Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Тарихи бәхәс дәвам итә

Цивилизацияләрнең берләшүе – сугыш башлау, башкалар белән каршылыкка керү дигән сүз түгел.

Халыклар үзләре теләгән очрак­ларда янәшә тыныч яшәү турында килешә ала. Үткән чорларда католик һәм протестантларның мөнәсәбәтләре нинди канлы булганлыкларын искә төшерик. Бүген алар бердәм Европа цивилизациясенең нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта хәтта бер үк диндә булу да эчке сугышлардан саклап кала алмый. Мәсьәләгә тәрәккыятьле якын килү халыклар арасында күптөрле мөнәсәбәтләрне бетерми. Ләкин ул җәмгыятьнең кайбер фундаменталь нигезләре турында уйланырга мәҗбүр итә һәм моны инкарь итүнең куркынычлыкларга илтүе дә мөмкин. Гадәттә, Россия цивилизациясе дигәндә бүген православие карашын гына күз алдында тотабыз. Бүтән идеологик юнәлешләр Россия туфрагына берегә, тамыр җәя алмады. Коммунистик идеология халыкларны уртак сыйнфый нигездә яңадан эретеп ябыштырырга омтылып карады, ләкин һәлакәткә очрады. Гомумдемократик нормаларны кабул итәргә маташу чечен каршылыгына дучар ителде һәм Грозный хәрабәләре астында күмелеп калды. Россия цивилизациясе юк, православие, мөселман цивилизацияләре  яшәп килә, алар бер урталыкны тәшкил итми. Үзенең барлык тарихи яшәешендәге кебек үк, Россиянең киләчәктә берничә цивилизация системасы булачак, ә ислам исә аның эчендә үзәк урыннарның берсен алып торыр дип өметләнергә кирәк. 

Евразиячелек – хәзерге икърарлаучы, иске һәм сыналган сәясәтне, ягъни биләмәләр дәгъвалауны, СССР яисә Россия империясе чикләрендәге дәүләтне торгызуга омтылуын яшерү өчен тудырылган идеологик пәрдә, бер үк вакытта үзеңнең ялган мәдәниятеңне Көнбатышка да, Көнчыгышка да каршы куйган булып маташу ул. Евразиячеләр дөнья кризисын тоя. Ләкин алар безнең шаһитлыкта тәмамланган тарихның шул ук вакытта яңа универсаль, гүяки борынгы греклардагы кебек, яңа чор тууы икәнлеген аңламый. Хәзер барлык милли берәмлекләр дөнья киңлекләренә тартылуга дучар ителә. Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәният төрләре бер-берсенә үтеп керә. 

Хәзерге евразиячелек үзен каршылыклы идеология итеп күрсәтә, ул төрле халыклар һәм илләр өчен гомуми кыйммәтләрне булдырмыйча, дәүләтне иске чикләрендә торгызу турында сөйли. Мондый очракта аның таяныр нигезе юк, фәкать тупас көч кулланырга гына кала. Чынлыкта аны рус булмаган халыкларның уянып яңадан туулары, бүтән халыклар белән багланышка керүләре борчый.

Россиянең кайбер галимнәре фикеренчә, татарларның һәм тулаем Татарстанның көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеген туктату Россиянең көнчыгыш илләре белән элемтәләрен ныгытуга хезмәт итәчәк. Мондый  идеяләрне чынга ашыруны таләп итүче көчләр дә бар. Мәгъ­лүм сәясәтче З.Бжезинский “Ашыгулы парт­нерлык” дигән мәкаләсендә болай дип яза: “Россия сәясәтенең бүгенге максатлары ачыктан-ачык империячелектән булмаса да, иң соңгы чиктә элгәре булудан гыйбарәт. Рәсми рәвештә империяне торгызуга юнәлдерелгән бу сәясәтнең хәзергә булмавы да мөмкин, ләкин бу сәясәт көчле империя җегәрен тыю өчен берни дә эшләми, ә ул җегәр барында дәүләт  бюрократиясенең зур буыннары – башлыча хәрби, шулай ук җәмгыять кыйсемнәре хәрәкәттә кала”. Россия дәүләтенең әүвәлге куәтен торгызуга омтылулары бик көчле. Әлеге фикер хәтта демократик рухлы сәясәтчеләрдә дә яшәп килә. Һәм аны, вакытында чечен вакыйгалары күрсәткәнчә, алай бик мәхлук фикер дип булмый. Бу көчләр идеология бөркәнчегенә мохтаҗлар һәм әлеге мәсьәләләр евразиячелеккә тулысы белән хезмәт күрсәтә ала.

Сәясәтче Рафаэль Хәкимов белдергәнчә, без евразиячелек йөзендә халыкларны килештерү тарихының яңа концепциясен түгел, ә чингизилар дәүләтенең төп биләмәсен иңләүче империя­не торгызуның иске сәясәтен күрәбез.

Россиядәге ике цивилизация арасындагы тарихи бәхәс җәмгыятьне демократияләштерү уңаеннан яңа сулыш ала. Сәясәттә һәм җәмәгать тормышында православие генә түгел, ислам да, мөһим факторга әверелеп, илдәге гомуми хәлгә йогынты ясый. 

Билгеле, исламның  тергезелүе Россиядә бик күпләрне куркыта, матбугатта “Ислам чакыруы”,  пантюркизм һәм  панисламизм    турында, янәсе,  Босниядән алып Азия аша Татарстанның үзенә үк җитә язган “Ислам дугасы” турында мәкаләләр барлыкка килде. Исламның дөньяда, шулай ук Төркия кебек илдә көчәюе турыдан-туры Россия мәнфәгатьләренә янау итеп күрсәтелә. ХХ гасыр башында демократик азатлык хәрәкәте татарлар һәм бүтән мөселман халыкларының Россия тормышына йогынтысы үсә башлагач, бу процесска каршы тору өчен пантюркизмны уйлап чыгардылар. Патша чиновникларының бу иске уйдырмаларын бүген яңадан  кабатлыйлар.

Әлбәттә, якын киләчәктә мө­селман һәм төрки факторлар көчәячәк кенә. Экспертлар мәгъ­лүматлары буенча, Россиядә егерме миллион чамасы мөселман яши. Россиянең кайбер төбәкләрендә мөселман һәм православие халыклары саны тигезләшеп килә. Якын киләчәктә алар белән мөнәсәбәтләрне “инородецлар” белән корган шикелле корып булмаячак. Рус түгел ха­лык­лар тупланып яшәгән урыннарда ул халыкларның өлешен төгәл исәпләми торып, аларның җәмгыять тормышында тоткан ролен күз алдына китереп тә булмый. Географик җирлекләре төрлечә булган Россия кебек шундый зур илдә рус түгел этносларның кайбер территорияләрдәге шактый зур өлеше бик әһәмиятле сәяси факторга әверелә. 

Дин бервакытта да татарлар өчен үз сыйфатларын югалтыр­га сәбәп булмады, киресенчә, ул аларның этник хасиятләрен саклап калырга ярдәм итте. Мәчет – татар рухының төп үзәге, ә мәдрәсә ХХ гасыр башына кадәр рәсми рәвештә рөхсәт ителгән бердәнбер уку йорты иде. Ислам белән татар этник йолаларының үзара тәэсире нәтиҗәсендә исламның үзенчәлекле формасы – татарларны бүтән төрки халыклардан күп ягы белән аерып торган җәдитчелек барлыкка килде.

Пантюркизм турындагы сүз­ләрнең нигезсезлеген исбат итү дә авыр түгел. Төрки халыкларның күпмедер бердәмлеге бар, һәм бу бик табигый. Соңгы елларда аларның аралашуы да ешайды, чөнки совет режимы вакытындагы ясалма киртәләр юкка чыкты. Ләкин бу җитди сәяси нәтиҗәләр һәм бигрәк тә төрки халыкларның, мәдәниятләрнең кушылуы турында сөйләми.  Төрки мәдәниятне бердәмлек түгел, күптөрлелек бизи.

Россиядә ислам барлыкка килүе очраклы хәл түгел. Руслар правос­лавиене кабул иткәнче 66 ел элек үк, ул Идел буенда тамырланды. Мөселманнар яшәвен инкяр, Россияне саф православие дәүләте итеп күрсәтергә омтылулардан гына татарларның роле кимеми. Ике дин, ике цивилизация бәхәсе бүген дә дәвам итә. Һичшиксез аның яңа шәкелләре туар. Дини нигездәге низаглар тарихында чечен сугышы соңгы кораллы каршылык булып калыр дигән өмет бар.  

XIX гасырда исламны реформалау татар этносының яңа шартларда исән калу формасы да иде. Җәдитчелек татарның бөтен иҗтимагый гамәлләренә  хәрәкәтчәнлек өстәде.  Аның өстенлеге шунда: ул шәхесне, иҗат куәсен яклый, ул базар икътисадына күчәргә дәртләндерә. 

Гомуми фикер буенча, татарлар – көнчыгыш халкы. Дин һәм сәүдә юллары да, мәдәният элемтәләре дә татарларны көнчыгыш белән бәйли. Ләкин соңгы йөз ел алар тормышындагы күп нәрсәләрне үзгәртте. Мәгариф системасы, алга киткән икътисад, әхлак нормалары Европага Көнчыгышка караганда да күбрәк  якынайта. Тик сәүдә базарлары гына татарларны Үзәк һәм Көнчыгыш Азия белән багланышта тота. 

Инвестицияләргә,  хәзерге заман технологиясенә, фәнни  тикшеренүләргә ихтыяҗ Татарстанны нәкъ менә Европа белән хезмәттәшлек кылырга мәҗбүр итә. Авиация, автомобиль, кораб­лар йөзү, электрон һәм бөтен югары технологик җитештерү сәнәгатебез була торып, алар булмаган Көнчыгыш белән генә чикләнергә ярамый. Тормыш Татарстан җәмгыятен Европа кочагына этәрә, тик менә Европа гына ашкынып көтми. 

Татарлар Россия империясе составына  кертелеп, берничә йөз елга тарихтан төшеп калды. Алай гына да түгел, татарларга янәсе аның җирләренә кул сузу­чы, коллыкка төшерүче кыргый баскынчылар турындагы мәхлук легенданы бәйләп куйдылар. Тарихка караган барлык фәннәр гади бер бурычка – татар чорын алып ташлауга, онытуга, Алтын Урданы яла ягып каралтуга, татарларны кимсетүгә хезмәт итте. Өлешчә моңа ирешелде дә. Руслар гына түгел, татарлар да үзләренең үткәннәрен начар белә. Байтак татарлар пропаганда йогынтысында үзләренең тамырларын фәкать Идел буе болгарлары белән генә бәйләргә омтыла. Тарихка күз салсак, татарларның  ата-бабалары арасында һуннар да, кыпчаклар, нугайлар, билгеле инде, болгарлар да булган.

“Алтын Урда – дөнья тарихының, ә бүлгәләнеп беткән таркау рус кенәзлекләре тарихы исә татар тарихының бер өлеше ул. Бәлкем, моны тануы авырдыр, вәләкин шулай бит. Монда, соңгы дүрт йөз елда татар тарихы Россия тарихының бер өлеше булган кебек, хәтер калырлык берни дә юк. Руслар Алтын Урда аркасында  дөньяви процесска җәлеп ителде. Ә соңрак Россия исеме астында гаять зур дәүләт төзи алдылар”, – дип яза Р.Хәкимов. 

Бөек дәүләтебезнең бик тере-җитез буыннарыннан берсе булган болгарлар Алтын Урда теле, фольклоры,  әдәбият һәм архитектурасы, шулай ук аның бүтән казанышлары – хәзерге татар мәдәниятенең иң табигый өлешләре. Болгар ханлыгы чоры – соклангыч чор. Болгарлар зур шәһәрләр төзелгән, язма әдәбиятны, фәнне тудырган. Дөнья гамәлләренә һәм Европа вакыйгаларына Алтын Урда чоры зур йогынты ясаган, шуңа күрә ул татар тарихының иң данлык­лы өлеше булган. 

Россия һәм Татарстан тарихлары бер-берсе белән тыгыз үрелгән. Уңыш әле берсенә, әле икенчесенә елмайган. ХХ гасыр башында татарларның үз мәдәниятен төзергә, ә Россиянең демократия юлыннан китәргә мөмкинлекләре булган. Утызынчы елларда болар һәммәсе рус мәдәниятен дә, татар халыклары мәдәниятен дә туздыручы империягә киредән кайту белән тәмамлана.

Бүген Татарстан белән Россия яңадан үз язмышларын сайлау алдында тора. Узган мең еллык бөек империя­ләрнең тууы һәм җимерелүләре дәверләре булды. Татарстан, Россия җәмгыятендәге һаман да әле көчле булып кала килгән империя гамәлләренә каршы торып, үзенең иҗтимагый үсеше өлгесен тәкъдим итә. Россия исә үзәкләштерелгән идарәне сакларга һәм аны демократиянең кайбер өлешчәләре белән берләштерергә омтыла. Бу тарихи бәхәстә өметләр тигезсез, ләкин һәркайсының үз өмете бар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: