап тормый идек, ә быел әлеге чараларга аеруча игътибар бирелә. Авылларда да бер-бер артлы яңа мәдәният йортлары калкып чыга, җитәкчеләр дә аларда төрле мәдәни чаралар, концертлар, спектакльләр куюны контрольдә тота. Ләкин, минемчә, Мәдәният елы үткәрүнең мәгънәсе...

Мәдәният елында республикабызда киң масштаблы мәдәни чаралар еш үткәрелеп тора. Дөрес, аларга элек тә сусап тормый идек, ә быел әлеге чараларга аеруча игътибар бирелә. Авылларда да бер-бер артлы яңа мәдәният йортлары калкып чыга, җитәкчеләр дә аларда төрле мәдәни чаралар, концертлар, спектакльләр куюны контрольдә тота. Ләкин, минемчә, Мәдәният елы үткәрүнең мәгънәсе - күзгә күренгән глобаль максатларда һәм төрле чаралар үткәрүдә, аларга тамашачылар килүен тәэмин итүдә генә түгелдер. Мәдәният елы әле ул - мәдәнилекне үстерү, җәмгыятебез әгъзаларының культурасына игътибар юнәлтү, безне культуралырак, димәк, әдәплерәк, итагатьлерәк, тәрбиялерәк итүдә дә.

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында эшли башлагач, үземне дә мәдәниятнең иң борынгы учакларыннан берсе - театр үз дөньясына бөтереп алып кереп баруын тоям. Шуңа күрәме икән, театр - сәнгать төрләре арасында бүген минем өчен иң беренчесе. Элек концертларга сирәк кенә йөрештергән булсам, бүген инде аларны карарга вакыт та, теләк тә юк. Чөнки соңгы елларда язылган җырлар, бик сирәгеннән кала, йөрәккә үтеп керми. Әллә үзебез картаябыз, әллә башкада сәбәп... Дөрес, телевизордан, радиодан мәгънәле, колакка ятышлы, яисә, заманча әйтсәк, "ретро җыр" ишетсәм, күңелләргә рәхәт булып китә.

Һәм менә концертлар караудан читләшкән кешене, ягъни мине, дус кызым көннәрдән бер көнне "Айфара" төркеме концертын карарга "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакыргач, әлеге төркемгә беркайчан да симпатия хисләре кичергәнем булмаса да, үзем дә көтмәгәндә ризалашып куйдым. Өйдән чыгып, күңелне җилкетеп кайтырмын бәлки, дигән уй белән концертка киттем. Кызык та бит әле: бу төркем ничә еллар буе нәрсә бәрабәренә исән, һаман сәхнә тота икән?

Халык хәйран гына җыелган иде. Таныш йөзләр дә күренгәләде. Ярый, концерт башланып китте. Җырларга бәйләнәсем килми: үзем яраткан классик концертка бармаганымны алдан ук белеп бардым ич. Шуңа күрә игътибарым күбрәк тамашачыда булды.

Тәнәфескә чыккач, шунысына игътибар иттем: халык (хатын-кызы да, ир-аты да) агылып-агылып хәмер сата торган бар янына җыелды. Тәнәфестә иркенләп кәефләрен күтәреп кергәннән соң, концертның икенче өлешендә инде запискалар да ешрак күренә, кайбер әдәпсезрәк хатын-кызларның урыннан кычкырып утырулары да ишетелә башлады. Телевизор экраныннан концертлар караганым бар, аларда кайчак кечкенә балалар сәхнә алдына чыгып, биеп тора. Халык та аларны ничектер матур гына кабул итә шикелле. Әмма әлеге концертта бер ханым ике баласын ияртеп сәхнәгә атлады. Нәкъ шул вакытта "Айфара"ның солисты бер җырның ничек язылуы турында сөйли иде. Һәм әлеге дә баягы балаларның берсе кычкырырга тотынды. Билгеле инде, җырчының фикере чуалыбрак китте. Читтән карап торганнарның кәефен төшерерлек күренеш иде бу. Кайберәүләр, вак-төяккә бәйләнеп язган, дип тә әйтер, бәлки. Әмма мәдәният мәркәзенә килгәч, үзеңне әдәплерәк тотарга, балаларыңны да кеше арасына алып чыкканда үз-үзеңне матур итеп тоту кагыйдәләре белән таныштырырга кирәктер, дип уйлыйм.

Югыйсә, бар бит ул әдәпле, рәхмәтле, сәхнәдәге артистның һәр сүзен, ымын йотылып тыңлый торган тамашачы, бар! Татар халкы гомер-гомергә сәнгатьне яраткан, акны карадан аерган һәм тиешле бәясен бирә алган. Сүземне дәлилләр өчен, бер мисал китерәм. Безнең театрыбызның спектакльләре, мәсәлән, Г.Камал театрының кече залында, соңгы вакытларда "Әкият" балалар үзәгендә күрсәтелә башлады. Шулай ук артистларыбыз республикабыз, Русия төбәкләренә гастрольләргә йөри, Казандагы балалар бакчаларына да спектакльләр белән бара. Кайбер авылларга үземә дә чыгарга туры килгәли. Менә күптән түгел генә без Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Нигез ташлары" спектакле белән Арча педагогика көллиятенә бардык. Бик күңелем булып, шатланып кайттым мин Арчадан. Анда укучы студентларның тәрбиялелеге, сәхнәдәге һәр эпизодны, һәр мизгелне бөтен күңелләре, йөрәкләре белән тоеп, үз җаннары аша уздырып, бар булмышлары белән бирелеп каравы күңелләргә сары май булып ятты. Кызыклы урыннарында көлеп, кул чабып, елардай урыннарында чын күңелдән елап, бик матур итеп, бик әдәпле итеп тамаша кылды алар. Соңыннан бик озак итеп кул чабып, артистларга рәхмәтләрен әйтеп, тагын килүләрен сорап озатып калдылар коллективыбызны.

Театрыбыз репертуарында Галимҗан Ибраһимов әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Алмачуар" спектакле бар. Балалар өчен искиткеч матур әсәр булганга, ул спектакль яңадан сәхнәгә менде. Әсәрне үзем дә һаман бирелеп карыйм, һәр эпизоды күз алдымда тора. Әсәрнең төп герое Закирга (артист Илфат Гыйбадуллин) ат "җене кагылган". Бияләре колынларга вакыт җиткәнен белгәч, әти-әниләренә ул бияне бөтенләй җиктертми. Һәм көннәрнең берендә бия колынлый. Закир аңа Алмачуар дип исем дә куша. Әмма аның Алмачуарга (Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев) булган карашы йөрәкләрне тетрәндерә. Чөнки ул аны чыбыркы шартлата-шартлата куалап, Сабан туе чабышкысына әйләндерер өчен җанын-тәнен бирә. Дөрес, Алмачуар беренчелекне ала, бөтен халык шатлана, әмма җиңү шатлыгы Закирның да, башкаларның да күзен томалаган диярсең. Алар шатланып-куанып сәхнәдән чыгып китә. Бары тик Алмачуар гына сәхнә уртасында өзлегеп ятып кала. Ул инде хуҗасына җиңү китергән, беркемнең дә анда кайгысы, гаме юк.

Шулчак Алмачуарның дусты, яшь Колынчак (артист Алия Фәйзрахманова) аның янына килә. Колынчак Алмачуарны аягына бастырыр өчен ниләр генә эшләп карамый: тояклары белән тибенеп, әйләнеп-биеп йөри, җилкәсенә дә, аркасына да салып карый. Спектакльне караган саен, үзеннән-үзе күзгә яшь килә, әйтерсең лә анда артистлар түгел, ә чып-чын колыннар дуслыгы, мәхәббәте диярсең. Колынчак Алмачуарга: "Монда яңа җан яралды, ул син - Алмачуар", - дип, сөенечле хәбәр җиткереп тә карый. Алмачуар сөенеп, торып та баса, әмма инде аның хәле беткәннән-бетә, ул инде "сүнеп бара".

Әйе, Закирга Алмачуар Сабан туенда беренчелекне алыр өчен генә кирәк булды шул, хәзер инде тай онытылды. Ә бит тирәнтенрәк уйлап карасаң, бу спектакльдә тирән мәгънә ята. Әсәр бүген дә актуальлеген югалтмаган. Атлар түгел, кешеләр бер-берсен санга сукмый бу дөньяда. Хәтта гадәти көнкүрештә дә үзләренә кирәк чакта яныңда бөтерелеп йөреп, кирәгең беткәч, әйләнеп тә карамаска, хәтта очрашканда сәлам дә бирмәскә мөмкин алар.

Ни өчен концертка баруымны һәм шушы спектакльне бер яссылыкка куеп яздым соң? Сәбәбе бар. Барган кеше зур-зур акчалар түләп, концертларга барырга вакытын да, чарасын да таба. Вәләкин тәрбия бирә торган, чын "дәрсе гыйбрәт" алырлык урын ул - театр. Тик без битарафлыкка бирелмибезме, таш бәгырьлегә әйләнеп бетмибезме? Без әле совет мәктәбендә укыган, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Габдрахман Әпсәләмов, Туфан Миңнуллин, Гомәр Бәширов һ.б. бик күп, бик күп язучыларның әсәрләрен укып, күңелләр нечкәргәндә елап, һәр укыган әсәрне җаныбыз, йөрәгебез аша уздырган кешеләр. Күбебезнең балалары да китапның нәрсә икәнен белә, классиканы ярата. Әгәр алга таба битарафлык битлеген салмасак, киләчәктә безнең оныкларыбыз таш бәгырьле булып калмасмы икән?! Без бит әдәбият-сәнгать әсәрләре аша аларның күңеленә миһербанлылык, тәрбиялелек, шәфкатьлелек орлыкларын сала алабыз.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә татар китаплары сатыла торган бердәнбер кибет "Нур-маркет" подвалында урнашкан. Бу хакта язучылар да, татар китапларын укучылар да белә. (Шәхсән мин үзем китапларны шуннан сатып алам, рәхәтләнеп укыйм. Нинди яңа китап чыккан - шулар белән кызыксынып барырга тырышам, авылдагы апаларыма, туганнарыма да алып кайтам). Күптән түгел «Яңа Гасыр» каналында бер тапшыру карарга туры килде. Анда Мәдәният министрлыгы вәкилләре, шулай ук язучылар җыелып әңгәмә корды. Татар китапларын сату, яңа кибетләр булдыру мәсьәләсе анда да күтәрелде. Кайчан да булса тормышка ашсын иде анда әйтелгән фикерләр. Бәлки, быелгы Мәдәният елы кысаларында халыкның китап укуын арттыруны, театрга йөрергә өйрәтүне дә кайгыртырга кирәктер?! Билгеле, китап укырга һәм театрга йөрергә күнектерү - димәк, яхшы тәрбия, әдәп-әхлак төшенчәләрен кертү дә мәктәп укучыларыннан башланырга тиештер. Мәктәп укучыларын, элекке кебек, автобусларга төяп, мәдәният мәркәзләренә, театрларга йөртү буенча эш алып барылса, үскәч, алар анда үзләре генә түгел, балаларын да ияртеп барыр иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев