Мәдәни җомга

Гүзәлия ТАРХАНОВА: НИ ЧӘЧСӘҢ, ШУНЫ УРЫРСЫҢ

Бу турыда күп тапкырлар сөйләнсә дә, бүгенге сүзебез тагын тәрбия хакында булыр, чөнки яшәешебез шуңа бәйле. Тәрбия булмаган җирдә гүзәл әхлак та, итагатьле мөнәсәбәтләр дә, бер-береңә ихтирам һәм ярату да була алмый. Элек-электән үк тәрбияле кеше турында сүз чыкканда, аны зыялы, затлы, күркәм холыклы, тыйнак, ипле кеше дип атый торган...

Бу турыда күп тапкырлар сөйләнсә дә, бүгенге сүзебез тагын тәрбия хакында булыр, чөнки яшәешебез шуңа бәйле. Тәрбия булмаган җирдә гүзәл әхлак та, итагатьле мөнәсәбәтләр дә, бер-береңә ихтирам һәм ярату да була алмый. Элек-электән үк тәрбияле кеше турында сүз чыкканда, аны зыялы, затлы, күркәм холыклы, тыйнак, ипле кеше дип атый торган булганнар. Бүген тирә-ягыбызда кемнәр яши? Миңа шулай тоела гынамы, тышкы кыяфәте гүзәл булып та, рухи дөньясы бик тә ярлы булган бәндәләр күбәя бара сыман. Еш кына төрле тәрбиясезлек очрагының шаһите булырга туры килгәнгә күрә, мин бу турыда әйтми кала алмыйм: күзәтүләремнән чыгып язылган берничә вакыйга турында сөйләргә телим. Дөрес, бу язмаларны андый затлар укып та тормас, тик шулай да тәрбия эшенә битараф булмаганнар үз фикерләрен әйтми калмас, дип уйлыйм.

Тукталышта автобус көтеп торам. Бу автобуста күбрәк Салмачыдан базарга баручы әби-чәбиләр, берьюлы ике урынны биләп баручы таза гәүдәле авыл апалары йөри. Алар үзләрен автобусның тулы хуҗалары итеп тота. Бу "хуҗалар" зур-зур чиләкләрен, капчыкларын тезеп куйгач, автобуста, гадәттә, энә төртерлек тә урын калмый. Тукталыштагылар керә аламы, юкмы, алар бу турыда уйлап та карамый.

Кысыла-кысыла, автобуска кереп тулдык. Сумканың тоткасы гына минем кулда, үзе ике хатын арасына кысылып калды. Күпме тырышсам да тартып чыгара алмадым. Алдагы тукталыш - Җиңү проспекты, ягъни базар тукталышы. Димәк, болар шунда төшеп калачак. Уяурак булырга кирәк, ничек тә сумканы алып каласы килә бит. Төштеләр болар. Карыйм, ниһаять, сумкам да үз янымда. Иң арткы рәттәге бушаган бер урынга барып утырдым.

Тыныч кына барабыз шулай. Алдагы тукталышта чәчләренә чал кунган өлкән яшьтәге бер әби килеп керде һәм, буш урын юклыгын күреп, ишек яныннан ерак китмәде, бер тоткычка барып ябышты. Беренче рәттә үк ике студент кыз утыра. Берсенең кулында конспект. Икенчесе кесә телефоны белән мәш килә. Менә хәзер кайсы да булса сикереп торып, әбигә урын тәкъдим итәр, дип уйлыйм. Юк, берсе дә кузгалырга җыенмый төсле. Беренчесенең башы конспект өстенә тагын да ныграк иелә төште. Нишлисең, белем алу җиңел түгел шул. Икенчесенең бармаклары телефоны өстендә кызурак биешә башлады. Кондукторның нәкъ минем янда чагы. Форсаттан файдаланып: "Теге яшь кызларның берсе урын бирмәсме, сез кондуктор бит, әйтеп карагыз әле", - дим тегеңә шыпырт кына. Бер автобуста кондукторның шулай эшләвен күреп калган идем. Монда алай булып чыкмады. Ул теге әби ягына усал гына карап алды да: "Кешегә комачаулап йөрмәсеннәр, өйләрендә утырсыннар. Автобус тулы пенсионер, бар да дәүләт җилкәсендә яши. Бу кызлар натуральный акча түләп йөри, алардан файда күбрәк", - дип җавап бирде бу, чатнатып. Миңа төрттереп тә әйтүе булгандыр инде. Мин дә пенсионерларга бирелә торган түләү картасы белән йөрим бит. Болар үзләрен мәңге олыгаймас төсле тоя, күрәсең. Күп булса, бер 20 елдан бу кондуктор да өлкәнәер, исән булса, пенсиягә дә чыгар әле. Бүген сөйләгәннәрен исенә төшерер микән? Бәхәсләшеп тормадым, теге әби янына барып, үземнең урыныма алып килеп утырттым. "Әллә кайчан шулай кирәк иде", - дип, кондуктор канәгать төстә үз эшен дәвам итте. Мин алга узып, теге әби урынына барып бастым. Студент кызлар да җиңел сулап куйды. Күз кырые белән генә миңа карап алдылар да үз эшләрен дәвам иттеләр. Урын тәкъдим итсәләр дә, мин алар ягына борылып та карамаячак идем. Башымда бары тик бер генә сорау тынгылык бирми йөдәтте: белемле дә, укымышлы да булырлар... бәлки, тик болардан тәүфыйклы, затлы кешеләр чыгар микән? Ай-һай?!

Кызганыч, мондый тәрбиясезлек күренешләре тамыр җәя һәм гадәти хәлгә әверелә бара. Автобуска килеп керүгә үк, япь-яшь кызлар-егетләр иң элек күзләре белән буш урын "атып ала", тапкач, олы кешеләрне этә-төртә барып утыра. Йөзләренә канәгать елмаю җәелә, әйтерсең лә ярышларда җиңеп чыккан батырлар.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә, автобус - кондукторның эш урыны. Ул салондагы пассажирларның иминлеге өчен дә, мондый күренешләрне булдырмас өчен дә җавап бирергә, гомумән, тәрбия процессыннан читтә калырга тиеш түгел. Дөрес, үзе тәрбияле булса... Аларны эшкә алганда инструкция үткәрә торганнардыр, мөгаен, әхлаклылык, кешелеклелек сыйфатларына да игътибар бирелсен иде. Яман гадәтләрнең тамыры тирәнгә киткәч, аларны бетерергә тырышу бик тә авыр булачак бит.

Икенче көнне тукталышка иртәрәк чыктым. Бу юлы кеше әлләни күп түгел иде. Автобус килгәнче, вакыт бар әле. Күнегелгән гадәт буенча тирә-яктагыларны күзәтәм. Әнә җыештыручы хатын тукталышта урнашкан киоск тирәсен ялт итеп себереп бетерде. Ул себергәндә тирә-якны каплап күтәрелгән тузан болыты таралып та өлгермәде, тукталышта тагын бер кеше артты. Затлы итеп киенгән чибәр туташ иде ул. Мондый гүзәллекне гламур журналларда гына күрергә өйрәнгәнгәме, аның бирегә килеп туктавы сәеррәк тоелды. Гадәттә, андыйларны чит илдә эшләнгән машиналарга гына утыртып йөртәләр. Килеп туктавы булды, биек үкчәле итегенең төсенә туры китереп сайланган сумкасыннан сигарет кабын тартып та чыгарды бу. Нечкә сигаретын нәзек бармаклары арасына кыстырып куйды да импортный зажигалкасыннан ут элдерде. Төтен исе ярамый миңа, читкәрәк китеп бастым. Шулай да кызыксынуым көчле, кызны күзәтүемне дәвам итәм. Тартып бетерергә өлгерер микән, дип уйлыйм, чөнки сигареты бик озын күренә. Тарта бит, әй, төтене мул чыга. Шулай дип уйлап та бетермәдем, яртылаш тартылган сигарет кызның зәңгәргә буялган озын тырнаклары арасыннан очып чыкты да әле генә себерелгән чиста тротуарга килеп төште. Мин кызга карап шаклар каттым, телсез калдым. Кешедән оялу, уңайсызлану юк. Мондагыларга әйләнеп тә карамый. Шул рәвешле тукталышта басып торучыларның йөзләренә "төкерде" бу. Ихтирам да юк, башкалар хезмәтен санлау да юк. "Сез кем дә, мин кем", - дия сыман иде аның күз карашы. Үзен иң чибәр, иң затлы, иң культуралы кешегә саныйдыр, мөгаен. Шунда басып торучы бер апа, юри кызга ишетелерлек итеп: "Бу нәҗеснең фатир идәнен дә себереп караганы юктыр, тротуар себерүченең эшен ничек аңласын ул", - дип әйтеп куюы булды, секунд эчендә кызның утлы карашы теге апаны көйдереп тә алды. Татар кызы булып чыкты бит әле бу курчак. Әле ниндие диген? Секунды белән шалт итеп, ут чәчеп җавап бирә торганы. "Учи свою дочь, меня не трогай", - дип тә җибәргәч, бер ир заты, апаны һәм җыештыручыны яклап, теге озын сыйракны тәрбияләргә тотынды. Кыз аның да авызын бик тиз томалады. Бу юлы тагын да саллырак итеп: "Если их жалко, то подбери мусор сам", - дип чатнатып җавап кайтарды. Тукталыштагылар бермәлгә телсез калды. Кемнеңдер газиз баласы саналган бу юньсез тәрбияләүдән узган иде инде. Барыбыз да читкәрәк китеп бастык, әйтерсең лә безгә аның юньсезлеге, дорфалыгы, оятсызлыгы йогудан курка идек. Чибәр кыз югалып калмады. Башын горур тотып, теге сумкасыннан тагын бер озын сигарет тартып чыгарды да ашыга-ашыга төтен суыра башлады.

Мин моның ахыры ни белән бетәсен аңлый идем инде. Көчсезлегемә үртәлеп, янәшәдәге Фучик тукталышына таба атладым. Теге апа белән ир кеше дә миңа иярде. Алдагы тукталышка барып җиткәнче, бер сүз дә сөйләшмәдек. Кыз өчен безгә оят иде. Тәрбия чылбырының кайсы буынында өзеклек килеп чыкты соң? Моның ата-анасы нинди кешеләр икән? Хәер, аларның да бу кыздан рәхим-шәфкать күрүе икеле шул. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди бит халык.

Уйласаң, уйланырлык нәрсә җитәрлек монда. Яшь буынның тәрбиясе өчен кем җавап тотарга тиеш? Җәмгыятьтәге барлык гаеп-кыекны үз өстенә алырга мәҗбүр ителгән мәктәпме, әллә гаиләме? Минемчә, икесе дә. Шулай да төп җаваплылык гаиләгә туры килә. Кайсыдыр бер чыгышында Туфан Миңнуллин: "Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш," - дигән иде. Искиткеч дөрес сүзләр. Туачак бала ана карынында ук тәрбияләнә башлый. Анасының ничек сөйләшүен, кешеләр белән аралашуын ул ишетеп-белеп ята. Миһербанлы ата-анадан миһербанлы бала туа. Баласы тугач ук, юньле ата-ана аның күңеленә кешелеклелек орлыклары сала башлый. Андыйлар үзләрендә булган кимчелекләрне бетерү өчен тырыша, бала алдында тупаслык кылудан саклана, тик яшь ата-аналарның һәрберсе моны истә тотамы соң? Әйе, дип, кистереп кенә әйтүе кыен. Бүгенге чор ата-аналарының күбесе баланы яхшы ашата, затлы киемнәргә төрә, ә тәрбия икенче планга кала бара. Балагызны ник артык узындырасыз, дип сораганым бар бер анадан. "Кечкенә чакта әти-әниемнең мин теләгән бар нәрсәне дә алу мөмкинлекләре булмады, шуңа күрә мин үзем ашамаганны балама ашатам, мин кимәгәнне ул кисен дип тырышам", - дигән җавапны ишеткәч, аптырашта калуым әле дә хәтердә. Әйе, ана сөте белән кермәгән тана сөте белән генә кермәс. Аркылы ятканны буйга алып салмаган һәм эш сөймәгән баладан кем чыгар соң, ул башкаларның хезмәтен хөрмәт итәрме? Менә нәрсә борчырга тиеш ата-ананы, тик ул турыда уйлаучылар гына юк, ахры. Нәтиҗәсе күз алдында: җәмгыятебездә кыл да кыймылдатмыйча, әзерне генә кулланып яшәргә өйрәнгән катлам барлыкка килде. Алар эшләргә дә теләми, кеше хезмәтен дә санга сукмый, тирә-яктагыларның ничек яшәүләренә, кайгы-хәсрәтләренә дә битараф булып җан асрый. Әлбәттә, андыйларның көннән-көн арта баруы эчне пошыра. Картайган ата-аналарын тәрбияләүдән ваз кичүчеләрнең күбесе әнә шундыйлардан чыкмый микән әле?

Гомумән, баласының нинди кеше булып үсүе өчен, беренче чиратта, ата-ана җавап бирә. Әхлак тәрбиясе, хезмәт тәрбиясе бирү алгы планда торырга тиешлекне исбатлап торасы юк. Р.Фәхретдиннең: "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", - дигән сүзләре һәр гаилә өчен иң төп канунга әйләнергә тиеш, минемчә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: