Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Яхшырак яшәргә өметләнәбез

Халыкның пенсиягә чыгу вакытын биш елга чигерү дә зур ризасызлык тудырды. Болай да бик күпләр пенсиягә чыгу вакытын түземсезлек белән көтә иде бит.

Җитәкчеләр гадәттә һәр чыгышларында халыкның тормыш хәле турында сөйләргә ярата. Янәсе, алар һәр гамәлләрен шушы максаттан чыгып эшли. Әлбәттә, түрәләр үзләре яхшы яши. Аларның күпчелегенең хатыннары да, бала-чагалары да миллионер. Түрәләр хезмәт хакларыннан тыш керемнәрен шуларга күчереп бара.

Халыкның пенсиягә чыгу вакытын биш елга чигерү дә зур ризасызлык тудырды. Болай да бик күпләр пенсиягә чыгу вакытын түземсезлек белән көтә иде бит. Бездә кешенең гомер озынлыгы күп кенә илләр белән чагыштырганда шактый кыска булуы да сер түгел. Пенсиягә чыгуга үлеп китүчеләр азмыни?

Социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Татьяна Голикованың әйтүенә караганда, пенсиягә чыгуның яңа системасына кагылышлы закон проекты Дәүләт Думасының һәм хөкүмәтнең уртак позициясе. Ул озак еллар буе тикшерелгән. Аны гамәлгә кертү өчен моңарчы икътисади һәм социаль җирлек булмаган. Үткән гасырның җитмешенче елларында Россиядә бер пенсионерга 3,7 эшләүче туры килсә, хәзер ул 1,2 генә икән. Янәсе, бу эшләүчеләр генә пенсионерларны туендырып тора алмый.

Татьяна Голикованың “Ломать пенсионную систему не будем, только модернизируем”, - дигән сүзләре дә гаҗәпсенү тудыра. Биш елга озайтылган системаны бары тик “модернизацияләнгән”, дип булмый бит.

Дөрес, вице-премьер хөкүмәтнең кешеләрне тормыш алып бару өчен пенсия белән тәэмин итә алачагына үзе дә ышанып бетми. Пенсияләрне зур күләмдә билгеләү өчен дәүләтнең ресурс­лары юк дип саный. Монда инде дөрес инфраструктура булдыру зарур. Шунлыктан һәркем, эшләгән вакытта ук булачак пенсиясенә өстәмә туплап барса отачак. Пенсиягә чыккач, ул иркенрәк яши алачак. Пенсиягә өстәмә туплау ирекле. Кешене моңа мәҗбүр итә торган закон юк.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген 15 миллион кеше иминият взносы түләми. Бик зур сумма бу. Әгәр ул түләнсә, пенсия фонды кытлык проблемасын каплатып та булыр иде. Һәркемгә аңлашыла, бу катлаулы бурыч. Пенсия фонды, федераль салым хезмәте, мәҗбүри медицина страхование фонды белән берлектә хөкүмәт мондый кешеләрен исәпкә алу буенча карарлар кабул итте. Рәсми төстә эшләми дип саналучы, иминият взнослары түләмәүче затларга бушлай дәүләт ярдәме, шул исәптән медицина хезмәтләре күрсәтергәме дигән бәхәс бара. Җитәкчеләрнең кайберләре, әгәр кеше конституция принципларын боза, хезмәт хакын пакет белән ала, салымнар түләми икән, үзләре дә дәүләттән бернәрсә дә, шул исәптән пенсия дә, медицина ярдәме дә алмаска тиеш дигән фикердә. Әмма Россиянең андый законы юк. Россия – социаль дәүләт. Шунлыктан илдә яшәүче һәркем турында кайгыртыла, аларга да мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелә.

Безнең җәмгыять өчен гаделлек бик мөһим. Бу хакта һәркем уйланырлык шартлар тудыру зарур. Салым системасы да һәркемне кызыктырырлык булсын. Берәү дә үзенә картлык киләчәген дә онытмасын. Билгеле инде, хезмәт хакларын конверт белән алып йөрүчеләрнең пенсияләре зур булмый. Күбесе минималь пенсия генә ала. Кайбер хезмәткәрләр эш бирүчеләр белән бәхәсләшә дә алмый шул. Әгәр алар үзләренең хокукларын аңлата башласа, бөтенләй эшсез кала. Ә һәркемгә яшәргә дә, ашарга да кирәк.

Рәсми мәгълүматларга караганда Россия­дә 146,9 миллион кеше яши. Аларның 46,5 миллионы, ягъни 31,7 проценты пенсионер. Пенсионерларның 26,4 проценты (12,3 миллион кеше) эшчәнлеген дәвам итә.

Тикшеренү үзәкләренең берсе үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, хатын-кызлар – 53, ә ирләр 55 яшьтән пенсиягә чыгарга тели. Лаеклы ялга чыгарга аеруча дизайнерлар, маркетологлар, юристлар һәм бухгалтерлар ашыга. Ә программист хатын-кызлар һәм персонал белән эшләүче ирләр пенсиягә соңрак чыгарга да риза икән. Сүз уңаеннан: Татарстанда рәсми теркәлгән 17 мең чамасы эшсез исәпләнә.

Сер түгел, кешеләргә илле яшькә җиткәндә эш табу авыр. Андый яшьтә инде кешенең энергиясе кими, ешрак авырый. Бу мәсьәлә хакимиятне дә борчый. Шуңа күрә чаралар комплексы эшләнә. Аның төп максаты – эштән бушатылган кешеләрне ташландык хәлдә калдырмау. Аларның квалификацияләрен күтәрү, яңа һөнәрләргә өйрәтү күздә тотыла. Хәер, мондый чара өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә кагыла. Мәшгульлек оешмалары эш бирүчеләр белән активрак эшләргә тиеш.

Гадәттә хезмәт биржаларында минималь хезмәт хакы яки түбән квалификацияле эш урыннары тәкъдим итәләр. Зур тәҗрибәсе булган кеше, билгеле инде, моңа риза булмый. Андый кешеләр өчен бәлки вакытлыча эшсезлек пособиесен арттыра төшәргә кирәктер. Дөрес, хәзер минималь һәм максималь пособиеләр турында закон проектлары әзерләнә. Максималь пособие яшәү минимумы чыгымнары белән тигезләшергә тиеш. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр авыр хәлдә калган очракларда да пособие алачак. Хәзергә Россиянең күпчелек төбәкләрендә яшәү минимумы 11 мең сум дип санала. Әлбәттә, мондый суммага яшәү бик авыр. Аның шактый өлеше фатирга түләүгә китеп бара.

Минималь хезмәт хакы алып яшәүчеләрнең дә хәле авыр. Алардан салым тотмаска дигән тәкъдимнәр дә булды. Ә бюджет керемнәрен киметмәү өчен байларга салымны арттыра төшәргә киңәш иттеләр. Әмма хөкүмәт моның белән килешмәде. Дәүләт Думасы да андый закон кабул итмәде. Күрәсең, хөкүмәт аппаратында эшләүчеләр дә, нигездә байлардан торган парламент депутатлары да керемнәрен киметергә теләмәде. Нәтиҗәдә, гадел карар кабул итүгә сәләтсез булуларын күрсәттеләр. Югыйсә, аларның хезмәт хакларының бик югары булуы, пенсияне дә дәүләт хезмәткәре статусына ия затларның башкалардан берничә тапкыр артык алуы һәркемгә мәгълүм бит. Гадәттә, һәр чыгышларында гаделлек турында сөйләргә яратучылар гаделлек белән тәңгәл килә алмады. Түрәләрнең беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы сер түгел шул. Шуңа күрә депутат булырга теләүчеләрнең чамадан тыш күп булуы һәр сайлау алдыннан ачык күрәбез. Бөтен ил язмышы ышанып тапшырылган президент та бу мәсьәләне хәл итүне көн тәртибенә куймый. Монда да уйлану өчен җирлек бар.

Дөрес, еллар буе халыкны борчыган проблемаларның кайберләре авырлык белән булса да хәл ителә. Әле кайчан гына күпчелек гаиләләр балаларын бакчаларга урнаштыра алмый интекте. Хәзер Россиянең күпчелек төбәкләре буенча да, шул исәптән республикада да мондый проблема калмады. Кирәк кадәр балалар бакчалары төзелде, җиһазлар алынды. Хәзер яслеләргә чират җитте. Татарстан җитәкчелеге бу эшкә игътибарны арттырды. Федераль бюджетта да алдагы ике елга 49 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Бик күпләр балаларга яшь ярымнан соң бирелә торган пособие күләменең бик бәләкәй булуыннан зарлана. Әнисенә инде эшкә чыгарга кирәк, ә сабыйны калдырырга урын юк. Өч яшькә кадәрге нәниләргә пособиеләрен бермә-бер арттырганда да начар булмас иде. 

Бүген өлкән буын вәкилләренә дәүләтнең игътибары җитми. Сөйләшүләр күп, ә ярдәм аз. Нәтиҗәдә кешеләрнең уртача гомер озынлыгы һаман кыскара бара. Мондый хәлдән чыгу өчен бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гомуми тәкъдимнәр әзерләгән. Ул беренче чиратта өлкән яшьтәгеләрне һәр елны диспансерлаштыруны күздә тота.

Пенсиягә чыккан кешеләр үзләрен ташландык дип санамасын өчен алар турында даими кайгыртырга, ярдәм оештырырга кирәк. Шулай эшләгәндә кешегә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, сәламәтлегенә зыян китерә торган гадәтләреннән баш тартырга җиңелрәк булачак. Бүгенге өлкән буын – нигездә сугыш чоры балалары. Алар дәүләт кайгыртуына лаеклы.

Вице-премьер Т.Голикованың белдерүенә караганда, алдагы алты елның һәрберсендә уртача пенсияләр күләмен меңәр сумга арттыру күздә тотыла. Әгәр бүген уртача пенсия 14 мең икән, 2024 елга аны 20 мең сумга җиткерү күздә тотыла. Әлбәттә, һәркемнең пенсиясе бер үк күләмдә булмаячак. Пенсиягә чыкканда эш стажы һәм хезмәт хакы күләме исәпкә алыначак.

Яңарак кына хөкүмәтнең тагын бер карары дөнья күрде. 1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрле балалары булган ата-аналарга, эш стажлары нинди булуга карамастан, больничный максималь күләмдә түләнә башлый. Россиянең хезмәт министрлыгы белдерүенчә, әлеге яңалык илдәге 1,5 миллион ата-анага кагыла. Мондый түләүләр эш бирүчеләрнең чыгымнары артуга китермәячәк, чөнки акча турыдан-туры социаль иминият фонды бюджетыннан түләнәчәк. Моның өчен өстәмә документлар да җыярга кирәкми.

Белгәнебезчә, моңа кадәр вакытлыча эшкә яраксызлык өчен пособие күләме стажга бәйле иде. Хәзер исә кечкенә балалары булганнарга стажның күпме булуы «больничный» түләвенә бәйле түгел. Ә 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган ата-аналарга больничный элеккеге тәртиптә түләнәчәк, ягъни эш стажына карап.

Әлбәттә, гади халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар күбрәк кирәк. Кызганыч, без алар белән бүген әлләни мактана алмыйбыз шул әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев