Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Тарихыбызны онытмыйк!

Бу сүзләрне күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров чы­гыш­ларында һәм мәкаләләрендә еш кабатлый.

Чыннан да, безгә халкыбыз тарихының мөһим этапларын, төрле чорларда яшәгән күренекле шәхесләрнең эш-гамәлләрен хәтердә саклау, ирешелгән уңышларны мөмкин кадәр үстерә бару, хаталарны кабатламау зарур. Бай тарихыбыз белән яшь буынны ныклап таныштыру, аларның хәтеренә сеңдерү шулай ук безнең бурыч булып тора. 

Сер түгел, бүгенге яшьләр тарихны начар   белә. Күрәсең, аларны мәктәпләрдә, хәтта урта һәм  югары махсус уку йортларында да тиешенчә өйрәтмиләр. Өйдә дә балалар күпчелек вакытын компьютер артында  үткәрә. Ярый ла  аннан яңалык эзләсәләр, белемнәрен тулыландырсалар. Юк шул, гадәттә уйнап утыралар.

Без яшь вакытта нинди матур җырлар булган дип, берсен оныгыма да укып күрсәттем:

Телеграмм баганасы – 
Олы юлда маяк ул.
“Сагынасыңмы” дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул?!

Телеграмм баганасы нәрсә ул дип, оныгым сорап куймасынмы?!. Әле кайчан гына кесә телефоннарының бөтенләй булмавын, хәбәрләрнең район үзәгеннән авылга электр чыбыклары аша җиткерелүен, аларны сузу өчен телеграмм баганалары утыртылуын аңлатырга туры килде. Телеграммаларның да шушы электр чыбыклары аша  тиешле урынга җиткерелүен әйттем. Өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерли: телеграммаларны һәм хәбәрләрне авылның һәр йортында кабул итеп булмады. Андый җайланма авыл советларында һәм колхоз идарәләрендә генә бар иде. Тиешле кешеләргә хәбәрләрне алар җиткерде.

Ә “маяк” нәрсә? – дип сорады оныгым. Элек авыл җирләрендә асфальт юлларның бөтенләй булмавын, олы юлларны да кышын кар күмеп китүен, телеграмм баганасының аларны табарга ярдәм итүе хакында сөйләдем. Авыл араларындагы юлларга чыбык-чабык кадап чыгу, күренеп торсын өчен аларга салам бәйләп кую, шул рәвешле юлны табарга ярдәм итү дә оныкка ошады булса кирәк.

Әлбәттә, вакыт үтү белән кайбер гамәлләр кулланыштан чыга. Моның өчен берәүне дә гаепләп булмый. Уңайлырак, ансатрак гамәлләр барлыкка килә. Халык шуларны куллана башлый.

Бөтен дөньяны тетрәткән, күпчелек кешеләр язмышына турыдан-туры кагылган вакыйгалар да була. Үткән гасырда аларның иң зурысы Бөек Ватан сугышы иде. Еллар үткән саен бу җиңүнең бәясе һаман арта. Әлеге җиңү совет халкына коточкыч кыйммәт бәягә төште. Фашистлар 1710 шәһәрне һәм бистәне юк итте, 70 меңнән артык авылны кешеләре белән бергә яндырды. 32 меңнән артык промышленность корылмасын җимерделәр. Өч миллион халык­лы Татарстаннан гына да сугышка җиде йөз меңнән артык кеше киткән, аларның яртысы диярлек яу кырында ятып калды. Сугыш ветераннарының саны елдан-ел азая бара. Аларның һәркайсының сугышта күргәннәрен тарихка теркәп калдыру зарур.

Бөек Ватан сугышы турында язмалар киләчәктә дә даими рәвештә дөнья күрер дип өметләник. Дүрт елга сузылган сугышның һәр сәгате бөтен дөньяны таң калдырырлык вакыйгаларга бай булган бит. Аларны мөмкин кадәр тулырак итеп халыкка җиткерү, тарихка теркәп калдыру зарур. 

Бөек Ватан сугышыннан шактый элегрәк, 1552 елның 2 октябрендә Иван Грозный гаскәрләре немец фашистларыннан да вәхширәк гамәл кылган. Бу көн турында рус тарихчысы М.Худяковның “Казан ханлыгы тарихы” китабында шундый юллар бар: “Казанлыларның Кол Шәриф мәчете янындагылары барысы да шәһит киткәнчегә чаклы сугышты. Сугышчыларны, ир затларының арба тәгәрмәченнән калку булганнарының барысын да кылычтан уздырып, коллыкка бары хатыннар белән кечкенә балаларны гына алдылар. Ә бу вакытта шәһәрдә коточкыч күренеш,  янгын котыра,  урамнар һәр җирдә мәетләр белән түшәлгән, алардан аккан кан чокырларда җыелып күлчекләр хасил була. Мәетләр күп булганга, Казансу елгасы буылып, ярларыннан күтәрелә...”

Гасырлар үтеп, дөньялар шактый тынычлана төшкәч тә, бу юлларны тетрәнмичә укып булмый. Казан ханлыгы башкаласы кешеләрен кырып бетерү – рус халкы тарихындагы иң зур вәхшилек. Әмма руслар бабаларының мондый вәхшилеге өчен гафу үтенәсе урынга җиңүләре белән мактана. Мактанырлык нәрсә бөтенләй юк бит. Казан каласының барлык мәчетләрен җир белән тигезләү, гасырлар буе тупланган мәдәни байлыкларны юк итү, китапларны яндыру, халыкны көчләп чукындыруны һич кенә дә батырлыкка санап булмый. 

Бу “җиңүне” үзләреннән соң килгән буыннар да хәтерләсен өчен руслар аны эре хәрефләр белән чиркәүләргә, алтын тәхетләренә уеп калдырган. Казанны алу, халыкны канга батыру байрак итеп күтәрелә. Бу көн бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Губернатор үзе, зур чиндагы хәрби һәм хөкүмәт әгъзалары катнашында узган бәйрәмнәрдә үгет-нәсихәт сугышчан рухның бөеклегенә багышлана. “Изге” сугышта үлүчеләр рухына дога кылына. Киров дамбасыннан Казансу елгасы буена шәһәрне җимерүдә һәлак булган рус сугышчылары хөрмәтенә салынган һәйкәл яныннан узганда шәхсән үземнең күзләремнән яшь ага, 1552 елда борынгы бабаларыбыз кичергән фаҗигале вакыйгалар күз алдыннан үтә. Аларны киләсе буыннар да онытмас дип ышанам.

Казан ханлыгын юк итү чорындагы канлы вакыйгаларны Россия җитәкчелеге берничә гасырдан соң Әфганстан, Чечня җирендә дә кабатлады. Бары вакыт белән корал гына башка иде. Бу халыкларның азатлык хәрәкәтен бастыруда Татарстан егетләре һәм кызлары да катнашты, дөресрәге мәҗбүр ителде. Дөрес, бүгенге көндә урта гасырлардагы кебек сәяси вәхшилекне ачыктан-ачык уздыру көннән-көн кыенлаша бара. Кара хәтер дә, үз урынын белеп, кабат чиркәүләргә, чыккан җиренә кереп сыена.

Узган гасыр ахырында аз-маз мөмкинлек бирелүгә милли хәрәкәт активлаша төште. 1989 елда Санкт-Петербургта чыккан “Коммерсант” газетасы язганча, “Казанда Сөембикә манарасы янына Казанны яклап сугышкан бабаларын искә алу хөрмәтенә 500 ләп кеше җыелды”. Бу елны Татарстан матбугатында ул турыда хәбәрләр күренмәде. 1990 елда манара янына биш меңләп халык килде. Чаллы егетләре халык алдында Явыз Иванның сурәтен  яндырды. Кичен, телевидениедән чыгыш ясап, республиканың бер түрәсе моны “һичшиксез, күз күрмәгән вәхшилек” дип атады.

1994 елда Казан җитәкчелеге карары белән шәһәрдә Хәтер көне матәм көне итеп түгел, ә кешеләрнең хәтерен калдырырлык итеп, рәсми рәвештә шәһәрне чүп-чардан арындыру көне итеп уздырылды. Мөгаен, моңа карап кына халыкны хәтереннән яздырып булмый.

Татарстанның 1990-1995 еллардагы Югары Советы республикабыз тормышында чын цивилизацияле илләрдәге кебек сайланган һәм демократик принциплар белән эш иткән бердәнбер парламент булды. Парламентның бу чакырылыш депутатлары суверенлык Декларациясе, референдум үткәрү турында карар, хокукый дәүләтнең нигезе булган Конституция, республика халык­ларының телләре турында закон кебек бик  мөһим документлар кабул итте. Аларны әзерләгәндә һәм кабул иткәндә күпчелек депутатлар бик җаваплы эш итте. М.Мөлеков, Ф.Бәйрәмова, Р.Юсу­пов, Г.Сәхапов, Д.Сираҗиев, Р.Хафизов, М.Шәйхиев кебек депутатларны иң актив, нәтиҗәле эшләүче, чын-чынлап милләт язмышы, дәүләтчелегебезне торгызу өчен җиң сызганып тырышты. Шунысы гаҗәп, аларның берсе дә Татарстанның алдагы чакырылыш Дәүләт Советына сайлана алмады. Чөнки югарыдан шулай оештырылган иде. Дәшмичә залда тыныч кына утырган, җитәкчелек өчен уңайлы депутатлар эшчәнлегенең тискәре нәтиҗәсе күз алдында.

Хәзер парламент сессия­ләрендә XII чакырылыш депутатлары эшчәнлегендәге кебек прогресска ирешүгә юнәлтелгән кыю фикер алышулар юк шул инде. Бер көн дәвамында бәхәссез-нисез дистәләгән мәсьәләләр хәл итеп куела. 

Шунысын да искәртеп үтим, 1990-1995 елларда эшләгән парламент кабул иткән мөһим документлар  республикабыз тормышының күпчелек тармак­ларында эшне җайга салуга ярдәм итте. Мәсәлән, 1990 елның 30 августында Татарстан суверенлыгы турында Декларация кабул ителеп ике көн үткәннән соң ук, милләтебез язмышында хәл­иткеч роль  уйнаучы вакыйга булды. 1 сентябрьдә Казанда иң беренчеләрдән булып 10 нчы интернат-мәктәп һәм Иске татар бистәсенең 35 нче мәктәбендә татар гимназияләре ачылды. Милли күтәрелеш рухы белән яшәүче зыялыларыбыз башка мәктәпләрдә укыган балаларын тиз генә шушы гимназияләргә күчерде. Нәтиҗәдә шул елны ук бу гимназияләрдә укучыларның 60-70 проценты татар зыялылары балалары иде. Ул балаларның күпчелеге,  гимназияләрдә ныклы белем алып, үзләре хезмәт куйган тармакларда зур шәхесләр булып әверелде.

Һәр торак пунктта, һәр коллективта эреле-ваклы вакыйгалар көн дә булып тора. Аларның җәмәгать, халкыбыз өчен мөһимнәрен тарихка кертеп калдыру зарур. Аларны оештыручылар да, бу эшне башкаручылар да ул вакыйгалар алдагы буыннар өчен дә калсын, дип тырышкан. Әмма без үткән чорлар, ул вакытларда яшәүче кешеләр турында сөйләгәндә гадәттә дәрәҗәле исемнәргә ия булган шәхесләрне генә искә алабыз. Нәтиҗәдә бик күп талантлар читтә кала. 

Төрле тармакларда эшләп, инде бакыйлыкка күчкән сәләтле якташларын искә алу кичәләрен үткәрүнең дә тәрбияви роле зур. Ул бу шәхеснең туган-тумачалары, таныш-белешләре өчен дә әһәмиятле. Авылдашлары бу кешенең тормыш юлы белән кабат танышкач, менә безнең нинди якташыбыз булган икән дип горурлана башлый, аңа охшарга тырыша. 

Республикабызда төрле чорларда барлыкка килгән архитектура һәйкәлләре, музейлар аз түгел. Төрле төбәкләрдән килгән турист­лар алар белән бик теләп таныша. Һәр мәктәп укучыларын, урта һәм югары уку йортлары студентларын, шулай ук хезмәт коллективларын алар белән таныштыру да бик отышлы гамәл булачак. Тарихыбызны онытмыйк! Аны киләсе буыннар да онытмасын.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: